ҖЕН-ПӘРИЛӘР БАР ДИЛӘР... Татар халык легендалары һәм мифларыДөньялар гел-гел буталып торган бер вакытта кеше үз күңеле өчен рухи азык эзли башлый. Кемнәрдер маҗаралы, фантастик әдәбиятны ябырылып ала, ә кемнәрдер халык иҗатына караган легенда һәм мифлардан, гасырлар тузаны каплаган һәм халык хыялы белән фантастика дәрәҗәсенә күтәрелгән персонажларда үзенә тормышчанлык эзли. Легенда һәм мифлардагы дөнья могҗизаларга, табигать серләренә бик бай. Кырлай йә Себер якларындамы шүрәлеләр барысы да диярлек куе, караңгы урманнарда яшиләр, ә җен-пәриләрне исә дөньяның барлык калаларында һәм салаларында да очратырга мөмкин. Шүрәлеләр безнең күңелләргә балачактан ук аңгыра, кеше тарафыннан һәрчак кыерсытылган урманда яшәүче бер җан иясе булып кереп калса, җен-пәриләр, убырлы карчыклар күз алдына килеп басса исә, күңелләр шомланып, курку баса иде. Әйдә, шүрәлеләр безне кети-кети уйнарга чакырсыннар. Албастылар, убырлар, бичуралар да безгә Шүрәле һәм Су аналары кебек якын булсыннар. Зөһрә кыз һәрвакыт айдан елмаеп карасын. Легенда һәм мифларны үз эченә алган бу кечкенә җыентык сезне сихри һәм серле дөньяга алып кереп уйланырга мәҗбүр итсен. Татар халык иҗатының бу өлгеләрен безгә С. ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ тәкъдим итте. Эчтәлек - С. ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ
- Легендалар
- Җир ничек яралган
- Күкнең күтәрелүе
- Зөһрә йолдыз
- Җил каян чыга, ни өчен төрлечә исә?
- Ни өчен чыршылар һәрвакыт яшел һәм матур?
- Ни өчен тирәк агачы җимешсез булып калган?
- Гөлҗимеш ник чәнечкеле булган?
- Усак яфраклары
- Ярканат ничек итеп дөньяны саклап калган?
- Ни өчен ярканат яктыда очмый?
- Тартай, бытбылдык, көртлек, чыпчык исемнәре каян килеп чыккан?
- Ни өчен тартай ябык та бүдәнә симез була?
- Кәккүк каян барлыкка килгән?
- Карлыгачның койрыгы нигә аерылган?
- Ни өчен мәче өйдә, эт тышта яши?
- Дөя ничек үз буена ышанып өлештән калган?
- Кеше гомере ничек корылган
- Әлмәмәт чокыры
- Кәрт тавы
- Иске Кама
- Иделнең Акбикәне урлавы
- Төпсез күл
- Уразлыны җир убу
- Рәҗәп бабай чишмәсе
- Яхъя хәзрәт
- Рабига күле
- Әбелкасыйм баба
- Тимершәех
- Мәһди ташы
- Кисек башлы әүлия
- Кисекбаш
- Алып тавы
- Килен тавы
- Ананың балага шәфкатеннән башсыз тәне телгә килер
- Игелексез угыл
- Биләр ханы хәзинәсе
- Сак-Сок
- Мифлар
- Абзар иясе (йорт анасы)
- Өрәк
- Албасты
- Убыр
- Бичура
- Өй иясе (өй анасы)
- Су бабасы
- Су иясе
- Су анасы
- Шахта иясенең ачуы
- Шахта иясе
- Шахтерның адашуы
- Таз белән шүрәле
- Шүрәлене ничек алдарга
- Төнге очрашу
- Эттән курыккан
- Юлдаш Имәнәй
- Ярымтык
- Шүрәле
- Шүрәле каргаган авыл
- Шүрәле Яппар
- Йорт иясен ничек алдаганнар
- Токый чокыры
- Ятим кыз һәм су анасы
- Кырык ел тыныч эшләгән
- Җил
- Мәцкәй
- Батыр Гәрәй
“Казан” журналы китапханәсе − №3-4, 1992 ел. |