Пятница, 03.05.2024, 20:26:20   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Музей

Азнакайдан кайткач

Туфан Миңнуллин, “Кызыл тышлы дәфтәр”дән.

Егерме көн буе Азнакай якларында яшәп кайттым. Шул туры да бер юл да язмасам, әдәпсезлек булыр иде. Безнең җиребездә яшәп рәхмәт тә әйтә белмәүчеләргә охшап калыр идем.

Юк, мин отчет язарга җыенмыйм. Бу язма чираттагы уйлануларым, күзәтүләремнең дәвамы гына булачак. Уйлануларым, әлбәттә инде, халкыбызның яшәү рәвеше, аның затлылыгы турында. Без бит халыкның язмьшын, киләчәген аның рухи бөеклеге белән бәялибез. Әйе, ул шулай. Рух сынса, өметсезлек баса, өметнең киләчәге юк. Кешенең, халыкның милли рухи тел, дин, музыка, милли кием, милли йолалардан башка бик күп детальләрдән камилләшә. Аларның, бер карасаң, милли хисләргә катнашы да юк сыман. Мәсәлән, атлар. Бөтен халыклар да ат асрый. Кайсыдыр халык өчен иң кадерле җан иясе, хәтта милли символы да ат.

Безнең тарихыбызда да атның дәрәҗәсе бәләкәй түгел. Татарның көндәлек тормышында да, егетлегендә дә ат һәрвакыт аның янәшәсендә булган. Атны яратып, тәрбияләп, аның акыллы күзләренә карап без җаныбызны да җылытканбыз.

Соңгы елларда заман безне аттан аерды. Аны җансыз үзйөрешле тимер арбалар алыштырды. Без каядыр чабабыз, ашыгабыз, кабаланабыз. Бәлки тормыш мәшәкатьләрен җиңеләйтеп цивилизация юлына чыгабыздыр. Бүгенге заманда ат җигеп, атка атланып кына ерак китеп булмыйдыр. Ләкин алга барган саен, тормышыбыз җайлыланган саен күңелебез рәхимсезләнә, миһербансызлана бара. Чөнки табигать баласы булудан ераклашабыз. Куәтле машиналарның бер деталенә, компьютерларның бер программасына әйләнәбез. Ә алар, акыллы булсалар да, җансызлар.

Илбәк авылының ат абзарына кергәч, минем җаныма кинәт кенә җылылык иңде. Шәһәр малайлары көләрләр, авылда туып-үсеп шәһәрдә яшәүчеләр исләренә төшереп көрсенеп куярлар – ат абзарының исе дә дәвалы. Атларның күзгә күренеп торган көче, сабырлыгы, кабаланмыйча гына пошкырып-куюлары сине дә ыгы-зыгыдан аерып, ваклыктан арындырып олпат булырга өнди. Җиңел сулап куясың.

Юртакларның, чабышкыларның сылулыгы, зифалыгы күңелгә матурлык өсти. Бу матурлык белән очрашкач үзеңнең дә ниндидер яхшылык эшлисең килә.

Шушы көч, шушы матурлыкны саклый белүче, кадерләүче кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Иң миһербансыз кеше дә ат белән күзгә-куз очрашкач бер мәлгә йомшарып каладыр ул.

Чү, болары нинди атлар? Понилар түгелме соң? Шулар шул. Нигә кирәк инде болар безгә? Җигеп әйбер ташып булмый, атланып чабар өчен дә түгел алар... Алайса, аларга карап нигә сокланам соң әле? Матурлар лабаса! Менә шул матур булганнары өчен дә алып кайтканнар аларны. Авылның бала-чагасы кайнаша ди алар тирәсендә, атланып та йөриләр ди, җигеп тә чыгалар ди.

Алар Илбәктә генә түгел, күп хуҗалыкларда күз уңында. Ат абзарларының төзеклеген-чисталыгын күреп сокланмый мөмкин түгел. Урсай авылы атларына карап күңелем җилкенгән иде, Әсәй атлары яныннан чыгасым килмәде. Ат караучылар белән сөйләшеп туймаслык. Үзләре караган атлар белән алар горурланалар. Атларның нәселен тагын да яхшыртырга җыеналар. Бүгенге кытлык заманда да әллә ничә дистә миллионга нәселле айгырның иң шәбен алырга хыялланалар. Мин, форсаттан файдаланып, теләкләрен район хакимият башлыгы Әнәс Гатуф улына җиткердем. Башлык вәгъдә бирергә ашыкмый, әлбәттә, шулай да ат сөючеләрнең өметләрен өзми. Уйлашырбыз, ди.

Ат җене нефтьчеләргә дә кагылган. Азнакай нефть идарәсенең дә менә дигән чабышкылары, юртаклары бар. Алар инде ярышларда катнашып, җиңүләр яулаганнар. Ат турында сүз чыккач, аның матурлыгына соклану гына җитмәс. Атлар бит әле эш эшли беләләр. Илбәк авылында, мәсәлән, ферма тирәсендә салам, печән, сенаж ташып тракторлар чапмый, атлар барысына да җитешә. Ягулык бәясен хөкүмәт көннән-көн күтәрсә дә, авыл кешесе җаен табарга тырыша.

Азнакайдан алып кайткан икенче бер куанычлы тәэсир – чишмәләр. Ничәмә-ничә еллар буе әллә кайларга йөзәр миллион тонналап нефть агызып, үзебезгә пычранган сулар, таланган урманнар, эчәргә яраксыз чишмәләр алып калдык. Соңгы елларда аңыбызга килеп, үзебез турында үз сүзебезне Мәскәүгә кистеребрәк әйтә башладык. Нәтиҗәдә үзебезнең нефтьтән үзебезгә дә әз-мәз тама шикелле. "Татнефть" җитәкчеләренең шул өлешнең беразын нефть китергән зыянны төзәтү өчен кулланулары күңелле хәл. Аларның бу изге эшләре бигрәк тә чишмәләрне карауда күренә. Элек-электән безнең халык суны чиста итеп тотуга аерым игътибар биргән ләбаса. Чиләктәге су өстен сөлге белән япкан, коеларны ачык килеш калдырмаган, агым суны пычрату зур генаһ саналган. Без бәләкәй чакларда ук, “суга пес итмә, чекиең кутырлар” дип куркыталар иде. Азнакай чишмәләренең суы инде чистарына бара. Анысы бер сөендерсә, чишмә бәреп чыккан урыннарны бизәү шаккатырырлык. Сәнгать дәрәҗәсенә җиткереп эшләнгән бизәлеш.

Матурлыкны күрә белү сыйфатын югалтмаганда милләтнең киләчәге бар. Әйе, матурлыкны аңлаучылар икмәк тә үстерә, аның кадерен дә белә.

Икмәккә килеп җиткәнмен икән, ашау турында да язмыйча булдыра алмыйм. Сыйлаганнар икән Туфан Миңнуллинны дип авыз еручы табылса, аңа кушылып үзем дә: "Әйе, сыйладылар шул” – диям. Ләкин сыйлану белән сыйлануны, сый белән сыйның да аермасы бар. Ризык әзерләүнең дә эстетикасы була. Мин инде бик күп осталарның ашларыннан авыз итеп, безнең халыкның мул итеп ашарга гына түгел, затлы итеп ашарга яратуы ерак гасырлардан килә дип ышанган кеше. Татарстаннан читтә йөргәндә кәттә генә рестораннарда да утырганым бар. Мәртәбәле банкетларда да ризык җыйганым булды. Ә менә Уразай авылы ашханәсендә шул авыл осталары әзерләгән табынга шаккаттым. Ниләр генә “кылындырмаганнар” алар. Яшельчә салатларыннан башлап чәй янына куела торган тәм-томнары кертеп санасаң, егерме төрле ризык. Аларның тышкы кыяфәтенә карап бер сокланасаң, тәмен татып карагач икенче сокланасың. Мондый осталыкка укып кына өйрәнеп булмый. Бу инде нәселдән нәселгә, гасырдан гасырга күчеп килгән сәләт, талант. Ризыкны тәмле итеп, чиста итеп пешерү, аның белән кунак сыйлый белү, димәк, безнең халыкның әдәп һәм әхлак нормасы. Заманга туры китереп өстәлгә аракы да куелган иде. Ни гаҗәп, аракы сыймый иде бу табынга. Аракыга аңа тозлы кыяр белән тозлы кәбестә җиткән. Менә ни өчен элек туй табыннарына да аракы куелмаган. Ризыкның затлы итеп әзерләнүен күреп, сокланып “исереп” утырганнар безнең бабайлар. Әйе, әйе, чын исерү матурлык белән очрашудан ул. Аракы эчеп исермибез, тилерәбез генә без.

Игътибар иткәнегез бардыр, татар мәҗлесеннән ризык өелеп кала. Кайвакытта, нигә инде болай күп әзерлиләр икән, әрәм булып кала бит дип уйлыйсың.

Бактың исә, ризык мул итеп тыгыныр өчен әзерләнми, кунаклар алдында осталыкны күрсәтер өчен дә әзерләнә. Сандугач теле кебек нечкә токмачны кабып карыйсың да, шул токмач кисүчене кочаклыйсы килә. Чөгендер катыгыннан авыз итәсең дә шул катыкны оета белүчене күз алдына китерәсең. Оета беләләр безнең кызлар.

Тик, кызганыч, арабызда килки койрыгы суырудан тәм табучылар күбәя башлады. Алар инде Уразай уңганнары иҗат иткән ризыкның тәмен дә, матурлыгын да аңлый алмыйлар. Алар өчен ризык бары тик кабымлык кына.

Уразай авылын гына мактап, бездә дә сыйланды ич, без пешергән әллә ошамады микән дип Азнакайдагы башка авыл ханымнары упкәли курмәсен тагын, һәрберегезнең дә кулы тәмле, күңеле ямьле.

Шуңа күрә дә мин бу юлларны язам. Һәрберегезгә аерым рәхмәт әйтер өчен язам. Татар булып туганыма горурланып һәм куанып язам. Бу халыкның язучысы булу олы бәхет бит ул.

30 декабрь 1997 ел

Мәктәпнең "Почетлы кунаклар китабы"нда Туфан Миңнуллин үз теләкләрен язып калдырды.

Категория: Музей | Добавил: ilbyak-school (01.09.2006) | Автор: Туфан Минңуллин
Просмотров: 3871 | Рейтинг: 5.0/1 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz