Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Авыл тирәли тотылган читән һәм иген кыры
1959. — Кыек-мыек, ни эшлисең? — Яшел әфәнде, сине саклыйм.
Читән
1960. Кәкере дә бөкере, Койрыкларын бетерде.
|
Кеше үзе
1929. Үзе минем әтинең улы, Үзе миңа туган түгел.
Ата
1930. Әй, углан, углан, Без икебез бертуган, Бар кер дә әйт анаңа: Анаңның ире килгән.
1931. Әниеңнең сеңлесенең җизнәсе кем була?
|
Ана һәм карындагы бала
1604. Кырык бармак, кырык тырнак, Ике җанга бер сулыш.
Бәби
1605. Асты диңгез, өсте нур.
1606. Кунак килде, чыгып алыгыз: Аягы бар — йөрми, Күтәрмичә өйгә керми.
|
Аю
1410. Җәен урманга патша, Кышын кардан да аста.
1411. Әнә килә Алып, Ике колагын салып; Тимер аның көрәге, Диңгез аның йөрәге.
1412. Барадыр аугалап, Колакларын салгалап; Талмас беләге, Армас йөрәге.
|
Кош
1234. Әрәмәгә шөшле аттым.
1235. Югары менә чылбырсыз, Түбән төшә баскычсыз, Өйләр сала балтасыз.
1236. Ике кеше балтасыз-кулсыз ясаган йортта торалар.
|
Балык
1168. Канаты бар — очмый, Аягы юк — йөри.
1169. Канаты бар — очмыйладыр Күккә карамыйдыр, Аяклары юк — йөридер, Җирдә тормыйдыр, Кешеләрне белмидер.
1170. Канаты бар, очалмый, Күккә таба карамый, Йолдызларны да санамый, Коры җирдә торалмый.
|
Бал корты
1020. Фи-фи-фияләк, Алтын аяк күбәләк, Йомыркасы түгәрәк.
1021. Килә ди бер кунак, Сыйлануын уйлап,— Әбәби җонлы, Алтын канатлы.
1022. Биш күзе бар, Алты аягы, Ике канаты,— Ул ни баягы?
|
Шыткан бәрәңге
897. И төчегән, өшегән, Базда сакал үстергән. Түтәлдәге бәрәңге
898. Җир астында җиз бүкән,— Ул ни икән?
899. Чикмәнле бавырсак, Аны белә һәр корсак.
|
Басу-ызан
752. Озак, озак, Юлга тозак.
Ызан
753. Дикий кырда озын агай. Тирес-ашлама
754. Кыш көне өелә, Җәй көне җәелә.
|
Гөлләр
661. Яшел-яшел пәриләр Тәрәзәдән карыйлар.
Фикус гөле
662. Бер таякта — кырык чыпта.
Чәчкә
663. Үзе кулын күтәргән, Кулы борынын күтәргән.
664. Патша түгелмен — таҗым бар, Кешеләргә бирер назым бар.
|
Урман
479. Атайдан калган иске тун, Ябын да җылысында кун.
480. Мең санат1, мең солдат, Һәр солдатта мең канат.
Агач
481. Зур сандыгым эчөндә Юынмаган угым ята.
482. Җаны булмаса да гомер итә.
483. Төбе бер, башы мең.
484. Сөяге бар, ите юк, Тиресе бар, йоны юк.
|
Һава
253. Ипи түгел, су түгел, Авыр түгел, аз түгел, Ансыз яшәү мөмкин түгел.
254. Үзе шушында, Үзе беленми, Тынга беленә, Күзгә күренми.
|
Вакыт
215. Тыны да юк, җаны да юк, Тынып торган чагы да юк; Җырлый бара, йөгерә бара,— Уңга-сулга борылышы юк.
Елның дүрт фасылы
216. Ел да килә дүрт батыр, Дүртесе дә ят төсле, Дүртесе дә бик матур.
|
Җир
154. Ята торган ястыгым, Шунда тарым, ясмыгым.
155. Симездән симез — ни симез?
156. Кыш буе йоклый, Җәй буе эчә.
|
Күк йөзе
1. Ал тегермән ташы, Гөл тегермән ташы, — Аны белгән йөз егерме яшьле.
2. Тимгел, тимгел, тимгел таш, Тимгел ала таш, Күрмәгәнгә күркәм таш, Күтәрмәгә авыр таш.
3. Терәмәгән, нитмәгән, Басып тора — китмәгән.
|
* * * 2030 год. Отмечается двадцатилетие реформы образования. С докладом выступает Фурсенко. - Такого, как у нас, образования нет нигде! Я облетел весь земной шар и знаю!!! Из зала возмущенные возгласы: - Не может быть! Земля плоская, предметы тяжелее воздуха летать не могут, а если что и взлетит божией милостью, то разобьется о небесную твердь!
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Моннан берничә йөз ел элек Асхабад шәһәрендә Алтай патша яшәгән. Алтайның Кылаф исемле улы булган. Яшь шаһзадәгә унҗиде яшь тулганда, ул инде шул заманда иң күп таралган алты телдә сөйләшкән. Шуның өстенә ул бик акыллы һәм искиткеч көчле икән. Кылаф шул заманның бөтен фәннәрен дә белгән.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Касим шәһәрендә Ибрай исемле яшь фабрикант булган. Аның бик матур сеңелесе бар икән. Ул аптекарьны яраткан. Әмма абыйсы, аптекарьның малы юк дип, аны аптекарьга бирмәгән, бер байга бирергә булган.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Борын заманда Ык суы буенда бер авыл булган. Анда бик матур һәм акыллы Наҗар исемле кыз яшәгән. Бу кызга авылның бөтен халкы сөеп караган, ул яшьләргә үрнәк булып торган. Наҗар үз авылларындагы бер җырчы егетне яраткан.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Бикә җыенының килеп чыгуы шулай.
Борын-борын заманда бу тирәдә бер карт белән карчык яшәгән.
|
|
|
Календарь |
« Апрель 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
|