Суббота, 04.05.2024, 11:29:47   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Музей

2001 нче елга кадәр Илбәк мәктәбенең тарихы. II бүлек

I бүлек

Мәктәпләрдә, Татарстан һәм татар халкы тарихы укытыла башлагач, тарихи төбәкне өйрәнү һәм аның материалларын куллану бу фәнне тулыландырырга ярдәм итә. Бигрәк тә укучыларга өстәмә белем бирүдә зур әһәмияткә ия.

Бездә туган як, туган авыл тарихын өйрәнү буенча “Тарихи төбәкне өйрәнү” музее эшли башлады. Илбәк авылы тарихынын революциягә кадәр чорын тарихчы Таһир Кәримов архив материалларына таянып эшләп бирде. 1917 елдан бүгенге көнгә кадәр тарихи материаллар укучылар тырышлыгы нәтиҗәсендә, шактый тупланды, авылның мөхтәрәм кешеләре, аксакаллары белән аралашып күп мәгълүматләр җыелды, һәр укучы музейга экспонатлар туплауда үзеннән өлеш кертте һәм бу эш һаман да дәвам итә. Музей эшчәнлеге 5 юнәлештә алып барыла:

  • «Авылның кичәгесе һәм бүгенгесе»;
  • «Алар Ватан өчен көрәште»;
  • «Герой – авылдашыбыз Әкрам Вәлиев»;
  • «Мәктәп тормышы»;
  • «Риза Фәхретдин – Илбәк авылы горурлыгы».

Илбәк урта мәктәбендә балаларны яшьтән эшкә өйрәтү буенча зур эш башкарыла. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләү дәвамында балалар хезмәт күнекмәләрен үстереп, җирне яратырга өйрәнеп кенә калмыйлар, ә, иң мөһиме, үз эшләренең нәтиҗәсен күрәләр. 2,2 га лы җирдә укучылар җитергән продукция мәктәп ашханәсендә ел буе бушлай туклануны оештырырга мөмкинлек бирә.

Педагогик коллектив елның-елында тәҗрибә участогыннан мул уңыш алу, яшелчә орлыгы җитештерү, үсентеләр үстереп сату өстендә эш алып бара. 1991/92 нче уку елында мәктәп, Американың “Пионер” фирмасы белән эшләп, анда җитештерелә торган кәбестәнең «Брюссель», «Брокколи», «Чәчәк», «Фортуна» сортларын орлыктан үстерә башлады. Томатнын «Гибрид», «Лимонный» һәм башка төрле сортларын, фасоль, бәрәңге, кабак, кукурузның төрле сортларын безнең якларда үстерү буенча сынау – тәҗрибә уңышлы булды һәм хәзер һәр елны алардан мул уңыш җыеп алына. 1997/98 нче уку елында бакчадан – 129 мең, ә 1998/99 нче уку елында 140 мең, 1999/2000 нче уку елында 52 692 сумлык табыш алынды. Димәк, Илбәк мәктәбе укучыларының ел саен район күләмендә уздырылган «Чулпан» премиясенә лаек булулары очраклы хәл түгел (1995 нче,1996 нче, 1997 нче елларда «Укыту-җтештерү бригадасының актив члены» номинациясе буенча, 1998 нче, 1999 нче елларда «Иң яхшы укыту-җитештеру бригадасы» номинациясе буенча).

1998 нче елның 15 августында мәктәпнең тегү цехы эш бияләйләре тегә башлады. Бу керемнең 15 проценты – мәктәп укучыларын ашату, 5 проценты – балалар бакчасын яшелчә белән тәэмин итү, 5 проценты “4”ле һәм “5”легә укучы балаларга премия бирү, 20 проценты – мәктәптә төрле кичә-бәйрәмнәр үткәрү, 3 проценты – чыгарылыш класс укучылары өчен кичәләр уздыру, аларны бүләкләү өчен, 10 проценты – методик әсбаплар сатып алу, 10 проценты – мәктәп, район, республика олимпиадаларында катнашучыларны, җиңучеләрне бүләкләү, 32 проценты экскурсияләр, походлар, балаларның ялын оештыру өчен тотыла.

Урып-җыю вакытында, совхозга ярдәм йөзеннән, Илбәк урта мәктәбе каршында ел саен хезмәт лагеры оештырыла. Амбарда икмәк чистартуда балалар хезмәте хәлиткеч роль уйный. Көзге уңышны җыюда да укучылар көченә мохтаҗлык зур. Алар басуда бәрәңге алалар, чөгендер кисәләр.

Илбәк урта мәктәбендә әйләнә-тирә мохитне өйрәнүгә экологик белемгә зур игътибар бирелә. Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү катлаулы һәм дәвамлы педагогик процесс.

1996 нче елда районда уздырылган экологик конференциядә уңышлы чыгыш ясап, XI класс укучылары Мактау грамотасына лаек булдылар (җитәкче: Хуҗина В.Я.).

1997 нче елда республика буенча игълан ителгән “Өзмә” исемле экологик конкурска IX класс укучылары Сакибаева Гузәл, Закуанова Айгөл беренчеләрдән булып кушылдылар. Беренче язгы чәчәкләргә багышланган газеталар арасында II урынны, гомуми нәтиҗәләр буенча III урынны алулары мәктәп укучыларының экологик проблемалар белән яхшы таныш булуын күрсәтә.

1998/99 нче уку елында XI класс укучысы Насрыев Илдар экология буенча уздырылган район олимпиадасында катнашып I урынны, республика буенча IV урынны алды.

Мәктәптә 3 ел рәттән экологик лагерь эшләп килә. Экологик лагерьның максаты биология дәресләрендә алган теоретик белемнәрне арттыру, татар халкының күпгасырлык педагогик мирасына таянып табигатьне олыларга, ана карата шәфкатьле мәрхәмәтле булырга өйрәтү, әхлакый тәрбия бирү.

Лагерьда укучылар экологик фәнни-тикшерү алымнары белән танышалар һәм аларны гамәлдә кулланырга өйрәнәләр. Якын-тирәдәге сулыкларның торышын, андагы су составын өйрәнү, чишмәләрне чистарту буенча мөһим эш алып барыла. Экологик лагерьга йөрүче балалар чишмәләрне төзекләндерү буенча “Янтарь” ширкәтенә мөрәҗәгать белән чыктылар. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүгенге көндә авылдагы «Баймөхәммәт» чишмәсе авылның күрке булып тора.

Экология ул – матурлык, сәламәтлек, танып белү, аралаша һәм күзәтә белү күнекмәләренең җыелмасы. Менә шуларны күздә тотып мәктәптә экологик сукмак булдырылды. Экологик сукмакның башлангычы балалар бакчасыннан башлана. Ул “Нәниләр” тукталышы дип атала. Мәктәпкәчә кече яшьтән үк алар үсемлекләрне, хайваннарны танып белергә, гомумән тере табигатьне өйрәнеп, аның күп төрле һәм бер-берсе белән бәйләнештә булуын өйрәнәләр.

Икенче тукталыш башлангыч классларда «Бүлмә үсемлекләре» дип атала. Монда укучылар үсемлекләрне тере организм буларак өйрәнеп, аларны тәрбияләргә өйрәнәләр.

Өченче тукталыш – «Дару үләннәре» – VI класс өчен. Алар дару үләннәрен танып белергә, җыярга, куллана белергә өйрәнәләр һәм мәктәптә кышын витаминлы чәйләр эчерү өчен гөлҗимеш, чәй үләне, үги ана яфрагы, бөтнек, мәтрүшкә, җиләк яфрагы кебек үләннәрне җыеп, киптереп әзерләп куялар. Шулай ук дару үләннәре буларак әрем, әрекмән, кычыткан, каен, имән себеркеләре ясап база хуҗалыгы маллары өчен дару үләннәре әзерлиләр.

Дүртенче тукталыш – «Күкчәчәк». Тукталыш хуҗалары – сигезенче класс укучылары. Алар кыр үсемлекләрен, хайваннарны өйрәнәләр.

Бишенче тукталыш – «Төнбоек». Ул Илбәк инеше буенда урнашкан. Укучылар (VII класс) елга буйларын чистарталар, суның чисталыгын тикшерәләр, судагы үсемлекләрне өйрәнәләр.

Алтынчы тукталыш – «Байбак». Ул Илбәк елгасыннан өстә урнашкан калкулыкта. Укучылар суырларның саны, колонияләре, үрчүләре, яңа урын сайлауларын өйрәнәләр.

Җиденче тукталыш «Чишмә» дип атала. Авыл чишмәләренең тарихым өйрәнү, аларны карау, матурлау укучыларның бурычы булып тора.

Районыбыз мәктәпләре икенче ел инде сәламәтләндерү программасы белән эшли. Шул исәптән Илбәк урта мәктәбе 1998/99 нчы уку елында районыбызда авыл мәктәпләре арасында «Сәламәтләндерү программасын» тормышка ашыру йөзеннән эксперимент үтте. Экспериментта балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, башлангыч класслар һәм бишенче класс укучылары катнашты.

Балаларның һәрберсенә карта-дәфтәрләр ачылды. Анда һәрбер укучыга, балага педагогик-психологик характеристика, баланың нинди авырулар кичерүе; әти-әнинең гаиләдәге урыны, коллективта микроклимат турында мәгълүматлар тупланды. Баланың буе, авырлыгы, мәктәптә өлгереш нәтиҗәләре, дәрескә йөреш турында күзәтүләр һәм медкүзәтү нәтиҗәләре язылды. Укучыларның шушы карталарыннан чыгып һәр классның «сәламәтләндерү» программасы эшләнде. Ике ел шул программа нигезендә эшләү үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирде. Мәктәптә сулыш юллары авырулары, грипп белән авыручылар саны бермә-бер кимеде, ә нерв авыруларының шул килеш калуы күзәтелде. Бу күренеш мәктәп коллективы алдына икенче бурыч куя: ата-аналар белән эшне тагын да камилләштерергә, балага мәктәптә, класста булган микроклиматның якшы булуы бер нәрсә, өйдә ул ничек яши, гаиләдә балага мөнәсәбәт нинди, моны әле җитәрлек дәрәҗәдә белмибез. Бала сәламәтлеге өчен укытучы, әти-әни бергәләп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешеп була.

Мәктәптә саннормаларның төгәл үтәлеше – сәламәтлек өчен иң кирәкле алшартларның берсе. Ишектән килеп кергәндә бина эчендә нормаль температура, расписаниеләрнең дөрес төзелеше, динамик паузаларның үз вакытында булуы, занятиеләрдә, дәресләрдә физминутларның төрле формада үз вакытында үткәрү мөһим факторларның берсе булып исәпләнелә.

«Сәламәтләндерү» программасы үзенә аерым тәрбия чарасы була алмый. Ул үзеннән үзе биология, ОБЖ, физкультура, әдәбият һ.б. фәннәр белән керешеп китә һәм фәнара бәйләнеш тудыра.

Тәрбия-белем учреждениеләренең кайсы гына өлкәсенә килеп керсәк тә сәламәтлек программасы шәхес формалаштыруның нигезе буларак хезмәт итәргә тиеш.

Тәрбия мәсьәләсе – өзлексез процесс. Уку вакытында гына түгел, каникул чорларында программа бербөтен буларак кабул ителә. Шуларны истә тотып мәктәптә өч лагерь оештырылды. Мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры балалар бакчасының әзерлек группасы һәм башлангыч класслар өчен, экологик лагерь (V-VIII класслар өчен) һәм хезмәт-ял лагеры (IХ-ХI класслар өчен).

Мәктәп яны сәламәтләндерү лагерының максаты: бакчада йөрүче балаларны укучылар коллективына ияләндерү. Балалар бакчасыннан чыгу белән кискен генә, мәктәп кысасына кереп бала йомылмасын, аралашсын өчен оештырыла. Сентябрь аенда бала чын мәктәп укучысы, хуҗа булып психологик яктан әзерлекле рәвештә мәктәпкә килә.

Ел дәвамында балаларыбыз укытучылар, тәрбиячеләр күзәтүе астында булалар. Бу – укучыларның иминлеге, исәнлеге.

«Сәламәтлек» программасы – елллар дәвамында максатчан эшли торган, үз эченә бик күп тәрбия мәсьәләрен алган процесс ул.

Бала туганнан алып шәхес буларак формалашканча аның сәламәтлеге өчен кайгыру, яшәеше өчен җавап бирү әти-әни, укытучылар, тәрбиячеләр өстендә. Сәламәт балалар киләчәктә сәламәт әти-әниләр дигән сүз. Сәламәт әти-әни генә сәламәт бала тудыра. Бу чылбырда өзеклек була алмый. Коллективта эшләгән һәр кеше моны яхшы аңларга тиеш. Сәламәтлек ул – һәр җирдә уңышның башы.

Дәрестән тыш вакытны оештыру һәр укучыга эстетик һәм әхлак тәрбиясе бирүгә юнәлгән. Җыр-бию, бокс, «Оста куллар», «Гарәп графикасы нигезендә иске татар язуы», «ЭВМ дөньясында», туризм, волейбол, баскетбол тугәрәкләре укучыларның сәләтләрен үстерүгә булыша. БДБ илләреннән кайткан балаларны ана теленә өйрәтү максатыннан мәктәптә «Татарча сөйләшергә өйрәнәбез» дигән түгәрәк эшләп килә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Авзалова Д.М. җитәкчелегендә эшләгән әлеге түгәрәкнең күркәм эш нәтиҗәләре әдәби-музыкаль кичәләрдә ачык күренә.

1997 нче елда Илбәк урта мәктәбе укучылары «Алтын каләм» конкурсында катнаштылар һәм шулар арасыннан берсе (Закуанова А.Р.) район буенча I урынны, ә республика буенча II урынны яулады.

Район хакимияте тарафыннан Төркиягә сәяхәт юллламасы белән буләкләнде.

Аралашу осталыгын үстерү һәм бердәм коллектив туплау гомуми культура дәрәҗәсен күтәрү һәм көндәлек тормыштагы матурлыкны күрә белергә өйрәтү максатында төрле традицион класстан тыш чаралар үткәрелә: «Театр һәм балалар» атналыгы, «Теләктәшлек» ярминкәләре, «Яңа ел» кичәләре, әтиләр һәм әниләр бәйрәмнәре, «Кошлар көне», «Әти-әни һәм мин – спорт гаиләсе», әти-әниләр алдында концертлар кую һ.б. Мондый бәйрәм-кичәләргә әзерләнү укучылар өчен һәрвакыт мавыктыргыч шөгыльгә әйләнә.

Узган уку елында укытучылар коллективы балаларның чыршы бәйрәмен үзгәрәк, мавыктыргычрак итеп уткәрү теләге белән Яңа ел бәйрәмен урманда үткәрергә тәкъдим иттеләр. Көн салкын булуга карамастан, чыршы янында балаларны урман җәнлекләре булып киенгән укытучылар каршы алды. Зарыгып көтеп алган бәйрәм бик күңелле узды.

Район күләмендә уздырылган фестивальләрдә дә мәктәп балалары уңышлы чыгыш ясыйлар. «Әйлән-бәйлән», «Сөмбелә» ансамбльләре үзләренең осталыкларын күрсәтеп, тамашачыларга шатлык бүләк итәләр. Район күләмендә уздырылган «Сандугач» җыр конкурсында катнашып XI класс укучысы Джуманова Венера 3 нче урынга лаек булды.

Мәктәптә дәрестән тыш уздырыла торган чаралар мәктәпара элемтәне ныгытуга да булышлык итә. Мәсәлән, 1996 нчы елда Кәкре-Елга урта мәктәбе һәм Илбәк урта мәктәбе укучылары катнашында «Бер күрүдә гашыйк булу» кичәсе (оештыручысы: Фархутдинова М.Р.) һәм 1997 нче елда Чуар-Абдул урта мәктәбе укучылары белән берлектә Мәллә елгасы буенда кече сабантуй үткәрелде. 1998-1999 нчы елларда Сарман районы Ләшәү-Тамак урта мәктәбе белән берлектә «Ягез әле, кызлар», «Нәүрүз бәйрәме» бик күңелле үтте. Мондый чаралар мәктәп балаларын һәм укытучыларны да бербөтен итеп куя һәм аралашу культурасына өйрәтә.

Мәктәптә ата-аналар белән эшкә дә зур игътибар бирелә. Укучылар катнашында уздырылган һәр чарага, ачык дәрескә әти-әниләрне чакыру күркәм гадәткә әверелде.

Мәктәп – белем бирү урыны гына түгел, авыл халкына тәрбия бирү урыны да. 1997 нче елда 8 Март бәйрәменә багышланган конкурс-бәйге беркемне дә битараф калдырмады (оештыручы Закуанова Ф.В.). Авылда башка тармакта эшләүче хезмәткәрләр белән укытучылар уңганлыкта-булганлыкта, җор сүзлектә, җыр-биюгә осталыкта көч сынашуны авыл халкы зур кәнагатьлек белән карады. Укытучылар тарафыннан әзерләнгән спектакль, концертларны да авылдашлар зур түземсезлек белән көтеп ала. 1996 нчы елда коллектив район күләмендә I урынга лаек булды, видеомагнитофон белән бүләкләнде.

Курсәтеп үтелгән эшләрнең барсында да мәктәп коллективы оештыручы, җитештерүче, тәрбия учагы булуын Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте һәм Азнакай мәгариф идарәсе югары бәя биреп, 1997 нче елда Илбәк урта мәктәбе район һәм шәһәр мәктәпләре арасында иң яхшы мәктәп булып билгеләп үтелде, Мактау грамотасы һәм суыткыч белән бүләкләнде.

«Ел мәктәбе – 2000» зона бәйгесендә катнашып, Илбәк урта мәктәбе җиңүче булды, республика күләмендә уздырылган «Ел мәктәбе – 2000» бәйгесендә дипломга лаек булды. Югарыда әйтеп үтелгәнчә мәктәп биш ел рәттән «Иң яхшы укыту-җитештерү бригадасы» номинациясе буенча район күләмендә уздырылган «Чулпан» смотр-конкурсында лауреат исемен яулап килделәр. 2000 нче елда 2 укучы «Яшь турист», «Театр» номинацияләре буенча дипломантлар (Нигъматуллин Ленар 9 класс, Баева Фәридә 10 класс), 2001 нче елда «Театр» номинациясе буенча 11 класс укучысы Баева Фәридә лауреат исемен яулады.

Мәгариф системасы җитәкчеләренең, ТР ның район администрацияләре башлыкларының 2000 нче елның 3-4 августында уздырылган республика-күләм август конференциясе йомгаклары, укыту-тәрбия йомгаклары буенча һәм авыл хуҗалыгының җитештерүчән хезмәтендә катнашкан өчен мәктәпнең педагогик коллективы акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Закуанова Ф.В. 1999 нчы елда «Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен» Мәгариф министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде, 2000 нче елда аңа «Сәламәтлек – шәхесне үстерүнең нигезе» дигән тема буенча уздырылган зона-күләм семинар-практикумын оештыру һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен Мактау хаты тапшырылды. 2001 нче елда ул «Татарстанның атказанган мәгариф хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

2001 нче елның январь аенда Закуанова Ф.В. гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә күчеп китте.

2001 нче елның 1 мартыннан мәктәп директоры вазыйфаларын Гарифуллина З.К. башкара.

Категория: Музей | Добавил: ilbyak-school (16.06.2006) | Автор: Латыпова Алина Салиховна
Просмотров: 6300 | Рейтинг: 5.0/2 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz