Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
В категории материалов: 15 Показано материалов: 11-15 |
Страницы: « 1 2 |
Сортировать по:
Дате ·
Названию ·
Рейтингу ·
Комментариям ·
Загрузкам ·
Просмотрам
Халык авыз иҗатын җыю, аны төзү, тәртипкә салуда Нәкый ага Исәнбәт гаять зур хезмәт куйды. Бу өлкәдә ул балаларны да онытмады. Аның халык авыз иҗатының иң гүзәл энҗеләреннән төзелгән ике китабын («Нәниләр шатлана», «Балалар дөньясы») балалар бик сөенеп кабул итте. «Бу җыентыкта, — ди Нәкый ага Исәнбәт, — укучы балалар арасыннан җыеп алынган һәм темасы белән дә балалар тормышыннан алынып, сурәтлекләре белән дә алар яраткан мәкаль һәм табышмаклар сайланды». Өлкән әдибебезнең бу хезмәтләре мәктәпләрдә халык авыз иҗатын өйрәнүдә ярдәмлек буларак та зур әһәмияткә ия. Татарстан китап нәшрияты, 1973.
|
Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. "Отканга — мәкаль, тапкырга — табышмак" дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Табышмаклар җыентыгын төзегәндә без халкыбызның бай мирасына таяндык. Бу өлкәдә зур хезмәт куйган галим Нәкый Исәнбәтнең китаплары аеруча игътибарга лаек. Аның "Татар халык табышмаклары" (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1970) энциклопедик хезмәте эле дә галимнәр, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар өчен өстәл китабы булып тора. Шулай ук "Татар халык иҗаты" сериясендә чыккан "Табышмаклар" китабы (Казан, 1977) бу җыентыкны басмага әзерләгәндә нигез итеп алынды. Халкыбызның бай иҗатын үзендә туплаган табышмаклар югары уку йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында халык авыз иҗатын өйрәнүдә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.
|
«Һәр халыкның мәкале үзенчә. Менә шулардан мәкальнең иң зур күпчелеге һәр халыкның үз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, аның үз теленең иҗат һәм сурәтләмә мөмкинлекләренә таянып барлыкка килгәнлеге аңлашыла. Аның кайчан туа башлаганы билгесез, авторлары исемсез, шулай ук аның әле дә туудан туктаганы юк. Тормыш һәм халык яшәгән җирдә аның тумавы мөмкин дә түгел: чөнки кеше үз табигате буенча шагыйрь, үзе тәҗрибә һәм иҗат иясе. Шунлыктан мәкаль башлап ялгыз кеше авызыннан әйтелсә дә, һәр уңышлы иҗатны эләктереп алучы халык аны телендә саклый, тагын да шомарта, чөнки аны гомуми мәгънәгә күтәрүче халык үзе бөек шагыйрь, үзе тормышны иҗат итүче бөек даһи ул» (Нәкый Исәнбәт). Өлкән әдибебез Нәкый Исәнбәтнең бу хезмәте югары уку йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында халык авыз иҗатын өйрәнүдә, ата-аналарга бала тәрбияләүдә ярдәмлек буларак зур әһәмияткә ия.
|
Книга А.М. Низовой "Острые углы в воспитании" на татарском языке. Перевод М.И. Ахматгалиевой. Формат файла *.doc. Русчадан М.И. Әхмәтгалиева тәрҗемәсе. Таткитнәшр. 1977.
|
В данном архивном файле - педагогический дайджест "Единство семьи и школы в условиях Азнакаевского муниципального района РТ". В сборнике представлены доклады, обмен опытом воспитательной работы, внеклассные мероприятия, классные часы лучших педагогов Азнакаевского муниципального района. Отпечатано в ООО «Азнакаевская типография», г.Азнакаево, ул. М.Хасанова, 12. Заказ №583. Тираж 150 шт. 2006г., рецензент: Гилязов Д.Р., начальник отдела образования Азнакаевского муниципального района и г.Азнакаево.
Материал на татарском языке.
|
|
|
|