Химия һәм биология укытучысы ВӘЛИУЛЛОВА Альбина Фарс кызының ачык дәресе. Максат: – укучыларның химик төшенчәләр буенча беренчел белемнәрен кабатлау, гомумиләштерү һәм билгеле бер системага салу; – укучыларда химия фәненә карата кызыксынучанлык тудыру, шул рәвешле профильле укыту башлангычына нигез булдыруга ирешү; – укучыларны үз фикерләрен дәлилләргә, аерым фикерләрне кире кагарга өйрәтү, аерым билгеләмәләрне әйтә, аңлата белергә өйрәтү; – үзләштерелгән материалның үзара бәйләнешен табу; – сүзлек запасын баету, фикерләү дәрәҗәсен арттыру; – укучылар сөйләменең аралашу сыйфатларын (тәэсир көчен, фикерле булуын) үстерү; – коллективта бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәтләрне саклаган хәлдә, укучыларны ярышып көч сынашырга өйрәтү. |