Д.А. Ситдыйкова, Илбәк мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.Илбәктә беренче тапкыр татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров үзенең группасы белән булып китте. 65 яшь тулган булса да, Илһам абыйның тавышы көчле, моңлы. Яшь җырчылар кебек, япон тактасына фонограммага җырлап, сәхнәдә хәрәкәтләр ясап тормады. Үзенең саф, көчле тавышы белән тамашачыларны әсир итте. Аның чын җырчы, музыкант икәне кул хәрәкәтләреннән үк күренеп тора. Үзе җырлый, үзе баянчысына юнәлеш бирергә дә өлгерә. Менә бит иҗади бергәлек – баянчысы Кирам Сатиев та аны ярты хәрәкәтеннән үк аңлап тора. Илһам абыйны якташыбыз Миргаяз Шәрәфиев алыштырды. Мин аны Илһам Шакировның алмашчысы дияр идем. Аның да тавышы моңлы, салмак, иркен чыга. Кайбер җырчылар кебек көчәнми дә. Яшь биюче Гүзәл Галиева үзенең төрле биюләре белән таң калдырды. Гүзәлнең исеме дә җисеменә туры килә. Хәрәкәтләре җиңел, киемнәре дә гәүдәсенә килешеп тора. Концерт, билгеле инде, шаян сүзсез булмый. Аларны Татарстанның атказанган артисты Рәшит Сабиров сөйләде. Үзенең акбур турындагы моңсу хикәясе белән өлкән апаларны яшь түктерсә, авырулар турыңдагы шаян хикәясе белән эчләре авыртканчы көлдерде. Сәхнәгә авылдашыбыз Рөстәм Газизҗанович Закуановны чакырдылар. Ул оста җитәкче генә түгел, бик матур җырлаучы да икән. Хөрмәтле әниләребезне күптән түгел үткән Аналар бәйрәме белән котлап 2 җыр бүләк итте. Кечкенә авылларда да хезмәт халкының кадерен белеп шундый заллар төзергә мөмкинлек тудырган Азнакай хакимияте башлыгына һәм авылыбызның элекке җитәкчесе Р.Г. Закуановка Илһам ага үзенең рәхмәтен белдерде. Концерт азагында хакимият башлыгының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Суфия ханым Илһам Шакиров һәм Рәшит Сабировка Азнакай хакимиятенең Мактау грамотасын тапшырды, иҗатларында уңышлар теләде. Соңыннан совхоз директоры Илгиз Тәлгать улы Нурмиев артистларга, ерак араларны якын итеп, Илбәк халкын үз итеп килүләре өчен рәхмәт белдерде. 11 январь 2001 ел. Мәктәпнең "Почетлы кунаклар китабы"нда артистлар үз теләкләрен язып калдырдылар. |