Пятница, 19.04.2024, 14:52:47   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2012 » Январь » 11 » Сугыш кораллары
Сугыш кораллары
21:24:03

Җая, ук

3707. Киереп торган нисе икән?
Очып киткән нисе икән?
Барып тигән нисе икән?
Кан чыгарган нисе икән?

Ук

3708. Ул нәдеркем: башы аеры, төге бар,
Башы үзрә ак тимердән бүрке бар,
Әгәр алладан фәрман булса,
Җан алырга ирке бар.

3709. Аеры бүрке, күрке бар,
Башында җиздән бүрке бар;
Үзе җансыз,
Җанлы кошны уза.

3710. Тап, тап — табаны юк,
Кан эчә — тамагы юк,
Җилеп китсә — җиткерми,
Җиргә төшсә — таптырмый.

3711. Аккош оча,
Аны күргән поса,
Тигәне кара кан коса.

3712. Кылт итте —
Күздән китте.

3713. Суда балык яртысы,—
Яртысының яртысы;
Урмандагы агачның
Яртысының яртысы;
Очар кошның яртысы,—
Яртысының яртысы.

3714. Яртысының яртысы —
Каен агач яртысы;
Яртысының яртысы —
Туң тимернең яртысы;
Яртысының яртысы —
Очкан кошның яртысы.

3715. Ул нә коштыр: өч канат белән очар,
Томшыгы белән ташны пычар1?

Сөнге

3716. Озын-озын, очлыдыр,
Очлы тимер башлыдыр.

3717. Бер агачым бар — яфраксыз, ботаксыз;
Аңа каршы чыккан — кулсыз, аяксыз.

Чукмар

3718. Йомры баш,
Җанга кас2.

3719. Кулыңны талдырса да калдырма.

3720. Артында атаң башы.

Кылыч

3721. Җәя дисәң, агач түгел,
Урак дисәң, тимер түгел,
Айга охшаш, җанга кас.

3722. Бине би иткән бөкре бил.

3723. Эчәр-җиер, өненә керер.

3724. Биле кайкы,
Тәне тайкы,
Үзе үткер.

3725. Үзе өйдә,
Урыны чөйдә,
Алсаң — ялтырый,
Таксаң — шалтырый.

Богау

3726. Челдер-челдер челәктин,
Челдерт итә беләктин.

Мылтык

3727. Керсәм бер өйгә —
Үгез сыйрагы чөйдә.

3728. Бер өйгә керсәм, ишәк сыйрагы асулы тора.

3729. Авызы бер, теле күп хәйран ирер,
Аны күреп күп ирәннәр җан бирер.

3730. Аңгырт ала ерактан,
Кач тизрәк тозактан;
Качалмасаң тозактан,
Орыр сине йөрәктән.

3731. Бер кансыз малай
Бигә дә ярый,
Ханга да ярый,
Үзе гел кан ялый.

Мылтык, пуля (ядрә)

3732. Агач агай еракка төкерә.

3733. Йөткерсә — төкерә,
Тидерсә — үтерә.

3734. Каны юк, җаны юк,
Төкереге кеше үтерә.

3735. Бер төкерде,
Бөтен җирне тутырды.

3736. Ашаганы — тимер,
Төкергәне — ут.

3737. Быж-быж, быжалак,
Быжалакны куалак;
Алтын аяк күбәләк,
Йомыркасы түгәрәк.

3738. Мыж-мыж, мыжы таш,
Эче куыш, тышы таш.

3739. Яртысы — агач яртысы,
Яртысы — тимер яртысы;
Яртысының яртысы —
Канатлы кош яртысы.

3740. Төздер көпшәсе,
Ут тулыдыр бүксәсе.

3741. Тимер келәт эчендә
Бер котырган эт ята.

3742. Тимер дә калай,
Эчендә йөгерек малай.

3743. Нилектәндер — дошманың күрсә очар,
Ачса аузын — кызылны утлар чәчәр;
Җаны юк һәм теле юк һәм күзе юк,
Ни гаҗәптер — тән тишеп каннар эчәр.

3744. Ул нәдеркем: дошманын күрсә, очар,
Ирсә авызыннан тулы утлар чәчәр;
Дөньяда туфрак җиеп гомре кичәр,
Җаны юктыр, тән тишеп, каннар эчәр.

3745. Җаны да юк, каны да юк,
Эчендәге баласының саны да юк.

3746. Анасыннан баласы йөгерек.

3747. Тимердән заты,
Борчагы таштан каты,
Адәмнең хикмәте.

Мылтык төзәү

3748. Астында беләк була,
Кабыргасында ияк була,
Өстендә күз була;
Үзе төз була.

Мылтык ату

3749. Тау гөрс итте,—
Тана өректе,
Елгадагы елкы өректе,
Елышып килгән бүре өректе.

3750. Күк көянтәм күкрәде,
Бөтен халык тетрәде.

3751. Атасы калт итте,
Малае ялт итте,
Төкереге Осланга җитте.

3752. Кара атым калт итте,
Кабыргасы ялт итте.

3753. Иске тунның бөтене,
Артыннан чыгар төтене.

Наган, алтатар

3754. Кечкенә генә бөкере,
Ерак җиргә төкерде.

3755. Кечкенә генә бөкере,
Аяксыз йөрде,
Ерак барып тидерде.

3756. Алты егет төкерә,
Төкереге саен кеше үтерә.

3757. Алты егет юлга чыккан,
Алтысы да пәһлеван;
Алты суктым, алты типтем,
Уң битеннән чыкты кан.

Автомат

3758. Иртән уемда,
Көндез муенда,
Төнлә куенда.

Туп, пушка

3759. Чөереп ора көтүне,
Костырыр адәм үтене;
Карынына ут төртсәң,
Күккә чыгар төтене.

3760. Үмер-үмер, үмердән,
Яккан уты күмердән;
Йомран дигән бер кош бар,
Йомыркасы тимердән.

3761. Дөбер-дөбер, дөбермән,
Яккан уты күмердән;
Йомыркасы тимердән,
Күкәй сала мөгездән.

3762. Дөбер-дөбер, дөбердән,
Дөбер озын тимердән,
Шатырдаган, шартлаган,
Бар нәрсәне җимергән.

3763. Ашаганда тимер ашый,
Сулыш алса, ут уйната,
Фашистны теге дөньяга озата.

3764. Ашаганы тимер, төкергәне ут,
Аннан дошманга тынгы юк.

3765. Төкерсә, ут чыгара,
Тавышы кот чыгара,
Типсә, үт чыгара.

Зенитка

3766. Бер мөгри,
Мөгезен күккә тери.

Танк

3767. Аяксыз-кулсыз
Урман-сулар кичәр,
Дошман килеп чыкса,
Аяк-кулын кисәр.

Солдат уены

3768. Агыйделнең ирәмендә,
Падишаның чирәмендә
Унике мең каз уйный.

Солдатлар һәм генерал

3769. Шау-шау, шау камыш,
Шау камышның арасында
Алтын башлы бер камыш.


1. Пычу — кисү, тишү.

2. Кас (касд)—явыз ниятлелек, каныгу.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 3233 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz