Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультеты 07-0405 нче төркем студенты Авзалова Гөлнар Мөҗәһит кызының Казан шәһәре Совет районы 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6А сыйныфында үткәргән татар теле дәресенең үрнәге. Тема: Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре. Максат: - Укучыларның булган белемнәренә нигезләнеп фигыль турында мәгълүматны тирәнәйтү.
- Укучыларда танып-белү сәләтен үстерү. Теманы күнекмәләр өстендә аңлату.
- Бәйләнешле сөйләм үстерү. "Китап — белем чишмәсе "(тәрбияви максат).
Материал: Сөембикә №4, 2004. Җиһазлау: - "Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре" таблицасы.
- "Китап — белем чишмәсе " тәрбияви максатка карата кулланылган рәсемнәр.
- Татар теле дәреслеге: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек/ Ф.Ю. Юсупов, Д.Г. Тумашева, Ч.М.Харисова һ.б. –Үзгәрт.һәм тулыл. Дүртенче басма. –Казан: Мәгариф, 2006. 263б.:рәс.б-н.
Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү. Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш, таблица белән эш, карточкалар белән эш, күнегү. Дәрес төре: яңа теманы аңлату. |