Четверг, 02.05.2024, 09:46:06   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Открытый урок [21]
Файлы, содержащие разработки уроков.
Полезности [29]
Здесь размещены файлы, которые могут оказать неоценимую помощь при подготовке и проведении уроков.
Официальные документы [6]
Здесь размещены официальные документы школы.
Рефераты [15]
Рефераты обо всем и для всех: учителям, учащимся, студентам.
Сочинениеләр (иншалар) [10]
Укучыларга ярдәмлек.
Книги [14]
Китаплар [12]
Тесты по физике [13]
Готовимся к ЕГЭ [22]
Готовимся к ГИА [22]
Стандарты и программы [3]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Каталог файлов
Главная » Файлы » Рефераты

Такташ лирикасы
[ Скачать с сервера (15.4 Kb) ] 09.01.2008, 18:10:55

Эчтәлек

  • Кереш.
  • Такташ иҗатында яшьлек,
    мәхәббәт темаларының чагылышы.
  • Лирик Такташ һәм бунтарь
    шагыйрь.
  • Шагыйрь иҗат башлангычлары.
  • Такташ лирикасында мәхәббәт
    һәм табигать темаларының үзенчәлекле үрелеп бирелеше.
  • Шагыйрь лирикасын баеткан
    башка образлар.
  • Йомгаклау.
  • Кулланылган әдәбият.

Кереш

Гаҗәеп кызыклы дөньяда яшибез
без. Икътисади, сәяси, рухи тормышыбыздагы үзгәрешне, яңарышны аңлау, бәяләү
генә түгел, аны хәтта тоеп, күңелебезгә якын кабул итеп бетерә алганыбыз да юк.

Әдәбият белән дә шулай. Әдәби
мирасыбызның рухи кыйммәте, мәгънәсе хакыйкатькә табан шулкадәр үзгәрә ки, без
еш кына ялтыравык лозунгларга төрелгән яшәеш идеалларының челпәрәмә килүен
сизми дә калабыз.

Такташ иҗаты белән дә шулай.
Шагыйрьнең поэмаларын, шигъри әсәрләрен кабаттан уку башланды. Тиз генә үзгәрү
кыен. Мәктәп дәреслекләрен тутырган бунтарь гыйсъянчылык шигъриятеннән яисә
сыйнфый көрәш рухы белән сугарылган әсәрләрдән бер омтылуда котылу, китү мөмкин
түгел. Мөгаен, китү кирәк тә түгелдер... Алары да Такташ иҗаты бит. Алар да
талантлы каләм белән иҗат ителгәннәр.

Әмма шул ачыкланып килә:
Такташ, олы шагыйрь буларак, “Гасырлар һәм минутлар”да, хәтта “Киләчәккә
хатлар” поэмасында да түгел, бәлки “Мәхәббәт тәүбәсе”ндә, “Урман кызы”нда,
“Пи-би-би-бип” дип башланып киткән, каз бәбкәсе хакындагы лирик парчасында,
“Җир уллары” трагедиясендә ныграк ачыла.

“Такташ... Туган ягым
урманнарына килеп кергәч тә, ни гаҗәптер иң элек аның шигырьләре хәтергә төшә.
Су буеннан казлар куып кайтып килгән бер сабыйны күреп калсаң, тагын шул ук
шигырьләренә юлыгасың. Җилдә чайкалып утырган тук башаклы бодай кырлары, ап-ак
каен, уттай янган усак яфраклары, адашкан песи − бары, бары да, әйтерсең, бер
Такташ шигырьләрендә генә тасвирланган. Аның шигырьләре сабый чактан ук
матурлык, гүзәллек символлары булып кабул ителгәнгә шулаймы.

Куактан-куакка кунып, болын,
урман-кырларның иркенлеген, гүзәллеген мактап җырлаган былбыл гына түгел
Такташ. Шигърият серләрен, халык поэтикасын соң нечкәлекләренәчә үзләштергән
җырчы гына да түгел. Сирәк очрый торган хәзинәгә ия бәхетле шагыйрь генә дә
түгел. Такташ − шәхес! Ул һәм аның иҗаты, барыннан да бигрәк, гадәттән тыш олы
җанлы, киң күңелле, бар дөньяга гашыйк шәхес белән характерлана. Һәм нәкъ менә
шул масштаблы шигъри шәхес булуы белән гыйбрәтле, яңадан-яңа буын шагыйрьләргә
остаз булып торырга лаеклы.

Такташ тудырган лиро-эпик дөнья күз алдыбызда. Ул
бөтен, тулы канлы, өзлексез хәрәкәттә һәм гомерле”.

Шагыйрь шәхесе әсәрләрендә күңелне
җилкендерерлек матур яклары белән ачыла. Ул кайгы-хәсрәтеңнән, үзеңнең нәни
борчу-мәшәкатьләреңнән өстен булу, югарырак тору, үз урының һәм үз миссияңне
Ватан, Җир һәм Тарих кебек олы төшенчәләр киңлегеннән бәяли, таный белү − ни
дәрәҗәдә сокландыргыч сыйфат шагыйрь өчен.

Шау-шулы шәһәр тормышыннан
ераклашып туган авылы Сыркыдыга кайткач та шагыйрь йөрәге үзенә тынгылык таба
алмый. Авыл аның балачак бишеге, дөньяның шагыйрь күңеленә иң якын һәм үз
почмагы. Монда ул тулысы белән балачак хатирәләренә бирелә, туган як
табигатенең гадилеген, бөтенлеге белән назлана:

“−
Пи-би-би-бип...−
Ди дә каз
бәбкәсе,
Яхшатланып
килгән, сөйләнә...
Каз
бәбкәсе, белмим телеңне
Шуңа
бүлешә алмыйм сереңне.
Белсәм
иде, мин дә тыңлап сине,
Аунап ятар
идем чирәмдә.
Син дә,
ашый-ашый, теләгәнчә
Сайрап йөрер идең
тирәмдә...”

Такташ ни
генә әйтсә дә, күз алдына китереп бастырырлык итеп, сурәтләп әйтә. Сурәтләмәгән
очракта да, барыбер, аның сүзе − ничектер тылсымлы, җанлы, дулкынландырырлык,
каныңны кайнатырлык.

Категория: Рефераты | Добавил: ilbyak-school | Автор: Баева Ф.М.
Просмотров: 6289 | Загрузок: 836 | Комментарии: 3 | Рейтинг: 4.8/5 |

Всего комментариев: 3
1 Артур  
0
biggrin

2 Диана  
0
smile

3 Диана  
0
happy

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz