Пятница, 29.03.2024, 14:15:40   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Музей

Мәктәптә очрашу

Мәктәптә очрашу


Д.М. Авзалова, татар теле укытучы.



"Яңа өйдә көн дә бәйрәм, көн дә туй" дигән кебек, безнең Илбәк мәктәбеңдә дә төрле бәйрәмнәр бик еш кына үткәрелә. Бу чараларда безнең укытучылар һәм укучылар да читтә калмыйлар.


Ә менә укытучылар һәм укучылар өчен иң кадерлесе һәм тәрбияви чаралардан берсе – чын сәнгать кешеләрен һәм хәзерге чор әдәбиятыбызда иҗат итүчеләрне үзебезнең мәктәбебездә күрү булды. Күптән түгел "Мунча ташы" артистлары, язучы Альберт Хәсәнов һәм хәзерге драматургиябездә иң актуаль темаларны яктыртучы аксакалыбыз Туфан абый Миңнуллин белән очрашу булды.


Туфан абый Миңнуллин иҗатын без мәктәп программасында да үтәбез һәм бу очрашудагы тәэсирләр безнең өчен нур өстенә нур булды. Укучылар язучыга иҗатлары турында бик күп сораулар яудырдылар.


Без язучыны үз күзләребез белән күреп, аның язучы буларак кына түгел, ә кеше буларак та кызыклы, үзенчәлекле шәхес икәнлегенә инандык. Көр тавышлы, ачык йөзле, шаян һәм тапкыр бу шәхес безнен күңелләрдә озак сакланыр.


“Спектр” газетасы, 10 январь 1998 ел

Категория: Музей | Добавил: ilbyak-school (15.09.2006) | Автор: Д.М. Авзалова
Просмотров: 3264 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1 |

Всего комментариев: 1
1 Nfnfhby  
0
http://munchatashy.okis.ru/

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz