Посетители |
Онлайн всего: 13 Гостей: 13 Пользователей: 0 |
|
Гыйләҗева Л.Г., һадиева Л.Г. Татар теле. 9 нчы сыйныф: Яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә
[ Скачать с сервера (1.06 Mb)
· Скриншот ]
| 29.03.2014, 14:24:48 |
Гыйләҗева Л.Г., һадиева Л.Г. Татар теле. 9 нчы сыйныф: Яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма. Татар телендә гомуми белем бирү мәкт. өчен. - Казан: Гыйлем, 2014. - 64 б.
Кулланма 9 нчы сыйныф укучыларына татар теленнән яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнергә ярдәм итү максатыннан төзелде. Имтихан үткәрүгә бәйле барлык материалларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан табарга мөмкин. Кулланма укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен тәкъдим ителә.
Эшне башкару өчен күрсәтмә
Имтихан эше 3 бүлектән тора.
Беренче бүлек 1 биремнән (С1) гыйбарәт. Анда 2 тапкыр тыңланган текстның кыскача эчтәлеге (изложение) махсус калдырылган юлларда языла. Имтиханда ул 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләнә.
Икенче бүлектәге биремнәр укучылар үзләре укыган текстка нигезләнеп башкарыла. А1-А7 өлешендә һәр биремгә берсе генә дөрес булган 4 вариант җавап тәкъдим ителә. Дөрес җавапның номеры түгәрәккә алып билгеләнә. Җавап дөрес билгеләнмәгән очракта, анысын пөхтә итеп сызып, дөрес җавапны яңадан түгәрәккә алырга мөмкин.
В1-В9 биремнәренә җавапларны мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга кирәк. Җаваплар - махсус калдырылган буш юлларга, ә имтиханда 1 нче номерлы җаваплар бланкына сүз (сүзтезмә) яки сан белән языла. Ялгышкан очракта, анысын пөхтә итеп сызып, янына дөрес җавапны язарга кирәк.
Өченче бүлектә укучылар 2 нче бүлектәге текст белән эшлиләр. Бу эш укучылардан ныклап уйлауны, үз фикереңне дәлилләп, эзлекле рәвештә бирә белүне таләп итә. Җавапларны - махсус калдырылган буш юлларга, ә имтиханда 2 нче номерлы җаваплар бланкына язалар.
Имтиханда орфографик сүзлектән файдаланырга рөхсәт ителә.
Биремнәрне эшләгәндә, караламадан файдаланырга мөмкин, әмма андагы җаваплар имтихан эшенә билге куйганда исәпкә алынмый.
Биремнәрне бирелгән тәртиптә үтәргә киңәш ителә. Үтәү барышында кыенлык туса, анысын калдырып торып, алдагысына күчегез. Вакыт калган очракта, бу биремнәргә кабат әйләнеп кайту мөмкин булачак.
Балларны бергә кушканнан соң, гомуми балл чыгарыла. Мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл җыярга тырышыгыз.
Китап pdf форматында. |
Категория: Китаплар | Добавил: ilbyak-school
|
Просмотров: 5186 | Загрузок: 512
| Рейтинг: 4.0/3 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|