Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 6 нчы сыйныф өчен “Татар теле” дәреслегенә, 2001 ел (авторлары: Д.Г. Тумашева, Ф.Ф. Юсупов, К.З. Зиннатуллина,
Б.Х. Мифтахов) һәм “Татар урта мәктәпләр өчен татар теленнән программа”га (2000 ел) нигезләнеп язылган тематик план фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып төзелде. VI класс өчен әзерләнгән календарь-тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә
тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә. Тематик план, программа материалын 102 сәгатькә бүлеп, атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде. Укучыларының белем дәрәҗәсенә карап укытучы бүлекләр һәм темалар өчен бүленгән сәгатьләр санына үзгәреш кертә ала. Укыту процессына кертелергә тиешле төбәк, мәктәп компонентын да укытучы үз мөмкинлекләреннән чыгып планлаштыра. Ярдәм йөзеннән татар теленнән тулы курс (V-XIкласс) өчен бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләренең якынча классларга бүленеше тәкъдим ителә. Төзүчеләре: Кәримова Ф.С. – ӨПББИ Яр Чаллы, югары категорияле методист; Исхакова Р.М. – югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. |