Четверг, 09.05.2024, 04:29:00   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2023 » Ноябрь » 11 » КАЕННАР ШАУЛЫЙ... ФАҖИГАЛЕ БИШ ЯЗМЫШ
КАЕННАР ШАУЛЫЙ... ФАҖИГАЛЕ БИШ ЯЗМЫШ
14:35:28
Элек берәр фаҗига булса, кешеләр бәет чыгарганнар. Бәетләр башта аны иҗат итүченең якыннары арасында, аннары киңрәк даирәгә таралып, күпмедер вакыт үткәч халык бәетенә әверелгән. Аның кем тарафыннан, кайчан иҗат ителгәне дә онытылган.
Бүгенге фаҗигаләргә бәетләр чыгарып бетерә торган түгел: көн тудымы – кайгылы хәбәрләр килеп ирешә. Кемдер асылынган, кемдер шартлаган, кемнедер атып үтергәннәр һ.б. Олы юл читләрендә кечкенә чардуганнар тезелеп киткән. Әйтерсең лә, зиратлар юл читләренә күчкән. Әлбәттә, монда кешеләрнең үзләре күмелмәгән. Ә аларның каны тамган, җаны чыккан урын кабергә әверелгән.

Татар авылларында мондый чардуганнардан тыш зират кырыйларында, басу капкалары тирәсендә борынгы, ялгыз каберләр очраштыргалый. Күңелдә сорау туа: ни өчен бу мәрхүм яисә мәрхүмә авыл читенә күмелгән?

Авыллар тарихын өйрәнгәндә байтак кына серләр ачылды. Шуларның берничәсен укучыларга тәкъдим итәм. Мин тикшергән-өйрәнгән вакыйгалар чәчәктәй гомерләре өзелгән 20 яшьлек 5 кыз язмышына кагыла. Иң гаҗәбе шунда, бу кызлар бер төбәктә яшәгән.

Исәпләп чыгаргач, исем китте: фаҗигаләр 15 ел саен кабатланган, кызларның да исеме “З” хәрефенә башланган: Зөбәйдә, Зөлхиҗә, Зөләйха, Зөлфия, Зөлхәбирә. Шуларның өчесенекенең бәете бар.

ЗӨБӘЙДӘ


Мин кечкенә чакта туган авылымда бик еш кына “Зөбәйдә кабере”н телгә алалар, ә ул авыл читендә җәяүлеләр сукмагы янында иде. Кайчандыр кабер өстендә зифа каен шаулап утырган. Еллар үткәч ул авып төшкән, черек кәүсәсе генә калган. Без, бала-чага, төннәрен бу тирәдән узарга курка идек, чөнки авыл картлары: “Анда кяфер күмелгән”, – дип сөйлиләр иде.

Халык арасында заманында “Зөбәйдә бәете” йөргән. Кабер белән бу бәет арасында берәр бәйләнеш юкмы? Эзләнүләр, сораштырулар нәтиҗәсен бирде. 92 яшьлек Камәрия әбинең хәтерендә бәетнең аерым юллары сакланып калган икән. 96 юллык бәетнең берничә юлы белән танышып китик әле.

Зөбәйдәне, бичараны, укытучы булганга

Яланаяк, шәрә тәннән камчылыйлар урамда.

Мөгаллимә Зөбәйдәне бар шәкертләр ярата.

Зөбәйдәкәй, кызганыч кыз, салкын чанада ята.

Акыллы иде, зирәк иде, кыйгач иде кашкае.

Вакыт җитми гүргә керде Зөбәйдәнең башкае.

Сәнәк белән кададылар уң як колак ягына.

Ап-ак карлар кызардылар Зөбәйдәнең канына.

Мәктәпләрдә күңелле иде Зөбәйдә матур барында,

Китап, дәфтәр, каләм иде Зөбәйдәнең кулында.

Зөбәйдәнең ничек үтерелүе бәетнең эчтәлегеннән күренеп тора. Димәк, аның гомере сәнәкчеләр тарафыннан өзелгән.

Камәрия әбинең сөйләвенә караганда, Зөбәйдәнең үле гәүдәсен, чыбылдыкка төреп, Юныс байның таш амбарына кертеп куялар. Вулыс үзәгеннән килгән вәкил монда авыл кешеләреннән сак куйдырта һәм мәрхүмәне кызыллар килгәнче күммәскә боера.

Ике атна үткәч, авылга Бөгелмәдән кызыллар килә, фетнәчеләр кулга алына һәм җавапка тартылалар, Зөбәйдәне җирләргә рөхсәт итәләр.

Барлык йолаларына туры китереп күмәр алдыннан, Зөбәйдә бичараны юалар һәм аннан-моннан җыйнаштырып кәфенгә төрәләр. Зөбәйдәне фатир керткән Хәерлебанат карчык җеназасы алдыннан: “Зөбәйдәнең хәергә таратырга сакланып калган акчасы юк микән?” – дип, берничә кеше күз алдында сандыгын ача. Анда әз-мәз акча, чүпрәк-чапрак һәм ниндидер китаплар була. Бер китап эченнән урыс тәресе килеп чыга. Хәерлебанат карчык куркуыннан “тавык тәпиен” кулыннан төшереп җибәрә. Әсмабикә абыстай (Камәриянең әбисе), белгәннәрен укып, сандыктагы әйберләрне һәм тәрене кире салып бикләп куя. Авыл Советы рәисе Зөбәйдәнең сандыгын мәктәпкә илтеп бикли. Ул арада мулла килеп җитә һәм Зөбәйдәгә казылган каберне кире күмәргә куша. Озак киңәшкәннән соң, “кяфер” кызны төнлә авыл читенә күмәләр. Буранлы төннән соң аның каберен кар көрте басып китә. Мулла исә: “Мөгаллимә кызның гәүдәсен туганнары алып киткән”, – дигән хәбәр тараттыра.

Дистәләрчә ел үткәч, Зөбәйдәнең мәктәп базындагы сандыгын табып алалар. Андагы тәре һәм башка кәгазьләрнең кызның әтисенеке булуы ачыклана. Бөтендөнья сугышында батырлык өчен бирелгән Георгий тәресен Зөбәйдә әтисенең якты истәлеге итеп саклаган, күрәсең.

Явызлар тарафыннан үтерелү үзе бер фаҗига булса, надан муллалар җәрәхәтне тагын да тирәнәйткәннәр. Әгәр Зөбәйдә сандыгыннан табылган тәренең һәм кәгазьләрнең кемнеке икәнлеге үз вакытында ачылса, бичара мөгаллимә авыл читендә “кяфер” булып ятмас иде.

ЗӨЛХИҖӘ


Зөлхиҗә әти-әнисенең бердәнбер кызлары булып үсә. Яратышып йөргән егете – гармунчы Хәсәне белән көзгә никах укытырга һәм гомерлеккә бергә булырга вәгъдәләшеп тә куялар.

Кызганычка каршы, аларга кавышып яши башларга насыйп булмый.

Язгы ташу чорында аръяктагы болыннан, Ык елгасы аркылы боз өстеннән ат белән утын һәм печән төяп чыкканда егет су төбенә китә. Язгы ташу узгач Хәсәннең үзен дә, атын да таба алмыйлар.

Шул чор эчендә Зөлхиҗә балага уза, көмәне үсә башлый. Авыл халкы аңа төртеп күрсәтә, янәсе кыз килеш балага узган. Бу хурлыкка түзә алмыйча Зөлхиҗә үз-үзенә кул сала. Җәйнең бер матур кичендә (Хәсәннең үлгәненә 52 көн тулган кичтә) суга ташланып үлә.

Менә шул уңайдан чыгарылган бәеттән берничә юл:

Зөлхиҗәнең артында дүрттер бөтен тәңкәсе,

Зөлхиҗәкәй суга баткач, үксеп елый әнкәсе.

Зиратта күке кычкыра, чатта минем каршыда,

Әнкәй, мине беләсеңме, мин хәзер җир астында.

Үлем белән әҗәлләргә бернинди дә юк чара,

Хурлыклардан вафат булды, и, Зөлхиҗә, бичара.

ЗӨЛФИЯ


Зөлфия педагогия училищесын тәмамлап, туган авылына укытырга кайта. Бик чибәр, чая, аның сихри күзләре авыл егетләрен тәмам акылдан яздыра.

Бер ел укыткач, аны икенче авылга күчерәләр. Яңа урында да Зөлфиягә күз атып йөрүчеләр байтак була. Эшли башлавының 2 нче аенда Зөлфия механизатор Таһир белән таныша. Байтак вакытлар үткәч, Зөлфия күрше авылдагы тагын бер егет белән йөри башлый. Ике-өч ай эчендә аның йөргән егетләре бишкә җитә.

Бу авылда егетләр бик усал, мәхәббәткә җиңел карамыйлар.

Зөлфия белән бер фатирда торган, хәзер инде алтмыштан узган укытучы болай дип сөйләде: “Зөлфия буш вакытын көзге алдында үткәрә: “Мин бигрәк тә чибәр инде”, – дип, үзенә-үзе сокланып утыра иде, бичара. Чибәрлеге, масаюы башына җитте”.

Таһир Зөлфияне берничә тапкыр кисәтә: “Син укытучы кеше, нигә азынып йөрисең, моның азагы яхшы бетмәс”, – ди. Зөлфия аның сүзләренә колак салмый, йөргән нәрсәләре көннән-көн арта гына бара.

Бер төнне, Зөлфия чираттагы “прогулка”дан кайтканда, аны Таһир сагалап тора. Егет башта аңа тагын бер кат яхшылап аңлатырга тырышып карый: “Әйдә, өйләнешик”, – ди.

– Мин әле яшь, минем әле егетләрнең башын әйләндерәсем бар, – ди Зөлфия, чыркылдап көлеп. – Аннан синең кебек уҗым бозавына чыкканчы, әнә теге җүләр Инсафка чыгам!

Болай да үзен-үзе кая куярга белмәгән һәм Зөлфияне үлеп яраткан Таһир кызны биленнән күтәреп ала: “Әйт, миңа кияүгә чыгасыңмы, яки башкалар белән “гулять” итәсеңме? Әгәр ант итмәсәң, менә шушы коега салам!”

– Кая инде сиңа – уҗым бозавына мине коега салу!

Бу сүзләр Таһирга яшен суккандай тәэсир итә һәм ул, үзен-үзе белештермичә, Зөлфияне кое өстенә күтәрә.

– Әйдә, әйдә, сал! – дип һаман үчекләвен дәвам итә Зөлфиясе.

Бер мизгелгә Таһирның аңы сүнә һәм кулындагы авыр йөк юкка чыга. Зөлфия сиртмәсе 12 метр булган коега чума.

Фаҗигадән соң ниләр булып беткәндер, анысын төпченеп өйрәнмәдем. Шунысы гына мәгълүм: коедан су алмый башлыйлар, Таһирга җәза бирелә, ә Зөлфиянең исеме коега күчеп, ул “Зөлфия коесы”на әйләнә.

ЗӨЛХӘБИРӘ


Яңа гына 20 яшен тутырган Зөлхәбирә кайдандыр җенси йогышлы авыру (сифилис) йоктыра. Аны сырхауханәгә салалар, дәвалый башлыйлар. Ләкин “чир” тиз генә бирешергә теләми, әллә нинди кыйммәтле дарулар куллансалар да нәтиҗәсе күренми.

Бер төнне Зөлхәбирә туалетка чыгып, кулындагы кан тамырларын кисә. Табиблар коткарып кала алмыйлар, соң була. Шулай итеп, Зөлхәбирә дөнья белән “заманча” хушлаша. Зөбәйдәнең канын сәнәкчеләр агызган булса, Зөлхәбирә үзе агыза. Монда бернинди бәет тә, мөнәҗәт тә чыгара алмыйсың, авыр туфрагы җиңел булсын диясе генә кала.

ЗӨЛӘЙХА


Бишенче укытучы кызыбыз Зөләйханың фаҗигасе тагын да яманрак.

Җәйге ялга чыккач, Зөләйха Ижау шәһәренә туганнарына кунакка китә. Аны бик яхшы кунак итәләр. Кичләрен, билгеле, дискотека. Кыскасы, ял бик күңелле үтә.

Бер кичне Зөләйха туганнарына әйләнеп кайтмый, 1-2 көн эзләгәч, әти-әниләренә хәбәр итәләр, алар да аптырашта кала. Эзләүләр, эзләнүләр башлана, ләкин кыз эзсез юкка чыга.

Бер ел үткәннән соң Зөләйханың әти-әниләрен Ижауга чакырып, телеграмма килеп төшә. “Кызыгыз табылды”, диелгән була анда. Әти белән әни, сөенеп, юлга кузгалалар. Әмма кызлары исән хәлдә табылмый. Шәһәр паркы читендә җир казыганда экскаватор полиэтилен капчыкка юлыга. Аның эченнән Зөләйханың туракланып тутырылган гәүдәсе чыга...

Зөләйханың кисәкләрен авылга алып кайтып күмәләр һәм кабере өстенә каен агачы утыртып куялар...

* * *


Фаҗигале язмышлары тасвирланган кызларның бишесенең дә каберендә каен агачы булган һәм бар.

Бүгенге көндә билгесез, эзсез югалган меңнәрчә яшь кызлар, Зөләйха шикелле, үз каберләрен таба алмыйча кайсы чокырларда, траншеяла да ята икән?

Күпчелек яшь кызларның фаҗигале үлеме үзләренең гаебе аркасында. Соңгы 20 елда кызлар арасында җенси тотанаксызлык нормага әверелде, эчкечелек тамыр җибәрде. Андыйларга, үлә калсалар, кем мөнәҗәт чыгарсын, бу кыз балаларның күбесе хәзер бу сүзләрнең мәгънәсен дә аңламыйлардыр!

Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 33 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz