Четверг, 25.04.2024, 03:15:40   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Музей

Музей – тарихыбызның хәтер йорты

Инде хәбәр ителгәнчә, Азнакайда 2002 елның 13-14 июнь коннәрендә Татарстан музейлары хезмәткәрләренең республика семинары булып үтте. Семинар эшендә тарих фәннәре кандидаты, ТР Мәдәният министрлыгының I урынбасары Р.М. Вәлиев, министрлыкның баш белгече О.Е. Шелковская, филология фәннәре кандидаты, ТР Милли музееның генераль директоры Г.С. Муханов, урынбасары Л.В. Милашевская, музейның баш саклаучы Г.Х. Еникеева, гыйльми сәркатибе Т.К. Десяткова, шулай ук милли музейның бүлек мөдирләре; Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы урынбасарлары С.К. Җамалиева, Р.Г. Закуанов, мәдәният идарәсе җитәкчесе А.Г. Галимов, урынбасарлары З.Г. Миннеханова, Р.М. Харисов катнаштылар. Әлеге эшлекле очрашуның төп темасы – Азнакай төбәкне өйрәнү музее мисалыңда экспонатлар туплау тәҗрибәсе. 10 еллык тарихы булган музейның республика күләмендә тәҗрибә уртаклашырлык дәрәҗәгә җитүе куанычлы хәл. Башкалабыздан һәм 20 дән артык районнан килгән 40 ка якын музей хезмәткәре үзләрендәге эш барышы белән дә уртаклаштылар, азнакайлылардан да күп нәрсәгә өйрәнергә була диделәр семинар соңында.

Нәкъ моннан 10 ел элек Азнакай төбәкне өйрәнү музеена нигез салына башлый. Ул вакытта ни бина, ни ныгытып кулга тотардай экспонатлар булмый. Әмма эш башлана. Булачак музейның инде билгеләнгән директоры Гөлсем Хисамиева җиң сызганып эшкә тотына, әкренләп экспонатлар җыя башлый. 1994 елда музейга бина бирелә (Ямашев ур. 6 нчы йорт) һәм анда капиталь ремонт эшләре җирле хакимият һәм нефтьчеләр ярдәмендә башкарылып чыгыла. 1999 елда иңде 18 май – нәкъ Халыкара музейлар көнендә Азнакай тарихына һәм аның нефть-газ төбәге булуына багышланган экспозицияләр белән музей азнакайлыларга ишекләрен ачты. Бүгенге көндә биредә 3800 дән артык экспонат тупланган. Юбилей көненә музей хезмәткәрләре "Синең кешеләрең, Азнакай" экспозициясен тәкъдим иттеләр.

– 10 еллык тарих ул алга ныгытып атлар өчен менә дигән нигез. Татарстан һәм Россия мәдәниятен үстерүдә кыенлыкларны җиңеп киләсез. Киләчәктә дә ватаныбыз гражданнарын мәдәниятле, тарихлы итүдә көчегезне кызганмассыз дип уйлыйм һәм музейның озын гомерле булуын телим, – дип семинарны башлап җибәрде ТР Мадәният министры урынбасары Рафаэль Вәлиев һәм музейга компьютер бүләк итүләрен әйтте. Ә Гөлсем ханым Хисамиевага Министрлыкның һәм милли музейның Мактау грамоталары тапшырылды.

– Җирле хакимияттән ксерокс бүләк итәбез, сезгә эшкә бик кирәк ул, – дип үз теләкләрен җиткерде җирле хакимият башлыгы урынбасары Рөстәм Закуанов.

***

Татарстанның мәдәни сәясәте белән танышканнан соң музей тормышы яңалыклары белән ТР Мәдәният министрлыгы баш белгече Ольга Евгеньевна Шелковская, милли музейның генераль директоры Геннадий Степанович Муханов, урынбасары Лариса Валентиновна Милашевская; музейга нигез салу тәҗрибәсе белән Азнакай төбәкне өйрәнү музее директоры Гөлсем Карамовна Хисамиева, музейның беренче адымнары хакында өлкән фәнни хезмәткәр Светлана Измайловна Хәлиуллина, бүлек мөдире Марина Куртовна Лоренц һәм Санкт-Петербург шәһәрендә үткән музейларның "Интермузей – 2002" Бөтенроссия фестивале турында Кайбыч районы музее директоры Мәрьям Сәгьдиевна Шәфигуллина чыгышлары тыңланды. Җирле хакимият башлыгы урынбасары Суфия ханым Җамалиева Азнакай районында музейлар хәрәкәте белән таныштырды. Чыгышларның барысында да музейларның регион тормышындагы әһәмияте, аларның яшь буынны тәрбияләүдәге роле һәм әлеге өлкәдә эшләүчеләрнең проблемалары яңгырады, музейлар эшчәнлегенә бәя бирелде.

***

Музей хезмәткәрләре бик зыялы, үтә кызыксынучан һәм бик аралашучан булып чыкты. Әлеге ике көндә мәдәни программада шәһәр белән танышу һәм, билгеле инде, район горурлыгы булган Чатыр тауга менү дә бар иде. Кунаклар соклану кичерделәр.

– Тарихтан укып-ишетеп кенә белгән Чатыр тауда булу, аннан рухи энергия алу коллегалар белән аралашуда өстәмә дәрт, эшкә, тормыш-яшәешкә ямь өстәде. Шушы Чатыр тау өстенә мин кулымнан килсә Салават Юлаев белән Емельян Пугачевка һәйкәл куяр идем. Бу яклар бик ошады, юллары бик әйбәт, шәһәр төзек, чиста, яшеллек күп. Ә музейга килгәндә, ул экспонатларга бик бай. Мин үзем кайда барсам да чүпләмле кызыл башлы сөлгеләргә игътибар итәм. Татарстанда ул иң зур коллекцияләрдән санала. 186 сөлге җыелган. Шунысы игътибарга лаек, кайда барсан – шунда яңа орнамент. Менә сездәгеләрдә дә минем өчен яңа бизәкләр, димәк һәр төбәкнең үз осталары үз йөзен калдырган сурәттә, – ди Яңа Чишмә районының Зирекле авылы (кайчандыр волость үзәге булган) музее директоры Мидхәт Газыймов.

Аңа Балтач районы Карадуган авылының Себер тракты тарихы музее директоры Бакый ага Зыятдинов та үз фикерләре белән кушылды:

– Үзебезнең дә музей бай. Безнең авыл аркылы Радищев Себергә уткән һәм безнең станциядә 1790 елның 12-13 ноябрь көннәрендә кунып чыккан. Ул үзенең Себергә сәяхәт язмаларында шул хакта тәфсилләп язып калдырган. Хәзер без шушы тарих аркылы үзебезнең төбәкне дә өйрәнәбез. Ә алданрак Муса Җәлил музеен ачкан идек, хәзер икесе бер бинада, элеккеге бай йортында урнашкан. Мәктәп директоры булып эшләгәндә үк мәгълүматлар туплана башлаган иде. Музеебыз 1976 елдан бирле эшләп килә. Азнакайлылар эшенә дә бик сокландык. Аралашып, тәҗрибә ураклашып яшәү бик кирәк.

Семинар соңында ТР Милли музей бүлеге мөдире Марина Куртовна Лоренц белән дә сөйләштек:

– Республикабыздагы 100 музейның 82 се безнең милли музей канаты астында дисәк тә дөрес, калганнары мәктәпләргә карый. Алар төрлесе төрле профильдә. Музейлар эше күп төрле – биредә фәнни эш тә алып барыла, экспонатлар туплана, фонд эше бар, реставрация белән шөгыльләнергә кирәк. Һәм халыкка иң якыны – мәдәни эш. Азнакай төбәкне өйрәнү музее безнең әйбәт эшләүче музейлар рәтендә. Киләчәктә дә без аларга уңышлар теләп калабыз.

***

Илбәк авылында булган очрашу да семинарда катнашучылар күңелендә озак сакланыр әле. Биредә аларны мәктәп укучылары чәк-чәк, күпереп пешкән ипиләр белән каршы алдылар. Әлеге авыл бай тарихлы булуы белән кунакларны аеруча кызыксындырды. Советлар Союзы Герое Әкрәм Вәлиев һәйкәленә чәчәкләр куйганнан сон, күптән түгел мәктәп комплексында ачылган музейга юл алдылар. Биредә мәгърифәтче Риза Фәхретдингә, герой авылдашлары Әкрәм Вәлиевкә һәм авыл халкының элеккеге көнкүреш әйберләренә багышланган почмакларын кызыксынып карадылар. "Янтарь" ҖЧҖ җитәкчесе Илгиз Нурмиев, Илбәк җирле үзидарә рәисе Фәнис Газизуллин, мәктәп директоры Зилә ханым Гарифуллина авылның үткәне, бүгенгесе белән таныштырып үттеләр һәм әлеге инде бетеп барган авылга яңадан сулыш өреп сафка бастырган элекке хуҗалар Фәния һәм Рөстәм Закуановларның хезмәтенә аеруча басым ясадылар. Сүзләр бар да гамәлдә – кунаклар үз күзләре белән күрделәр һәм авыл җирендә кызыклы комплекс булуга соклануларын белдерделәр.

***

Семинар эшлекле шартларда үтте. Азнакай җире үзенә аяк баскан рухи хәзинәләребезне саклаучы һөнәр ияләренең мәхәббәтен яулап калды. Семинарда катнашучылар җирле хакимият башлыгы Ә.Г. Исхаковка, "Мөхәммәдъяров һәм компания" ЫШ, "Янтарь" ҖЧҖ җитәкчеләренә һәм мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр. Ә без, үз чиратыбызда, тарихыбызның хәтер йорты хуҗаларына киләчәктә дә уңышлар теләп калыйк.

Н. Шәйхетдинова.
"Маяк” газетасы, №73 (9977) 18 июнь 2002 ел

Категория: Музей | Добавил: ilbyak-school (07.05.2010) | Автор: Маяк газетасы
Просмотров: 3651 | Рейтинг: 0.0/0 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz