Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
Степанова Г.Н. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы. 10-11 нче сыйныфлары өчен
[ Скачать с сервера (5.75 Mb)
· Скриншот ]
30.03.2014, 22:57:47
Физикадан мәсьәләләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем мәкт. 10-11 нче с-флары өчен / Төзүчесе Г.Н. Степанова. Русчадан Ф.Ф. Гайнетдинова, Н.Г. Гыймадиев тәрҗ. — Казан: Мәгариф, 2003. — 263 б.: рәс. б-н. Китапта физикадан урта мәктәп курсы буенча сыйфат, хисап мәсьәләләре һәм график мәсьәләләр тупланган. Бу мәсьәләләр физика укытучыларына таныш булган мәсьәләләр җыентыкларыннан сайлап алынган. Китапның алдагы басмасы гамәлдәге программа буенча 9-11 нче сыйныф укучылары өчен 1999 елда чыккан. Сборник задач по физике для 10—11 классов общеобразовательных учреждений. /Составитель Г.Н. Стеранова (перевод с русского на татарский язык). — 7-е изд. — М.: Просвещение, 2001. Физиканың мәктәп курсын тирәнтен өйрәнү укучыларны мәсьәләләр чишәргә өйрәтүне күз алдында тота. Мәсьәләләр чишү — физика фәненең гомуми кагыйдәләрен практикада аерым бер очрак өчен куллана белү дигән сүз. Нәкъ менә шуның өчен дә мәсьәләләрне чишә белү теоретик белемнәрне үзләштерүнең тирәнлеген билгеләүдә төп критерий булып тора. Укучыларга тәкъдим ителә торган традицион саналган хисап, сыйфат, график, фикерләүне үстерүгә мәсьәләләр, бәя-мәсьәләләр арасыннан хисап мәсьәләләренә аеруча игътибар бирелә. Шулай да, тәҗрибә күрсәткәнчә, укытучы тәкъдим ителгән җыентыклардагы күп төрле мәсьәләләр арасыннан өйрәнелә торган теориянең барлык аспектларын (сыйфат буенча да, санчасын да) эченә алган билгеле бер мәсьәләләр системасын булдыра алганда, укучыларда ныклы белем уңыш-лырак формалаша. Әлеге мәсьәләләр җыентыгында урта мәктәп физика курсының барлык традицион темаларына мәсьәләләр тупланган. Нәр темада барлык типка да (сыйфат, график, эксперименталь, хисап) мәсьәләләр бар. Башта сыйфат, аннары хисап, график мәсьәләләр катлаулылыгы арта бару принцибында урнаштырылган. Кагыйдә буларак, бер типтагы 2—3 мәсьәлә тәкъдим ителә, чөнки кайсы да булса мәсьәләне дәрестә чишкәннән соң, өйдә мөстәкыйль эш дәвамында күнекмәне ныгыту таләп ителә. Мәсьәләнең шартын анализлый белүне формалаштыру максатында бирелмәләр артыграк булган һәм җитешмәгән мәсьәләләр дә тәкъдим ителә. Нәр бүлектә укытучы хәзерлек дәрәҗәсе төрле булган һәм төрле профильдә укытыла торган сыйныфларда эшләргә мөмкинлек бирердәй санда мәсьәләләр сайлап алынган. Физика укытучыларына инде мәгълүм булган җыентык-лардагы мәсьәләләрне алу аларның билгеле бер дәрәҗәдәге тулы системасын булдыру шартын куйды. Әлеге җыентыкка түбәндәге җыентыклардан мәсьәләләр алынды: А.П. Рымкевич. «Физикадан мәсьәләләр җыентыгы»; В.П. Демкович. «Урта мәктәп өчен физикадан мәсьәләләр җыентыгы»; JI.П. Баканина һ.б. «Физикадан мәсьәләләр җыентыгы»; В.А. Балаш. «Физикадан мәсьәләләр һәм аларны чишү методлары»; Р.А. Гладкова, В.Е. Добронравов һ.б. «Урта һәм махсус белем мәктәпләре өчен физикадан сораулар һәм мәсьәләләр»; Б.Б. Буховцев, В.Д. Кривченков һ.б. «Элементар физикадан мәсьәләләр җыентыгы»; В.С. Волькеншнейн. «Физиканың гомуми курсы буенча мәсьәләләр җыентыгы»; Е.И. Бутиков һ.б. «Мәсьәләләрдә физика»; Б.Ю. Коган. «Физикадан йөз мәсьәлә»; В.К. Фурсов. «Физикадан мәсьәләләр-сораулар»; Санкт-Петербургта физика олимпиадаларының район турларында бирелгән мәсьәләләр; М.П. Шаскольская, И.А. Эльцин. «Физикадан сайланма мәсьәләләр җыентыгы». Төзүченең фикеренчә, мондый мәсьәләләр җыентыгы укытучыга да, укучыга да эшләү өчен уңай булачак, чөнки монда мәсьәләләрнең билгеле бер дәрәҗәдәге тулы җыелмасы «бер тышлык белән» бирелә. Китап pdf форматында.
Категория: Китаплар | Добавил: ilbyak-school
| Автор: Степанова Г.Н.
Просмотров: 1266 | Загрузок: 102
| Рейтинг: 5.0 /2 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]