Среда, 08.05.2024, 20:52:56   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2023 » Ноябрь » 11 » Газизләрдән газиз үги әнием
Газизләрдән газиз үги әнием
15:00:09
Атасыз бала да ятим, әмма анасыз бала өч мәртәбә ятим. Моннан бик күп еллар элек каты авырудан әниебез үлеп китте. Без ятим калдык: миңа 12 яшь, икенче сеңлемә җиде тулар-тулмас, ә кечкенәсенә бер яшь иде.

Еллар үтеп, үзем гаилә коргач, әти мәрхүмнең еш әйтә торган сүзе һаман да искә төшә, ул: “Улым, дөньяда иң зур бәхетсезлек ир-атның балалары белән тол калуы, башыңа килмәсен”, – дия иде. Әйе, бу, чыннан да, шулай икәнен без яшьләй аңлап-күреп үстек.

Беркөнне әти кулыма бер язу тапшырды да: “Улым, бар әле, Әминә апаларыңа барып, шушы хатны бир!” – диде.

Барып кердем. Әминә апа белән Сәлимә әби (әнисе) идән уртасына утырганнар да, яңа гына җыеп кайткан урман чикләвеген чөмләп утыралар. Кыяр-кыймас кына хатны Әминә апага тоттырдым, ул бик озак итеп укып чыкты.

Онытасым юк, шул арада Сәлимә әби минем ыштан кесәләренә чөмләнгән гәрәбәдәй чикләвек тутыра, үзе ягымлы гына итеп: “Мә, улым, ашарсыз тәмләп, быел чикләвек бик уңган, бәләкәй арбага салып капчык белән алып кайттык, теләгең булса иртәгә безнең белән бар, ияртербез”, – ди. Әминә апа уйлый-уйлый җавап хаты язды һәм миңа бирде. Соңыннан беленгәнчә, мин арадашчы-яучы булып чыкканмын. Атна-ун көннән Әминә апа, өч бала өстенә, әни булып килде.

Яңа әни килгән көннән үк өйгә тәртип керде, һәрнәрсә үз урынына утырды.

Онытасым юк! Җиңел сулап куйдым, үз әнием исән чактагыдай вакытларның кире әйләнеп кайтуын сизеп шатландым. Күпме хуҗалык эшеннән арындым, җилкәмнән авыр йөк төште. Бишектә яткан кече сеңлемнең елавы, өзгәләнүе юкка чыгып, өйдә гадәти гаилә тормышы башланды.

Үз әниемне югалтуны бик авыр кичерсәм дә, элеккеге боегып йөрүчедән иптәшләрем белән урамга чыгып уйнардай бәхетле малайга әверелдем.

Сәлимә карчык безнең иң яраткан әбиебезгә әйләнеп, безне тәрбияләргә булышты. Иң үкенечлесе – Сәлимә әбине соңгы юлга озата алмадым, армиядә калдым. Әнинең сеңлесе Галимә апа иң якын апабызга әверелде. Аның Казаннан кунакка кайтуын түземсезлек белән көтә идек: барыбызга да бүләк – кием-салым, тәм-том эләгә. Әле бик авыр еллар иде, туйганчы ипи дә ашап булмаган чакта, апаның әз генә күчтәнәче безгә зур сөенеч иде.

Үги ана турында халык арасында бик күп яман сүзләр йөри, хәтта әкиятләрдә ул явызларның да явызы булып тасвирлана: балаларны кыерсыта, ашарларына бирми, төрле явызлыклар кыла... Безнең әни мондый үги ананың капма-каршысы булды.

Шулай итеп, тормыш дәрьясы ага торды: кечкенә сеңелкәш тә үсте, чирнең нәрсә икәнен белмәдек.

Озак та үтми, миңа бик зур шатлык өстәлде: әнинең тәкъдиме белән велосипед алып бирделәр. Бу “могҗиза-транспорт” авылда бары тик бер кешедә – тимерче Федор дәдәйнең малае Васькада гына иде. Без – малай-шалай аның велосипедта йөрүенә кызыгып төннәрен йоклый алмый идек. Менә минеке дә булды. Һич онытасым юк! Сөенечтән әни кушкан барлык эшләрне башкарам, карышып торулар юк, уенга да рөхсәт сорап чыгам. Үземне бәхетле сизәм, өстәвенә, патефон да алып җибәрдек (бүген мәктәп музеенда саклана). Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһаповның җырларын тыңлыйбыз.

1958 ел. Бик яхшы билгеләренә җидееллык мәктәпне тәмамлап, имтихансыз-нисез Минзәлә техникумына укырга кердем.

Беренче айларда өйдәгеләрне сагынып, елыйсылар килә, ләкин түзәм. Иске акча белән (1961 елга кадәр) 90 сум стипендия алам. Аның яртысын фатирга түлим. Калган акчаны тартып-сузып бер айга җиткерәм, йөк бушатам, утын кисеп эшләп тә алабыз. Кайбер ял һәм бәйрәм көннәрендә авылга кайтам. 25 чакрым юлны җәяү атлаудан да куркып тору юк. Ялга кайткан араларда, әни зур итеп түгәрәк ипи пешерә (60 еллар башында әзрәк ипи күрә башладык), маен, йомыркасын бирә, башкаларга күрсәтми генә 15-20 сум акча да тыга. Шундый авыр елларда үги ананың мәрхәмәтле булуына хәзер дә шаккатам.

3-4 елдан гаиләбез ишәйде: әни безнең янга бер-бер артлы диярлек 3 сеңел, 1 энекәш алып кайтты. Без дә үсә төштек: техникумны бетердем, читтән торып педагогия институтының тарих бүлеген тәмамладым.

Җиде бала – барыбыз да үз юлыбызны, бәхетебезне дә, бәхетсезлекне дә таптык. Бәхетсезлеккә килгәндә, 2 сеңлемнең кияве бик яшьләй үлеп киттеләр.

Без барыбыз да әти-әнигә рәхмәтле. Алар бүгенге көндә якты дөньяда юк, ләкин аларның җимешләре – без исән. Әнинең үлеме җиңел генә булды, оныкчыгын кочаклаган хәлдә, төнлә йоклаганда, якты дөньядан китеп барды. Әтинең, үзе әйткәндәй, бәхете булмады: ике тормыш иптәшенең үлемен кичерергә туры килде. Әти гомеренең соңгы көннәрен энемдә үткәрде, әнинең үлемен бик авыр кичерде, үзе генә белгәндер.

Дөньяда шундый яхшы әниләр күбрәк булсын иде. Бигрәк тә ятимнәрне сыендырган аналарга зур рәхмәт әйтәсе килә. Әтине хөрмәт итеп, безне яратып яшәгән, акыллы хатын һәм чын әни булган әниемнең изгелеген мәңге онытасым юк. Урыныгыз җәннәттә булсын, газизләрем!

Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 23 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz