Пятница, 19.04.2024, 15:48:29   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Музей

Балачакның хыялы да биегрәк, хисләре дә – буйларың җитмәслек

Балачакның хыялы да биегрәк, хисләре дә – буйларың җитмәслек


Шигырьләргә күзәтү



Көннәрдән бер көнне, йомышым төшеп, "Маяк" редакциясенә кергән идем. Коридорда мине "Спектр"ның хуҗасы Нәсимә ханым Камалиева "электереп" алды.


– Фәйрүзә, – диде ул, – минем сиңа бер үтенечем бар иде. Газетабызга укучылардан бик күп шигырьләр килә. Шуларны укып, бәя бирә алмассыңмы?!


Исмагилова Файруза ВагизовнаМин уйланып калгач, "Вакыт таба алырсың бит?! – дип тә өстәде.


Бусын инде болай гына әйтә. Нәсимә ханым алдан ук тоеп тора: нәрсә-нәрсәгә, ә шигырьгә вакыт табам инде мин. Ну менә үзегез уйлап карагыз: кәҗәгә кәбестә бирсәң, ул аны ашарга вакыт тапмыймы инде?! Әлбәттә, таба!


...Һәм, хөрмәтле шигырь сөюче дусларым, менә сезнең хатларыгыз минем эш өстәлемдә... Каршыма тезеп куйдым үзләрен... Уртада, гадәттәгечә – шәм яна. Әйтерсең лә, мине сезнең кәгазьдәге шигырьләрегез генә түгел, ә сез үзегез уратып алгансыз! Әйтерсең лә, без түгәрәк өстәл артына җыелганбыз да, бергәләп аларны укыйбыз. Шигъри табышка – сөенәбез, моңында – хисләнәбез; ә әлегә барып чыкмаган "чыктым аша күпер”ләрдә, рәхәтләнеп, дусларча гына көлешәбез... Һәм дә төзәтәбез!


Кыскасы, үзебезне түгәрәк өстәл артында дип хис итик (без фантазиягә бай халык бит, әйеме?). Йә, әйдәгез, эшкә дә керешик.


Башта үзем белән таныштырып китәм. Мин сезнең кебек чакта ук шигырьләр яза идем. Казанда университет тәмамладым. Әле быел гына Татарстан китап нәшриятында "Җанымда яз рәсеме" дигән шигырьләр җыентыгым дөнья күрде. Карамалы авылында яшим, балалар бакчасында эшлим.


Ә хәзер шигырьләргә күчик, йәме. Тә-әк, Илгизәр, син кайсы мәктәптән әле?! Әһә, Актүбә татар гимназиясенең 7Б сыйныфында укыйсың. Фамилияң – Мириханов, әйеме!? Беләсеңме, мин синдә нәрсә "электереп" алдым:


Моңга илтте күңел хисе мине,
Алып ташлады моң иленә.
Яшим мин мең ел менә
Моң илендә.



Шулай шул, Илгизәр, шагыйрьләр алар моң илендә яши! Әле үзеңә 13-14 кенә яшь, ә “мең ел” дип язгансың... Һәм син болай язуың белән бик хаклы: безнең җаннарыбыз меңәр еллар яши, диләр бит. Моң безнең күңелләргә Мәңгелектән күчкәндер ул. Мин синең моңлы күңелеңне бик яраттым, Илгизәр. Әле синең моң белән сугарылган, иң биек хисләрдән туган шигырьләрең тагы, тагы туар.


Заманында "рифма-ритм аксый" дип, минем дә колак итемне күп ашадылар инде. Ләкин мин дә сиңа әйтми булдыра алмыйм: аксый бит! Минем каршыда дүрт шигырең – барысында да бу сизелә! Бусы – вак мәсьәлә, кем әйтмешли, дело техники. Иң мөһиме – хис агышын матур синең!


Менә минем сул ягымда Алсу Әсхәдуллина дигән кыз "утыра”. 7 нче урта мәктәпнең 7А сыйныфында укый икән ул. Алсу, "Әнием" дигән шигырең дә ошады, ләкин мин нәсереңә тукталыйм әле. Кышын йокыга талган наратлар турында син ничек матур әйткәнсең: “алар табигать йоласына буйсынганнар, тын гына черем итәләр”.


Ә менә бу сөйкемле кыз – Лилия Сөнәгатова. 8 нче мәктәптән ул, тугызынчыда укый, “Аврора” клубының “Алтын каләм” түгәрәге әгъзасы. Лилия, “Ак кыш килде” шигыреңне укыдым да, “чын шигъри табыш бит бу!” – дип уйлап куйдым. Йә, Лилия, безгә үзең укы әле шуның беренче строфасын:


Әкрен генә төссез көннәр үтеп бара,
Көз малае Кар Кызына хәбәр сала!
“Әти мине алып китә еракларга,
Хуҗа булып сез кайтыгыз бу якларга!”



Менә бусы, балалар, шигъри образ дип атала инде. Шигырь рәсем булып күз алдына килеп баса: әтисе Көз исемле малайны җитәкләп китеп бара... Иркә Кар Кызы аларның үкчәләренә басып кереп бара...


Шундый кызыклы факт та бар: шагыйрьләрнең күбесе рәсемгә дә оста.


Балалар, беләсезме, мин үзем – лирик. Ә юмористик һәм дә балалар өчен шигырьләр яза алучыларны бик хөрмәт итәм. Менә бу шигырь дә мине үзенә "бөтереп" кенә алып кереп китте:


Үпкәләдем һәммәсенә:
Әбисенә, бабасына
Абыйсына, апасына,
Әнисенә, әтисенә.
Апаемны үртәмәдем,
Тәрәзәдән китәлмәдем,
Китабымны күтәрмәдем,
Мәсьәләне чишәлмәдем –
Барысына үпкәләдем...



Укыйм, укыйм, чишелеш көтәм. Ләкин... Шәвәли образы кергәч, буталчыклык киткән. Автор бер утырып уйланса, бу шигырь Шәүкәт Галиевнекеннән ким булмаска тиеш. Туктале, автор, дидем дә, кем шигыре әле ул?! Әйе, әйе, менә минем каршымда гына "утыра" Лилия Әбделвәлиева. Лилия, кайсы яктан әле син? Ә-ә, Илбәктән дисеңме?! Якташлар икәнбез бит. Минем туган авылым – Чубар Абдул.


Ә хәзер бер генә мизгелгә тукталып калыгыз да, шәмгә күз салыгыз. Ул сездә нинди тойгылар уята?!


Йә, ярый, уйлый торыгыз, соңыннан җавап бирерсез. Ә хәзергә шәм җылысында кыш турында шигырьләр укыйк әле.


Әгерҗе авылыннан “Яшь каләмче” түгәрәге әгъзалары язып җибәргән аларны.


Йә әле, Гөлия сеңелем (Исламова. VII сыйныф), укы әле менә бу строфаңны:


Алмагачым чәчәк атып
Койганмы чәчәкләрен?
Әллә җирем кинәт туңып
Ябынган ак юрганын?!


Бу шигырь – ак шигырь (рифмасыз) түгел, әйеме?! Димәк, рифма – мәҗбүри. Ә бу сүзләр рифма була аламы: “чәчәкләрен – юрганын”?! Юк инде, барып чыкмаган әле бу. Йә ярый, борчылма, менә болай итеп карыйк әле:


Алмагачым чәчәкләрен
Койганмы, дип уйладым.
Әллә җирем кинәт туңып
Ябынган ак юрганын?!



8-7 ле ритм белән “уйладым – юрганын” рифмасы барамы?! Сиңа ошаса, бик әйбәт.


Шушы ук мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы Гөлнар Нургалиева һәм 7 нче сыйныф укучысы Чулпан Баһаутдинованың шигырьләрендә дә – матур теләкләр. Кызлар, сезнең дә шигырьләргә бераз каләм тидереп аласы бар. Үзегез дә бер утырып уйларсыз әле, ярыймы?!


Ә менә бу кечкенә дә – төш кенә нәни кызчык – Гөлгенә Хафизова. Өченчедә генә укый әле ул. Ай-һай, иркә дә, ялкау да икән песие! Аптырагач, Гөлгенә аңа тычканны тәбедә үзе тотып бирә! Ярый инде, ул Мырау дигәнең:


– Гөлгенә апам, шул тычканны табада кыздырып та бир әле! – димәсә... Молодец, Гөлгенә. Тагы, тагы яз, яме?!


Ярый, дәвам итәбезме?! Синең исемең ничек? Ләйсән, дисең. Гәрәева, әйеме?! Тымытык урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы. Иң беренче шуны әйтим: син шигырьнең техникасын яхшы ук беләсең. Нәсимә апагызның ризалыгы белән, "Кышкы иртә" шигырең бернинди төзәтүсез газета битенә күчәр.


Сүз уңаеннан әйтеп үтим але: "Аврора" клубының “Алтын каләм” түгәрәге кызларының шигырьләре дә йөгерек булулары белән аерылып тора. Зөлфия сеңелем Юнысова! Синең “Язгы иртә” шигырең дә шул исәпкә керә.


Балачакта шигырьләр, гадәттә, язын туа. Бу аңлашыла да – бөреләрнең уянган чагы. Ә күңелләрнең бер җилкенгән, бер моңайган чагы... Әле бөреләнеп кенә килгән тәүге мәхәббәт хисләренең ак күңелдән ак кәгазьгә күчкән чагы. Кулымда – Күктәкә урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Айгөл Мансурова шигырьләре. Айгөл! Бик яратып укыдым үзләрен. Синең хисләреңдә үземнең дә яшьлегем чагылды. Тәүге шигырьләр искә төште... Мине “кирегә” кайтарып алуың өчен рәхмәт сиңа! Ә син яз! Шигыреңдәгечә – моңайган чакта да яз, моңланган чакта да яз, елмайган чакта да яз!


Безнең түгәрәк остәл артында ике егетебез бар. Илгизәр хакында әйттек инде. Ә хәзер, кызлар-йолдызлар, тыңлагыз – икенчесе белән таныштырам. Ул – Мәлбагыш егете, 10 нчы сыйныфта укый. Исеме – Руслан, фамилиясе – Заһитов. Аның туган ягына багышланган бик җылы хисле шигырьләре бар. Ә минем "Бәхетле балачак”ка тукталасым килә. Бу шигырьдә – фәлсәфи фикер дә бар, эшләнеше дә әйбәтрәк. Ә сезнең уйлаганыгыз бармы, ни өчен балачак һәркемнең күңелендә яктыдан якты хатирә булып кала?! Ни өчен кеше олыгайгач та балачакка кайтып онытылырга ярата?! Мин сезгә шул кечкенә генә серне ачыйм әле! Чөнки бала – хис белән яши. Җиде яшькә хәтле, үзе дә аңламастан, Бөек Күкләр белән тыгыз элемтәдә тора. Димәк, безләрне Табигать үзе шулай яраткан. Сез дә тоясыздыр инде, ә хәзер кешеләрдә хис кытлыгы сизелә, шулай бит?! Сабыйны да, тизрәк табигатьтән аерабыз да, белемле итәргә тотынабыз. Әйбер тота белә башласа – хәрефләр тоттырабыз. Төсле кәгазьдән кисеп алып, түгәрәк, шакмак һ.б. фигуралар өйрәтә башлыйбыз... Ә нигә аны кәгазьдән өйрәтергә?! Табигатьтә дә бар бит ул!


Геометрик фигураны айга, йолдызларга, кояшка һәм, ниһаять, офыкка карап өйрәнсен ул! Мин аны гел әйтәм инде, тагы бер кат кабатлыйм әле: без –Табигать балалары. Әйтик, урманга барсак, “табигатькә чыктык” дип сөйләшәбез. Һәм шул болындагы һәр чәчәккә, һәр кырмыскага яисә чикерткәгә табигатьнең аерылмас кисәкчеге итеп карыйбыз. Ә без?! Без үзебез соң?! Без дә аерылмас кисәге. Тик без үзгәрәк һәм шуның белән бәхетлерәктер дә: Аллаһы Тәгалә безләргә Хис, Акыл, Аң биргән.


Менә бер шигырьнең соңгы строфасы. Аны Күктәкә урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Айгөл Солтанова язган. Тыңлап карагыз әле:


Килер бер көн, әгәр Ходай кушса,
Бөтен теләк ашар тормышка.
Рәхмәт әйтермен мин язмышыма,
Ялгышларсыз яшьлек таңыма.



Әһә, рифма аксый аксавын. Ярый, мине эчтәлек һәм хис агышы гына кызыксындыра. Искәрегез әле: "Ходай кушса" ди. Кызлар, Айгөл, син ихлас күңелеңнән Аңа ышан гына. Онытма: ышана белү – уңышның башы икән ул!


Безнең арада тагы бер егет бар икән бит! Ул – Татшуган авылыңда яши, 5 нче сыйныфта укый. Илдар Ханов. Ул кыска гына, тик бик якты хисләр белән сугарылган язмасын "Иртәнге авыл" дип атаган. Минзирә Каюмова да (Татшуган, 5 нче сыйныф) үз авылының чишмәсен бик ярата икән.


Урман чишмәсе бик матур
Суы җемелдәп тора.
Чишмәләрнең тәмле суын гел
Эчәсе килеп тора.


Айзәрә (Йосыпова), ә хәзер синең шигыреңне тыңлап карыйк Ул Минзирәнең сыйныфташы.


Тиздән чыршы бәйрәменә
Кыш бабай килеп җитәр.
Зур серләр сыйган капчыгын
Безгә калдырып китәр.



Игътибар иттегезме, "күп сыйлар" дими бит, "зур серләр" – ди. Айзәрә сеңелем, синең тормыш юлың әле яңа башлана... Син Кыш бабай капчыгының гына түгел, гомер капчыгының да бик күп серләрен ачарсың. Язарсың, безнең белән уртаклашырсың. Шулаймы?!


Түгәрәк өстәлебездә тагы бер кыз Ләйсән Хәнипова. Тымытык урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы. Ләйсән сеңелем, “Без – мөселманнар” дигән шигыреңне кат-кат укыдым. Аңлатып булмый торган бер яктылык тойдым мин анда. Мөгаен, ул синең иманлы күңелеңнән шигыреңә күчкәндер. Җомга саен мәчеткә йөрибез, дигәнсең. Ләйсән, кызыктым да әле мин сиңа! Нинди сихри көче бардыр ул мәчетләрнең – бусагасыннан атлап керүгә, фани дөнья тышта кала. Ә син үзең – Аллаһы Тәгалә хозурына күчәсең. Шундый тойгы: әйтерсең лә үз-үзең белән якынаясың! Яшәүнең мәгънәсе турында уйланасың. Шулаймы?


Мәчет булгач – яшәү рәхәт,
Чөнки без – мөселманнар!
Укысак "Коръән-Кәримне"
Ходай зурлар, туганнар! –



дип тәмамлана шигырь.


Ләйсән янында – аның авылдашы Айзирә Фәхриева “утыра”. 7 нче А сыйныфында укыйсың, шулай бит?! “Безнең әбиләр” шигыреңне бик теләп укыдым. Әгәр синең әдәбият укытучың булсам, һичшиксез, сиңа иң зур билгене куяр идем. Ләкин шагыйрь буларак, киңәшем бар: шигырь озынгарак киткән, әйе бит? Дөресрәге, сөйләп чыгуга корылган. Син шигырьнең техникасын беләсең. Айзирә сеңелем, мөгаен, бик отышлы шигырьләрең дә бардыр?!


Менә безнең “түгәрәк өстәл артында” сөйләшүебез ахырына якынлашып килә. Чалпы урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Римма Гыйлажетдинова белән таныштырганчы, алда куелган сорауны кабатлыйм әле.


Шәмдәге ут теле сезгә нинди тойгылар уятты?! Әйе, килешәм, бу сөйләшүне ул шигърирәк, илаһирак итте, шулай бит?! Тагы? Дөрес, дөрес: әйтерсең ул җанлы! Сөйләшкәндә, бер-беребезнең тыннарына җавап бирә. Әле бер якка авыша, әле икенче якка... Тукта, тукта, без аны "тел" дидек түгелме соң?! Ут теле... Димәк, ул сөйли дә белә! Ә сез, кулына каләм алган яшь дусларым, аны тыңларга өйрәнегез...


Йә, Римма, сиңа күчик. “Әйләнә-тирә мохит бик пычранды, – дип уйланасың. – Хәтта күңел әрни”! Һәм “Саклыйк без чишмәләрне” дигән шигырен тәкъдим итә. Газетада урын алгач укырбыз үзен.


Чишмә дигәннән, урам тутырып гөрләвекләр аккан чак бит. Бүген әнә, безнең очның малай-шалайлары, ду китереп, кәгазь көймә ярыштыралар. Мин дә ясап куйдым алар рәтенә. Тик, беләсезме, минем көймәм гел артта кала... Ну көлә миннән малай-шалайлар. Ә мин нәрсә?! Гарьләнеп үлдем, дисезме?! Юк, сөекле дусларым, бу җиңелү белән килештем. Мин бит беләм, мин аңлыйм: балачакның аның суы да йөгерек, көймәсе дә – ныклырак, хыялы да – биегрәк, хисләре дә – буйларың җитмәслек! Мин сезнең барыгызга да илаһи балачак, якты хисле яшьлек, бәхетле язмыш телим. Түгәрәк өстәл артында кабат очрашуларга кадәр!


Сезне яратып, шагыйрә
Фәйрүзә Исмәгыйлова.
“Спектр” газетасы, №9 (26) май 2000 ел.

Категория: Музей | Добавил: ilbyak-school (13.09.2006) | Автор: Файруза Исмагилова
Просмотров: 11368 | Рейтинг: 4.5/2 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz