Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Соңгы 10-15 ел эчендә Русиядә патриот сүзе сирәк кулланыла. Әйтик, безнең мәктәпнең югары сыйныфларында үткәрелгән анкета нәтиҗәләре буенча 42 баланың бары тик 5 се генә бу төшенчәгә аңлатма бирә алды: “...ул үз иле өчен янып-көеп торучы кеше, үзенең илен яратучы”. Сораштырылганнар арасыннан 18 малайның 6 сы гына армиядә хезмәт итү мәсьәләсенә уңай җавап бирде, калганнарының бер дә хезмәт итәсе килми. РФ Конституциясендә “Ватанны саклау һәр гражданинның изге бурычы” диелгән. Аны тормышка ашыру гына елдан-ел авырая бара. Бу юнәлештә мәктәпләрдә һәм уку йортларында башлангыч хәрби әзерлек фәнен яңадан кертү кирәк. 50 нче еллар уртасында җидееллык мәктәпләрдә дә хәрби җитәкчеләр – “военруклар” бар иде. Мәктәбебезнең военругы Габдрахман абый хәзер дә күз алдыннан китми. Ул һәрвакыт, иске булса да, хәрби формадан йөрде, аның пөхтәлегенә, күн итекләренең чисталыгына карап соклана идек. Акыллы һәм юаш кеше булса да, аның күз карашыннан курка идек. Аның сүзе безгә закон иде, боерыгын-сүзен үтәмәгән укучыны хәтерләмим. Хәтерлим, бервакыт Зөфәр исемле җиденче сыйныф укучысы кече калибрлы мылтык патронын яшереп калдыра.
|
Атасыз бала да ятим, әмма анасыз бала өч мәртәбә ятим. Моннан бик күп еллар элек каты авырудан әниебез үлеп китте. Без ятим калдык: миңа 12 яшь, икенче сеңлемә җиде тулар-тулмас, ә кечкенәсенә бер яшь иде.
Еллар үтеп, үзем гаилә коргач, әти мәрхүмнең еш әйтә торган сүзе һаман да искә төшә, ул: “Улым, дөньяда иң зур бәхетсезлек ир-атның балалары белән тол калуы, башыңа килмәсен”, – дия иде. Әйе, бу, чыннан да, шулай икәнен без яшьләй аңлап-күреп үстек.
|
Акылы камил һәр кеше үз парын табу, гаилә кору, балалар үстерү турында хыяллана. Үзләренең “яртыларын” тапкан парлар гөрләтеп туй үткәргәндә дөньяда алардан да бәхетле затлар булмый. Ләкин туй үтә, тәэсирләр сүрелә, борчулы-шатлыклы, тавышлы-гаугалы, йокылы-уяулы көннәр башлана. Гаилә тормышының беренче сынаулары, беренче сынатулар, тәүге күз яшьләре...
|
Сәхифәбезнең бүгенге чыгарылышы килен һәм каенаналарга багышлана. Малай белән ана, ир белән хатын, килен белән каенана... Алар әвәрә килеп яши торган дөнья маҗаралары турында күпме генә язылса да, язылып бетәсе түгел...
Каенана белән ботка пешмәде
Моны миңа бер дустымның кызы сөйләде. Ул ничек сөйләгән – чәчми-түкми шулай җиткерәм.
|
Элек берәр фаҗига булса, кешеләр бәет чыгарганнар. Бәетләр башта аны иҗат итүченең якыннары арасында, аннары киңрәк даирәгә таралып, күпмедер вакыт үткәч халык бәетенә әверелгән. Аның кем тарафыннан, кайчан иҗат ителгәне дә онытылган.
Бүгенге фаҗигаләргә бәетләр чыгарып бетерә торган түгел: көн тудымы – кайгылы хәбәрләр килеп ирешә. Кемдер асылынган, кемдер шартлаган, кемнедер атып үтергәннәр һ.б. Олы юл читләрендә кечкенә чардуганнар тезелеп киткән. Әйтерсең лә, зиратлар юл читләренә күчкән. Әлбәттә, монда кешеләрнең үзләре күмелмәгән. Ә аларның каны тамган, җаны чыккан урын кабергә әверелгән.
|
Ребенку задают известную загадку: "То толстеет, то худеет, на всю хату голосит" (ответ - гармошка). Ребенок 5 лет на эту загадку, не задумываясь, отвечает: "Мама!".
|
Магнит
3815. Җаны юк, каны юк, Үзе тимерне тарта.
Электр агымы, ток
3816. Абыйсы булмаса — апасы да юк, Апасы булмаса — абыйсы да юк, Икесе бергә — була яшен, ут.
3817. Нечкә-нечкә баулардан Бик күп атлар чабыша.
|
Алла
3770. Артта да юк, алда да юк, Җирдә дә юк, күктә дә юк, Унда да юк, сулда да юк — Бер җирдә дә юк.
3771. Кем үзенә тиң тапмый?
Адәм пәйгамбәр
3772. Тумады, үлде.
|
Җая, ук
3707. Киереп торган нисе икән? Очып киткән нисе икән? Барып тигән нисе икән? Кан чыгарган нисе икән?
Ук
3708. Ул нәдеркем: башы аеры, төге бар, Башы үзрә ак тимердән бүрке бар, Әгәр алладан фәрман булса, Җан алырга ирке бар.
3709. Аеры бүрке, күрке бар, Башында җиздән бүрке бар; Үзе җансыз, Җанлы кошны уза.
|
Курай
3667. Авызы бар — теле юк, Тавышы бар — сүзе юк.
3668. Аягын-башын кистем, Корсагын тиштем, Эченә өрдем, Моңайганын күрдем.
Өрәңге курай
3669. Урманда кистем, Эчен-бавырын уйдым, Кабыргасын ике тиштем, Әби көен ишеттем.
|
Сүз
3564. Әйтермен — миннән китәр, Тыңламасаң — синнән китәр.
3565. Бер чыгарып җибәрсәң, нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.
Ялган сүз
3566. Сөрмәгән җирдә тумаган куян баласы.
Мәкаль
3567. Утыз тештән чыккан — утыз адәмгә җәелә.
|
Юл
3410. Арка җиргә аркалык тактым.
3411. Каенлык аша каеш аркалык.
3412. Җирдә киң тасма ята.
|
Денья
3352. Чытыр-чытыр, чытырман, Чытырманнан кем үтми!
3353. Алдаштыра чытырман, Адаштыра чытырман, Юл таптыра чытырман.
3354. Һәркем кичкән бер күпер: Берәүләргә киң күпер, Берәүләргә тар күпер.
|
Кием
3203. Һичкайчан да ул кешедән калмыйдыр, Һәм кеше дә аннан үзе калмыйдыр.
3204. Үңәче бар, муены юк, Гәүдәсе бар, буе юк, Җиңнәре бар, кулы юк.
Кием, гәүдә
3205. Бурасы туза, Баганасы кала.
|
Талкы
3049. Бер этем бар өч аяклы, Үзе ач, үзе корсаксыз, Койрыгын тартсаң, нак-нак өрә.
Киндер, җитен талку
3050. Ак көчегем нак-нак итә, Колаклары шак-шак итә.
3051. Чүк-чүк чүкедем, Так-так талкыдым.
|
Яргычта ярма ярдыру
2867. Дөбер-дөбер, дөбермән, Дүрт акчага бирмәм; Үзем алдым алтмышка, Ник бирием җитмешкә.
2868. Дыр-дыринки, дыршагенки, Караченки, печтенки.
2869. Өйдә бүре улый.
|
Чиләк
2618. Үзе йомры, үзендә су тора.
Чиләк тоткасы
2619. Су аркылы тимер күпер.
Көянтә
2620. Киермә кашлы, Киртек башлы.
2621. Баш-башында киртек, Уртасында биртек1.
|
Кием элгеч, чөй-кадак
2422. Бабай бармагы тун күтәрә, Күтәреп төн үткәрә.
2423. Гәүдәсе эчтә, башы тышта.
Шкаф
2424. Аркылы да торкылы Безнең бабай болдыры.
|
Мич
2171. Ак кием кигән, Башы түшәмгә тигән.
2172. Ак киндер күлмәк кигән, Түбәсе түшәмгә тигән.
2173. Бүз күлмәк кигән, Башы тактага тигән.
2174. Үзе ак күлмәк кигән, Башы түшәмгә тигән, Аягы җиргә тигән.
|
Киез өй, тирмә
2042. Тәрәзәсе юк, түбәсе тишек, Яңгыр үтми, җил өрми.
Тирмәнең кирәгәләре
2043. Аркычак, торкычак, Җыеп алсаң, бер кочак.
2044. Утыз ике умыртка, кырык кабырга.
2045. Җитмеш елан җир тешли.
|
|
|
Календарь |
« Апрель 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
|