Пятница, 03.05.2024, 21:43:54   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Музей

2001 нче елга кадәр Илбәк мәктәбенең тарихы. I бүлек

Кызганычка каршы Илбәк мәктәбе турында тарихи материаллар сакланмаган. Архивтан алынган мәгълүматләр буенча Илбәк башлангыч мәктәбе 1924 нче елда оеша. Октябрь урамы, 1 адресы буенча урнашкан.

Мәктәп бинасының гомуми мәйданы 308 кв. м., агачтан төзелгән, калай түбәле, утын ягып җылытыла, керосин белән яктыртыла. 104 укучыга исәпләнгән.

1934 нче елдан мәктәп мөдире вазыйфаларын Ибраһимова Гөлҗиһан башкарган.

1934 – 1936 нчы елларда мәктәптә эшләгән укытучылар:

  • Ибраһимова Гөлҗиһан (мөдир);
  • Зарипов Галимҗан һәм Галимә;
  • Фазлыев Галимҗан (Әлкәйнеке);
  • Зарипова Зәйнәп («Уку ударнигы» газетасына шигырьләр язган).

1937 – 1939 елларда мәктәп мөдире – Ибраһимова Гөлҗиһан.

1939 – 1942 елларда мәктәп мөдире – Гыймадиева Хөсниямал.

1940/1941 нче уку елында мәктәптә 120 укучы исәпләнгән, эшләгән укытучылар: Хаҗиева Т., Газизова Мөкәрәмә, Хәйдәрова М. (Тат. АССР Халык комиссариаты Азнакай районы Илбәк башлангыч мәктәбенең 1940/1941 уку елы ахырында тапшырылган отчетыннан).

1941/1942 нче уку елы өчен Илбәк башлангыч мәктәбенең язма отчетыннан өзекләр:

  • Укырга тартылырга тиеш: 104 укучы;
  • Уртача өлгереш: 97,3%;
  • Саф йөреш: 95,3%;
  • Абсолют үзләштерү: 89,3%;
  • Укытучылар:
    • Гәрәева – 1-2 кл., Гыймадиева – 3 кл.;
    • Газизова Мөкәрәмә – 4 кл.;
  • Китап белән тәэмин ителеш – 95%;
  • 38 отличник һәм ударник бар.

Драмтүгәрәккә 45 укучы йөри, шулар тарафыннан 12 тапкыр концерт күрсәтелде.

Мәктәп мөдире ел буена 32 сәгать дәрескә кергән.

Уку елы тәмамланганнан соң укучылар кулындагы китаплар сельпо белән договор нигезендә мәктәпкә сатып алына.

1942/43 нче уку елында укырга тиешле укучыларның семьялары белән сөйләшеп чыгылды.

  • 1 класска кабул ителә: 43 укучы;
  • 2 класс – 20 укучы;
  • 3 класс – 20 укучы;
  • 4 класс – 31 укучы;
  • Барлыгы – 114 укучы.

Мәктәп мөдире Гыймадиева X. Ирекле башлангыч мәктәбенә җибәрелү сәбәпле, 1942/43 нче уку елыннан бу вазыйфа Алъмеева Тәскирәгә йөкләнә (1946 нчы елга кадәр).

1942/43 нче уку елындагы отчеттан:

  • 1 класста – 24 укучы, 2 класс – 18 укучы, 3 класс – 14 укучы, 4 класс – 28 укучы.
  • Барлыгы – 84 укучы.
  • Абсолют үзләштерү – 78,8%.
  • Саф йөреш – 82,2%.
  • Отличнога һәм яхшыга тәмамлаучылар – 28 укучы.
  • Кайсы мәктәп белән ярыша – Ирекле.

Мәктәп мөдире: Алъмеева Тәскирә (укытучылар күрсәтелмәгән).

1943/44 нче уку елының 1 чирек өчен язма отчет материалларыннан:

  • Мәктәптә 44 укучы.
  • Китүче, авыру сәбәпле укудан туктаучы, үлүчеләр, мәктәпкә тартылмаган балалар юк.
  • Китап белән тәэмин ителеш – 77,3%.
  • Өлгермәүче укучылар – 5.
  • Саф йөреш – 91,6%.
  • Абсолют үзләштерү – 89,8%.
  • Отличниклар – 12.

Укытучылар: Альмеева Тәскирә (1, 2 классларны укыта) һәм Газизова Мөкәрәмә (3, 4 классларны укыта).

1944/45 нче уку елы отчетыннан:

  • 1 кл. – 9 укучы;
  • 2 кл. – 6 укучы;
  • 3 кл. – 10 укучы;
  • 4 кл. – 10 укучы;
  • Барлыгы – 35 укучы;
  • Китап белән тәэмин ителеш – 80,2%;
  • Өлгереш – 6 укучы, отличниклар – 5 укучы;
  • Саф йөреш – 84,8%;
  • Абсолют үзләштерү – 98,7%;
  • Мәктәп участогы – 30 сутый.

1947 – 1949 нче елларда мәктәп мөдире булып Газизова Мөкәрәмә эшли.

1949 нчы елдан мәктәп мөдире – Сәгыйдуллин Заһидулла Сәмигуллович.

Соңрак Вәлитова Кәшифә Мәхмүровна укытучы булып эшләгән.

1955/56 нчы уку елында мәктәптә 31 укучы.

  • 1 кл. – 12 укучы;
  • 2 кл. – 9 укучы;
  • 3 кл. – 7 укучы;
  • 4 кл. – 3 укучы укыган.

1956/57 нче уку елы – 28 укучы.

Ибраһимова Гөлҗиһан сөйләве буенча: 1958 нче елда Сәгыйдуллин 3.С. тырышлыгы белән Бөгелмәдән чакыртылган төзүчеләр яңа мәктәп бинасы салып бирәләр.

1957/58 – 1961/62 нче уку еллары өчен мәктәп мөдире Сәгыйдуллин З.С. төзегән паспорттан өземтәләр:

  • Бина агачтан төзелгән, калай түбәле, утын ягып җылытыла торган миче бар, керосин лампа белән яктыртыла. Бинаның гомуми мәйданы 189 кв. м , 3 класс бүлмәсе, 0, 38 га җире бар.
  • Китапханәдә 180 китап исәпләнә.
  • Мәктәп алдырган газета–журналлар исемлеге: «Учительская газета», «Совет мәктәбе», «Пионерская правда», «Коммуна», «Вожатый», «Совет әдәбияты».

1960 нчы еллардан башлап мәктәптә укучылар саны кимегәннән кими бара.

1965–1972 нче елларда Илбәк башлангыч мәктәбендә 2 укытучы эшли: Билалова Асия һәм Вәлитова Кәшифә. Штатлар кыскару сәбәпле 1972 нче елдан Кәшифә апа үзе генә укыта. (Вәлитова К.М. 1939 нчы елда туган, Бөгелмә педучилищесын тәмамлаган.)

1974/75 нче уку елы отчетыннан:

  • класс – 5 укучы, 2 класс – 4 укучы, 3 класс – 3 укучы. Барлыгы – 12 укучы.
  • 3 класс бүлмәсе, гомуми мәйданы – 189 кв. м. 0,38 га җире бар.
  • Балалар мәктәптә бушлай тукланалар (колхоз хисабына).
  • Китапханәдә 421 китап, шуның 283 се – дәреслек.
  • Укытучы – Вәлитова Кәшифә Мәхмүровна.

1983 нче елның 1 сентябреннән 1986 нче елга хәтле Илбәк башлангыч мәктәбе мөдире булып Ситдикова Диләрә Әдиповна эшли. (1963 нче елда туган, Минзәлә педучилищесын тәмамлаган).

1986/87 нче елда балалар булмау сәбәпле, мәктәп ябылып тора.

1987 нче елда 2 укучы белән Илбәк башлангыч мәктәбе үзенең эшен Закуанова Фәния Вәкиловна (1957 нче елның 29 нчы мартында Биектау районының Мүлмә авылында туган. 1974–1979 нче елларда Казан дәүләт университетында укып, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлегенә ия була. 1979 нчы елда Үчәлле сигезъеллык мәктәбендә хезмәт юлын башлап җибәрә) мөдирлегендә башлап җибәрә. 1991 нче елда тулы булмаган урта мәктәпкә әйләнә.

Бала саны арту сәбәпле, мәктәптә класс-кабинетлар җитми башлый. 1993 нче елда «Янтарь» совхозы идарә бинасын мәктәп карамагына тапшыра.

Илбәк мәктәбе 1994 нче елда гомуми урта мәктәп булып оеша. Директоры – Закуанова Ф.В.

Уку елы

Бала саны

 

1987/1988

2 укучы

Башлангыч мәктәп

1988/1989

7 укучы

Башлангыч мәктәп

1989/1990

7 укучы

Башлангыч мәктәп

1990/1991

12 укучы

Башлангыч мәктәп

1991/1992

13 укучы

Тулы булмаган урта мәктәп

1992/1993

22 укучы

Тулы булмаган урта мәктәп

1993/1994

27 укучы

Тулы булмаган урта мәктәп

1994/1995

31 укучы

Гомуми урта мәктәп

1995/1996

39 укучы

Гомуми урта мәктәп

1996/1997

47 укучы

Гомуми урта мәктәп

1997/1998

58 укучы

Гомуми урта мәктәп

1998/1999

63 укучы

Гомуми урта мәктәп

1999/2000

54 укучы

Гомуми урта мәктәп

2000/2001

52 укучы

Гомуми урта мәктәп

1997 нче елның сентябрендә Әлмәт «Торак тозелеше идарәсе» акционерлык җәмгыяте, «Янтаръ» ширкәте үз эченә балалар бакчасы, медпункт, китапханә, мәдәният үзәген берләштергән спорт, укыту, хезмәт тәрбиясе комплексы бинасы төзеп бирделәр.

Мәктәп бинасының гомуми мәйданы – 1908,58 кв. м., кирпичтән төзелгән, 2 катлы, газ белән җылытыла (аерым котелънаясы бар). Мәктәп 90 укучыга, балалар бакчасы 50 балага исәпләнгән.

Мәктәптә эш сәгате 7 сәг. 30 минутта башлана. Уку I сменада алып барыла. Укыту-тәрбия процессын уңышлы оештыру өчен яхшы җиһазланган информатика, чит тел, башлангыч класслар, физика, химия-биология, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, тарих, география, рәсем һәм сызым, математика кабинетлары, спортзал, спорт мәйданчыгы, ашханә һәм 2,2 га мәйданда мәктәп яны тәҗрибә участогы бар.

1996-2000 нче елларда Илбәк урта мәктәбендә уку сыйфаты:

Уку елы

1996/ 1997

1997/ 1998

1998/ 1999

1999/ 2000

2000/ 2001

Өлгереш

100%

100%

100%

100%

100%

Сыйфат

45%

47%

50%

57%

43%

Укучыларның фәннәр буенча алган белемнәренең төпле булуын район олимпиадалары нәтиҗәләре күрсәтә. 1997/98 нче уку елында Илбәк урта мәктәбе укучылары түбәндәге урыннарны алдылар: татар теле I урын, икътисад нигезләре – IV урын, геология – IV урын, рус теле – IV урын, хокук – II урын. 1998/99 уку елында экология I урын, астрономия – IV урын, информатика – II урын, татар теле III урын. Шул ук уку елында республика күләмендә уздырылган экология буенча олимпиадада XI класс укучысы Насрыев Илдар IV урынны алды һәм «Юный программист» конкурсында катнашып республика мәктәпләре арасында III урынны алды. 2000/2001 нче уку елында XI класс укучысы Баева Фәридә татар теленнән район олимпиадасында II урынга лаек булды.

БДБ илләреннән кайткан балалар күп булу сәбәпле дәресләр ике телдә алып барыла. Мәктәп район күләмендә төрле милләт укучыларының күп булуы белән аерылып тора (татар, урыс, казах, әрмән, кыргыз, таджик, башкорт). Бу балалар күбесе катнаш гаиләләрдә тәрбияләнәләр.

Мәктәп коллективы 1996/97 нче елдан башлап «Укытуда дифференциалъ һәм индивидуаль якын килеп укыту сыйфатын күтәрү» проблемасы өстендә эшли. Методик эш махсус план буенча үткәрелә; укытучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнү ачык дәресләр һәм ачык чаралар, көндәлек дәресләр аша даими алып барыла.

Педагогик коллектив район, куст метод берләшмә эшендә актив катнашып килә. 1998 – 2001 нче елларда мәктәптә район күләмендә түбәндәге фәннәрдән семинарлар үткәрелде:

  • информатика фәненнән (информатика укытучылары Гатин Р.И. XI класста, V класста Гарифуллина З.К. информатика фәненнән, ачык дәресләр күрсәттеләр);
  • татар теле һәм әдәбиятыннан (татар теле һәм әдәбияты укытучылары Авзалова Д.М. VI класста, Закуанова Ф.В. VII класста татар әдәбиятыннан ачык дәресләр күрсәттеләр);
  • башлангыч класс укытучылары (Илъясова Л.К. III класста рус теленнән, Ситдикова Д.Ә. II класста татар теленнән ачык дәресләр күрсәттеләр);
  • математика фәненнән куст берләшмәсе өчен семинар уткәрелде (укытучы Валитова А.Р. VIII класста алгебрадан ачык дәрес күрсәтте);
  • химия–биология фәннәреннән куст берләшмәсе өчен семинар үткәрелде (укытучы Валиуллова Альбина Фарсовна VIII класста химиядән, XI класста биологиядән ачык дәресләр күрсәтте).

Район күләмендә уздырылган педагогик укуларда да безнең укытучылар актив катнашалар: Гатин Р.И., Ильясова Л.К. район конференциясенә, Ситдикова Д.Ә. куст берләшмә җыелышына үзләренең чыгышлары белән үттеләр.

Заманча укыту методларын өйрәнү һәм үзләштерү – педагогик коллектив алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Дәресләрдә видеофильмнар күрсәтү һәм башка укыту – техник чараларын куллану гадәти хәлгә әйләнде.

1997/98 нче уку елыннан компьютер классы, лингафон кабинет ачылды. V класстан башлап информатика дәресләре, III класстан башлап, инглиз теле дәресләре укыту алып барыла. X-XI класс укучыларына информатика дәресләрендә ЭВМ операторы курсы укытыла. Укучыларга компьютерда эш күнекмәләре һәм төпле теоретик белем бирелә. РАSСАL, QBАSIC программа телләре өйрәтелә. 1998/99 нче уку елында республика күләмендә уздырылган «Юный программист» конкурсында катнашып XI класс укучысы Насрыев Илдар үзенең программасы белән III урынга лаек булды (укытучы: Гатин Р.И.). Бу информатика фәненнән укучыларның тирәнтен белем алуларын күрсәтә. Дәрестән тыш VII-XI класс укучылары өчен «ЭВМ дөньясында» исемле информатика түгәрәге эшли (җитәкчесе: Гатин Р.И.).

Дәвамы - II бүлектә.

Категория: Музей | Добавил: ilbyak-school (16.06.2006) | Автор: Латыпова Алина Салиховна
Просмотров: 4866 | Рейтинг: 5.0/1 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz