Среда, 08.05.2024, 16:47:45   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2023 » Ноябрь » 11 » Мин сине инде яратмыйм
Мин сине инде яратмыйм
14:58:20
Акылы камил һәр кеше үз парын табу, гаилә кору, балалар үстерү турында хыяллана. Үзләренең “яртыларын” тапкан парлар гөрләтеп туй үткәргәндә дөньяда алардан да бәхетле затлар булмый. Ләкин туй үтә, тәэсирләр сүрелә, борчулы-шатлыклы, тавышлы-гаугалы, йокылы-уяулы көннәр башлана. Гаилә тормышының беренче сынаулары, беренче сынатулар, тәүге күз яшьләре... Берәүләрне бу сынаулар чыныктыра гына, ә берәүләре түзә алмый, сына, ялгыз кала. “Мин сине сәламәт чагыңда да, авырганда да ташламам, синең ирең яки хатының булырга ризалык бирәм”, – дип антлар эчкән ир белән хатын яши торгач нигә бер-берсен күралмас хәлгә киләләр? Ахыр чиккә – аерылуга кадәр барып җитәләр. Ничек кенә үзеңә бер, ике, ун елга түгел, ә гомерлек яр табарга? “Сердәш” хатларына караганда, моның сер-сәбәпләре төрле.
Янымда ирем ятса да...

Без ирем белән иптәш кызымның туенда танышкан идек. Ул матур җырлый, телгә дә бик оста. Ә мин аз сүзле, тыйнак кыз идем һәм булачак иремә бер күрүдә баш югалтып гашыйк булдым. Дуслашып киттек. Ул минем янга гел нинди дә булса яңа җыр өйрәнеп килә дә, чәчләремнән сыйпап миңа шуны җырлый иде. Бер ел шулай матур-тату йөргәннән соң өйләнештек. Кавышкан елны ирем шундый ук ягымлы, игътибарлы иде. Ләкин бала тууга арадан кара мәче үтте. Бөтен игътибарыбыз шушы кечкенә йомгакка күчте. Ирем инде бишек җырларын җырлый башлады. Мин дә баланы бик яраттым. Ләкин тора-бара миндә аңлатып булмый торган төшенкелек башланды. Барысы да әйбәт кебек: ирем тормыш йөген тартып бара, акча алып кайта, эшендә соңармый, кызыбыз сәламәт. Ләкин, эч поша гына бит, хет елап үл! Бераздан аңладым: кызым миңа дигән назны урлаган һәм миңа иремнең игътибары, иркәләве җитми икән. Тик минем моны аңлавымнан ни файда, иремә бу хакта барыбер әйтә алмыйм ич: оялам. Шулай эчтән сызып, назга сусап гомер уза торды. Кызыбыз матур булып үсеп килә. Мин эшкә кердем. Ләкин өйдә генә ниндидер салкын бушлык. Ирем белән икебез арасындагы элеккеге кайнар мәхәббәт хәзер юк инде. Ул эштән кайта да кыз белән бераз чүкердәшеп алганнан соң телевизорга текәлә яки сәгатьләр буе компьютер каршында утыра. Мин өйдәге эшләрдән бушый алмыйм. Бергә табын артына утырсак та бер-ике җөмләдән артык сөйләшер сүз таба алмыйбыз. Бик матур пар идек без, гомер буе җырлашып кына яшәрбез кебек иде. Араларның суынганын, мәхәббәтнең юкка чыгуын сизми дә калдык. Бер тапкыр да әрләшмәдек, талашмадык, тыныч кына бер-беребезгә бөтенләй чит кешеләргә әйләндек тә куйдык. Хәзер янымда ирем ятса да, мин төннәрен: “Их, бер назлы, романтик кеше очрасын иде! Миңа битараф булмаган, эч серләрен уртаклаша торган, мине чын күңелдән аңлый торган!” – дип хыялланам. Бәлки ирем дә башка хатын турында хыялланадыр. Безне хәзер кызыбыз гына “бәйләп тора”. Ләкин гаиләле килеш ялгыз яшәве бик-бик авыр икән. Белмим, күпмегә түзәрбез...

Казанда яшәүче парлы ялгыз хатын.
“Күзкәйләрең синең...”

Берәүләрнең хатыннары ирләрен үз кубызларына биетеп яши, ә икенче гаиләдә ир –Кбаш һәм хатынына акчаны да санап кына бирә.

Бөтен хикмәт күзләрдә, дөресрәге, күзләрнең төсендә икән бит. Күзләрегезнең төсе нинди? Коңгырт, яшел, соры, зәңгәрсу, куе зәңгәр.. Күз төсләренең шушы тәртибе буенча кешеләрнең эчке энергиясе дә кимрәк, йә артыграк була икән. Мәсәлән, соры күзлеләр коңгырт күзле кешеләргә караганда күпкә көчлерәк, ә зәңгәр күзле кеше яшел күзледән үзен өстен тотачак. Коңгырт күзле тиз арый, юкка да борчылып йөри, ә соры күзле кеше үзенә кирәкле ишекне тибеп кенә ача, проблемаларны җиңел хәл итә.

Ир дә, хатын да коңгырт күзле икән, бу иң яхшы гаилә дигән сүз. Алар бер-берсенә юл куеп тыныч кына яшәячәк.

Ире – соры күзле, хатыны коңгырт күзле булса, гаиләдә ир –Кбаш, хатын – муен дигән сүз.

Ирегезнең күзләре куе зәңгәр, ә сезнеке яшел йә соры икән, гаилә тавыш-гаугалы булырга мөмкин. Мөнәсәбәтләрне ачыклау вакытында ирегез каты гына сүгенсә, сезне гел өйдә тотарга теләсә, акчага үзе хуҗа булса, аптырамагыз, чөнки аның күзләре куе зәңгәр, ул сезнең белән исәпләшеп тормаячак. Мондый ир һәрвакыт үзенең өстенлеген күрсәтергә тырыша, өйгә кайчан тели – шунда кайта, кая барасын әйтми һ.б.

Хатыны коңгырт күзле икән, куе зәңгәр күзле ир аның фикерләренә бөтенләй игътибар итмәс, тормыш чәчәгенең кыланмышларына көлеп кенә карар.

Ир дә, хатын да соры күзле. Бу вариант тагын да уңышсыз. Икесе дә лидер, үзләре генә хаклы дип уйлый, дөреслекне исбатлау өчен соңгы чиккә җитәчәкләр. Тәрбиялелек дәрәҗәсенә карап, алар үпкәләшкәч айлар буе сөйләшмәскә дә, ир хатынын чәченнән өстерәп йөртергә дә мөмкин. Аннары инде милиция чакырту, аерылышу яисә гомер буе сугышып яшәү көтелә. Шунысы да бар, әгәр ир һәм хатын бергә эшлиләр, дәрәҗәләре бертөрлерәк икән (мәсәлән, икесе дә врач йә укытучы), алар бәхәсне сөйләшүләр юлы белән дә хәл итә ала.

Хатын – соры күзле, ир – коңгырт күзле. Хатын – гаиләдә баш та, муен да. Тормышны ул алып бара, ир – хатынның табан астында. Яки гомер буе ир гаилә хуҗасы булырга тырыша, эчүгә сабыша. Соры күзле хатын бик акыллы икән, иренә бераз юл куйгалый, кайбер мәсьәләләрне хәл иткәндә иреннән киңәш сораштыргалый, ахырдан барыбер үзенчә эшли.

Соры күзле хатын артык кайгыртучан да булырга мөмкин. Бөтен туган-тумачаны, балаларны үз канаты астына алып, аларга бөтен көчен бирәчәк, һәрвакыт контрольдә тотачак.

Хатын – зәңгәр күзле, ир – коңгырт күзле. Монда инде ир тоткасыз чемодан хәлендә: ташларга кызганыч, күтәреп барырга җайсыз. Мондый ир холкын күрсәтә башлый икән, хатын аны башкага, түземлерәккә алыштырачак.

Зәңгәр, куе соры күзлеләр эштә югарырак дәрәҗәдә, проблемаларны җиңел хәл итәләр. Ә коңгырт күзле начальник бик йомшак, икеләнүчән була.

Һәр кагыйдәнең искәрмәсе була, бу бүленеш тә 80 процент тирәсе кешегә генә кагыла. Ә калган 20 процент белән киресенчә дә булырга мөмкин. Шулай да сынап карарга ярый.

Ике кул нигә кирәк?

Аерылышканда күпчелек ир белән хатын: “Холыкларыбыз туры килмәде”, – дип акланалар. Чынлыкта исә бу җөмлә артына гаять күп төрле низагларның сәбәпләре яшерелгән. Күпчелек очракларда хикмәт бөтенләй холыкта түгел, бәлки холыкларны яраштыра белмәүдә, мәхәббәтнең җитешмәвендә. Хәтерләсәгез, Лев Толстой үзенең “Анна Каренина” романын: “Барлык бәхетле гаиләләр бер-берсенә охшаганнар, һәрбер бәхетсез гаилә үзенчә бәхетсез”, – дигән сүзләр белән башлап җибәргән.

Аерылышу проблемасы белән шөгыльләнүче тикшеренүчеләр шундый уртак бер фикергә килгәннәр: гаилә фаҗигаләре бер-берсеннән ничек кенә аерылып тормасыннар, гаиләләрне җимерелүгә китерә торган низагларның нигезендә, кагыйдә буларак, ир белән хатынның кайсыныңдыр берсенең яки икесенең дә эгоизмы ята, гаиләне, тормышның асылын аңламау, үзеңне яраклаштыра белмәү, ә кайчак яраклашырга, яңа мәнфәгатьләрне уртаклашырга, үз мәнфәгатьләреңне гаилә мәнфәгатьләренә буйсындырырга теләмәү ята. Әгәр дә ир белән хатын бер-берсен аңларга омтылмыйлар икән, бер-берсенең ялгышларын өйрәнмиләр, яшәгән саен үзләренә таләпчәнрәк була бармыйлар икән, никах һәлакәткә дучар ителгән дигән сүз.

Чит илләрдәге тикшеренүчеләрнең мәгълүматларына караганда, аерылуларына ике ел узгач та әле хатын-кызларның – 25 һәм ирләрнең 20 проценты бу гамәлләре өчен үкенәләр икән. Кызганычка каршы, еш кына ир белән хатын бер-берсен кимсетмичә, ызгыш-талашсыз гына аерыла белмиләр. Чыннан да, мәхәббәттән нәфрәткә бер адым! Шулай итеп, әле кайчан гына бер-берсенә газиз, якын булган кешеләр кан дошманга әвереләләр. Мондый “сугышлар”ның нәтиҗәләре коточкыч. Табиблар раславынча, балаларда невроз чире башлану нигездә гаиләдәге низагларга бәйле. Дошманлашып яшәүче гаиләләрдәге хатын-кызларның 86 процентында невротизм, 50 процентына – неврастения, 15ендә истерика тибындагы психопатлык күзәтелә. Киеренке гаилә шартларында яшәүче гаилә башлыкларының 100 енең 22сендә невроз теркәлгән. Гаилә икәүнең бәхете өчен генә түгел, балалар бәхете өчен дә төзелә. Ә аларга барыннан да бигрәк балаларын яратучы ата-аналар кирәк. Биш яшьлек сабый бу ихтыяҗны менә болай аңлата: “Кешегә ни өчен ике кул кирәк? Бер кулы белән – әнисенә, икенчесе белән әтисенә тотынсын өчен”. Ә олылар шул гади генә нәрсән аңламыйлар. Рәсми мәгълүматлар күрсәткәнчә, Русиядә елга бер миллионга якын никах теркәлә һәм 700 меңнән артык гаилә таркала...

Роберт ЗАРИПОВ, югары категорияле укытучы,
Азнакай районы, Урсай авылы.
Яңартырга Язарга кайтаваз, дискуссия
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 25 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz