Пятница, 26.04.2024, 16:00:21   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2012 » Январь » 4 » Дөнья көтү, байлык-ярлылык, акча, исәп-хисап
Дөнья көтү, байлык-ярлылык, акча, исәп-хисап
15:32:24

Денья

3352. Чытыр-чытыр, чытырман,
Чытырманнан кем үтми!

3353. Алдаштыра чытырман,
Адаштыра чытырман,
Юл таптыра чытырман.

3354. Һәркем кичкән бер күпер:
Берәүләргә киң күпер,
Берәүләргә тар күпер.

3355. Бер өй бар, эче тимер, тышы алтын,
Эчендә йөрсәң — җылы, ятсаң — салкын;
Әлвән төрле нигъмәт белән сыйлап-сыйлап,
Һәлак итеп җибәрәдер кергән халкын.

Дөнья, кеше, бүре

3356. Ул нидеркем, кул тимичә бар булган?
Ул нидеркем, башы белән көн күргән?
Ул нидеркем, теше белән киченгән1?

Дөнья көтүнең авырлыгы

3357. Ике уникегә җитми.
Унике утыз икегә җитми.

Байлык

3358. Һи-һи итәр һикәчем,
Кая китте иркәчем?

Байлык һәм фәкыйрьлек

3359. Чакырсаң да килми,
Кусаң да китми.

3360. Берсе — бер айлык,
Берсе — саклап тотсаң гомерлек.

Акча

3361. Аягы булмаса да йөрүдән туктамый.

3362. Күзе юк, тезе юк,
Йөрмәгән җире юк,
Кермәгән кулы юк.

3363. Ансыз дөнья сансыз.

3364. Үрли-үрли үрлянский, үрлилянский,
Аннан башка ни тудый, ни судый.

3365. Син аны тота барасың,
Ул синнән кача бара.

3366. Көч түкмичә, бил бөкмичә
Кулга керми бу нәрсә,
Кулга керсә, тиз ычкына,
Сизелми дә бу нәрсә.

3367. Тап-тап, таптыра,
Табалмасаң, аптыра;
Йөгертә дә чаптыра,
Чит җирләргә чаптыра.

3368. Табышмак әйтәм, табып кара,
Тапсаң, кулыңа алып кара,
Тотсаң, кулдан таеп бара.

3369. Үзе шәпле,
Үзе пичәтле,
Үзе синнән тоттырмаска исәпли.

3370. Табышмагым тавышлы,
Таба белсәң табышлы,
Тапмаганнар сагышлы.

3371. Янчыкка салсаң — чыга,
Кесәгә салсаң — шуа.

Кәгазь акча

3372. Ялан җирдә бер тирәк,
Яфырагы бик сирәк.

Тәңкә акча

3373. Бәләкәй генә бизмән,—
Бөтен җирне гизгән.

3374. Бәләкәй генә бизәр,—
Бөтен илне гизәр.

3375. Бер кечкенә финас,—
Дөнья гизеп туймас.

3376. Кечкенә генә пәннәс,—
Адәмгә барып тынмас.

3377. Кечкенә генә бала
Йөгереп-йөгереп туймас;
Үзе тынмас, адәмне тындырмас,
Эзләтүен куймас.

3378. Бәләкәй генә боҗыра,
Бөтен илне туйдыра.

3379. Кечкенә генә нәл ташы,
Ханнар, биләр юлдашы.

3380. Кечкенә генә пелдәшкә,
Әйдә миңа юлдашка.

Бер тиен акча

3381. Тиен сикерә,
Койрыгын тоттырмый.

Алтын акча

3382. Сары-сары, сап-сары,
Сагышла да тап аны.

3383. Бәләкәй генә зәр2
Җиһан җирне гизәр.

3384. Җир астында тилмертә,
Җиргә чыккач тилертә.

Көмеш акча

3385. Юка да ак,
Кечкенә дә түгәрәк,
Һәркемгә кирәк.

3386. Ак кына, түгәрәк кенә,—
Бар кеше дә ярата.

3387. Түгәрәк кенә ак нәрсә,—
Халык сөюе хак нәрсә.

Янчык

3388. Чибәр кызыйның авызы бөрешкән.

Счет

3389. Бай кулында шылтырмак,
Санап-санап ултырмак.

Үлчәү

3390. Акылы бар, җаны юк.

3391. Үзе күрми, кешегә күрсәтә,
Үзе өйрәнми, кешегә өйрәтә.

3392. Күрергә күзе юк,
Сөйләргә теле юк,
Үзе саный.

3393. Алты аяк, ике тояк, ул нидеркем, бел,
Әйләндереп бактың исә, аркасында тел;
Тел тибрәнмәс — аяк йөрмәс, ул нидеркем, бел,
Аңлы аңлар, ахмак тыңлар алтмыш алты ел.

3394. Алты аяк, ике тояк, бер тел;
Тел тибрәнми аяк йөрми,
Ул ни нәрсә, аны бел.

3395. Алты аяк,
Ике тояк,
Җилкәсе пел,
Уртасы тел,
Акыллы аңлар,
Ахмак тыңлар
Алтмыш алты ел.

3396. Алты аяк,
Алты аякка ике тояк,
Теле тибрәнми тоягы йөрми,
Акыллы сөйли, ахмак тыңлый,—
Алтмыш алты ел эзләсә дә табалмый.

3397. Алты аяк,
Ике тояк,
Кәмбер-кембер,
Уртада тел.

3398. Алты аягы бар,
Талдан таягы бар,
Аркасыннан койрыгы бар,
Хөкемнән бойрыгы бар.

3399. Ике тояк, алты аяк,
Аны белмәгән кешенең
Аркасына тал-таяк.

3400. Ике тоягы, алты аягы,
Уртасында теле,
Аны белмәгән тиле.

3401. Сигез аяк, ике тояк,
Ул ни булыр, бел!
Янә әйләнеп карасаң,
Уртасында тел.

3402. Әкият әйттем, бел:
Уртасында тел,
Тел тиермәк, сәдака бирмәк,
Ул ни була, бел.

3403. Ике табак, алты аяк,
Уртасында тел,
Акылың булса, тап та бел.

3404. Ике таба талаша,
Берсе: «Менәм»,— ди,
Берсе: «Төшәм»,— ди;
Телләре сөйли,
Үзләре күрми.

3405. Пел,
Уртасында бер тел.
Аңлы аңлар, ахмак эзләр
Алтмыш алты ел.

3406. Бохарадан килгән пел,
Уртасында булыр тел,
Алты аяк, ике тояк,
Зиһенең булса, шуны бел.

Сыңар табаклы үлчәү

3407. Өч аяклы, бер куллы.

3408. Күр, ходайның бойрыгы,—
Түбәсендә койрыгы;
Өч аягы бар, Сыңар табаны бар.

Гер (пот, кадак, мыскал3)

3409. Бер байның кырык баласы,
Һәр баласының туксан алты баласы.


1. Киченү — көн күрү, ризык табу.

2. Зәр — алтын.

3. Мыскал — авырлык үлчәве — 4,25 грамм.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 2577 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz