Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 7 нче сыйныф өчен “Татар теле” дәреслегенә, 2002 ел (авторлары: Б.М. Мифтахов, Г.М. Сөнгатов) һәм “Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа”га (Казан, "Мәгариф нәшрияты", 2003 ел) нигезләнеп язылган тематик план темаларын күрсәтү белән чикләнә. Тематик план, программа материалын 102 сәгатькә бүлеп, атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде. Авторы: Авзалова М.М. Һәм: Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 7 нче сыйныф өчен “Татар теле” дәреслегенә, 1998 ел (авторлары: Б.М. Мифтахов, Г.М. Сөнгатов) һәм “Татар урта мәктәпләр өчен татар теленнән программа”га (2000 ел) нигезләнеп язылган тематик план фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып төзелде. VII класс өчен әзерләнгән календарь-тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә. Тематик план, программа материалын 68 сәгатькә бүлеп, атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде. Укучыларының белем дәрәҗәсенә карап укытучы бүлекләр һәм темалар өчен бүленгән сәгатьләр санына үзгәреш кертә ала. Укыту процессына кертелергә тиешле төбәк, мәктәп компонентын да укытучы үз мөмкинлекләреннән чыгып планлаштыра. Ярдәм йөзеннән татар теленнән тулы курс (V-XI класс) өчен бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләренең якынча классларга бүленеше тәкъдим ителә. Авторлары: Кәримова Ф.С. – ӨПББИ, югары категорияле методист; Исхакова Р.М. – югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы ((Чаллы Өзлксез педагогик белем бирү институтының Гыйльми советы карары нигезендә басыла, 2006 ел). |