Четверг, 18.04.2024, 21:14:55   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2012 » Январь » 12 » Дин, миф, руханилар
Дин, миф, руханилар
22:05:58

Алла

3770. Артта да юк, алда да юк,
Җирдә дә юк, күктә дә юк,
Унда да юк, сулда да юк —
Бер җирдә дә юк.

3771. Кем үзенә тиң тапмый?

Адәм пәйгамбәр

3772. Тумады, үлде.

Мөхәммәт пәйгамбәр, аның дүрт юлдашы

3773. Бар икән, ди, дөньяда бер байтирәк,
Гәүһәрдән дүрт ботагы аңа терәк;
Табышмагым уйла да тап, уйна да тап,
Моны тапкан кешенең акылы зирәк.

Коръән

3774. Алтын белән уралган,
Көмеш белән чорналган,
Күп илләрдә йөрегән,
Күп кешегә тимәгән.

Кәүсәр сүрәсе1 һәм инҗир җимеше

3775. Сүрәдә — «мим»сез,
Мивәдә — гөлсез.

Ураза

3776. Әләләй, зиләләй,
Елына утыз киләләй.

3777. Безнең артта тирәки бар,
Ул тирәкнең утыз ботагы бар;
Утыз ботагын тота калсаң,
Әхирәттә оҗмахи бар.

3778. Рамазан аенда бер җанвар киләчәк,
Озынлыгы утыз аршин,
Киңлеге дүрт аршин булачак:
Көндез рус ашаячак,—
Кич татар ашаячак,—
Ул җанварның исеме ничек?

3779. Урманнан чыгар,
Үзе җанвар,
Киңлеге дүрт аршин,
Озынлыгы утыз аршин,
Рус көндез пешерер,
Татар төнлә пешерер.

Ураза ае, ураза һәм корбан бәйрәмнәре

3780. Һуалла һи, һуалла һи,
Елына утыз күкәй сала,
Бары ике балалый.

Биш вакыт намаз

3781. Бар, имеш, ди, биш җимеш,
Икесе — төн йөзе күрмеш,
Өчесе — көн йөзе күрмеш.

Сүз уйнату

3782. Җомга көне көн дәгел,
Мулла мөселман дәгел,
Һәркем мулланы мөселман дисә,
Ул да мөселман дәгел.

Мәчет

3783. Биби-биби, би балык,
Биби ашар чи балык;
Биби матур булмаса,
Нишләр иде бу халык.

3784. Биек-биек диерләр,
Габделваһап диерләр;
Моны белгән кешеләргә
Бик күп савап диерләр.

3785. Биек-биек, диерләр,
Биек сарай, диерләр,
Биек сарай эчләрендә
Гөлзәгъфран, диерләр,
Аны белгән кешеләр
Ил дәвасы, диерләр.

3786. Алтын ияр — башы,
Көмеш йөзек — кашы;
Аны белгән кеше —
Йөз илледә яше.

3787. Миченә ягалар, җылынучы юк,
Каравыл кычкыралар, җыелучы юк;
Иске бура, яңа бура,
Үрмәкүчләр ау коpa.

Мәчет, мулла

3788. Бура-бура диерләр,
Бура эчендә Габдрахман диерләр,
Габдрахманны белгән кеше —
Нәселе яхшы диерләр.

Мәчет манарасы

3789. Биек-биек кыялар,
Анда кошлар оялар.

3790. Себи-себи, себи таш,
Сөбханалла, ике таш;
Эче куыш, тышы таш,
Табышмагым — орчыкбаш.

Манара, мәзин

3791. Корган агач башында
Котырган аю кычкыра.

3792. Озын колга башында
Аңгыра сарык кычкыра.

Чиркәү, чаң кагу

3793. Утыра зоба2 кебек,
Башы яшел суган кебек,
Кычкыра шайтан кебек.

3794. Аю бабай акыра,
Балаларын чакыра.

3795. Акыра да бакыра,
Тирә-юньне чакыра.

Чаң кагу

3796. Берсе сөннәт3, берсе фарыз3,—
Бисмилласыз башлана,
Бисмилласы ташлана.

3797. Килдем-киттем, килдем-киттем,
Бер тиен акча бирми киттем,
Чәһәннәм!

Әүлия

3798. Кайда сөйләшсәң дә ишетә.

Шайтан

3799. Исеме бар, үзе юк.

Аждаһа

3800. Авызын ачар,
Утлар чәчәр,
Күргән һәркем аннан качар.

Мифтагы балык

3801. Туфанда Нух кимәсендә бар җан иясе дә булган, берсе булмыйча калган.
Үзе әле дә яши.
Нәрсә?

Ишан

3802. Йөзләп адәм котырта,
Арт ягына утырта,
Һәрбереннән тутырта.

3803. Бугазлыгы гөбедәй,
Эче тәмуг төбедәй,
Ашыйдыр да ташыйдыр,
Рәхәт сөреп яшидер.

Ишан корсагы

3804. Чыкырдый да быкырдый,
Шытырдый да бытырдый,
Йөз мең казны бетерде.

Мулла

3805. Башы чалмалы,
Белеме чамалы.

3806. Башы ак — хайван түгел,
Койрыгы бар — шайтан түгел;
Теле белән икмәк суга,
Башкаларга зыян, аңа файда.

3807. Көн дә биш башын ия,
Сарык тиресе кия.

3808. Ишектән керә,
Мендәргә менеп утыра.

Мулланың салым түләве

3809. Анда йөгерә, монда йөгерә,
Налог җиле нык өрә.

Остабикә

3810. Буе бер аршин, Иңе өч аршин,
Үрдәк дисәң, суда йөзалмый,
Кеше дисәң, аягын сузалмый.

Мәзин

3811. Бер аягы җирдә,
Бер аягы гүрдә,
Кайсы өйгә керсә дә,
Урыны түрдә.

Поп

3812. Алдан — чүмәлә,
Арттан — пумала.

3813. Арттан — ат койрыгы,
Алдан — кәҗә сакалы.

3814. Мине укы уңнан сулга, сулдан уңга,
Барыбер мин үзгәрмәмен һаман шунда;
Йә әйт инде, сөекле дус, мин кем булам? —
Әрәмтамак кем соң, йә, әйт? —
Мин шул булам.


1. Сүрә — коръәннең бүлеге.

2. Зоба — зобани, явыз, рәхимсез (?).

3. Сөннәт, фарыз — мөселманлык бурычларын белдерүче сүзләр. Сөннәткә кергән нәрсәләрне үтәү — чагыштырмача ирекле дип, фарызга кергәннәрне үтәү — мәҗбүри дип саналган.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 4480 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz