Пятница, 03.05.2024, 08:09:32   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Открытый урок [21]
Файлы, содержащие разработки уроков.
Полезности [29]
Здесь размещены файлы, которые могут оказать неоценимую помощь при подготовке и проведении уроков.
Официальные документы [6]
Здесь размещены официальные документы школы.
Рефераты [15]
Рефераты обо всем и для всех: учителям, учащимся, студентам.
Сочинениеләр (иншалар) [10]
Укучыларга ярдәмлек.
Книги [14]
Китаплар [12]
Тесты по физике [13]
Готовимся к ЕГЭ [22]
Готовимся к ГИА [22]
Стандарты и программы [3]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Каталог файлов
Главная » Файлы » Сочинениеләр (иншалар)

Рифә Рахман: Татар телендә 100 сочинение
[ Скачать с сервера (158.6 Kb) ] 04.10.2007, 18:21:05

Эчтәлек

  • Дустым!

  • I бүлек.
    И каләм, әйтерең бармы?
    • Безнең
      буын нинди идеаллар белан яши?
    • Идеалсыз
      кеше − имансыз кеше
    • Казан
      − тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният,
      белем үзәге
    • Яшьлегем бишеге
    • Хезмәтнең тире − ачы, җимеше − татлы
    • Бакма аның тышына, Бак эшләгән эшенә
    • Иң якын дустым
    • Мин юрист булырга телим
    • Җырлар
      өчен, җырларым бар
    • Тау башына салынгандыр безнең авыл
    • Көчле
      рухлы геройлар тудыручы әдип
    • Идеалы үзгәргән герой
    • Әсәр
      үзәгендә — кеше рухы
    • Түбәләрдән тамчы тама
    • Әнкәй
    • Паркта — көз
    • Әгәр
      мин президент булсам
    • Тел — буынсыз, уй — төпсез
    • Идел кичкән инәкәләр теле
    • Татарстаным — гөлстаным
    • Мәктәп, исәнме!
    • Әниемнең әнисе
    • Җәйге
      ялда
    • Кышның
      үз матурлыгы
    • Яз, яз, яз җитә
    • Кадерле
      истәлек
    • Гаилә ядкаре
    • Без
      — эзтабарлар
    • Бәхетен
      тапмаган геройлар
    • Гөлҗиһан — минем идеалым ул
    • Татар әдәбиятында авыл прозасы
    • Сталин
      лагерьларының афәтен сурәтләгән әсәр
    • Лирик
      герой — хакыйкать эзләү
      юлында
    • Яңа китап укыгач
    • Бүгенге әдәбиятта хатын-кыз образларын
      тасвирлауда традициялелек
    • Татар әдәбиятында тарихи тематика
    • Татар прозасында укытучы образы
  • II бүлек. Октябрь инкыйлабына кадәрге татар әдәбияты
    буенча язма эшләр
    • Борынгы ядкарьләрдә бабаларыбызның
      педагогик карашлары
    • Коръән һәм татар әдәбияты
    • «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә төшкә йөкләтелгән
      вазифалар
    • Мин яхшыга яхшымын, Мин яманга яманмын («Идегәй» дастанындагы үзәк геройга карата)
    • Олуг
      мәхәббәт турында китап (Хәрәзми иҗаты буенча)
    • «Нәхҗел-фәрадис» әсәрендә ислам дине тәгълиматы
    • «Гөлестан...»да хикәят һәм шигырьләр
      арасында бәйләнеш
    • «Төхфәи мәрдан»
      поэмасында шагыйрь образы
    • Суфилык
      мивәләре пешеп йетмеш
    • Гыйльмилә
      булды сәгадәт
    • Кандалый
      шигырьләрендә яктылык образлары
    • «Әбугалисина»
      әсәрендә мәгърифәтчелек идеяләре
    • «Хисаметдин менла»
      повестенда авторның идеалы булган образлар
    • Гамәл вә җәза (Р.
      Фәхретдиновның «Әсма...» романы буенча)
    • Хатын-кыз бәхете
    • XIX йөзнең икенче яртысында
      поэзиядә мәдхия һәм мәрсияләр
    • «Өлүф яки гизәл кыз Хәдичә» романындагы геройлар хакында мин нәрсә
      уйлыйм?
    • Тукай шигырьләрендә символик образ Һәм детальләрнең
      поэтик фикерне җиткерүдәге роле

    • Мәхәббәтле дөнья (Г. Тукайның «Син булмасаң!» шигыре
      буенча)
    • И газиз Туган җирем!
    • Милли моңнар
    • Язмышлар берлеге (Дәрдмәнд иҗаты
      буенча)
    • С.
      Рәмиев шигырьләрендә рухи
      бәйсезлеккә омтылган каһарман
    • Исемем — Мәҗит, шигырь әйтеп, шигырь язам (М. Гафури
      иҗатында традициялелек хакында)
    • «Кара
      йөзләр» повестенда Галимәне фаҗигагә китергән сәбәпләр
    • Гаяз Исхакыйның башлангыч чор иҗатында мәгърифәтчелек карашлары
    • Сәгадәт
      — бәхет дигән сүз (Г. Исхакыйның «Теләнче кыз» әсәре буенча)
    • Хыяллары җимерелгән герой
    • Теләк-хыяллар һәм тормыш-чынбарлык
    • Аңлау тапмаган геройлар (Ф. Әмирханның балалар турында хикәяләре буенча)
    • Дөнья — матур, мин — бәхетсез
    • Шәриф Камал иҗатында
      кеше күңеленә аваздаш
      табигать тасвирлары
    • Яшь
      гомерне нәрсәгә багышларга? (Гафур Коләхмәтов пьесалары буенча)
    • Безнең шәһәрнең серләре
    • «Галиябану» драмасында мәхәббәткә
      табынган геройлар
  • III бүлек. Инкыйлабтан соңгы татар әдәбияты буенча
    язма эшләр
    • Һади Такташның «Урман кызы» поэмасында Әминә образының бирелеше
    • Кәрим Тинчуринның «Американ» комедиясендә «милләтпәрвәрләр»нең
      чын йөзен ачу
    • Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә чор идеологиясе чагылу
    • Муса Җәлилнең фронт лирикасы
    • Фатих Кәрим, иҗатында үлем һәм яшәү мәгънәсе турында уйланулар
    • Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын
      йолдыз» романында батырлык
      тәрбияләү проблемасы
    • Хәсән
      Туфан иҗатында җил образы
    • А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендә сугыш чоры балаларын тасвирлау
    • Аяз Гыйләҗевнең «Жомга көн кич белән» әсәрендә мәхәббәт темасының чишелеше
    • И. Юзеевның «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы
    • Биектә
      калу (М. Юнысның «Шәмдәлләрдә генә
      утлар яна» повесте буенча)
    • Туган якны сагыну хисе
    • Иҗат
      кешеләрен тасвирлаучы сәхнә әсәре
    • Татар
      әдәбиятында югалган матурлыкны эзләү
    • Милли хисләр
    • Рухи
      матурлык чагылышы
    • Ә.
      Еникинең шул исемдәге
      хикәясендә җиз кыңгырау образы
    • Ш. Галиевнең балалар өчен шигырьләрендә җыелма образлар
    • Р.
      Хәмид драмаларында кучемлелек
    • «Жиде баҗа» пьесасындагы геройларга
      бәяләмә
    • Күренекле
      шәхесләрнең образларын тудырган шагыйрь
    • Татар әдәбиятында автобиографик
      әсәрләр
    • Рәдиф
      Гаташ иҗатында робагыйлар
    • Рәдиф
      Гаташ лирикасында мәгъшука
      портреты
    • Тарих һәм хәтер
    • Р. Фәйзуллинның кыска шигырьләрендә тасвир тудыру алымнары
    • Хыянәт турында роман
    • «Батырша» романы — азатлык өчен көрәшне сурәтләүче әсәр
    • Телгә алырлык китап
    • Татар әдәбиятында торгынлык
      елларына бәяләмә

Дустым!

Каләм тибрәтүгә осталык еллар дәвамында тәрбияләнә. Син түбән сыйныфларда ел фасылларын тасвирлыйсың, әти-әниең, бәйрәмнәр турында язасың. Бераз үскәч, күзаллауларың киңәйгәч, туган халкың, илең хакында уйларны кәгазь битләренә төшерәсең. Әдәби әсәрләрне тирәнрәк өйрәнә башлагач, сочинениеләр синең анда язылганнарга мөнәсәбәтеңне белдерү, аерым образларны, иҗатчы осталыгын һәм башка бик күп нәрсәләрне бәяләү чарасына әйләнә.

Роман укыйсыңмы, хикәяме, повестьмы, үз фикерләреңне теркәп бара торган бул. Кулыңа каләм алгач кына, аларны бергә туплау, хәтердә яңарту кыен. Үзеңдә кызыклы фикерләр дәфтәре булдыр. Әдәбият, тормыш турында көтмәгәндә башыңа килгән уйларны, башкалар әйткән гыйбрәтле фразаларны шунда язып куярсың, һәр ятлаган шигырь, чәчмә әсәрдән өзек сочинение язганда ярдәмгә килә ала. Хәтерең начар икән, берничә теманы ачканда кулланып була торган эпиграфлар гына хәзерлә. Кайвакытта, соңгы юлны үзгәртү белән генә дә, эчтәлеккә яңа мәгънә салып була. Димәк, берничә универсаль сочинениене хатасыз язарга өйрәнү имтиханнар вакытында синең эшеңне җиңеләйтәчәк. Каләм куәтен, иҗатчы осталыгын, кешегә соклануны, яшәү — үлемгә мөнәсәбәтне чагылдырган өзекләр дә универсальлеккә ия.

Югары уку йортына керүчеләр өчен программаларда күрсәтелгән һәр әсәр буенча язма эш каралган. Шулай булгач, бик яхшы беләм дип уйлаганда да, әдәбиятны программада күрсәтелгән тәртиптә кабатлап чыгу кирәк. Гадәттә, укучыга өч төр сочинение язу тәкъдим ителә. 1917 елга кадәрге мирас, бүгенге әдәбият буенча һәм ирекле темага була ул. Кайберәүләр, шуның соңгысын сайлармын әле, дип уйлый. Филологлар хәзерләүче факультетларда еш кына ирекле темаларны да әдәбият буенча бирәләр. Бу очракта әдәби әсәрне, язучы иҗатын ирекле сайлау гына күздә тотыла.

Ярдәмлек — язма эшләр буенча шпаргалка (күчергеч), дип уйлый күрмәгез. Беренчедән, кеше хезмәтен үзеңнеке итеп күрсәтү караклыкка керә, үзенә хөрмәте булган кеше моңа бармас. Икенчедән, бу сочинениеләр күпчелек өчен шактый катлаулыдыр, чөнки без фәнни югарылыктагы һәм аеруча сәләтле укучылар өчен өлге булырлык язма эшләр дә тәкъдим итәргә тырыштык, күбрәк югары уку йортларына керергә хәзерләнүчеләрне күздә тоттык. Әле бит төрле олимпиадалар, конкурслар, фәнни конференцияләр дә бар. Аларда еш кына үтә хәзерлекле балаларның чыгышларын тыңларга туры килә. Китап әнә андыйларга зур ярдәмлек булсын иде.

Хезмәтнең, әлбәттә, теләсә кайсы укучы өчен файдасы тиячәк. Беренчедән, ул — үрнәк эшләр җыентыгы. Аннан соң кайвакыт, дәреслек авторлары белән бәхәскә кереп, башкачарак та карашлар уздырылыр, дәреслектә әйтелеп бетмәгәннәр дә өстәлер. Белгәнебезчә, язма эшле имтиханнарның төп максаты — укучының, абитуриентның үзбашка фикер йөртү сәләтен ачу. Әгәр язма эшләр үрнәгендә укучы каләме осталык ягына аз гына үзгәрсә дә, без бик шатбыз. Китапны чыгаручылар, ихтыяҗ була калса, киләчәктә һәр сыйныф дәрәҗәсендәрәк язылган иншалар җыентыгын хәзерләүне күздә тота.

Язма эшләр дәреслектән файдаланып башкарылмады, алар әсәрләрне мөстәкыйль анализлау нәтиҗәсендә туды, шунлыктан укытучылар өчен өстәмә ярдәмлек була ала. Соңгы вакытта мөгаллимнәр арасында да бәйгеләр уздырыла башлады. Язма эшләребез аларга да билгеле бер дәрәҗәдә өлге булачак. Сочинениеләрдәге карашлар башкаларныкына аваздаш та, охшамаска да мөмкин. Моннан куркырга ярамый. Аңа омтылырга кирәк. Иң мөһиме: фикереңне дәлилләргә тырышудыр. Укытучылар күңелләренә охшаган эшләрне укып, дәресләрен төрләндереп җибәрә алырлар иде.

Китапка төрле характердагы сочинениеләр тупланган. Әдәби-тарихи пландагы язма эшләр арасында бәяләмә, характеристика, чагыштыру рәвешендәгеләрен очратырсыз. Ирекле темага язылганнары да җитәрлек. Алары үз эченә аерым профессия, фән, сәнгатькә кагылышлы, иҗтимагый-сәяси, әхлакый проблемаларны күтәреп чыккан публицистик сочинениеләрне, ел фасыллары, әти-әниләр турында уйларыбызны чагылдырганнарны туплаган.

Язма эшләр үзләре дә фикерне җиткерү рәвеше, төзелеше, рухы, аһәңе белән бер-берсеннән нык аерылып тора. Син алардан язу осталыгыңа туры килгәнне, күңелеңә якынны үрнәккә сайлап алырсың.

Әдәби әсәрләр, иҗат буенча темалар гомумирәк тә, таррак та. Хикәя яисә кечкенә бер шигырьне генә тикшергәндә, фикерләр тирәнрәк була. Теманы тар планда алу язма эшне шулай ук тирәнрәк, тәфсиллерәк һәм фәннирәк итә. Синең зур игътибарыңа да лаек булмаган әсәр бөтенләй башка, моңарчы күрмәгән яклары белән ачылып китә һәм үзенә гашыйк иттерә. Язма эшләргә куелган тема теләсә кайсы иҗатчы әсәрен билгеле бер юнәлештә өйрәнеп булганны да күрсәтә. Шул үрнәктә сез икенче бер әдип яисә шагыйрь язганнарны тикшерә аласыз.

Бүгенге көндә язма эшләрдә план мәҗбүри түгел, әмма фикерен эзлекле дәвам итә алмаучылар өчен аның файдасы бар. Истә тотыгыз: кайвакыт план комачаулый да. Иреккә омтылган фикерне чикли, тоткарлый, көтелмәгән юнәлештә үсәргә мөмкинлек бирми, киртә куя. Инде план буенча да яза алмыйсың, төртелеп каласың. Шулай булгач, план план язу очен генә башкарылмасын, гамәли файдасы тисен. Еш кына укучылар, эшне тәмамлап бетергәч, аның иҗат ителү тәртибен терки. Сочинение үзе тәмам, планын гына язасы калды, дигәнне еш ишетергә туры килә. Көлке түгелмени?!

Кызганыч, кайвакыт бик тирән эчтәлекле язма эшләр дә, пунктуация хаталары күп җибәрелү сәбәпле, түбән бәяләнә. Моны да онытмасагыз һәм каләмегез төшереп узган юлларга игътибарлы булырга күнексәгез иде.

Автор уй-фикер, нәтиҗәне белдергән җөмләләрне һәрвакыт туры сөйләм рәвешендә язу тарафдары түгел, шул ук вакытта ул, аларның билгеле бер рәвештә күңелдә тууын яисә җәмгыятьтә таралуын күрсәтергә кирәк булганда, өтер белән аерып кую яклы һәм шулай эшләде дә. Шулай итеп, шулай булгач, шулай икән һ. б., җөмлә башында килгәндә, кереш сүз буларак каралды. Боларны искә алсагыз иде.

Сочинениеләрне автор күңелдән (истә калган материал буенча) бик кыска вакыт аралыгында язды. Озын күләмлеләрен — югары уку йортларына укырга керү, кечкенә күләмле эшләрне дәрес шартларын күздә тотып башкарды.

Китап авторның белем дәрәҗәсен чагылдыруны максат итми.

Категория: Сочинениеләр (иншалар) | Добавил: ilbyak-school | Автор: Рифа Рахман
Просмотров: 67312 | Загрузок: 13642 | Комментарии: 78 | Рейтинг: 3.7/54 |

Всего комментариев: 741 2 3 ... 7 8 »
1 Лейсаночка  
0
Почему здесь нельзя ничего скачать????? Не могу просмотреть ни одно сочинение!!!! angry

2 ilbyak-school  
0
Наверху синенькая ссылочка "Скачать с сервера". На ней кликните и будет вам 100 сочинений! Скачали, как видите, немало людей. Если бы оставили email, я бы Вас проконсультировал.

3 FoX  
0
Учись Девочка

4 Jozy  
0
Радик, а почему у меня иероглифы одни.... И вообще, какое расширение у документа, которое я скачала (в верхнем углу синего цвета)
Ответ: Расширение файла .doc, упакован в .rar. В документе использованы стандартные шрифты Arial и Times New Roman, так что проблем быть не должно.

5 Varan  
0
Не, нифига не пашет! sad Не узнаёт он ".doc" внутри wacko
Ответ: Кто или что "он"? Что именно не пашет? Проверил - все нормально с файлом. О проблеме пишите в "Обратная связь".

6 luxor  
0
руки кривые вот и иероглифы...спс за сочинения...
Ответ: Всегда пожалуйста.

7 BLONDY GIRL  
0
спасибо за сочинения!!!! biggrin
Ответ: Посмотри еще тут: http://ilbyak-school.ucoz.ru/load/2-1-0-64

8 Mercury  
0
[color=purple][size=12]а у меня тоже не открывается документ, какие-то иероглифы, может быть просто программа не читает тат.язык sad wacko cry
Ответ: Если у Вас операционная система версии Windows 2000 и выше, то проблем быть не должно. Если ниже, то помочь ничем не могу.

9 big  
0
синенькая ссылочка "Скачать с сервера"-ваще не отвичает.Что делать? wacko
Ответ: Проверил. Все нормально, файл скачивается. Под названием материала кликните на ссылку [ Скачать с сервера (158.6Kb) ]. Ищите проблемы в своем браузере. Используйте менеджер закачек.

10 Рузалька  
0
Я не могу скачать!!!! иероглифы выходят!!!!=( cry
Ответ: Если у Вас версия операционной системы Windows 2000 и выше, то проблем с отображением татарских символов не будет. В случае, если версия операционной системы ниже Windows 2000 - ничем помочь не могу.

1-10 11-20 21-30 ... 61-70 71-74
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz