Эчтәлек- Кереш өлеш.
- Төп өлеш.
- 1. Язучы, җәмәгать эшлеклесе −
Ринат Мөхәммәдиев. - 2. “Кенәри — читлек кошы”
романында үзәк образларның бирелеше. - 3. Романга карата тәнкыйтьчеләрнең
фикерләрен күзаллау. - 4. Әсәрнең тел-сурәтләү чараларын
күзәтү.
- Йомгаклау.
-
Библиография.
Минем курс эшемнең темасы “Ринат Мөхәммәдиевның “Кенәри − читлек кошы” романы − яңарыш рухы белән сугарылган әсәр” дип атала. Бу китап Ринат Мөхәммәдиевның тормыш үзәгендә булуы, заман сулышын яхшы тоюы, җәмгыять алдынды торган үткен, мөһим мәсьәләләрне тормышчан образлар, җанлы характерлар аша оста чагылдыруы хакында сөйли. Торгынлык чорының оятсыз каһарманнары, андагы ирекле мәхәббәт маҗаралары, эшнәчелек һәм икейөзлелек тантана иткән җинаятьчелдөнья − “Кенәри − читлек кошы” романындагы вакыйгалар әнә шул җирлектә бара. Бу юлда әдипне илһамлы яңа эзләнүләр, бәхетле ачышлар көткәненә шикләнмәскә мөмкин. |