Пятница, 26.04.2024, 10:55:54   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2012 » Январь » 4 » Кием-салым, бизәнү-төзәнү әйберләре
Кием-салым, бизәнү-төзәнү әйберләре
11:06:04

Кием

3203. Һичкайчан да ул кешедән калмыйдыр,
Һәм кеше дә аннан үзе калмыйдыр.

3204. Үңәче бар, муены юк,
Гәүдәсе бар, буе юк,
Җиңнәре бар, кулы юк.

Кием, гәүдә

3205. Бурасы туза,
Баганасы кала.

Тун

3206. Бер ягы кыр, бер ягы урман.

3207. Эче урман, тышы ялан.

3208. Тәкә тунын салдырдым,
Шуны үзем ябындым.

Күн кием

3209. Кара кайры кабык,
Шуңардан җылына халык.

Камзул

3210. Биле бормалы, үзенең кулы юк.

3211. Биле бормалы,
Чите укалы,
Үзе бәһале.

Әдрәс1 камзул

3212. Би-би баласы,
Бикә солтан анасы;
Аның да бар чамасы,
Йөз мең алтың бәһасе.

Халат

3213. Җиңе бар — күлмәк түгел,
Бавы бар — алъяпкыч түгел.

Күлмәк

3214. Баш-аяксыз — буе бар,
Гәүдәсе юк — кулы бар.

Күлмәк кию

3215. Бер ишектән керәсең,
Өч ишектән чыгасың.

Чалбар

3216. Аеры ике, төбе бер.

3217. Ике тавык бер төптә,
Аерылмыйлар бөртек тә.

3218. Ике аеры, төбе бер,
Нәрсә икәнен әйтеп бир!

Чалбар кию

3219. Иртән тордым,
Ике аеры юлга төштем.

3220. Бер кеше ике юлдан бара.

3221. Юлга чыктым,
Ике юл чатына җиттем,
Берьюлы икесе буйлап киттем.

Төймә

3222. Бер түгәрәктә дүрт тишек.

3223. Түгәрәк күлдә дүрт бәке.

Төймә, элгеч ерыгы

3224. Ертыгына йомалак.

3225. Түгәрәк чөйгә бау элдем.

Каптырма

3226. Эләктерде, каптырды,
Чабуымны тарттырды.

Булавка

3227. Башында мие булмаса да, кешегә кирәк.

Шарф

3228. Алды да койрык,
Арты да койрык.

Билбау

3229. Ул ни булыр, адәмнең дәстендәдер2
Койрыгы аның кулы астындадыр.

Кушъяулык

3230. Ике очы җирдә,
Ике очы иңдә.

Калфак

3231. Өй түбәсендә — бозлы киле,
Аны белмәгән тиле.

Колакчын бүрек

3232. Бер тубалның ике тоткасы,
Икесе дә аңа буйсына.

3233. Колаклы ябалак кыштан саклый.

3234. Төнлә әлүле,
Көндез киюле.

3235. Ишектән керде,
Чөйгә менде.

Бүрек кигән кеше

3236. Кечкенә генә лапас астында ике аяклы багана.

Чалма

3237. И һөнди кош, һөнди кош,
Һөнди өстенә менде кош.

3238. Ул нидер, әйт: актан ак,
Казык башындагы кап.

Зонтик

3239. Җәеп тотсаң — табактай,
Җыеп тотсаң — таяктай.

3240. Өстән су ага,
Астан кеше бара.

3241. Таяк,
Таяк очында түбә,
Түбә астында баш.

Чабата

3242. Бер тычканга ике койрык.

3243. Ике койрыклы комак3

3244. Ике койрыклы күсе чөйдә эленеп тора.

3245. Ике түмгәк, ике койрык, бер кендек.

3246. Авызы бар — теле юк,
Койрыгы бар — йоны юк.

3247. Авызы бар — теше юк,
Кабыргасы бар — ите юк,
Табаны бар — боты юк,
Үзенен ике койрыгы бар.

3248. Башы бар — мие юк.
Кабыргасы бар — ите юк.

3249. Башы бар — мие юк,
Авызы бар — теше юк,
Колагы бар — ишетми,
Койрыгы бар — теге юк.

3250. Башы бар — мие юк,
Аркасы бар — карыны юк,
Ике койрыгы бар — күзе юк,
Көн дә бер мәртәбә мичкә кермәсә, күңеле юк.

3251. Башы бар — мие юк,
Биле бар — корсагы юк,
Арты бар — тишеге юк,
Койрыгы бар — йоны юк.

3252. Башы бар — акылы юк,
Биле бар — карыны юк,
Койрыгы бар — йоны юк,
Үзе бара — җаны юк.

3253. Башы бар — сөяксез,
Аркасы бар — бүксәсез,
Колагы бар — тишек.
Койрыгы бар — йонсыз.

3254. Маңгае бар — башы юк,
Аркасы бар — эче юк,
Аягы бар — кулы юк.

3255. Корсагы юк, аркасы бар,
Энәсе юк, җебе бар.

3256. Аркасы бар, корсагы юк,
Башы бар, мие юк,
Колаклары бар, ишетми.

3257. Ите дә юк, мае да юк,
Үзе кабыргалы.

3258. Яңагы бар — күшәми,
Койрыгы бар — сыйпамый.

3259. Җиз мыеклы җизнәм килгән,
Шакмаклы күлмәк кигән,
Үзе түргә узмый.

Чабата эзе

3260. Юл буенда чуар ястык.

3261. Ишек артында чуар тавык утыра.

3262. Шакмаклы мендәрем юлда калды.

3263. Әбиләргә барган чакта
Шакмак шәлем төшеп калды.

3264. Тыкрыктан барганда шакмаклы яулыгым төшеп калды.

3265. Юлдан бабаем барды,
Шатрач4 тактасы төшеп калды.

3266. Юлдан барган апасы,
Тезеп шахмат тактасы.

Киез ката, башмак, кәвеш

3267. Мич астында пар көчек.

3268. Кара сарык,
Карыны ярык.

3269. Башы бар, эче юк,
Корсагы бар, сырты юк.

3270. Йөрми түзәлми,
Түргә табан узалмый.

Борынгы кәвеш

3271. Авызы борыны бөрешкән,
Ирәнләр5 белән иөрешкән.

Резин кәвеш

3272. Эче кызыл йон, тышы кара ит,
Үзенең җаны юк, үзе йөри.

3273. Эче кызыл, тышы кара,
Ул ни булыр, атлап кара,
Табалмасаң, таптап кара.

Киез итек

3274. Кара тавык кар ера.

3275. Карангы өем эчендә
Карыны ярык куй ята.

3276. Җәй көне чоланда ята,
Кыш көне бездән калмый.

Итек

3277. Башы бар — мие юк,
Биле бар — бавы юк,
Гәүдәсе бар — эче юк.

3278. Башы бар, авызы юк,
Җылысы бар, миче юк.

Пар итек

3279. Ике агай тездән,
Калышмыйлар бездән.

3280. Ике агай бер-берсеннән калышмыйлар.

3281. Бертуган ике гарәп,—
Буйлары тездән,
Бер дә бездән калмыйлар,
Безне саклыйлар.

Итек һәм аяк

3282. Базы туза, баганасы кала.

Үкчә кадагы

3283. Үзе аякта,
Башы белән йөри.

3284. Башы белән җир таптый,
Аны итекче мактый.

3285. Йөрим мин яланаяк,
Йөрсәм дә итек белән,
Йөрим мин баш белән,
Йөрсәм дә аяк белән.

Чигүле читек

3286. Чытыр-мытыр,
Чип-чи кутыр.

Читек кию

3287. Ыгырдама, чытырдама,
Киясемне киярмен.

Итек яки оек кию

3288. Як-ягыннан тарттым,
Уртасына баттым.

3289. Берсе ашаганчы икенчесе көтеп тора.

Йон оек өстеннән күн итек кию

3290. Сыер сарыкны йоткан.

Итек салу

3291. Баганасын ала,
Базы кала.

Аяк киенү һәм чишенү

3292. Иртә миши, кич чиши.

3293. Иртән дә мыштыр,
Кич тә мыштыр,
Син дә мыштыр,
Мин дә мыштыр.

3294. Ары да мыштыр,
Бире дә мыштыр,
Мимәлә мөмеш
Мимештер.

Тире бияләй

3295. Эче мамык, тышы кабык.

Йон бияләй

3296. Авызы — йон,
Борыны — бармакча.

3297. Борны-борны борналган,
Борны нигә борналган?
Эче нигә күгәргән?
Тышы нигә йонланган?

3298. Биш егеткә бер колакчын,
Аны белмәгән читкә олаксын.

3299. Биш агайга бер күлмәк.

Бияләй кию

3300. Дүртәү өйгә уза,
Берәү чоланга керә.

Пирчәткә

3301. Биш ызбага бер ишек.

3302. Бер агачта биш тармак,
Тармагы саен бармак.

3303. Бер атым бар мәңге-мәңге,
Колаклары шәңге-шәңге;
Базарга чыгарып саттым, бабай,
Кырык копейканны давай.

Кер чайкау

3304. Дәрьялый, күлли, бахалый,
Чихи дә михи, юхмак.

Бәләк

3305. Чәп-чәп чәпим,
Тук-тук тукыйм,
Бер сүз әйтмим,
Син әйт, кем мин?

3306. Шап-шап шапылдык,
Басма өстендә тапылдык.

3307. Сәке башында симез песи.

Сабын, аның күбеге

3308. Ак ташым күбек коса.

3309. Суда изсәң — агара,
Эченә өрсәң — кабара,
Аллы-гөлле туп була,
Җиргә төшсә, юк була.

Сабын, балык

3310. Аттым таш,
Тоттым кош;
Атканым таш түгел,
Тотканым кош түгел:
Таш дигәнем күбек булды,
Кош дигәнем үлек булды.

Сабын, балык, көймә

3311. Аттым таш,
Тоттым кош;
Атканым таш түгел,
Тотканым кош түгел,
Торган иле ил түгел,
Утырган җире җир түгел.

Үтүк

3312. Бәләкәй генә бер әби
Койма буйлап йөгерә.

3313. Кораб йөзә килә,
Күлне көйдерә килә.

3314. Кораб килә, бозны этә.

3315. Кызу табанлы чана,—
Ат җигелмәгән аңа,—
Бер чигенә, бер бара,
Юлы шомарып кала.

3316. Тимер тәкә боз шуа.

Чулпы, чәчтакма, сапма тәңкәләр

3317. Сили-сили, силиса,
Силиса да филиса,
Күтәрисә, күмисә,
Нитуди, нитуди,
Низнайский куфтури.

3318. Чук-чукладым, тезгә җитми,
Тамчы тама, җиргә җитми.

Чулпы, чәч толымы

3319. Күгәрчен кайда гөрлидер? —
Тау башында гөрлидер.
Очлап ишкән кыл аркан,
Очы анда борныйдыр.

Чәчүргеч тасма

3320. Ике солдат бер билбау бәйләгән.

3321. Ярга елан ябышкан.

3322. Кара урманның очларын
Ефәк белән чукладым.

Алка

3323. Тамчылары ялтырый,
Тамалмыйча калтырый.

Алка һәм беләзек

3324. Тамчы тама, җиргә җитми,
Хан билбавы билгә җитми.

Беләзек

3325. Хан кызының билбавы
Бил буарга җитмидер.

3326. Бохардан алган билбавым
Билемә килеп җитми.

3327. Ит бүкәндә җиз кыршавым,
Ул да булса өзелгән.

Беләзек һәм чулпы

3328. Билбавы биленә җитми,
Койрыгы тезенә җитми.

Балдак-йөзек һәм бармак.

3329. Төпсез кисмәк ит тулы.

3330. Төпсез тәпәнгә ит тозладым.

3331. Тимер кыршау, ит чиләк.

3332. Мәскәүдән килгән бүләк,
Ун өйгә кунак.

3333. Үзе түгәрәк, эче куыш,
Эчендә кеше тора.

Йөзек кию

3334. Кеше кесәсенә кулым тыктым.

3335. Кунагымның тишегенә бармагымны тыктым.

Тарак

3336. Кечкенә генә тулпар,
Тауга менәр, таудан төшәр,
Урман эчләп юртар.

3337. Кечкенә әтәч тау шуа.

3338. Дугасы бар — аты юк.

3339. Өй түбәсендә күк тургай,
Сөяккә теше үтми.

3340. Бәләкәй генә бака
Сазда камыш аралый.

3341. Күзсез кыргаяк урман аралый.

3342. Бәләкәй генә бер малай
Көтүләрне куалай.

3343. Тырнагы мең, үзе бер,
Һәр көн иртән тырмалый.

3344. Дөньяда бар бер малай,
Тырнагы мең — ергалай;
Тау башына менә дә,
Сөрмәгән җир тырмалай.

3345. Авызы юк, теше күп,
Урман ера — эше күп.

3346. Теше кырык — тешләми.

3347. Бездә бер кеше бар,—
Җитмеш ике теше бар,
Минем белән эше бар.

3348. Тешләре бар без кебек,
Шоп-шомадыр боз кебек;
Ямьсезне матур итәр,
Унбиш яшәр кыз кебек.

Агач тарак

3349. Эреле-ваклы,
Дүрт яңаклы.

Иннек-кершән ягыну

3350. Акка кызыл тама.

3351. Багана башына кар яуган
Кар өстенә кан тамган.


1. Әдрәс — ефәк катыштырылып тукылган бизәкле бохар тукымасы.

2. Дәстә — тотым, бәйләм. Биредә: «адәмне (биленнән) бәйләгән» мәгънәсендә.

3. Комак — күсе.

4. Шатрач — шахмат уенына охшаган бер уен исеме.

5. Ирән — ир кеше (монда «дәрәҗә иясе» дигән мәгънә төсмере дә бар).

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 6233 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz