Пятница, 19.04.2024, 08:16:04   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Музей

Авылдашыбыз Әкрәм Вәлиев – Советлар Союзы герое

Башкарды: Сабирова Гөлнара Илмас кызы, 11 класс укучысы.

Фәнни җитәкче: Латыйпова Алина Салих кызы – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе.

ПЛАН

  1. Кереш.
  2. Әнисе, әтисе турында белешмә.
  3. Бала чагы (сугышка кадәр).
  4. Хәрби хезмәте.
  5. Сугышта күрсәткән батырлыгы.
  6. Сугыштан соңгы тормышы.
  7. Хатыны – Салиха.
  8. Балалары.
  9. Аны искә алучылар.
  10. Мәктәп - хатирәләр учагы.
  11. Йомгак.

Батырлык ул – рухи матурлык... Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр-дастаннарга кергән. Каһарманлык, чорлар аша кичеп, бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелләрдән мәнге җуелмас. Шул Олуг Батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле...

Күз яшьле, кан коюлы рәхимсез сугышларның соңгы бәрелешләреннән безне ярты гасырдан артык вакыт аерып тора. Дәһшәтле сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса, халык батырлыгының бөеклеге фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге тарихи әһәмияте безнең күңелләргә шулкадәр якыная бара.

Күпмилләтле бердәм халкыбыз аяусыз дошманга каршы сугыш елларында Ватаныбызга карата булган чын патриотизм һәм ихлас мәхәббәт хисләреннән, көрәшебезнең хаклыгына һәм гаделлегенә инанудан, арасында ныклы дуслыкка, үзара ярдәмләшүгә ышанудан илаһи көч-куәт алды. Гаять зур рухи-әхләкый күтәренкелек, фронт белән тылның какшамас бердәмлеге кырыс сынауларда җиңеп чыгарга ярдәм итте.

Җиңү җиңел генә килмәде. Сугыш ким дигәндә 27 миллионнан артык ватандашыбызның газиз гомерен алып китте. Шуларның 320 меңе – безнең якташларыбыз. Бөек Ватан сугышы фронтларында, партизаннар отрядларында, дошман тылында – коры җирдә, суда һәм күктә фашистларга каршы фидакарьләрчә көрәшеп, бик күпләр үзләренең исемнәрен мәңгелек данга күмделәр. Сугыш мәйданы чын мәгънәсендә кемнең кемлеген сыный торган, батырларны ачыклый торган хикмәтле мәйдан булды. Шулар арасыннан Ватаныбызның иң гаярь егетләренә һәм кызларына Советлар Союзы Герое дигән мәртәбәле исем бирелде...

Биредә, чигенеш ясап, Бөек Ватан сугышына кадәрге чорда әлеге олуг исемгә лаек булган легендар шәхес белән якыннанрак танышып китик. Авылдашым Әкрәм абый Вәлиев турындагы истәлекләрне уртаклашасы, аның тормышы белән таныштырасы килде.

Вәлиев Әкрәм Искәндәр улы 1924 елны Азнакай районы Илбәк авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз әтисе Насыйбулла әнисе Шәмсенаһарның икенче ире була. Насыйбулла зур яшьтәге кеше була (60 яшь), ә әнисе Шәмсенаһарга 20 генә яшь була. Әкрәмгә 7 яшь вакытта әтисе үлеп китә. Аңа ятимлек ачысын татырга туры килә, 1934-35 елларда Уфада балалар йортында да була. Аннан соң үги әтиләре Искәндәр аларны, бәхет эзләп, Себер якларына алтын приискаларына алып китә. Эвакуация вакытында алар Илбәккә күчеп кайталар. (Шәмсенаһарның әнисе Кәкре-Елгада яшәгән була).

Бөек Ватан сугышы башлана, Искәндәр абый фронтка китә һәм тиздән аның үлү хәбәре дә килеп җитә.

Әнисе Шәмсенаһарның барлыгы 14 баласы була, ләкин аларның 11 ре вафат була, 3 се генә исән кала. Әкрәм һәм энеләре Миргазиян белән Гөлшат.

Илбәктә Әкрәм 4 еллык мәктәпне тәмамлагач, Кәкре-Елга урта мәктәбендә әбисендә торып укый.

1942 елда 18 яшьлек Әкрәм Бөек Ватан сугышына китә. Вәлиев Прибалтик фронтында укчылар полкы отделениесе һәм ротада комсомоллар оешмасы белән җитәкчелек итә.

Гвардиячеләр хутор артыннан хуторны азат итеп дошманның көчен киметәләр.

1944 елның 4 августында Черников төне буе елга (Айвиэксте) ярына якын килү өчен сугыш алып бара. Вәлиев отделениясе беренче булып елга янындагы калкулыкка менә һәм автоматтан фашистларга ут ача. Немецлар төне буе тәртипсез рәвештә бер яктан икенче якка елганы кичеп чыгалар, ә артилерия аларны саклап, елганың икенче ягыннан ут ачалар. Разведчиклар елганы кичү өчен юл ачык икәнен әйтәләр. Әкрәм күптән түгел генә немец хуҗалары батып үлгән һәм бушап калган көймәне кулга төшерү өчен ашыга. Шул минутта Әкрәм итекләрен салып суга ташлана һәм 100 метр чамасы киткәч:

– Алга комсомоллар! – дип кычкыра һәм көчле дулкыннар белән көрәшеп, көймәне куып җитә, үз ягыбызга бора.

Шуннан беренче группа десантниклар белән елганы икенче ягына (немецлар алган ягына) чыга. Немецларның кайберләре атака башлый, ләкин артка чигенәләр. Шул вакыт Вәлиев көймәне кире борып безнең солдатларны Айвиэксте елгасының икенче ягына алып чыга һәм моны ул 6 мәртәбә кабатлый. Фашистлар самолеттан һәм артеллериядән көймәне утта тота. Вәлиев алып бара торган көймә берничә җирдән тишелә, ләкин солдатлар бирешмичә үзләренең каскалары (котелоклары), казаннары белән көймәдән суны түгеп барып елганың икенче ярына чыгалар. Немецлар урнашкан терек пунктлар, авыллар штурмга тотыла.

Дошман Айвиэксте елгасыннан ташлана.

Шушы батырлыгы өчен ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.

– Ул вакытта мин батырлык күрсәтәм дип уйламадым, бары тик илем, халкым алдында изге бурычымны гына үтәдем, минем урында хәркем шулай эшләгән булыр иде һәм күпләр шулай эшләделәр дә. Ләкин аларның батырлыгы игътибарга алынмый калгандыр. Минем бәхетемә шулай туры килде. Ә күпме яштәшләрем анда һәлак булды, бер дошман пулясы тисә, мин дә шунда һәлак була идем бит, – дип исенә төшерә ул.

Халкыбызның Бөек Җиңү шатлыгын алып килгән яз. Кояшлы матур көн. Авыл кешеләренең йөзләрендә шатлык нурлары. Өйләрендә үскән матур гөлләрен күтәреп авылга Герой кайтуын көтәләр. Менә Әкрәм абый кайтып җитә, матур, таза, ыспай гына киенгән офицер. Күкрәгендә күпкенә орден, медалләр янында Советлар Союзы Героеның алтын йолдызы җемелди. Авыл кешеләре аны кочаклый үбәләр. Азнакайдан военком алып кайткан, пар атларга утыртып әнисе Шәмсенаһар апа белән урам әйләндерәләр. Бала-чагалар, чыр-чу килеп артларыннан ияреп йөргәннәр.

Яшь кызлар, тол хатыннар, Әкрәмне котлап, чәчәк атканда, иң беренче булып аның булачак хатыны Салиха апа ата, ә ул яшь булуына карамастан (24 яшь) авыл советы секретары булып эшләгән була. Күп тә үтми 1945 елның октяберендә никах ясап тора башлыйлар. Никах булгач күп бүләкләр: сарыклар, атлар, тагын бик өйләренә күп җиһазлар бирәләр.

Әкрәм башта район үзәгендә эшли, ә 1950 нче елның гыйнварында аны авылдашлары колхоз рәисе итеп сайлыйлар.

Ә Салиха апа белән тормышларына килгәндә 18 ел бергә торалар һәм 5 бала тәрбияләп үстерәләр:

  1. Вәлиева Светлана (1946 ел) – башта Мактамада бухалтер булып эшләгән, хәзер Әлмәттә тора.
  2. Вәлиева Алсу (1948 ел) – Мактама совхозында экономист, табельщик.
  3. Вәлиев Атлас (1949 ел) – Әлммәттә электрик булып эшли.
  4. Вәлиев Алмаз (1953 ел) – 1971 елны үлгән. Мактамада күмелгән.
  5. Вәлиева Әнисә (1955 ел) – Җәлил эшчеләр поселогында яши.

1960 елда Салиха апа балалары белән Мактамага, энесе Халимов Мисхәт янына күчеп китә.

Салиха апаның сөйләве буенча аңарга бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Ләкин ничек кенә аңа авыр булмасын, ул балалар өчен, балаларының киләчәге өчен яши һәм тырыша. Илбәктә ул – клуб мөдире, библиотекада – 8 ел, медпунктта санитарка булып – 7 ел эшләгән була. Сайлауларда секретарь була.

Мактамага күчеп киткәч тимер юлда – 8 ел, кирпеч заводында – 2 ел эшләп 50 яшендә лаеклы ялына чыга.

Хәзерге вакытта Салиха апаның 6 оныгы бар (1 оныгы үлгән). 6 оныгының 6 баласы бар, 7 нчесен көтәләр.

Салиха апаның туган датасы 8 ноябрь 1921 нче ел. Хәзерге вакытта Салиха апа Мактамада яши.

Әкрәм абый Вәлиевны аның чордашлары бары тик уңай яктан гына искә алалар. «Оештыру сәләте бар иде аның, эшләгән кешеләр белән ихлас күңелдән сөйләшә, хәлләренә керә белә иде. Ә төрле сәбәпләр белән сугышка бармый калган кайбер ир-атларга нәфрәтләнә иде». – «Без дәхшәтле яуда кан койдык, ә сез, монда балалар ризыгын ашап, төрлечә кыйланып яткансыз», – дип сүгә торган иде ул. Шулай бер вакыт сушилкага бөртек салучы хатын кызлар яннына килде ул. Хәл-әхвәлләрен сорашты, тегеләр инде үзләренең моң зарларын җиткерәләр: «И, апаем Әкрәм, ачыгабыз бит, ашарга бер нәрсә юк, нихәл итик», – диләр. Ә ул: «Әйе, апалар, хәлегезне аңлыйм, ләкин берни эшли алмыйм, амбарда бер бөртек ипи дә калмады. Тагын аз гына түзик, апалар, менә тиздән яңа икмәк җитешә, булыр апалар, алаһы боерса, беренче кайткан олауны шунда ук тегермәнгә җибәрәм», – диде. Һәм шулай эшләде дә ул. Яңа ашлык уңышы кайта башлау белән он тарттырып хезмәт көненә: башта 100 грамм, аннан 200 граммлап бүлеп бирде. Хөкүмәткә икмәк йөкләмәсен һәм МТСка натуралата түләүне үтәгәч, калган барлык икмәкне амбарларга чәчәргә салдыра барды. Декабрь аенда инде колхозчыларга исәп-хисап, кызыл олаулар белән ашлык өләште. Менә шуннан соң Илбәк халкы күкрәгенә терәп-кисеп ипи ашый башлады.

Бу вакытта исә тирә-күрше авыл кешеләренә болай ипи ашау төшләренә дә керми иде.Ул вакытта законнар бик каты булды шул. Кәкре-Елга МТСында директор булып шулай ук Советлар Союзы Герое, Сарман районы егете А.А. Казаков эшли иде. Аның да безгә ярдәме зур булды. Бөтен тагылма кораллары белән ул вакытта иң көчле саналган өр-яңа «С-80» тракторын бирде. Беренче тракторчылар Факия апа һәм Миннеяр абый иде. Тагын Салиха, Икълима, Мөнәвәрә, Ниса апалар. Тырышлыгы бушка китмәде, икмәк бик уңды ул елны Илбәк басуларында.

Әкрәм абый рәис булып озак эшли алмады, сугыш яраларыннан авырып китте. Аннан соң бераз савыкса да, бик тулы тормыш белән яшәү насыйп булмады аңа. Әлбәттә, аны “яшел елан” да бик эзәрлекләде. Баштарак сый-хөрмәтләр дә ныграк күрсәтелгән булгандыр.

Бик яшьләй, 51 яшьлек чагында 1975 елның 10 августында арабыздан китеп барды ул. Барлык халык аны зурлап соңгы юлга озатты».

Күрше Кәкре-елга авылында яшәүче Кәбир абый Вәлиев аны болай искә ала:

«Кәкре–елга мәктәбендә укыган вакытта Әкрәм рус телен яхшы белүе белән аерылып тора иде. Без бер-беребезгә бик охшаган идек һәм фамилияләребез бер булганга ул мине абый дип йөртә торган иде. Шулай бер вакыт класстан йөгереп чыкканда директорны менеп кочаклаган. Директор соңыннан аны ачулана. Әкрәм абый сугыштан кайткач директор аны үзе каршы ала һәм аның белән горурлана».

Хәзерге вакытта Илбәктә ул яшәгән йорт урынында аңа һәйкәл куелган һәм кырыендагы постаментка сугышта һәләк булган авылдашларыбызның исемнәре куеп язылган. Ел саен җиңү бәйрәмендә анда тантаналы митинг була. Мәктәп укучылары, авылдашлар аның һәйкәленә һәм каберенә чәчәкләр куялар. Илбәкнең үзәк урамы Әкрәм Вәлиев исемен йөртә.

Илбәк мәктәбендә туган якны өйрәнү музее эшләп килә. Монда укучылларның бик күп эш башкаралар. Әкрәм Вәлиев истәлегенә аерым ихтибар күрсәтелгән. Биредә аның хатлары, фоторәсемнәре, документлары урнашкан. Шулай ук аңа багышланган экспозициядә Батырлар китабы, Хәтер китабы, газеталалардан мәкаләләр, укучылар тарафыннан эшләнгән рефератлар, альбомнар аерым урын алып торалар. Мәктәптә Геройны искә алу, аның туганнары белән очрашу кичәләре уздырыла. Бәлки Илбәк мәктәбенә дә аның исемен бирү кирәктер.

Илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән ветераннарыбызны һәрвакыт искә алыйк!

Категория: Музей | Добавил: ilbyak-school (28.04.2006) | Автор: Сабирова Гульнара Ильмасовна
Просмотров: 6073 | Рейтинг: 4.0/1 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz