- Кереш
- 1 нче бүлек. «Догалы еллар» − интеллектуаль әдәбият әсәре
- 2 нче бүлек. « Догалы еллар» китабына кергән әсәрләрнең жанр төрлелеге
- 2. 1. Эссе жанры һәм аның татар әдәбиятында тоткан урыны
- 2. 2. «Догалы еллар» китабына кергән әсәрләрнең жанр төрлелеге
- 3 нче бүлек. « Догалы еллар» китабында иҗат портретлары
- 3. 1. Шагыйрьләр портретлары
- 3. 1. 1. Татар шагыйрьләре
- 3. 1. 2. Рус һәм чит ил шагыйрьләре
- 3. 2. Язучылар портретлары
- 3. 2. 1. Татар язучылары
- 3. 2. 2 . Рус һәм чит ил язучылары
- 3. 2. 3 . Татар драматурглары
- 3. 2. 4 . Татар тәнкыйтьчеләре
- 3. 3. Артистлар турындагы мәгълүматлар
- 3. 3. 1. Татар артистлары
- 3. 3. 2. Башка милләт артистлары
- 3. 4. Композиторлар турында мәгълүматлар
- 3. 4. 1. Татар композиторлары
- 3. 4. 2. Башка милләт композиторлары
- 3. 5. Дөньякүләм танылган тарихи шәхесләр турындагы мәгълүматлар
- 3. 6. Рәссам, архитектор, скульпторлар турындагы мәгълүмат
- 3. 7. Галимнәр портретлары
- 3. 7. 1. Татар галимнәре
- 3. 7. 2. Чит ил галимнәре
- 3. 8. Тарихчылар турында мәгълүматлар
- 3. 9. Атаклы дирижерлар, режиссерлар турында мәгълүматлар
- 4 нче бүлек. «Догалы еллар» китабында сурәтләнгән тарихи һәм географик киңлек
- 4. 1. Үткән тарихка караган мәгълүматлар
- 4. 2. Россия Федерациясенә караган географик урыннарны тасвирлау
- 4. 3. Чит илләрне тасвирлау
- Йомгак
- Кулланылган әдәбият исемлеге
- I. Марсель Галиевның басма китаплары
- II. Фәнни – теоретик хезмәтләр
Безнең чыгарылыш квалификация эшебезнең темасы – Марсель Галиевның «Догалы еллар» китабына кергән әсәрләрнең жанр төрлелеген күзәтеп чыгу. Шагыйрь, прозаик, тәнкыйтьче, тәрҗемәче, күп кенә җырлар авторы, җәмәгать эшлеклесе М. Галиев үзенчәлекле таланты, киң эрудицияле, нечкә зәвыклы булуы, туктаусыз яңага омтылуы белән һәр жанрда нәтиҗәле эшләп килде.
М. Галиев тормышта ничек булса, әсәрләрендә дә шулай. Ул һәрчак ихлас. Күренекле әдәбият галиме Р.Х. Сверигин аның иҗаты турында болай дип әйткән иде: «Тышкы пөхтәлек эчке зәвыклылыкка да ишарә итә». Әдипнең белгәннәре, аның эрудициясе, зыялы фикере, килеш-килбәте сиңа да күчә сыман. Менә кайда ул белеп әйткән сүзнең илаһи хикмәте! Ул «Апрель кызы» кебек шигырь китабы, «Ул чакта», «Нигез», «Сиңа мин кирәк», «Ерак урман авазы» кебек проза китаплары һәм халык күңеленә кереп калырдай җырлар иҗат итә. «Догалы еллар» – әдип иҗатының югары ноктасы.
М. Галиев әсәрләрен җыеп, туплап торучы үзәк – тормышны танып-белергә, аңларга омтылучы, хакыйкать эзләүче романтик герой. Аның фәлсәфи, әхлакый ачышлары, яхшылыкның, матурлыкның, мәрхәмәтнең, хакыйкатьнең җиңеп чыгуына ышанычы вакыйгалар чылбырыннан урнаша торган әдәби фон хасил итә, вакыйгаларны «төреп»–җыеп тора. Һәм шушы герой укучыга бер дөреслекне төшенергә ярдәм итә: кеше язмышы халык язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Бүгенгене – үткәннән чыгып бәяләргә, киләчәкнең нинди булачагын – хәзергедән чыгып барларга кирәк. Шуңа да М. Галиев әсәрләрендә вакыт һәм пространство чикләре юк. Һәм әсәрләр, асылда, хикәяләүче-геройның совет чынбарлыгы тарафыннан сеңдерелгән, күнегелгән, катып калган иҗтимагый, фәлсәфи, тарихи күзаллауларны атлап чыгуы, җимерүе хакында сөйли.