Укучыларга тәрбия һәм белем бирүдә, аларны тормышка әзерләүдә әдәбиятның роле һәркемгә билгеле. Ул сәнгатьнең әлеге төрен мәктәптә өйрәнүнең төп максат-бурычларында да ачык чагыла: матур әдәбиятның иң гүзәл үрнәкләре белән танышу аша укучыларны күренекле әдипләрнең рухи эзләнүләренә якынайту, матурлык дөньясына алып керү, укуга теләк, кызыксыну тәрбияләү, әдәби сүзне аңларга өйрәтү, шулар нигезендә тормышка, чынбарлыкка шәхси карашларын, мөнәсәбәтләрен формалаштыру, эстетик зәвык булдыру, гомумән, заман таләпләренә җавап бирә торган шәхес тәрбияләргә булышу. Монда төп урынны, һичшиксез, әдәбият алып тора. Программа һәм дәреслекләрдә гасырлар дәвамында саналган халык иҗаты һәм язма әдәбиятның иң яхшы үрнәкләре урын алган һәм алар сыйныфтан сыйныфка киңәя, төрләнә, катлаулана барып татар әдәбиятының бай мирасы, анда якланган һәм сакланган гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыра, дөньяга карашны киңәйтергә, әдәби зәвыкны үстерергә, иң мөһиме, әдәби белем–күнекмәләрне формалаштырырга ярдәм итә. Яңа әсәр белән танышканда, аның үзенчәлекләрен, төп идеясен, автор позициясен аңлый белергә, ягъни аларны яңа ситуациядә файдаланырга җирлек әзерли. Мәктәптә үткәрелә торган күптөрле чаралар, шул исәптән сыйныфтан тыш эшләр дә әлеге максатка хезмәт итә. Укытучыларның эш тәҗрибәсендә тематик әдәби иртә, әдәби кичә, әдәби түгәрәк, конкурс, викторина, олимпиада үткәрү, стена газетасы һәм әдәби бюллетень чыгару һәм башка эш төрләре урын алган. Аларны тормышка ашыруның нәтиҗәле юллары турында методик эчтәлекле хезмәтләр кирәк. Татар галимнәре, тел белгечләре бу өлкәдә берникадәр хезмәтләр яздылар. Мәсәлән Д.Ф. Заһидуллина, Ф.Ф. Исламов, Ш.Ш. Җәләлиева, Я. Ханбиков.
Рус әдәбиятында класстан тыш уку методикасы яхшы өйрәнелгән, методик әсбаплар күп чыгарылган. Ә татар әдәбиятыннан класстан тыш уку дәресенең методикасының бик күп мәсьәләләре хакында сөйләшәсе бар әле. Сайланган теманың актуальлеге: кластан тыш укыту методикасы әлеге өйрәнелгән булуы. Бу, һичшиксез, әлеге әһәмиятле мәсьәлә буенча җитди эшләр алып бару кирәклегенә басым ясау. Курс эшебезнең максаты: Р. Батулланың “Сөембикә” әсәре мисалында класстан тыш уку дәресенең методикасын бирү. Шушы максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны куйдык:
- Темага кагылышлы махсус хезмәтләр белән танышу;
- Класстан тыш уку дәресенең методикасын күрсәтү;
- Р. Батулланаң “Сөембикә” романының идея-эстетик үзенчәлекләрен ачыклау;
- Әлеге романны укучылар белән эшләүнең методик-үзенчәлекләрен күрсәтү;
- Дәрес үрнәкләрен бирү.