Четверг, 28.03.2024, 12:33:31   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2012 » Январь » 4 » Юл-сәфәр, транспорт чаралары
Юл-сәфәр, транспорт чаралары
23:17:36

Юл

3410. Арка җиргә аркалык тактым.

3411. Каенлык аша каеш аркалык.

3412. Җирдә киң тасма ята.

3413. Бер аргамчым1 бар,
Җыям-җыям, җыеп бетералмыйм.

3414. Юзи абый дилбегәсен
Йөз кеше дә җыялмый.

3415. Алда да бар, артта да бар,
Борылган да сырылган,
Озын булып сузылган.

3416. Озын-озын, озын җеп,—
Очы кайдан табылыр?

3417. Озын-озын йомгакның
Очына чыккан кеше юк.

3418. Барам-барам — очы юк.

3419. Барасың, барасың,
Башына чыгалмыйсың.

3420. Абзардан чыккан,
Бөтен дөньяны ураткан.

3421. Бөтен дөньяга сузылган ул,
Уйнама, торса — күккә җитәр ул.

3422. Әгәр дә мин торсам, күккә җитәр идем,
Әгәр дә булса иде ике аягым белән кулым,— каракны тотар идем;
Әгәр дә булса иде авызым белән күзем,— мин барсын да сөйләр идем.

3423. Үзе аранда,
Койрыгы яланда.

3424. Бардым-бардым, сөйи алмадым.

3425. Имәннән озын, үләннән кыска.

3426. Үләннән кыска, манарадан озын.

Юл, күбәләк

3427. Озын-озын очкалак,
Очына-башына кем чыгар?
Чуар-ала кигәннең
Йомыркасын кем табар?

Юл, тояк эзе

3428. И уламы, уламы,
Очына җитеп буламы;
Юлда яткан табакны
Алып китеп буламы?

Юл, чокыр

3429. Озын арканны җыялмадым,
Зур казанны аударалмадым.

Чакрым баганасы

3430. Үзе күрмәсә дә, бүтәннәргә күрсәтә,
Телсез, колаксыз булса да, санарга өйрәтә.

Компас

3431. Үзе сукыр, кешегә юл күрсәтергә оста.

Таяк

3432. Үзе бара, уймак-уймак эзе кала.

3434. Үзе бара дөядәй,
Эзе кала төймәдәй.

3435. Үзе бара,
Тотмасаң ава.

3436. Атласам — атлый,
Туктасам — туктый,
Барып керсәм, өйгә сөялә дә тик тора.

3437. Күзе дә юк, колагы да юк,
Үзе сукырны җитәкли.

Чаңгы

3438. Самарга барды атым,
Самардан кайтты атым.
Солы бирдем — ашамады,
Су бирдем — эчмәде.

3439. Ике тәкә тек итәр,
Этәреп җибәрсәң, китәр.

3440. Тек-тек итәр, текәдән китәр,
Китә белмәгән тәкмәчләп китәр.

3441. Чаба килдем, чаба килдем,
Аягыма чана кидем.

3442. Бар бер чана,
Утырасы юк, бассаң — үзе чаба.

3443. Җәй буе ял итәрләр,
Кыш тәпиләп китәрләр.

Тимераяк

3444. Иң килә, зиң килә,
Ике тәкә тиң килә;
Берсен-берсе куа килә,
Тояклары шуа килә.

Авызлык

3445. Ит казанда тимер кайный.

3446. Ике якка аерган,
Ат авызын аерган.

Ияр

3447. Аттан биек,
Эттән тәбәнәк.

Ияр сырмасы

3448. Кылдан чигелгән турман2
Хакы ту бийя3 торган.

Ияр сырмасы

3449. Утырган җирем — уй чокыр,
Бacкaн җирем — бай чокыр,
Бер кулымда — кыптырым,
Бер кулымда — сыптырым.

Өзәңге, ияр

3450. Типтем — тимер,
Утырдым — уек.

Камчы

3451. Гәүдәсеннән койрыгы озын.

3452. Беләгемә елан ябышкан,
Койрыгы белән атымны чага.

3453. Җил-җил җилә килә,
Камка тунын печә килә,
Каннан суын эчә килә.

Атка һәм тәвәгә атлану

3454. Типтем — тирәккә мендем,
Очтым — оҗмахка мендем.

Атка атланган кеше

3455. Ике баш, ике кул, алты аяк — бу ни бу?

3456. Ике башлы, алты аяклы,
Егерме тырнаклы, дүрт тояклы.

3457. Алты аяклы, ике куллы,
Ике башлы, бер койрыклы.

3458. Дүрт колак,
Алты аяк,
Ике башка бер койрык.

3459. Берәү килә — алты аяклы.
Йөрмеше — дүрт аяклы.

3460. Алты аяклы, ике җанлы,
Икесе дә аңлы,
Икесе бергә юл алды.

3461. Утырдым — киттем,
Типкәм белән типтем,
Кирәк җиргә җиттем.

Ат өстендә чабып бару, атлатып
бару, аттан төшеп җәяү бару

3462. Ул чапканда — мин басып торам,
Ул атлаганда — мин утырып торам,
Ул туктаганда — мин йөреп торам.

Ыңгырчак

3463. Аттан югары, көчектән алаша.

3464. Ыңгырлы да шыңгырлы,
Атка менсә, шылдырлы.

Камыт

3465. Чөй-чөй, чөйдем кош,
Чөй башына кундым кош.

3466. Ишектән сөйрәлеп керә,
Озын чөйгә менә.

3467. Киерге кашлы, киртек башлы,
Кил, китерик кара-каршы.

Дуга

3468. Ат башында кара көянтә.

3469. Атка атланыр,
Үзе утырмас.
Арбага менмәс,
Җәяү йөрмәс.

Дуга кулчасы

3470. Тырыс-тырыс, тырыстан,
Тырыс килә урыстан.

Кыңгырау

3471. Җиз сарайның эчендә
Җизнәм аты кешнидер.

3472. Алтын алачык эчендә
Ала колыным кешни.

3473. Җиз самавыр кайныйдыр,
Җизнәм аты кешнидер.

3474. Тиллим-тиллим көйлимен,
Җиз сарайда биимен.

3475. Гүрнәчәдә кыз җылый.

3476. Минем җаным булмаса да,
Кыйнасаң — кычкырырмын.

3477. Атым аранда,
Тавышы яланда.

3478. Сөйләшәм телсез,
Кычкырам тамаксыз,
Йөрәгем юк, борным бар.

3479. Җыен-сабан туенда
Көйли киртә буенда.

3480. Саранланма, тырыш сатып алырга,
Күңелле булыр юлда барырга.

3481. Алтын аяк күбәләк,
Йомыркасы түгәрәк.

Арба

3482. Ерактан — теңгер-теңгер,
Якыннан — табаны тимер.

3483. Дөбердеге дүртәү,
Утыргычы берәү,
Йөртүчесе икәү.

3484. Ике күчәр —
Дөнья кичәр.

3485. Армый, талмый,
Ат артыннан калмый.

Арба, чана, ат

3486. Берсе: «Җәйне яратам»,— ди,
Икенчесе: «Кышны яратам»,— ди,
Өченчесенә икесе дә бер.

3487. Берсе әйтә: «Җәй яхшы»,
Берсе әйтә: «Кыш яхшы»,
Берсе әйтә: «Бар да бер».

3488. Очырмада өч кошым бар,
Берсе: «Җәйне яратам»,— ди,
Берсе: «Кышны яратам»,— ди,
Берсенә җәй дә бер, кыш та бер.

3489. Берсе җәйгә елый,
Берсе кышка елый.
Берсе гомергә елый.

Арба һәм аның өстендәге мичкә

3490. Ишек,
Ишек өстендә бишек,
Урамда йөри —
Кабыргасы тишек.

3491. Ишек,
Ишек башында бишек,
Бии торган үгеземнең
Кабырга арасы тишек.

Арба күчәре

3492. Җәен май эчәр,
Җирне-суны кичәр,
Кышын ял итәр.

Арба тәгәрмәчләре

3493. Дүрт агай юлга чыкканнар: икесе алда, икесе артта баралар; арттагылары алдагыларыннан бер дә калмыйлар.

3494. Дүрт туган ике юлда,
Берсен-берсе куып җиталмыйлар.

3495. Дүрт татар куыша,
Берсе артыннан берсе җиталмый.

3496. Дүрт кодагый,
Берсен-берсе куалый.

3497. Дүрт малай,
Дүртесе дә юргалай.

3498. Игез улы алдан бара,
Ата-анасы арттан бара,
Малайлары җиткезми.

Арба тәгәрмәчләре, тәртәләр, ат

3499. Дөбер-дөбер дүртәү,
Дөберчеге бишәү,
Иван агай икәү,
Шабан агай шып ялгыз.

3500. Дөбер-дөбер дөбертәү,
Дөбермәндә дүртәү,
Илаһи дә икәү,
Шобагада шыр ялгыз.

3501. Дөбер-дөбер дүртәү,
Агай-эне икәү,
Иван агай яп-ялгыз.

3502. Имән агай — алтау,
Шабан агай — шып ялгыз.

3503. Дүрт турина,
Бер урина,
Ике мишәр хатыны.

Арба тәгәрмәчләре, тәртәләр, дилбегә, ат

3504. Тубыр-тубыр дүртәү,
Имән агач икәү,
Мыймылдыгы берәү,
Шыбагасы шып ялгыз.

Чана

3505. «На!» — дисәң, бармый,
«Тпру!» — дисәң, туктамый,
Печән салсаң, ашамый.

3506. Әнә килә берәү,—
Кәкре имәнгә терәү,
Йомычкадан кыз ясап,
Кияүгә биргән берәү.

Утын чанасы

3507. Бер төпсез кимәм бар: кыш йөзә дә, җәй түнә4.

3508. Ау этем чабып бара,
Янтыгыннан кояш бага.

Чана, арба, ат

3509. Берсе: «Акны яратам»,— ди,
Берсе: «Караны яратам»,— ди,
Өченчесе: «Миңа икесе дә бер»,— ди.

3510. Очкан, ди, өч карга,
Берсе әйтә: «Кыш яхшы»,
Икенчесе: «Җәй яхшы»,
Өченчесе: «Икесе дә бер»,— ди.

Автомобиль

3511. «На!» —дисәң, йөрми,
«Трр!» — дисәң, туктамый,
Печән салсаң, ашамый,
Койрыгын борсаң, кычкыра-кычкыра чаба.

3512. Арбасы бар, аты юк,
Тәртә-мазар заты юк;
Тоткасына кулың тисә,
Атны да узып китә.

3513. Дүрт аяклы,
Кара тояклы,
Өч күзле,
Өчесе дә яраклы,
Утырсаң алып китә,
Көче ун атка җитә.

3514. Дүрт дөбердек,
Ике елтырык,
Бер ыжгырык.

Велосипед

3515. Ике аяклы үгез,
Маңгаенда куш мөгез.

3516. Ике тәгәрмәчле арба,—
Атсыз да алга чаба.

Велосипедта бару

3517. Үзе атта бара,
Үзе атлап бара.

Паровоз, поезд

3518. Ат дисәң — ат түгел,
Кырык аяк үрмәли,
Армый да, абынмый да,
«Пух-пух» итә,
Сәгатенә ярты йөзне китә.

3519. Уф итәр, пуф итәр,
Төкренер дә пошкырыр,
Төкренсә дә алып китәр,
Акча түләсәң, илтәр.

3520. Дөмбер-дөмбер, дөмбердән,
Дөмбер килә Сембердән.

3521. Хәйран аның йөрүе,
Бик ерактан килүе,
Ай-һай, аның кешнәве,
Аягында тимере,
Тамагында күмере,
Җирне ярып килүе.

3522. Айгыр җиктем камытсыз,
Дилбегәсез, каешсыз;
Шәмәрдәннән киләбез,
Мәскәүгә дә керәбез.

3523. Ике пар ат җиктеләр,
Утырдылар, киттеләр.

3524. Олы күзле кара айгыр
Кырык арба тартадыр.

Паровоз, рельслар

3525. Кара казанны күтәралмадым,
Тимер дилбегәне җыялмадым.

Трамвай

3526. Кылга асылына,
Тимергә таяна,
Утыртып чаба
Теләсәң кая.

Көймә

3527. Сукыр дөя суда йөзә.

3528. Әнә бара — эзе юк.

3529. Үзе бара, эзе югала.

3530. Үзе бара, эзе юк,
Маңгаенда күзе юк.

3531. Әнә бара үзе,
Күренмидер эзе,
Ходайның кодрәте,
Адәмнең дәүләте.

3532. Әллидер дә бәллидер,
Бәллүдәге бәллүрдер;
Тирбәлә дә тирбәлә,
Күләгәсе тирәндә.

Көймә, диңгез

3533. Җанлы мөнә җансызга,
Җансыз китә юлсызга.

3534. Агачтыр ачкычы,
Судыр йозагы;
Ау корылды,
Аучы тотылды.

Көймә, ишкәк ишү

3535. Бара-бара, эзе юк,
Кисә-кисә, каны юк.

3536. Юлласаң — юлы юк,
Бугазласаң — каны юк.

3537. Ары бара — юлы юк,
Бире килә — юлы юк,
Пычак белән суйсаң — каны юк.

3538. Китсә — эзе юк,
Киссә — каны юк.

3539. Чабам-чабам, йомычкасы юк.

3540. Тегәм-тегәм, җөе юк.

Җилкәнле көймә

3541. Җил өрә — үзе бара.

Пароход

3542. Агачтан аты,
Таштан каты,
Адәмнең миннәте5
Ходайның кодрәте.

3543. Агачтыр аты,
Тимердер арты,
Ходайның кодрәте,
Су өстендә миннәте.

3544. Агачтан аты,
Тимердән заты,
Судыр зәрбәте6,
Адәмнең кодрәте.

3545. Йорты агачтыр, аты тимердер,
Су өстендә хезмәте.

3546. Адәм шулкадәрлегә җитә,—
Самавырны да суда йөртә.

3547. Корыч борын, боз койрык,
Үзенә-үзе бойрык.

3548. Үзе төтенле һәм парлы,
Яратмый кышны һәм карны;
Йә, әйтегез —
Шуны белүчеләр бармы?

3549. Балык түгел — суда йөзә,
Туктаусыз төтен бөркә,
Эченә кереп утырсаң,
Су буйлап алып китә.

Кораб

3550. Үзен сорасаң, ил түгел,
Утырган җире җир түгел

3551. Әнә бара арып,
Күкрәгенә җил кагып,
Тимер аның йөрәге,
Диңгез аның көрәге.

Якорь

3552. Кирәк чакта ташлыйлар,
Кирәкмәгәндә алалар.

Самолет

3553. Зыр-зырылдый,
Пыр-пырылдый,
Күккә менә, җиргә төшә,
Нәрсә кушсаң, шуны эшли.

3554. Канаты бар, җаны юк,
Очу өчен тиңе юк.

3555. Канаты бар, йоны юк,
Үзе бара, юлы юк.

3556. Үзе жансыз булса да,
Сәмер кошны7 җиткерми.

3557. Кош та түгел, ат та түгел,
Үзе оча, йөк ташый.

3558. Чикерткә түгел — пытырдый,
Кош түгел — оча.
Ат түгел — йөк ташый.

3559. И чикерткә, чикерткә,
Болытларга сикертә.

3560. Тавышлана — җил түгел,
Канаты бар — кош түгел;
Һавада оча,
Болытлар коча.

3561. Аккош оча,
Эзе кала,
Үзе китеп югала.

Парашют

3562. Кешеләрне очырта,
Үзе кошка охшамый;
Зонтик кебек җәелсә дә,
Җил-яңгырдан сакламый.

3563. Баш очымда чатырым,
Очтым алты чакырым,
Очып төшкәч кайтырым.


1. Аргамчы — аркан.

2. Турман — дирбия, сбруй.

3. Ту бийя — ту бәясе (?) Ту (туг) – байрак. Элекке заманда кылдан эшләнгән байраклар булган. Борынгы төрки телдә "ту” сүзе " ябу” дигән мәгънәне дә аңлаткан. Монда "ат (бия) өстенә яба торган әйбер” мәгънәсе дә булырга мөмкин.

4. Түнү — аударып каплап куелу.

5. Миннәт — рәхмәт. (Монда «рәхәт», «файда» мәгънәсендә.)

6. Судыр зәрбәте — «су нәселе», «суда яшәүче токым» мәгънәсендә.

7. Сәмер кош — сәмруг кош; бәлагә төшкән кешеләргә ярдам итүче бик тиз оча торган мифик кош.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 4974 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz