Четверг, 28.03.2024, 18:56:26   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Музей

Төркиядә бер атна

Айгөль Закуанова

Апрель азагында Азнакай районыннан 13 бала Тарсус шәһәре башлыгы чакыруы буенча Төркиягә Бәйсезлек һәм Яшьләр фестиваленә бардылар.

"Тарсусның хакимият башлыгы сезне кунакка чакырды. Сез анда булачак фестивальгә барасыз", – дигәнне ишетеп, күпләребез ышанмадылар да. Ышанмаслык олы бәхет иде ул безнең өчен!

Еракта ак каеннар иленең патшасы Азнакай безгә кул изәп калды. Зәңгәр күктә ак болытлар биюен карап барганда барыбыз да кабат шул мизгелне хәтерләдек. Алда – озын юллар, яңа дуслар, яңа хыяллар...

21 апрель көнне без Истанбул аэропортына килеп төштек. Аэропортның матурлыгы, чисталыгы, анда эшләүче кешеләрнең ачык йөз белән каршы алулары озын юлда арганлыкны кул белән сыпырып алгандай булды. 3 сәгать эчендә үзгәргән цивилизацияле җирне, кунакчыл кешеләрне күреп сүзсез калдык.

Тарсус шәһәреннән безне каршы алырга Саффәт бәй килгән иде. Ул һәрберебез белән кул биреп исанләште. Аннары без җыйнак кына автобуска утырып Анкара шәһәренә юнәлдек. Юл озын. 6 сәгать барасы. Әмма вакыт үткәне сизелмәде дә. Саффәт бәй һәм Мәһмәт бәй безгә Истанбул шәһәре турында сөйләп бардылар. Ә без тәрәзәдән еш алышынып торган берсеннән-берсе матур манзарага исебез китеп бардык. Кайсы якка карама – күзеңә иң беренче биек манаралы мәчетләр чалына, ә аннары зур ак йортлар, завод-фабрикалар күренә. Шәһәрләр төзек, чиста. Урамнарның буеннан-буена тезелеп киткән кибетләрне күреп, монда күпләрнең сәүдә белән шөгыльләнгәнен аңладык.

Анкара шәһәрендә безне мәгариф житәкчесе Рәсүл бәй кабул итте. Аның белән татар-төрки халыкларының бик якын булулары турында сөйләштек, тәмләп чәй эчтек. Олы дәрәжәле кешенең безнең белән үз итеп, олыларча сөйләшүен ишетеп, үзебезне зур кунаклар кебек хис иттек. 2 сәгать барган очрашудан соң Тарсус шәһәренә юл алдык.

Бирегә без иртәнге сәгать 6 да барып җиттек. Кунак йортында урнашкач, иң әүвәл Борһанетдин бәй янына киттек. Эш бүлмәсенең ишек төбеннән үк: "Хуш килдегез!" – дип кул биреп исәнләште дә, безне түргә чакырды. Азнакайның хәл-әхвәлләрен сорашып, сөйләшеп алгач, безгә Тарсус значоклары бүләк итте, шәһәр турында сөйләде.

Бу көнне без тагын бер олы дәрәжәле кеше белән – Каймакай бәй белән очраштык. Тарсус халкы өчен президент дәрәжәсендәге кешенең кабул итүе күңелебездә горурлык хисләре уятты. Аннан соң без Шелале шарлавыгына киттек. Андагы гүзәллек, кунакчыллык ямь өстенә ямь булды.

Коръәннең 50 нче сүрәсендә язылган Әсхаб-Кәф мәчетендә безне мулла каршы алды. Бу мәчеттә 309 ел буена мәрткә китеп йоклаган муллалар, изге таш, катлаулы лабиринтлы манара турында сөйләвен кызыксынып тынладык. Иске зираттагы кабер ташларын карадык.

Тарсус шәһәренә кайткач, паркка бардык. Бар җирдә чәчәк аткан куаклар хуш ис бөркеп утыра. Кечкенә үсентеләрдән алып зур карт эвкалиптка кадәр бар монда.

Беренче көнебез үк шундый тыгыз үтсә дә, беребез дә арыдык дип тормады. Барыбыз бергә җыелышып беренче көннең ничек үтүе турында бәхәсләшә-бәхәсләшә уй-фикерләребез белән бүлештек. Йокларга ятканда күктә инде алсу таң нурлары уйный иде.

23 апрель. Төп максатыбыз булган Бәйсезлек һәм Яшьләр фестивале көне. Иртүк торып, тиз генә ашадык та, костюмнарыбызны киеп, зур дулкынлану белән бәйрәмне көтә башладык. Башта үзәк мәйданга митингка бардык. Төркиянең бөек юлбашчысы Ата төрек һәйкәленә веноклар куйганнан соң сафларга тезелеп стадионга юнәлдек. Анда иңде барысы да җыелган иде.

Каймакан бәй мәйдан буенча узып барысын да бәйрәм белән котлады. Аннары стадиондагы бөтен халык – балалар да, олылар да Ата төрекнең антын эчтеләр һәм Төркиянең гимны "Истиклал маршы"н җырладылар.

Искиткеч матур бәйрәм булды стадионда. Җыр һәм биюләр берсеннән берсе гүзәл иде. Дусларыбызның чыгышларын карап торганда, укучылар безгә миллионлаган сораулар яудырдылар. Әлбәттә. Татарстан турында, Азнакай турында сораштылар. Безнең белән истәлеккә фотоларга тештеләр. Рәхәтләнеп төрки-татар теле н д ә аңлаштык. Ниһаять, безнең чиратыбыз да җитте.

Концертыбызны башларга да өлгермәдек, безне инде тирә-яктан алкышлар күмеп алды. Бу алкышларны ишетеп, дәрәжәбез турында тагын бер кат уйлап алдык та, терек дусларыбызга ут итеп татар концертын күрсәттек. Безнең чыгыш вакытында укучылар "Төркия-Татарстан" дип дәрт биреп алкышлап тордылар. Никадәр яңа дустар таптык без бу бәйрәмдә!

Бәйрәмнән соң Тарсус шәһәренең үзәк телевидениесенә кердек. Анда безне зур бүләкләр белән көтеп алдылар. Бер сәгатьләп кунак булганнан соң Ак диңгезгә юл тоттык.

Бу тарихи урын Кыз крепосте икән. Мәһмәт бәй безгә әлеге крепость турында риваять тә сөйләде. Имеш, патша кызына фал ачканнар. Аны елан чагып үтерәчәк дигәннәр. Патша, әлбәттә, куркып калган һәм диңгез уртасына крепость салдырып кызын шунда яшергән. Әмма язмыштан узмыш юк дигәндәй, кара елан кыз ашарга тиешле виноград белән үтеп кергән. Кыз үлгән. Менә шундый моңсу тарих...

24 апрель. Иртән без иң престижлы булып саналган төрек-инглиз лицеенә бардык. Анда укытучылар белән очраштык, бездәге һәм мондагы укуны чагыштырдык. Аннары укучыларга концертыбызны күрсәттек. Бергә төрле уеннар уйнадык. Спорт мәйданчыгыңда баскетбол уенын кайтканда да сөйләдек әле.

Мәктәптән соң без "Азнакай" паркын карарга һәм агач утыртырга бардык. Зур ямь-яшел парк. Анда агачлар әле яшь. Яңа үсеп кенә киткәннәр. Килер бер көн: алар зур, көчле агачлар булып үсеп җитәрләр. Без Әнәс абый Исхаков утырткан агач янына алмагач утырттык. Аннан Адана шәһәренә компьютер уеннары галереясына киттек.

Нинди генә уеннар юк монда! Машина йөртеп карыйсыңмы, самолетта очасыңмы, мотоцикл йөртәсеңме, атаклы терминаторлар белән сугышасынмы –барысы да бар. Күңелебез булганчы уйнадык та, кайтыр юлга чыктык, чөнки Тарсуста Борһанетдин бәй кичкә безне өенә кунакка чакырган иде.

25 апрель. Иртән иртүк ерак юлга – Капподокиягә чыгып киттек. Максатыбыз "Пәри баҗалары" дигән тарихи урында булу иде. Бик кызык булды аңда. Тау куышларын өй итеп яшәгән кешеләр булып уйнап алдык. Зур-зур тау куышларына кереп фотоларга төштек. Монда без генә түгел, башка илләрдән дә туристлар, экскурсиягә килгән балалар бар иде. Алар өчен концерт күрсәттек. Алкышлар гел тыңмады. Бигрәк тә "Истиклал маршы"н җырлап күрсәткәч, араларыбыз тагында якынайды.

Кичен безне Каймакан бәй ресторанга саубуллашу киченә чакырды. Безне шулай зурлап кабул итүләренә, кунак итүләренә рәхмәт йөзеннән анда концерт куйдык.

26 апрель. Кайтыр юлга чыгу көннәре дә килеп җитте. Ә китәсе килми, күпме яңа дуслар таптык без монда.

Сәгать иртәнге 7 дә, Тарсус шәһәре белән саубуллашып, Истанбулга таба юл тоттык. Барганда Афьюн шәһәренә кереп чыктык, Конья шәһәрендә Мәүлидләр тәрбәсенә кердек, анда зур-зур Коръән китапларын, борынгы дисбеләрне, мәүлидләрнең кабер ташларын күрдек. Ак шәһәрдә Хуҗа Насретдиннең каберен карадык, дөньяның нәкъ уртасында басып тордык. Иске шәһәрдә фарфор савыт-сабага рәсем төшерү остаханәсендә булдык. Аннан бер татар гаиләсенә кунакка киттек. Алар безне иркен татар телеңдә сөйләшеп каршы алдылар. Ничә еллар буе читтә яшәп тә туган телебезнең шулай сакланып калуын сокланып тыңладык.

28 апрель. Иртән аэропортка киттек. Истанбул-Казан рейсына утырып, кайтасы килмәсә дә сагынган туган жиребезгә очтык. Ак каеннар иле патшасы Азнакай безне яратып үз кочагына алды.

“Спектр” газетасы, №64 (9342) 26 май 1998 ел

Категория: Музей | Добавил: ilbyak-school (07.09.2006) | Автор: Айгуль Закуанова
Просмотров: 3713 | Рейтинг: 5.0/1 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz