Пятница, 03.05.2024, 18:18:13   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Музей

Илбәк авылы тарихы

1. Авылның башлангыч чор тарихыннан

Азнакай районының борынгы авыллары арасында Илбәк аерым урын алып тора. Болай әйткәндә, авылның шактый үзенчәлекле тарихын күз алдында тотабыз.

Авыл XVIII гасырда өч төрле атама /Абдул, Әманәт түбәләре һәм Илбәк/ белән йөри. Аларның баштагы икесе борынгырак санала. XVIII гасыр язма чыганакларының кайберләрендә шулары гына күрсәтелеп, өченчесе телгә алынмаган очраклар да юк түгел. Тора-бара Абдул атамасы бетенләй кулланылыштан чыга һәм онытыла.

Авылның башлангыч чорына ачыклык кертүче документларда авыл “Оренбургской губернии, Бугульминского ведомства, деревня Габдулкино, Аманатские Вершины тож” дип күрсәтелә. Әлеге документлардан күренгәнчә, “йомышлы” /”служилые”/ татарлар – Габдулла мулла һәм аның иптәшләре – 1753 һәм 1755 елларны Кыпчак волосте тарханнарыннан мондагы җирләрне сатып алалар. Димәк, авыл шул чорда барлыкка килә. Ул мулла исеме белән Абдул авылы дип йөртелә башлый.

Ә менә Әманәт түбәләре атамасы кайдан килеп чыккан соң? Билгеле булганча, патша хөкүмәте баш күтәрүче татар һәм башкортларны бастырганда төрле чараларга бара. Аларны килешүчәнлеккә күндергәндә әманәтләр /бу гарәп сүзе “заложник” дигән мәгънәдә кулланылган. –С.И.Э. Т. 11. –М., 1968, 913 б./ таләп иткәннәр. Әманәтләр затлы нәсел кешеләреннән сайлап алына һәм воеводаның терәк пункты булып саналган шәһәрдә сак астында тотыла торган булганнар. Кыпчак волостеннан да әманәтләр бирелүе мәгълүм. Алар белән бәйле ниндидер вакыйга Әманәт түбәләре атамасы барлыкка килүенә сәбәп булган дип уйларга кирәк. Димәк, бу атама Габдулла мулла һәм аның иптәшләре килеп утырганчы ук булган. Алар аны баштагы чорда гына кулланалар, аннары ул үзеннән-үзе әйләнештән чыга. Ә менә җир сатучыларның сословиясен хәтерләтүче атама онытылмый. XX гасырда Илбәк янында барлыкка киләчәк авыл юкка гына Тархан дип аталмаган.

1779 елның 25 гыйнварында Габдулла мулла авылдашлары /барлыгы 175 кеше/ белән үзләренең 1755 елда сатып алган җирләрен 5000 сумга статский советник Иван Лаврентьевич Тимашевка саталар. Әлеге җирләрнең чикләре документта түбәндәгечә күрсәтелә: [...] Землю, состоящую Уфимского уезду, Казанской дороги в Кипчацкой волости в урочищах: по речке Аменяке от Каменного броду, идучи правою стороною, […] чрез Вершины Большого Аменяку на Суковский сырт, идучи по сыртам правою стороною на Аитовой рубеж на Именякский враг, а от него, идучи правою ж стороною по сыртам, на Дехтярнею яму, а от Дехтярнею ямы нижнею стороною по конец Ядвинскаго лесу, идучи вниз правою стороною на Ментяевой враг, а от того врагу вниз, идучи верхнею стороною, до устъя того врагу, идучи вверх по речке Аменяку правою ж стороною до означеннаго каменного броду [...] /Материалы по истории Башкирской АССР. Т. 5. – М., 1960. – С. 82/.

Шул ук елның 30 гыйнварында алар 250 сумга Ашказар елгасы /хәзерге Башкортстан территориясендә/ буендагы җирләрне сатып алалар. Абдул /Илбәк/ авылыннан әлеге яңа җирләргә кайбер хуҗалыкларның күчеп утырган булуы мөмкин. Чөнки 1779 елдан соң авылда яшәүче “йомышлы” татарларның саны даими кими.

1795 елны Илбәктә /ул документта “Абдулова Илбяк тож” дип курсәтелә/ 20 хуҗалык исәпләнә. Сословиеләр буенча авыл халкы ясаклы /51 ир-ат һәм 45 хатын-кыз/ һәм йомышлы /44 һәм 29/ татарлардан тора. Күренгәнчә, 1779 ел белән чагыштырганда “йомышлы” татарларның саны нык кимегән.

XIX гасыр башында Илбәккә бер типтәр хуҗалыгы күчеп килә. Аны да кертеп, 1829 елны авылда барлыгы 26 хуҗалык исәпләнә. Анда 95 ир-ат һәм 106 хатын-кыз яши. Тирә-як авыллардагы кебек, Илбәктә дә бер мәчет бар /Россия борынгы актлар дәүләт архивы, 350 фонд, 2 нче тасв., 1874 нче сакл. бер., 293 бит/.

XIX гасырның беренче яртысында Илбәк атамасы еш кына мөстәкыйль кулланыла. “Илбяково Абдулово” дип курсәтелгән очраклар бик аз. Ә инде XIX гасыр ахырынарак авыл атамасында “Абдул” сүзе бөтенләй диярлек кулланылмый.

Авыл ни өчен Илбәк дип йөртелә башлый соң? Бу сорауга җавап бирүе авыр. Кайбер авыллар буенча мондый исемле кешеләр документларда очраштыргаласа да, конкрет бу авылда андый кешенең булу-булмавы мәгълүм түгел. Аннан соң авыл биләмәләре аша агучы елганың да Илбәк дип аталуын истән чыгармаска кирәк. Елга атамасы тора-бара авылның төп атамасына әйләнгән булуы мөмкин.

XIX гасыр уртасына авылда хуҗалыклар һәм халык саны шактый арта. 1859 елны анда 64 хуҗалыкта 204 ир-ат һәм 222 хатын-кыз яши. Авылда элеккечә бер мәчет була /Список населенных мест Российской империи. Т. 36. Самарская губерния. – Санкт-Петербург, 1864. – С. 23/. Имана башына 15,1 дисәтинә җир тия.

1870 нче елгы мәгълүматлар буенча, Илбәктә су тегермәне дә булуы билгеле. Авыл старостасы – Җиһанша Батыршин. Документларда тагын Гомәр Минмөхәммәтов, Габдерәфикъ Габделваһапов, Хәлиулла Фәйзуллин, Габделкәрим Габбасов, Сөләйман Вәлитов һәм Мифтахетдин Халитовлар телгә алына /Татарстан Үзәк дәүләт архивы, 979 фонд, 11 тасв., 232 сакл. бер./.

2. Егерменче гасырга якынлашканда

1884 ел ахыры – 1885 ел башында Илбәк Минзәләбаш волостында /аңа тагын Кәтем, Мәсгүт,Урсалыбаш, Сөләй һәм Шарлама керә/ зур авылларның берсе санала. Анда 132 хуҗалыкта 366 ир-ат һәм 377 хатын-кыз исәпләнә. Авылда 2 лавка бар.

Илбәк авыл җәмгыятенең ул чорда 3309,7 дисәтинә имана җире була. Аның 1960 дисәтинәсен урман алып тора. Халык җир белән яхшы тәэмин ителгән. 16 яшьтән 60 яшькә чаклы һәр ир-атка бүлгән очракта ул 24,3 дисәтинә туры килә. Бу күрсәткеч Кәтемдә – 15,3, Мәсгүттә – 42,7 дисәтинә.

Җирне сыйфатлы һәм вакытында эшкәртү өчен эш кораллары белән тулы тәэмин ителү мөһим. 84 хуҗалыкның эш кораллары җитәрлек күләмдә. Щул ук вакытта 15 хуҗалыкта алар өлешчә генә, ә 16 хуҗалыкта бөтенләй юк.

Игенчелектән тыш, терлекчелек тә Илбәктә зур урын тота. Авыл халкы күп санда эш атлары /255/, мөгезле эре терлек /178/, сарык /433/ һәм кәҗә /169/ асрый. Әмма хуҗалыкларга карап аларның саны нык аерыла. Эш атларын гына алыйк. 25 хуҗалыкта алар бөтенләй юк. Шул ук вакытта 38 хуҗалык – берешәр, 37 хуҗалык икешәр-өчешәр ат тота. Авылда дүрт һәм аннан күбрәк атлылар да бар. 13 хуҗалык дүртәр эш аты асраса, 11 хуҗалыкның исә аннан да артып китә.

Шунысына игътибар итик, Илбәктә 23 хуҗалыкның ни эш аты, ни сыеры булмый. Өстәвенә, 5 хуҗалык йортсыз. Андыйларга авылда тормыш итү шактый авырга туры килгәндер, дип уйларга кирәк.

Имана җире аз яисә бөтенләй булмаган /соңгылары 8 хуҗалык/ һәм мал-туарсыз хуҗалыкларның күпчелеге үз авылдашларына һәм якын-тирә алпавыт имениеләренә я булмаса чит авылларга төрле эшләргә ялланган, кайберләре һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Статистик чыганаклардан күренгәнчә, 36 хуҗалык игенчелеккә бәйле эшләргә ялланган. Тагын 7 кеше һөнәрчелек белән шөгыльләнгән.

Әйләнә-тирәдәге бай табигать умартачылык өчен уңай шартлар тудырган. Авылда 16 хуҗалыкта 64 оя умарта исәпләнә. .Умартачылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар саны буенча Илбәк Минзәләбаш волостында өченче урында тора /Сборник статистических сведений по Самарской губернии. Т. 5, Бугульминский уезд. – Самара, 1887. – С. 162–169/.

1889 елның 21 маенда Түбән Шәлчәле мәдрәсәсендә уңышлы имтихан биргәннән соң Ризаэтдин Фәхретдин имам хатыйб, мөдәрис дәрәҗәсе белән Бөгелмә өязенә Илбәк авылына икенче имам итеп тәгаен ителә.

Татар халкының булачак бөек әдибе Илбәк авылында ике ел эшли. Илбәк авылында элек мәдрәсә булмаган, Ризаэтдин Фәхретдин мәдрәсә бинасын салдыра һәм ул әзер булгач ир балаларны укыта башлый. Ә киләчәктә кыз балаларны укытыр өчен урын хәзерләү өстендә эшли.

1889 елның 17 сентябрендә Ризаэтдин Фәхретдинның Габделәхәд исемле икенче улы дөньяга килә. Моның турында 27 номерлы Илбәк метрикәсендә 10 нчы номер белән язу теркәлә.

1890 елда Уфадан Хәлил казыйдан Дания нәзарәтенә казыйлык хезмәтенә чакырту сәбәпле Ризаэтдин Фәхретдин һәм гаиләсе 1891 елның 7 февралендә Илбәк авылы белән хушлашып чыгып китә. Илбәктә алар 627 көн яшәгәннәр.

1889 елны Илбәктә 142 хуҗалыкта 768 кеше яши. Авылда мәчет һәм ике су тегермәне бар. Дүртенче участок уряднигы монда яши. Якында гына сәүдәгәр Мөрсәлимовның имениесы урнашкан.

Бу чорда Минзәләбаш волостына Минзәләбаш, Кәтем, Мәсгүт, Илбәк, Урсалыбаш, Чубар Абдул, Сөләй, Буралы һәм Шарлама авыллары керә /Список населенных мест Самарской губернии по сведениям 1889 г. Самара, 1890. – С. 74, 75/. Чубар Абдул һәм Буралы волостька 1885 елдан соң гына кертелә; аңа чаклы алар Уфа губерниясы Минзәлә өязе составында торалар. Соңрак әлеге ике авыл Минзәләбаш белән бергә яңадан Минзәлә өязенә кайтарыла.

Гасыр ахырына Илбәк беркадәр зурая. 1897 елны авылда 158 хуҗалык, 414 ир-ат һәм 396 хатын-кыз исәпләнә. Ул Мәсгүт, Кәтем, Кәкре Елга, Сөләй һәм Урсалыбаш авыллары белән яңа оешкан Мәсгүт волостына керә. Авылда элеккечә бер мәчет, ике мәктәп һәм ике су тегермәне була. Имана җирләр 1941 дисәтинә тәшкил итә. Якындагы хутор хуҗасының – Мөрсәлимовның – җирләре 600 дисәтинә. Хутор аша агучы Мәллә елгасында аның су тегермәне бар.

Волость үзәге Мәсгүттә һәр җомга базарлар уткәрелгән. Тирә-яктан һәм ерактан килеп сәүдә итүчеләрдән гөрләп торган авыл бу көнне. Эш кәгазьләре белән монда урнашкан волость правлениесына килгәннәр. Земтсво станциясе дә монда була.

Югарыда Илбәктә ике мәктәп булуы хакында әйтелгән иде. Щундый ук санда мәктәпләр Кәтем, Сөләй һәм Урсалыбаш авылларында да бар. Ә менә Мәсгүттә һәм Кәкре Елгада алар өчәү /Список населенных мест Самарской губернии. – Самара, 1900. – С. 139/. Ир балаларның һәм кызларның мәктәпләре аерым була. Монда шәригать кануннарын гына түгел, кайбер дөньяви фәннәрне дә өйрәнгәннәр.

3. Аграр реформа чорында. Тархан авылының барлыкка килүе

1906 елның 9 ноябренда патша министры П.А. Столыпин крестьяннарның община җирләрен биләүләренә яңа тәртип кертүче закон чыгара. Аның буенча крестьян үз теләге белән общинадан чыгып, үзенә тиешле имана җирнең хуҗасы була алган. Әгәр дә ул җир төрле урында булса, аны бер урыннан бүлеп бирүне таләп итә алган.

Закон Икенче Дәүләт думасында зур каршылыкка очрый. 1907 елның көзендә сайланган Өченче Дума депутатларының зур күпчелеге арасында Столыпин, ниһаять, яклау таба. 1908 елның 5 декабренда Думада 9 ноябрь законы турындагы чыгышында ул болай ди: “В тех местностях России, где личность крестьянина получила уже определенное развитие, где община, как принудительный союз, ставит преграду для его самодеятельности, там необходимо дать крестьянину свободу приложения своего труда к земле, там необходимо дать ему свободу трудиться, богатеть, распоряжаться своей собственностью: надо дать ему власть над землею, надо избавить его от кабалы отживающего общинного строя. Закон вместе с тем не ломает общины в тех местах, где хлебопашество имеет второстепенное значение, где существуют другие условия, которые делают общину лучшим способом использования земли” /П.А. Столыпин. Думские речи. – Москва, Изд-во “Знание”, 1990. – С. 56/.

Министрның югарыда китерелгән сүзләрендә хаклык, һичшиксез, бар. Общинада тору крестьян хуҗалыклары үсешен тоткарлый. Илбәктәге хуҗалыкларның кайсын гына алып карасаң да, һәрберсенең имана җирләре төрле урында буленгәнлеген күрәбез. Башка авылларда да шул ук хәл. 10-20 урында яткан имана җирләр иген игү өчен өстәмә авырлыклар тудыра. Җир бер урында булса, әлбәттә, күпкә отышлырак булыр иде. Аннан соң, аның чын хуҗасы булу, үз милкең итү әллә начармы?

Столыпин законы турындагы хәбәрләр тиз арада Илбәккә дә килеп җитә. Кайбер урыннарда крестьяннарның өяз хакимияте карарлары нигезендә җирне хосусыйлаштыру турында документ алуларын да ишетә авыл халкы. Инде Илбәкнең үзендә Хаҗи Хәсәнов һәм Таҗетдин Рахманколовлар шундый ук документ артыннан йөриләр дигән сүзләр башта сәер тоелса да, анысына да ияләнә халык һәм ничек булыр дип көтә башлый. Әмма озак көтәргә туры килми.

Хаҗи Хәсәнов һәм Таҗетдин Рахманколов Столыпин указы турында ныклап белешкәч, 1907 елның җәендә үзләре куллана торган имана җирләрне шәхси милек итеп беркетү теләге барын авыл старостасына җиткезәләр. Соңгысы бу хакта ишетергә дә теләми, җитмәсә Таҗетдиннең үтенечен законда күрсәтелгән срок эчендә канәгатьләндерми. Моның белән килешмәгән Таҗетдин өязнең 1 нче участок земски начальнигы К. Товянскийга мөрәҗәгать итә.

1907 елның 5 сентябрендә әлеге начальник рәислегендә Таҗетдин Рахманколовның административ эше карала. Мәсьәләне җентекләп өйрәнгәннән соң щундый карар кабул ителә: “Укрепить за домохозяином д. Ильбяковой Масягутовской волости Бугульминского уезда Тазетдином Рахманкуловым в личную собственность состоящие в его пользовании участки земли в размере четырех душ […]” /ТҮДА, 979 фонд, 9 тасв., 2 сакл. бер., 56 б./. 14,95 дисәтинә сөрү җирләре Таҗетдинның шәхси милкенә әйләнә. Моннан башка, элеккеге кебек, печәнлекләрдән һәм көтүлекләрдән файдалану хокукына ия ул. Киләчәктә дә авылның ике су тегермәне /алар арендага бирелә торган була/ китергән саф табыштан аңа өлеш чыгарылачак.

1907 елның 20 октябренда Бөгелмә өязенең земство съезды земски начальник карарын раслый һәм ул шул көннән гамәлгә керә. Авыл вәкилләрен һәм Рахманколовны бу карар белән таныштыралар, риза булмаган очракта жалоба бирү тәртибен өйрәтәләр. Авылдашлары бу карарга карата бернинди дәгъва белдерми. 1907 елның 8 ноябрендә аңа документларның копиясе бирелә.

Ул чакта Таҗетдин Әюп улы Рахманколовка 55 яшь була. Ул хатыны Зөләйха /45 яшь/, өч улы, дүрт кызы һәм килене белән яши. Аның сөрү җирләре Түбә басу, Биш каен басу, Ялгыз Каен басу исемле басуларда, барлыгы 28 участокта урнашкан. Щуңа карамастан, ул аларны шул килеш калдырта, шундый ук күләмдә бер басудан гына бүлеп бирүне таләп итми.

Земски начальникның Хаҗи Хәсәновка кагылышлы 16 август карарын Бөгелмә өяз съезды шул ук елның 20 октябрендә раслый. Щулай итеп, 20 дисәтинәдән артыграк имана җире аның шәхси милкенә әйләнә.

Илбәктә Хаҗи Хәсәнов һәм Таҗетдин Рахманколов кебек имана җирләрен шәхси милек итеп беркеттерүчеләр саны торган саен арта. 1908 елны мондыйлар исәбенә Габдерәхим Мөхәммәтсадыйков, Мәсәлим Хәкимов, Тимергали Мөстәкыймов, Баһаутдин Бадыкшанов һәм Мөхәммәтгалиева Сәрбиҗамал керә. 1909 елны бу исемлеккә тагын Шәйхелислам Игътисамов, Әхмәтсафа Сөләйманов һәм Мөхәммәтгәрәй Тимергалиев хуҗалыклары өстәлә. 1910-1913 елларны исә барлыгы өч дистәдән артык хуҗалыкның үз иманаларын шәхси милек итеп рәсмиләштерү турында үтенечләре канәгатьләндерелә.

Хосусыйлаштырылган җир хуҗалары арасында әледән-әле алыш-биреш булып тора. Берәүләр бурычларын түләү өчен я булмаса башка максаттан җирләрен сата, икенчеләре шундыйлар исәбенә үз биләмәләрен киңәйтә. Җир сатучылар 1911-1912 елны аеруча күп. 1911 елны иген уңмау аркасында күпчелек хуҗалыкларның ачлыктан интегүе бу очракта төп сәбәп булган дип уйларга кирәк.

Җитәрлек икмәк запасы булмаганнарга ачтан үлмәс һәм симәнә өчен җирләрен өлешчә сатудан башка чара калмый.

Кемнәр сатып ала соң? Иң эре сатып алучы – Харис Хафиз улы Хәлфин. 1911 елны аның биләмәләре Солтангәрәй Тимергалиевныкы исәбенә 3 дисәтинә 1218 сажинга арта. Щундый ук яисә аннан аз гына артыграк куләмдә җирләрне аңа 1912 елны Әхмәтсафа Сөләйманов, Габделхаликъ Габдерәфиков, Йомагол Җәләлетдинов, Шәйхелислам Игътисамов һәм Гәрәйша Гаделшиннар сата.

Миргазиян Мирсадретдин улы Рахманколов та эре сатып алучылар исәбенә керә. 1911-1912 елларны берешәр иманаларын /мондагы 1 имана 3 дисәтинадән аз гына арта/ 100 – 150 сумга аңа Сафиулла Нәҗметдинов, Таҗетдин Рахманколов, Ризван һәм Зиннур Вилдановлар, Бадигулла, Сәмигулла һәм Кәлимулла Сәгыйдуллиннар саталар. Миргазиянның туганы булса кирәк, Мирсалихҗан Рахманколов та үз биләмәләрен киңәйтә. 1912 елны Хаҗи Хәсәнов һәм Миннегалим Габделвәлиев аңа берешәр иманаларын саталар. Югарыда телгә алынган Гәрәйша Гаделшин тагын бер иманасын Н. Гыйлмановка сатарга мәҗбүр була. Менә щулай авылда хуҗалыкларның бер өлеше байлыгын арттырса, икенчеләре исә хәләл җирләрен сатып, торган саен ярлылана төшә.

Җирне хосусыйлаштыру киң колач алгач, общинадан бүленеп чыгучы яисә чыккан хуҗалыкларга тиешле куләмдәге җирне авыл биләмәләренең аерым участогыннан бирү мәсьәләсе килеп баса. Хосусый милекчеләр үз җирләренең бер урында туплануын телиләр. Чөнки биләмәләренең төрле урында булуы зур уңайсызлыклар тудыра.

Хафиз Хәлфин һәм аның иптәшләренең үтенече буенча, 1913 елның 22 сентябрендә Бөгелмә өяз җир төзү комиссиясенең ачык утырышында аларга хосусыйлаштырылган имана җирләре куләмендә аерым участоктан җир бүлү мәсьәләсе карала. Ул вакытка Илбәктә 189 хуҗалыкның 49 общинадан чыккан була. Бүленеп чыгучыларның сөрү җирләре 321 дисәтинә 982 сажин тәшкил итә. Алар арасыннан 1) Хаҗи Хәсәнов, 2) Таҗетдин Рахманколов, З) Баһаутдин Бадыкшанов, 4) Зиннәтулла Шәрифуллин, 5) Бибисәйдә Ихсанова, б) Миннегалим Хөснетдинов, 7) Гариф Каһиров, 8) Вафа Кәримов, 9) Дәүләтша Гаделшин варислары, 10) Йомагол Җәләлетдинов, 11) Сафиулла Низаметдинов, 12) Гыйззәтулла Хәлиуллин, 13) Мөхәммәтфазыл Мөхәммәтзарипов, 14) Хәйрулла Гайнуллин, 15) Мәүлетбай Зарипов, 16) Ризван һәм 17) Зиннур Вилдановлар, 18) Сәрбиҗамал Мөхәммәтгалиева, 19) Хәмидулла Насыйров, 20) Сәлимгәрәй Галиәкбәров, 21) Мәсәлим Халимов, 22) Мөхәммәтгәрәй Габделвәлиев, 23) Әхмәтҗан Хисмәтуллин, 24) Закир Зарипов үзләренең Илбәктәге утар җирләрен калдырып, “Тархан” дип аталган урынга күчәргә теләкләрен белдерәләр. Чөнки хосусыйлаштырылган иманалары күләмендә биреләчәк яңа җирләр шул тирәдән булачак. Комиссия утырышында бу хуҗалыкларның теләкләре канәгатьләндерелә. Анда кабул ителгән карарда күчеп утыручыларга утар урыннары өчен җир бирү карала. Хәтта мәчет һәм зыярат өчен дә урыннар билгеләнә. Менә шулай 24 хуҗалыктан Тархан авылы барлыкка килә.

4. Авыл 1916 елда

1916 елгы мәгълүматлар аерым игътибарга лаек. Ул елны Россиядә авыл хуҗалыклары исәбен алу үткәрелә. Илбәктә 190 хуҗалык, 436 ир-ат һәм 492 хатын-кыз теркәлә. Сугыш тәмамланмаган, шуңа курә ир-атлар хатын-кызларга караганда күпкә аз.

Хуҗалыклар һәм халык саны буенча Илбәк волостының күпчелек авылларыннан калыша. Бу вакытта Кәкре Елгада – 415, Сөләйдә – 322, Мәсгүттә – 261, Урсалыбашта – 197, Кәтемдә – 190, Тарханда – 24 хуҗалык исәпләнә. Мәсгәт волостында тагын ике хутор бар. Аларның хуҗалары – Г.Т. Мусин һәм Г.С. Мөссәлимов.

Гариф Талип улы Мусинның хуторы Илбәктән ике чакрым ераклыкта урнашкан. Анда 16 ир-ат һәм 8 хатын-кыз яши. Хуҗаның гаиләсе 4 кешедән тора. Калган халыкны гаиләләре белән хезмәткәрләр /7 кеше/ һәм яллы эшчеләр /13/ тәшкил итә.

Гариф Мусинның хутор хуҗалыгы шактый зур. Анда 1916 елны 25 эш аты, 45 мөгезле эре терлек /12 се сыер/ һәм 100 сарык исәпләнә. Әйтергә кирәк, 1915 елны аның мал-туары кубрәк булган. Ул елны Гариф бай 37 ат, 200 мөгезле эре терлек, 433 сарык асраган. Аннан соңгы елны мал-туар санын хуҗа, ни сәбәпледер, шактый киметкән.

1915 елны Гариф Мусинның иген мәйданы 234 дисәтинә тәшкил итә. Аның төп өлешен арыш /120 дис./ һәм солы /75 дис./, калганын борчак /18 дис./, бодай /15 дис./ һәм карабодай /6 дис./ алып тора. Ул барлыгы 12000 пот арыш, 4000 пот солы, 1200 пот борчак, 800 пот бодай һәм 400 пот карабодай жыеп ала.

1916 елны Гариф байның иген мәйданы 19,5 дисәтинәгә кимрәк. Арыш һәм солы шул ук куләмдә, ә менә борчак /12 дис./, бодай /4,5 дис./ һәм карабодай /З дис./ элеккегә караганда азрак игелә.

Елның ничек килгәнен белеп булмый дипме, Гариф бай зур икмәк запасы тоткан. Аның амбарларында 1916 елны элеккеге еллардан калган 11000 пот /шуның 5000 поты сугылмаган/ арышы була. Моннан башка 60 пот арыш онын ул запас итеп тота. Байның солы запасы да шактый /барлыгы 2300 пот/. Икмәкне ул һәр елны Бөгелмә һәм Карамалы базарларына илтеп саткан.

Илбәк янындагы икенче хуторның хуҗасы – Гариф Сафиулла улы Мөссәлимов. 1916 елны монда 4 ир-ат һәм 4 хатын-кыз исәпләнә. Хуҗаның гаиләсеннән /4 кеше/ башка биредә яллы эшчеләр дә яши.

Гариф Мөсәллимов та мал-туар санын киметә. 1915 елны аның 9 аты һәм 25 мөгезле эре терлеге булса, 1916 елны бу сан бермә-бер кими. Ул хәзер нибары 6 ат һәм 8 мөгезле эре терлек тота.

Әмма иген мәйданын ул бераз арттыра. 1915 елны Г. Мөссәлимов арыш /37,5 дис./, солы /7,5 дис./, борчак /З дис./ һәм бодай /1,5 дис./ игә. Амбарларына барлыгы 2500 пот арыш, 500 пот солы, 200 пот борчак һәм 50 пот бодай салып куя ул. 1916 елны хуҗа иген мәйданын 3,5 дисәтинәгә арттыра. Хәзер ул борчак чәчми, ә менә солы мәйданын 15 дисәтинәгә җиткерә.

Авыр сугыш елларында да авыл халкы күп терлек асрый һәм зур мәйданда иген игә. Илбәктә 280 ат /шуларның 276 сы эш аты/, 261 мөгезле эре терлек /227 се сыер/, 1404 сарык һәм 157 кәҗә исәпләнә. Чәчүлекләр мәйданы 910,9 дисәтинә тәшкил итә. Шуларнын яртысын диярлек арыш /455,20 дис./, калган өлешен солы /192,20 дис./, борай /118,20 дис./, борчак /81,10 дис./, бодай /40,20 дис./ һәм тары /24 дис/ алып тора /ТҮДА, 993 ф., 1 тасв., 497-499 сакл. берәмлекләре/.

Билгеле, хуҗалыкларга карап мал-туар саны һәм чәчүлек мәйданы нык аерылган. Бигрәк тә гаилә башлыклары сугышка киткән хуҗалыкларга авыр була. Аларның мал-туары һәм чәчүлек җирләре азая.

5. 1917-2000 еллар

1917 елдан 1929 елга хәтле Илбәк авыл халкы үз хуҗалыклары белән көн күрәләр.

Илбәк авылында 1924 елда беренче мәктәп ачыла.

1929 елда биш хуҗалыктан колхоз оеша.

1930 елларда колхозлашу чоры башлана. Аның беренче рәисе булып Хабибуллин Хәлим, ә авыл Советы рәисе Биккулов Нуриәхмәт сайлана. Колхозда игенчелек һәм терлекчелек белән шөгелләнәләр. Колхоз “Куйбышев” исеме белән йөри.

1934 нче елдан мәктәп мөдире вазыйфаларын Ибрагимова-Гарипова Гөлҗиһан башкарган.

1936-1941 – колхоз рәисе Фарукшин Мөбәракша булган, авыл Советы рәисе – Авзалов Галәм.

1945 – колхоз рәисе булып Кашапова Фәтхия эшли.

1941-1945 еллларда Бөек ватан сугышына Илбәк авылыннан 300 дән артык кеше сугышка китә. 144 кеше хәләк була.

Бөек Ватан сугышы елларында авылдашлар тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Илбәк авылыннан Муса Ибрагимов Кызыл Йолдыз ордены белән, ә Әкрәм Валеев Советлар Союзы Герое дигән иң югары исем алып кайталар.

Әкрәм Вәлеев 1924 елның 18 апрелендә Илбәк авылында туа, әтисе Насыйбулла зур яшьтәге кеше була һәм Әкрәмгә 7 яшь вакытта үлеп китә. Аңа ятимлек ачысын татырга туры килә. 1934-1935 елларда Уфада балалар йортында да була. Аннан соң үги әтиләре Искәндәр аларны, бәхет эзләп, Себер якларына алтын приискаларына алып китә. Бөек Ватан сугышы башлана. Искәндәр абый фронтка китә һәм тиздән аның үлү хәбәре дә килеп җитә. 1942 елда 18 яшьлек Әкрәмгә дә чират җитә. 1944 елның августында Латвияне азат итү өчен барган авыр сугышларда Айвиэкстэ елгасын кичкән вакытта күрсәткән батырлыгы өчен ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 1947 елда Ә. Валеев армиядән запаска җибәрелә һәм туган авылы Илбәккә кайта. Башта район үзәгендә эшли, ә 1950 елның гыйнварында аны авылдашлары колхоз рәисе итеп сайлылар.

Тик Әкрәм Валеев рәис булып озак эшли алмый, сугыш яраларыннан авырып китә.

1945-1949 – колхоз рәисе булып Ахмадиев Сәлих эшләгән.

1949-1950 – колхоз рәисе булып Ибрагимов Муса эшләгән.

1950-1953 – колхоз рәисе булып Валеев Әкрәм эшли.

1953-1955 – колхоз рәисе булып Махупов Мөҗип эшли.

1955-1958 – колхоз рәисе булып Хуҗин Гариф эшли.

1958 елда Илбәк авылында Сагидуллин Заһидулла Сәмигулла улы тырышлыгы белән яңа мәктәп бинасы салына. Сагидуллин З.С. 1949 елдан мәктәп мөдире булып эшли.

1959 – колхоз рәисе булып Салимов Таҗетдин эшли.

1960 нче елда колхозларны берләштерү чоры башлана, “Куйбышев” колхозы “40 лет Октября” колхозына кушыла.

1960 нче елдан Илбәк авылы “40 лет Октября” колхозының бригадасы булып тора.

1970-1980 нче елларда Илбәк авылы переспективасыз авыллардан санала иде.

Бүгенге көндә авыл үсеш, яңарыш кичерә. Моңа этәргеч булып 1979 елда авылда “Янтарь” совхозы оешу исәпләнә. Аның директоры булып Хәсәнов Идрис һәм баш хисапчы булып Хәсәнов Рәис эшли башлыйлар. Совхоз умартачылык белән шөгелләнә башлый. 100 баш умарта белән 4 умартачылык ачыла. Шулай ук игенчелек һәм терлекчелек эше алып барыла.

1981 елдан совхоз директоры булып Мөхәммәдъяров Ринат Азали улы билгеләнә. Илбәк авылын төзекләндерүгә бик күп эш алып бара.

Авыл эчендә һәм авылга керү өчен юллар, буш калган нигезләргә таштан, бурадан йортлар салдыра. Терлекчеләр йорты төзелә һәм терлек биналары төзекләнә. Техника өчен мастерской һәм гараж салына.

Авыл халкы белән юл буйларына каен агачлары утыртыла.

2 катлы административ бина төзелә. Күпер салына.

1984-1985 елда Шайдуллин Ягъфәр Зөфәр улы директор булып билгеләнә.

1985 елның декабрь аеннан “Янтарь” совхозы директоры итеп Закуанов Рөстәм Газизҗан улы билгеләнә. Авыл яшәсен өчен балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният үзәге, почта бүлекчәсе, саклык банкы филиалы, җирле үзидарә Советы булырга тиеш. Бу обьектларны төзү өстендә Закуанов Р.Г. бик күп тырышлык куя. Бүгенге көндә авыл районда иң матур авылларның берсенә әверелде.

1988 нче елда 2 укучы белән Илбәк башлангыч мәктәбе үзенең эшен Фәния Закуанова Вәкил кызы мөдирлегендә башлап жибәрә. 1991 нче елда тулы булмаган урта мәктәпкә әйләнә.

1991 нче елда авылда Советлар Союзы герое Әкрәм Вәлиевка һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга һәйкәл куела.

Терлекчеләр һәм игенчеләр өчен котеджлар салына.

1992-1993 елларда авылга газ кертелә, юлларга асфальт җәелә.

Бала саны арту сәбәпле мәктәптә класс-кабинетлар җитми башлый. 1993 нче елда “Янтарь” совхозы идарә бинасын мәктәп карамагына тапшыра. Илбәк мәктәбе 1994 нче елда гомуми урта мәктәп булып оеша. Директоры – Закуанова Ф.В.

1994-1995 елларда терлекчелек комплексы төзелеп тапшырыла.

1997елда совхоз “Янтарь” ҖЧШ булып оеша.

1997елның сентябрендә Әлмәт “Торак төзелеше идарәсе” акционерлык җәмгыяте, “Янтарь” ширкәте үз эченә балалар бакчасы, медпункт, китапханә, мәдәният үзәген берләштергән спорт, укыту, хезмәт тәрбиясе комплексы бинасы төзелеп тапшырыла.

Укыту-тәрбия процессын уңышлы оештыру өчен яхшы жиһазланган информатика, чит теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, тарих, география, рәсем һәм сызым, математика кабинетлары, спортзал, спорт мәйданчыгы, ашханә һәм 2,2 га мәйданда мәктәп яны тәҗрибә участогы булдырыла.

1997 елда Илбәк авылында Баймөхәммәт чишмәсе НГДУ “Джалильнефть” УТТ оешмасы ярдәмендә төзекләндерелә.

1998 нче елның февраль аенда Илбәк урта мәктәбендә Тарсус шәһәре мэры Борханетдин Калмагач белән очрашу үткәрелә.

1998 елның 1 апрелендә Илбәк жирле үзидарә Советы оеша. Совет членнары итеп 7 кеше сайлана:

  • Закуанов Рөстэм Газизҗан улы – рәисе;
  • Абдулвалеева Мөнирә Жәмгетдин кызы;
  • Ситдиков Сәгыйт Дамир улы;
  • Закуанова Фәния Вакил кызы;
  • Зарипов Загир Фатыйх улы;
  • Билалова Асыя Зиятдин кызы;
  • Газизуллин Илькам Кәнәгат улы.

Җирле үзидарә Советы территориясенә түбәндәге авыллар керә:

  • Илбәк авылы – 89 хуҗалык, 285 кеше, 114,38 га җире;
  • Ирекле авылы – 15 хуҗалык, 23 кеше, 18,3 га жире;
  • Тархан авылы – 3 хуҗалык, 11 кеше, 32,2 җире;
  • Тырыш авылы – 7 хуҗалык, 14 кеше, 27,0 га җире.

Барлык халык саны – 335 кеше, шул исәптән:

  • 18 яшькә хәтле – 75 кеше;
  • 18-60 хәтле – 140 кеше;
  • 60 яшьтән өлкәнрәк – 120 кеше.

Милләт буенча:

  • татарлар – 322 кеше;
  • башкортлар – 5 кеше;
  • әрмәннәр – 4 кеше;
  • удмуртлар – 1;
  • казахлар – 1;
  • кыргызлар – 2.

Шул вакытта авылда 1 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

1998 нче елда Азнакай районы авыллары арасында Илбәк авылы “иң чиста төзек авыл” исеменә лаек булып 1 урынны алды.

1998 нче елда үзәк сберкасса филиалы ачыла, контролер булып Ярмиева Зилә Равил кызы эшен алып бара.

1999 нче елда почта бүлекчәсе ачыла, оператор булып Хуҗина Хәмидә Габдулла кызы эшен алып бара.

1999 нче елда Азнакай районы кече авыллар арасында Ирекле авылына беренче урын бирелә.

2000 нче елнын июнь аенда Азнакай районының “Көмеш су” программасы нигезендә авылга чишмә суы үткәрелә.

2000 нче елда июнь аеннан башлап “Янтарь” ҖЧШ рәисе булып Нурмиев Илгиз Тәлгат улы билгеләнелә.

Категория: Музей | Добавил: ilbyak-school (02.08.2006) | Автор: Латыпова Алина Салиховна
Просмотров: 4710 | Рейтинг: 5.0/2 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz