Сау бул, Әлифбам!Ситдыйкова Диләрә Әдип кызы, башлангыч класслар укытучысы. Класс бүлмәсе бәйрәмчә бизәлә. Стеналарга “Рәхмәт сиңа, Әлифба!”, “Сау бул, Әлифба!” дигән плакатлар, шарлар эленгән. “Бәйрәм бүген!” (Г.Тукай сүзләре) җыры яңгырый. Укучылар, ярымтүгәрәк ясап, кунаклар каршысына тезеләләр. Музыка туктый. Бәйрәмне укытучы ача. Ул, килгән кунакларга мөрәҗәгать итеп, болай ди: Хөрмәтле әти-әниләр! Бүген бездә зур бәйрәм. 1 нче класс укучылары Әлифба белән саубуллашалар. Әлифба бәйрәме — укучыларның ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәнделәр. Кадерле әти-әниләр! Әлифба бәйрәме — сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез бар. Бәйрәм котлы булсын. Алып баручы: Күчкәнме бу залга Дөньяның бар яме — Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме. Бу матур бәйрәмгә Кушыл, дус, әйдәле! Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме. |