Понедельник, 20.05.2024, 09:38:09   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Декабрь » 25 » Өй җиһазлары
Өй җиһазлары
17:52:14

Кием элгеч, чөй-кадак

2422. Бабай бармагы тун күтәрә,
Күтәреп төн үткәрә.

2423. Гәүдәсе эчтә, башы тышта.

Шкаф

2424. Аркылы да торкылы
Безнең бабай болдыры.

Этажерка

2425. Йорт түгел — үзе биш этажлы,
Кеше яшәми — кешенең тормышы яши.

Эскәмия

2426. Дүрт аягы баскан,
Бер аягы яткан.

2427. Аста зипун1 өстә тун,
Абыз2 агай, бездә кун.

Өстәл

2428. Дүрт татар хатыны бер шәл бөркәнгән.

2429. Дүрт япанчыга3 бер ябынча.

2430. Дүрт братка бер каеш.

2431. Дүрт кешегә бер эшләпә.

2432. Дүрт малайга бер түбәтәй.

2433. Дүрт егет бер бүрек астында.

2434. Дүрт карчык бер бөркәү эчендә чәй эчеп утыра.

2435. Дүрт туган бер түбә астында яшиләр.

2436. Дүрт агай бер тутада торалар.

2437. Бер чатырның эчендә
Дүрт кодагый утыра.

2438. Бер бөркәнчектә дүрт кунак кызы.

2439. Бер чебелдек эчендә
Дүрт яшь килен утыра.

2440. Бер бүрек астында дүрт бүре торалар.

2441. Бер абзарда дүрт килен сыер сава.

2442. Бер кешедә дүрт аяк,
Дүртесе дә пар аяк.

2443. Безнең лапаста дүрт кеше бар,
Дүртесе дә бер буйлы.

2444. Бер башлы, дүрт аяклы,
Алай да күтәрмичә йөрми.

Өстәл, мич, себерке

2445. Гүрдә — төрекмән,
Идән уртасында — полбатман,
Ишек төбендә — дай срок.

Өстәл җәймәсе

2446. Йолкындым, талкындым,
Сузылдым, тартылдым,
Чирәмдә җәйләдем,
Сандыкта кышладым,
Өстәлгә җәелдем.

2447. Нурли-курли, нурлийский,
Нурли крлинкарский,
Крлинкарский, биктагирский,
Биктагирский, бик матурский.

Урындык

2448. Ары тәки, бире тәки,
Кунак килсә, йөгрер тәки.

2449. Түтәрәм, түтәрәм,
Кунакны мин күтәрәм.

2450. Аягы бар, кулы юк,
Аркасы бар, түше юк.

2451. Аркасы бар — аунамый,
Аягы бар — атламый.

Сандык

2452. Эче сарай, тышы калай, үзе агач.

2453. Бар бер матур агач сарай,
Әйләнәсе суккан калай.

2454. Авызы бик кенә,
Арты нык кына,
Ачыйм ник кенә.

2455. Аслы-өсле тирмән,
Хан килсә дә, би килсә дә,
Торып урын бирмәм.

2456. Дүрт мөеш4 ике теш,
Түр башыннан төш.

2457. Аяксыз-кулсыз — мал җыя.

Сандык ачу

2458. Кара сыерның карынын ярдым.

Сандык ачу, бикләү

2459. Зыр бара,
Зыр-зырбану кайта,
Әлләли, кетикү.

2460. Челт итте, мелт итте,
Келтекие дыңк итте.

Карават

2461. Дүрт аяклы, ике башлы, бер корсаклы.

2462. Иртә сәйран5, кич вәйран6.

Карават, түшәк

2463. Дүрт аяклы — мал түгел,
Мамыгы бар — кош түгел.

Мендәр-ястык

2464. Дүрт колаклы,
Ике корсаклы,
Идәнгә төшмәс,
Түрдән китмәс.

2466. Аяксыз-кулсыз күлмәк кияр.

2467. Аягы юк, кулы юк —
Кием туздыра.

2468. Кеше түгел, яна күлмәк сорый.

2469. Җаны да юк, тыны да юк,
Үзе күлмәк кия.

2470. Кулы юк — күлмәк кия,
Кош түгел — мамыклы;
Мамыгы эчтә,
Кирәк була кичкә.

2471. Иртә белән тау була,
Кич белән болын була.

2472. Көндез — бөккән,
Кич — пәрәмәч.

2473. Ишектән кердем — уклау аттым,
Уклау өстенә үзем яггым.

Түшәк һәм ястык

2474. Карчыга белән корчыга —
Берсе аста, берсе өстә.

Түшәк, таракан

2475. Түр башында — төрекмән,
Мич башында — сары тархан.

Түшәк, таракан мендәр, себерке

2476. Түрдә — түрмән,
Мич башында — ишмән,
Сәндерәдә — Габдрахман,
Ишек катында — дай срок.

Түшәк, себерке, таракан, бәлеш

2477. Түр башында — түшәмән,
Ишек төбендә — Гаптери.
Мич башында — Майсәрвәр,
Мич эчендә — Билдәмән.

Юрган

2478. Көндез кысыр, кич буаз.

2479. Көндез — хөрмәттә,
Кич — хезмәттә.

Чыбылдык

2480. Торса төядәй, ятса куяндай.

2481. Ятса болын күк,
Торса урман күк

2482. Ак өем 6ар — ишексез,
Чебен кермәсә дә, кеше керә.

2483. Кашагадан салынган,
Аңа кызлар ялынган.

2484. Балтасыз чолан куйдым.

Сөлге

2485. Үзе озын гына,
Башы кызыл гына.

2486. Озын-озын озарган,
Ике башы кызарган.

2487. Ак тавыкның койрыгына кан тигән.

2488. Чудо-чудо, чудо кош,
Чудога барып кунды кош;
Канатына кан тигән,
Ташына алмыйча утыра.

Көзге

2489. Кечкенә генә түгәрәк күл,
Тирәк яның эчендә,
Чатма кигән, камка кигән
Кызлар аның эчендә,
Биленә кылыч бәйләгән
Егетләр аның эчендә.

2490. Кечкенә генә тирән күл,
Ак тирмәләр аның эчендә,
Кашын-күзен каралткан
Сылу кызлар аның эчендә;
Биленә димшык кылыч таккан
Бүз егетләр аның эчендә.

2491. Түгәрәк-түгәрәк күлләр,
Күл төбендә гөлләр;
Бер дә ялынмас идем лә,
Шуңа калган көннәр.

2492. Ул дәрья, бу дәрья,
Төбе чәчәкле дәрья.

2493. Гөл гөл эчендә,
Гөл пыяла эчендә,
Күк тә түгел, җир дә түгел,
Дөнья аның эчендә.

2494. Агач сарай,
Агач сарай эчендә пыяла сарай,
Пыяла эчендә өй бар, өстәл бар,
Бөтен нәрсә бар, ул нәрсә?

2495. Күрсәң күрекле,
Чит-чите кикрикле;
Уртасы пыяла,
Аңардан кем ояла?

2496. Тигез генә пыяла,
Үзе миннән ояла.

2497. Асты пыяла, өсте пыяла,
Ачып караса — өфү-әттә!

2498. Асты такта, өсте такта,
Бүдәнә бакты, йөзе якты.

2499. Бәгъре бакты — яп-якты.

2500. Бәләкәй генә Белде
Миңа карады да көлде.

2501. Стенада Пелде
Миңа карап көлде.

2502. Кечкенә генә бала
Карап-карап ала.

2503. Үзе миңа көлә,
Үзе мине күрми.

2504. Карыйм да күрәм,
Борылам да көләм.

2505. Ишектән кердем — кунагым көлә.

2506. Иелгәнгә иеләм,
Башым җиргә тигәнче;
Сузылганга сузылам.
Башым күккә тигәнче.

2507. Син артыңны әйләнсәң,
Ул да артын әйләнә.

2508. Алды — хуш, арты — буш.

2509. Бер адәм бер адәмгә каршы килде,
Арага бер кисәк боз төшә бирде;
Адәмнең бере үлек, бере терек,
Берәве калып, берәве йөри бирде.
Тере борылып үз урынына килгән иде,
Әлеге үлегебез тора килде.

2510. Ләп иткән ләпеш,
Кәлфәрәсе7 көмеш.

2511. Өстендә көмеш алъяпкыч.

Көзге парлану

2512. Чалт аязда болыт бар.

Сәгать

2513. Башы бер, күзе унике.

2514. Пыяла читлек эчендә
Кемнең йөрәге тибә?

2515. Акылы юк, җаны бар.

2516. Ул нәдеркем, теле ике — җаны юк,
Аны белми күп кеше хәйран ирер чук8.

2517. Акылы юк, үзе кешегә акыл өйрәтә.

2518. Акылы юк, җаны юк,
Үзе исәп өйрәтә.

2519. Җаны юк, үзе йөри.

2520. Үзе җансыз,
Көн бара, төн бара,
Бер карыш җир бара.

2521. Кага-суга,
Әйләнә дә бәйләнә;
Йөз ел тора,
Ә җаны юк.

2522. Авызы юк, теле бар.

2523. Теле бар, җаны юк,
Сөйләгән сүзенең саны юк,
Ансыз дөнья саны юк.

2524. Тел,
Тел өстендә пел,
Тел тибрәнмәсә, аяк йөрмәс.

2525. Атламый — йөри.

2526. Үзе аяксыз,
Үзе йөри.

2527. Аяксыз йөри,
Кулсыз күрсәтә.

2528. Аягы юк — йөри,
Теле юк — сөйли.
Кеше әйткәнне белми,
Үзе кешене өйрәтә.

2529. Аягы юк — йөри,
Авызы юк — сөйли,
Иртәсен дә, кичен дә
Һаман да үз эшендә.

2530. Аягы юк — йөри,
Теле юк — сөйли,
Үзе йөрүдән бушамый,
Печән салам — ашамый.

2531. Эссе-суык димидер,
Ару-талу белмидер,
Көн-төн эштә йөридер,
Карным ачты димидер.

2532. Үзе суга — авырттырмый да, канатмый да,
Көн-төн йөри — армый да, талмый да.

2533. Ул кешедән калмас,
Кеше дә аннан калмаска тырышыр.

2534. Ашамый, эчми, Көне-төне эшли.

2535. Келт-келт итә,
Алга китә.

2536. Келт-келт, көне-төне сәфәрдә.

2537. Келт-келт нтә,
Бер урында гомер итә.

2538. Көн-төн йөри,
Урыныннан китә алмый.

2539. Көн йөри, төн йөри,
Бармак буе җир китми.

2540. Төн китә, көн китә,
Инә буе җир китә.

2541. Гел йөрим дип мактана,
Бер урында таптана.

2542. Йөгерә-йөгерә җиталмыйм,
Бер урыннан киталмыйм.

2543. Бара-бара, һаман барып җиталмый.

2544. Бара-бара, таудан ашмый.

2545. Барабыз да барабыз,
Урыныбызда калабыз.

2546. Йөзе ак, күзләре кара,
Көне-төне алга бара,
Үзе бер урында кала.

2547. Ап-ак йөзле,
Унике күзле,
Ике телле,
Өйрәтә һәркемне.

2548. Тәбикмәк йөзле,
Әфәләм төрле,
Алтын телле.

2549. Табак бит юкка такылдамый.

2550. Әти алган бер хатын,
Бармаклары шау алтын,—
Тәбикмәк йөзле,
Ука сырлы.

2551. Асты такта, өсте такта,
Мәгъри бакта, күңле хакта.

2552. Ай түгел, көн түгел,
Үзе вакытны белдерә.

2553. Үзе сукыр, кешегә күрсәтергә оста.

2554. Такый агай йокламас,
Такылдаудан туктамас.

2555. Уята да, ашата да, йоклата да.

2556. Көн үткәнне кем белә?
Мин онытсам, ул белә.

2557. Сәке-сәке, сәкелти,
Сәке башы кәкелти.

2558. Агыйделнең аръягында
Унике мең каз уйный.

2559. Алпавытның күркәсе
Гөлдер-гөлдер итәдер;
Муенындагы чылбыры
Челтер-челтер итәдер.

2560. Чылдырый таяк,
Чылдырый таякны тап,
Чылдырый таякны тапмасаң,
Тораташ булып кат.

2561. Челтер итәр,
Бохар үтәр.

2562. Чылт-чылт итә,
Чын фирәзә кага.

2563. Чит-чит читәйнә,
Читәйнәгә мен әйдә.

2564. Челт-челт челәймә,
Челәймәгә мөнәймә;
Аны белгән кешегә
Йөз мең акча бирәймә.

Күкеле сәгать

2565. Челт-челт итә,
Читлегенә кереп китә.

Герле сәгать

2566. Мәскәүдән килгән былбыл,
Аягында чылбыр.

2567. Ике тукмак, бер көрәк,
Аны белмәгән син дурак

2568. Шакмаклары шактый,
Бите табактый,
Җаны бар күк селкенә,
Яктан-якка тилпенә.

2569. Йөк салсаң йөри,
Йөкне алсаң туктый.

2570. Мин үзем бушлый йөри белмим,
Йөк салсагыз туктамыйм.

2571. Дөп-дөп дуангәри, мәңгәри,
Көш-көш көшәңгәри, мәңгәри;
Бер киленем туң тимер,
Бер киленем туң күчән,
Үзем бай остабикәсе,
Эшемне кем эшләсе?

Будильник

2572. Җансыз җанлыны уята.

Сәгать маятнигы

2573. Көне-төне эшли,
Эшләгәне ашарына җитми.

2574. Уйламыйча эш эшли.

2575. Стенада бер тукмак,
Белмим нәрсә сөйлидер.

2576. Тауга менә — таелмый,
Таелса да егылмый.

2577. Бер агай юлга чыккан, бара-бара, көн бара, төн бара, һаман да барып җитә алмый.

Сәгать чылбырындагы каш-асылташ

2578. Җиде чатның башында
Бер аһаһай утыра,
Канатына кар каткан,
Кагалмыйча утыра.

2579. Җиде юлның чатында
Галәмәтперәк утыра,
Канатына боз туңган,
Кузгалмыйча утыра.

Сәгать һәм аның ике теле

2580. Кибет,
Кибет эчендә ике егет.

2581. Хат хат эчендә,
Хат Сөләйман эчендә;
Сөләйманның ике кызы
Алтын сарай эчендә.

2582. Олы кызым Мәлихә,
Кече кызым Сәлихә,
Үзем бистә бикәсе,
Минем эшемне кем эшләсе?

2583. Олы киленем эшлекле,
Кече киленем кешелекле;
Үзем бай остабикәсе,
Эшемне кем эшләсе?

Сәгать телләре

2584. Исамый һәм Хисамый
Эчми-ашамый,
Көн-төн йөрүеннән бушамый.

2585. Ике агай-эне: берсе торганчы, икенчесе урам әйләнеп кайта.

Сәгать 2 тулган чак

2586. Чакта, чакта,
Мин икедә чакта,
Әти уникедә иде ул чакта.

Идән мунчаласы

2587. Урманда туа,
Идәндә шуа,
Кулда елый.

Себерке

2588. Варвараның бармагы,
Җитмеш ике тырнагы.

2589. Бәләкәй генә бичура
Билен буып утыра.

2590. Кечкенә генә Бикмәмәт
Билен бәйләп йөгерә.

2591. Ишек артында биле бәйләүле кол ятыр.

2592. Бер өйгә керсәм, биле буган кыз тора.

2593. Чыбыгы җыелды,
Биле буылды.

2594. Бәләкәй генә углан
Биленә каеш буган.

2595. Йөз агай бер билбау бәйләгән.

2596. Йөз дә бер агай бергә торалар.

2597. Мең туган
Бер каеш буган.

2598. Яшел күлмәк кигән,
Билен буган,
Ишекле-түрле йөгерә.

2599. Кечкенә генә кыз бала
Яшел итәк кигән, билен буган.

2600. Үзе яшел күлмәк кигән,
Аркасы җиргә тигән.

2601. Тупыйк кына яшел бичә
Йөридер иртә-кичә.

2602. Билeн буган Биктимер
Ишектән түргә сикерер.

2603. Билен буган бер карчык
Сәкедән идәнгә сикерә.

2604. Бәләкәй генә бер җиңги,
Билен бәйләп, тау шуа.

2605. Ишекле-түрле яшь килен йөри.

2606. Ишекле-түрле йөри,
Эләккәнне сөйри.

2607. Ары йөгерде — сыйпады,
Бире йөгерде — сыйпады;
Ары килеп, бире килеп,
Бер почмакка утырды.

2608. Ишекле-түрле җил өрә,
Өй чүп-чарын өерә.

2609. Көндез эшен-көшен бетерә,
Кич почмакка кереп утыра.

2610. 2610. Эшен-көшен бетерә дә,
Иманга оеп утыра.

2611. Эш дисәң ары,
Көш дисәң бире.

2612. Таянадыр бөергә,
Үзе төшә биергә.

2613. Гәүдәсе бар, аягы юк,
Үзе тыпыр-тыпыр бии.

2614. Билен бәйләгән дә, идән уртасында бии.

2615. Нечкә билле марҗа кызы
Биеп тузан туздыра.

2616. Һайт, көчек, һайт, көчек,
Өй әйләнеп ят, көчек.

Себерке, түшәк, иләк, курай, сөлек, елан, камыш, йомран

2617. Өйдә — Өйләйман,
Түрдә — Түрәйман,
Илдә — Иләйман,
Кырда — Кырайман,
Суда — Сөләйман,
Җирдә — Җирәйман,
Күлдә — Күләйман,
Юлда — Юлайман.


1. Зипун — чикмән.

2. Абыз — өлкән яшьтәге кешегә эндәшү сүзе.

3. Япанчы — далада яшәүче.

4. Мөеш — почмак.

5. Сәйран — туры мәгънәсендә: күңел ачып саф һавада йөрү. Биредә караватның иртән җыеп куелуы, сәйран урыны кебек матур булуы анлатыла.

6. Вәйран— җимерелү, тар-мар килү. Кичен урын-җирнең туздырылуына ишарә.

7. Кәлфәрә — русча «камфорка» (самавыр капкачы) сүзеннән булырга охшый.

8. Xәйран ирер чук — нык (куп) хәйран булыр.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 4660 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz