Башлангыч класс укытучысы Ситдыйкова Диләрә Әдип кызының дәрес эшкәртмәсе. МАКСАТ: урман, бакча, су-елгалар, чишмәләрне карау, саклау тәртипләре белән таныштыру. Бакчаларда гөлләр, агачлар үстерү. Табигатьне саклау хисе тәрбияләү, табигать аша эстетик тәрбия бирү, танып-белү сәләтләрен үстерү. ЯРДӘМЛЕК: сәяхәт станцияләрен исемнәре һәм рәсемнәре күрсәтелгән плакатлар, магнитофон яки «Аккорд» аппараты, грампластинкалар диафильм, диапозитивлар. |