Кереш
I. Татар һәм инглиз телләренең фразеологиясе өйрәнелү тарихы
1.1. Татар фразеологиясе
1.2. Инглиз фразеологиясе
II. Татар һәм инглиз телләрендә соматизм ярдәмендә ясалган фразеологик берәмлекләргә чагыштырма анализ
2.1. Фразеологик берәмлекләргә лексик-семантик характеристика
2.2. Татар һәм инглиз телләрендә фразеологик берәмлекләрнең структурасына характеристика
2.3. Фразеологик берәмлекләрнең тематик группаларга бүленеше
Йомгак
Библиография
Кушымта 1
Кушымта 2
Диплом эше кереш, ике бүлектән, йомгаклау һәм библиографиядән тора.
Кереш өлешендә диплом эшенең максаты, бурычлары һәм фәнни яңалыгы билгеләнә. Шулай ук татар һәм инглиз телләренә кыскача характеристика бирелә.
Беренче бүлектә татар һәм инглиз телләре фразеологиясенең өйрәнелү тарихы күрсәтелә, соматик терминнардан ясалган фразеологик әйтелмәләр тикшерелә.
Икенче бүлектә татар һәм инглиз телләрендә соматик атамадан ясалган фразеологик берәмлекләргә чагыштырма анализ ясала. Фразеологик берәмлекләргә лексик-семантик характеристика бирелә, аларның структурасына хас үзенчәлекләр билгеләнә һәм фразеологик берәмлекләрнең тематик группаларга бүленеше бирелә.
Йомгак өлешендә диплом эше барышында ясалган нәтиҗәләр китерелә.
Библиографиядә кулланылган хезмәтләр һәм сүзлекләр күрсәтелә.
Кардәш булмаган телләрнең фразеологиясен өйрәнүгә багышланган бу диплом эшенең нигезен чагыштырма һәм синхроник тасвирлаучы методлар тәшкил итәләр.
Диплом эшенең гамәли әһәмияте дә зур дип уйларга кирәк, чөнки соңгы елларда ана теле аша чит телләр укыту методикасы эшләнә һәм эшкәртелә башлады. Һәм бу эшкә диплом эше аз гына булса да өлеш кертә алса, бурыч үтәлде дип санарга булыр иде. Бу материаллар студентларга курс эшләрен язарга ярдәм итәр дип ышанырга кирәк. Бу эштә анализ өчен китерелгән мисаллар, кушымтада бирелгән фразеолагизмнарның кыскача сүзлекчәсе мәктәпләрдә фразеология темасын үзләштергәндә, бигрәк тә чит тел нигезләре белән таныштырганда, укучыларның сөйләм телен баетуда һәм дөрес сөйләшергә, язарга өйрәткәндә файдалы булыр дип фараз ителә.