Пятница, 26.04.2024, 02:12:44   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Открытый урок [21]
Файлы, содержащие разработки уроков.
Полезности [29]
Здесь размещены файлы, которые могут оказать неоценимую помощь при подготовке и проведении уроков.
Официальные документы [6]
Здесь размещены официальные документы школы.
Рефераты [15]
Рефераты обо всем и для всех: учителям, учащимся, студентам.
Сочинениеләр (иншалар) [10]
Укучыларга ярдәмлек.
Книги [14]
Китаплар [12]
Тесты по физике [13]
Готовимся к ЕГЭ [22]
Готовимся к ГИА [22]
Стандарты и программы [3]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Каталог файлов
Главная » Файлы » Китаплар

Татар теленең орфографик сүзлеге
[ Скачать с сервера (8.16 Mb) · Скриншот ] 03.02.2014, 22:04:31
Сүзлектә хәзерге татар әдәби теле лексикасының төрле катламнары (тамыр, ясалма һәм кушма сүзләр, төп һәм алынма сүзләр, гамәлдәге терминнар һәм башка берәмлекләр), шулай ук кулла-ныштагы сүз ясагыч элементлар (авиа..., авто..., социал- һ.б.) урын ала.

Сүзлеккә 43 000 чамасы сүз керә, анда өч миллионлап исем формаларының (19 меңгә якын сүз) һәм фигыль формаларының (9 меңгә якын сүз) ясалуы һәм язылуы турында мәгълүмат бирелә.

Сүзлек (сүзләр исемлеге) соңгы елларда кулланышка кергән шактый гына лексик берәмлекләр исәбенә тулыландырылды.

Сүзлекне төзегәндә, Казан университетында тупланган Татар теленең машина фондының Сүзлекләр фонды материаллары файдаланылды.

Төзүчеләр сүз формаларының ясалыш һәм язылыш үзенчәлекләрен системалаштырырга, охшаш күренешләрне тасвирлауда бердәйлек сакларга тырыштылар.

Әлбәттә, бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларында, басылып чыккан хезмәтләрдә, фәнни тикшеренүләрдә татар теленең орфографиясе проблемаларын хәл итүгә карашлар төрлелеге һәм шактый сүзләрнең язылышында вариантлылык яшәп килгәндә (кара., мәсәлән, газета / газет / гәзит / гәҗитә / гәҗит һ.6.), дөрес язу проблемаларын тулаем берьюлы гына хәл итеп бетерү мөмкин түгел. (Әйтергә кирәк, аларның күпчелеге алынма сүзләргә карый.)
Татар теленең тулы, системалаштырылган сүзлеген булдыру — гаять мөһим һәм катлаулы мәсьәлә, һәм ул киң катлам белгечләр тырышлыгы белән хәл ителергә тиеш.

Төзүчеләр бу сүзлекне әлеге мәсьәләне хәл итү юлында бер адым дип саныйлар.

Сүзлектән сез белә аласыз:
• татар сүзләренең башлангыч формасының язылышын — кара, сүзлекне (=> 2);
• сүздә басымның кайсы иҗеккә төшүен — кара, сүзлекне (=> 2);
• исем һәм фигыльләрнең төп формасының ничек ясалуын һәм язылуын — кара, кушымтаны (=> 3.2), шулай ук сүзлектәге үрнәк формаларны (=>2);
• сүз формалары ясауда нинди кушымчалар катнашуын һәм аларның нинди формалар ясавын — кара, форзацны (=>Форз. 1);
• ясалма сүз формаларының, шул исәптән сүзлеккә кермәгән сүзләрнең дә (мәсәлән, яңа сүзләрнең) ничек ясалуын һәм язылуын — кара, форзацны (=>Форз. 2);
• Татарстан Республикасындагы торак пунктлар исемнәренең язылышын — кара, кушымтаны (=>3.1) һ.б.

Әлеге басма укучылар, студентлар, укытучылар, нәшрият һәм редакция хезмәткәрләре өчен чыгарыла.

Халыкара элемтәләр киңәю һәм ныгуга, төрле милләт халыкларының Татарстан Республикасындагы ике дәүләт теленең берсе булган татар теле белән кызыксынуы артуга бәйле рәвештә, сүзлекне төзүчеләр башка телләрдә сөйләшүче татарстанлыларның, Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит дәүләтләрдә яшәүчеләрнең дә татар телен өйрәнүгә ихтыяҗларын исәпкә алырга тырыштылар.

Сүзлекне төзүчеләр, татар орфографиясендәге катлаулы мәсьәләләрнең хәл ителеп бетмәгәнлеген аңлаган хәлдә, тулы, системалы орфографик тупланма төзергә ярдәм итәрдәй теләк-тәкъдимнәргә рәхмәтле булачак.
E-mail: tat_orfograf@ksu.ru

Орфографический словарь татарского языка : Около 43 000 слов/Сост.: К.Р. Галиуллин, Р. И. Раскулова.— Казань: Магариф, 2010.— 399 с.

В словаре представлены различные пласты лексики современного татарского литературного языка (непроизводные, производные и сложные слова, исконные и заимствованные слова, употребительные термины и другие единицы), а также словообразовательные элементы (авиа..., авто..., социал- и др.).

Словарь включает более 43000 слов и предоставляет сведения об образовании и написании около трёх миллионов форм существительных (около 19 тысяч слов) и глаголов (около 9 тысяч слов).

Словарь (словник) пополнен за счёт значительного количества лексических единиц, получивших распространение в последние годы.

При составлении словаря были использованы материалы созданного в Казанском университете Словарного подфонда Машинного фонда татарского языка.

Составители стремились к системному представлению особенностей образования и написания форм слов, к единообразию описания сходных явлений.

Конечно, в настоящее время, когда в печатных средствах массовой информации, в публикациях, научных исследованиях представлены различные подходы к решению орфографических проблем татарского языка, когда наблюдается вариативность в написании значительного количества слов (см., например, газета / газет / гәзит / гәҗитә / гәҗит и др.), трудно сразу решить все проблемы правописания (кстати, многие из них связаны с написанием заимствованных слов).

Создание полного, системного орфографического свода татарского языка — чрезвычайно важная и сложная задача, и она должна решаться усилиями широкого круга специалистов.

Составители рассматривают данный словарь как шаг к решению этой задачи.

Из словаря вы можете узнать:
• как пишутся татарские слова в своих начальных формах — см. словарь (=> 2);
• на какой слог падает ударение в словах — см. словарь (=>2);
• как образуются и пишутся основные формы имён существительных и глаголов — см. приложение (=>3.2), а также показательные формы в словаре (=>2);
• какие аффиксы участвуют в образовании форм слов и какие формы они образуют —см. форзац (=> форз. 1);
• как образуются и пишутся формы производных слов, в том числе и незафиксированных в словаре (например, новых слов) — см. форзац (=>Форз. 2);
• как пишутся названия населённых пунктов Республики Татарстан— см. приложение (=>3.1) и др.

Данное издание предназначено для учащихся, студентов, учителей, работников издательств и редакций.

В связи с расширением и усилением международных связей, с возрастанием интереса к татарскому языку, одному из двух государственных языков Республики Татарстан, составители стремились учесть также потребности иноязычных татарстанцев, жителей других регионов Российской Федерации и граждан зарубежных государств в изучении татарского языка.

Составители осознают, что ещё не все сложные вопросы правописания татарских слов решены, и с благодарностью примут пожелания, которые приведут к созданию полного, системного орфографического свода.
E-mail: tat_orfograf@ksu.ru
Категория: Китаплар | Добавил: ilbyak-school
Просмотров: 7491 | Загрузок: 648 | Рейтинг: 4.8/4 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz