Вторник, 23.04.2024, 09:38:14   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Музей

Мәгариф системасында яңа йолдыз

Илбәк авылында укыту-тәрбия, мәдәният һәм спорт үзәге ачылды.

Укытучыларның август киңәшмәсенең пленар утырышыңда Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Ә.Г. Исхаков: "Илбәк авылында быел яңа мәктәп төзелде. Мәктәп кенә түгел – могжиза бу", – дигән иде. Фантазиямне ни кадәр генә җигәргә тырышсам да, мин мондый мәһабәт фән сарае күрермен дип исәпләмәгән идем.

Без "типовой" дигән сүзгә күнеккән. Мәктәпләр бер төрле, бакчалар бер төрле, мәдәният йортлары бер төрле. Ә биредә – индивидуаль проект буенча салынган. Укучылар һәм укытучылар өчен максимум уңайлыклар тудырылган. Уку бүлмәләре Европа стандарты буенча җиһазландырылган. Һәр кабинет янәшәсендә диярлек – лаборатория. Зур спорт залы, актлар залы, нәниләр өчен ял һәм йокы бүлмәләре, ашханә, санитар-ярдәмче бүлмәләр, медицина комплексы... Балалар бакчасы да шушы бинада булачак. Ул 45 нәнигә исәпләнгән. Ә мәктәп 140 укучылы укучылык. Бу искиткеч бинаны Әлмәтнең "Жилстрой" АҖ төзегән.

Былтыр 1 сентябрьдә "Жилстрой" җитәкчеләренең: "Киләсе уку елын яңа мәктәптә башларсыз", :– дигән сүзен укытучылар шаяртуга гына алган булсалар да, мәктәп әкияттәге кебек тиз үсте.

Ярты ел эчендә яхшы сыйфат белән эшләнеп, зәвык белән җиһазланып файдалануга тапшырылды.

– Без – "Янтарь" АҖен оештыручыларның берсе. Шуңа күрә үзебезнеке дип төзедек. Эштән соң калып та, ял белән дә исәпләшмичә эшләделәр кешеләребез, – ди "Жилстрой"ның генераль директоры Ә.Н. Шәвәлиев.

Әнәс Нәҗипович "Янтарь" АҖ директоры Р.Г. Закуановның, мәктәп директоры В. Закуанованың, бөтен мәктәп коллективының, авыл халкының тырышлыгын билгеләп үтте. "Рөстәм Газизҗановичның аппетиты зур", – дип шаяртты ул. Илбәктәге комплексның 33 объекттан торачагын, стадион, парк, буа ясарга, фермер хуҗалыгы төзергә, 40-50 коттедж салырга ниятләре булуын әйтте. Инде укытучылар өчен йортлар төзелә, мәчет төзелеше башланырга тора.

Әле кайчан гына Илбәк бетүгә бара торган, мәктәпсез, киләчәксез авыл иде. Совхоз директоры Р.Г. Закуанов аңа җан өрде, яшәтеп, яшәртеп җибәрде. 1987 елда гына кабат ачылган башлангыч мәктәп тиздән урта мәктәпкә әйләнде. Ә менә бүген инде биредә тирә-юньдә тиңдәше булмаган гаҗәеп укыту-тәрбия комплексы бар.

9 сентябрьдә Илбәктә яңа мәктәп ачылу тантанасына Татарстанның мәгариф министры Ф.Ф. Харисов, район һәм шәһәр хакимияте башлыгы Ә.Г/ Исхаков, аның урынбасарлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, Әлмәттән, Казаннан журналистлар, күп санлы кунаклар килде. Бу вакыйга бөтен авыл өчен зур бәйрәмгә әйләнде.

Бәйрәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган Илбәк, Тархан, Тырыш авыллары кешеләре хөрмәтенә төзелгән, Советлар Союзы Герое Әкрәм Вәлиевнең исемен мәңгеләштергән обелиск янында башланып китте. Хакимият башлыгы Ә.Г. Исхаков җитәкчелегендәге кунаклар обелискка чәчәкләр салдылар.

Аннан соң бар халык Әкрәм Вәлиев исемендәге асфальт юллы, төзек, матур урам буйлап "Баймөхәммәт чишмәсе"нә юнәлде. Безне гармун моңы һәм кызларның җырлары озата барды. "Җәлилнефть"нең технологик транспорт идарәсе төзекләндергән бу гүзәл чишмәнең саф суын эчеп, кызларның, егетләрнең җырлары, биюләре белән хозурланып, яңа мәктәпкә юл алдык.

Көн бозылып торса да, укыту-тәрбия, мәдәният һәм спорт үзәген ачу купшы бәйрәм төсен алды. Әдәби-музыкаль монтаж, җырлар, тәбрикләүләр, бүләкләр чәчәк бәйләмнәре белән үрелде.

Тантананы район һәм шәһәр хакимияте башлыгы Ә.Г. Исхаков ачты. Ул балаларны, укытучыларны, әти-әниләрне, бәйрәмгә килгән әби-бабайларны авыл тормышындагы истәлекле вакыйга белән кайнар котлады, төзүчеләргә тирән рәхмәтен белдерде. Мәктәп директоры Ф.В. Закуановага, бер төркем төзүчеләргә район һәм шәһәр хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды, мәктәпкә япон телевизоры бүләк итте.

– Илбәк балалары бәхетле. Зәвык белән, күңел җылысын биреп эшләнгән искиткеч яхшы мәктәптә укыячаклар алар. Мин алар өчен бик шатмын, – диде мәгариф министры Ф.Ф. Харисов үзенең котлавында.

Министрлык тарафыннан мәктәпкә компьютер классы бүләк ителүен тантанага килүчеләр алкышлап каршыладылар.

Азнакай мәгариф идарәсе җитәкчесе Д.Р. Гыйлаҗев Илбәк авылындагы бу мәктәпне мәгариф системасында яңа йолдыз дип атады, педагогик коллективның эшчәнлеген югары бәяләде һәм мәктәпкә мәгариф идарәсе, мәктәп директорлары исеменнән пианино бүләк итте.

"Татинвестжилстрой" идарәсе начальнигының беренче урынбасары Р.Р. Закиров, "Жилстрой" тресты җитәкчеләре Ә.Н. Шәвәлиев, Р.М. Гарифуллин, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Р.К. Ишкәев, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Н.Җ. Мортазин, "Мирас" фонды вәкиле, журналист И.Г. Вәлиев, "Чулпан" иминият компаниясе җитәкчесе З.З. Хәйдәров, "Хәзинә" газетасы редакторы Н.Г. Әхмәдиев, Төркиянең тугандаш Тарсус шәһәренең сәүдә-промышленность палатасы рәисе Теоман Сунгур һ.б. котлау сүзләре белән чыктылар.

Зур төркем төзүчеләргә намуслы тырыш хезмәтләре өчен Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алар хөрмәтенә җылы сүзләр, шигъри юллар яңгырады, чәчәк бәйләмнәре бирелде. Ә. Шәвәлиев Ф. Закуановага мәктәпнең символик ачкычын тапшырды. Әсгать хәзрәт изге сүзе, догасы белән мәктәпкә хәер-фатиха бирде. Тасманы хакимият башлыгы Ә.Г. Исхаков һәм мәгариф министры Ф.Ф. Харисов кисте.

Хәерле сәгатьтә, яңа мәктәп!

Кунаклар, ата-аналар, әби-бабайлар мәктәпнең бөтен бүлмәләрен сокланып, сөенеп карап чыктылар. Фәния ханым бик теләп экскурсовод ролен үтәде, сорауларга җавап бирде. Тарсус эшмәкәрләрен бездәге укыту-тәрбия системасы аеруча "кызыксындырды. "Мондый мәктәп күрү минем өчен сюрприз булды", – диде кунакларның берсе. Алар өчен генә түгел, безнең барыбыз өчен дә күңелле ачыш, сөенечле хәл булды бу көнне.

Бәхетле йолдыз астында яшә, мәктәп!

Н. Камалиева,
"Маяк" газетасы, №111 (9233) 11 сентябрь 1997 ел.

Категория: Музей | Добавил: ilbyak-school (08.09.2006) | Автор: Н. Камалиева
Просмотров: 2746 | Рейтинг: 0.0/0 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz