Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » Татар халык табышмаклары
Магнит
3815. Җаны юк, каны юк, Үзе тимерне тарта.
Электр агымы, ток
3816. Абыйсы булмаса — апасы да юк, Апасы булмаса — абыйсы да юк, Икесе бергә — була яшен, ут.
3817. Нечкә-нечкә баулардан Бик күп атлар чабыша.
|
Алла
3770. Артта да юк, алда да юк, Җирдә дә юк, күктә дә юк, Унда да юк, сулда да юк — Бер җирдә дә юк.
3771. Кем үзенә тиң тапмый?
Адәм пәйгамбәр
3772. Тумады, үлде.
|
Җая, ук
3707. Киереп торган нисе икән? Очып киткән нисе икән? Барып тигән нисе икән? Кан чыгарган нисе икән?
Ук
3708. Ул нәдеркем: башы аеры, төге бар, Башы үзрә ак тимердән бүрке бар, Әгәр алладан фәрман булса, Җан алырга ирке бар.
3709. Аеры бүрке, күрке бар, Башында җиздән бүрке бар; Үзе җансыз, Җанлы кошны уза.
|
Курай
3667. Авызы бар — теле юк, Тавышы бар — сүзе юк.
3668. Аягын-башын кистем, Корсагын тиштем, Эченә өрдем, Моңайганын күрдем.
Өрәңге курай
3669. Урманда кистем, Эчен-бавырын уйдым, Кабыргасын ике тиштем, Әби көен ишеттем.
|
Сүз
3564. Әйтермен — миннән китәр, Тыңламасаң — синнән китәр.
3565. Бер чыгарып җибәрсәң, нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.
Ялган сүз
3566. Сөрмәгән җирдә тумаган куян баласы.
Мәкаль
3567. Утыз тештән чыккан — утыз адәмгә җәелә.
|
Юл
3410. Арка җиргә аркалык тактым.
3411. Каенлык аша каеш аркалык.
3412. Җирдә киң тасма ята.
|
Денья
3352. Чытыр-чытыр, чытырман, Чытырманнан кем үтми!
3353. Алдаштыра чытырман, Адаштыра чытырман, Юл таптыра чытырман.
3354. Һәркем кичкән бер күпер: Берәүләргә киң күпер, Берәүләргә тар күпер.
|
Кием
3203. Һичкайчан да ул кешедән калмыйдыр, Һәм кеше дә аннан үзе калмыйдыр.
3204. Үңәче бар, муены юк, Гәүдәсе бар, буе юк, Җиңнәре бар, кулы юк.
Кием, гәүдә
3205. Бурасы туза, Баганасы кала.
|
Талкы
3049. Бер этем бар өч аяклы, Үзе ач, үзе корсаксыз, Койрыгын тартсаң, нак-нак өрә.
Киндер, җитен талку
3050. Ак көчегем нак-нак итә, Колаклары шак-шак итә.
3051. Чүк-чүк чүкедем, Так-так талкыдым.
|
Яргычта ярма ярдыру
2867. Дөбер-дөбер, дөбермән, Дүрт акчага бирмәм; Үзем алдым алтмышка, Ник бирием җитмешкә.
2868. Дыр-дыринки, дыршагенки, Караченки, печтенки.
2869. Өйдә бүре улый.
|
Чиләк
2618. Үзе йомры, үзендә су тора.
Чиләк тоткасы
2619. Су аркылы тимер күпер.
Көянтә
2620. Киермә кашлы, Киртек башлы.
2621. Баш-башында киртек, Уртасында биртек1.
|
Кием элгеч, чөй-кадак
2422. Бабай бармагы тун күтәрә, Күтәреп төн үткәрә.
2423. Гәүдәсе эчтә, башы тышта.
Шкаф
2424. Аркылы да торкылы Безнең бабай болдыры.
|
Мич
2171. Ак кием кигән, Башы түшәмгә тигән.
2172. Ак киндер күлмәк кигән, Түбәсе түшәмгә тигән.
2173. Бүз күлмәк кигән, Башы тактага тигән.
2174. Үзе ак күлмәк кигән, Башы түшәмгә тигән, Аягы җиргә тигән.
|
Киез өй, тирмә
2042. Тәрәзәсе юк, түбәсе тишек, Яңгыр үтми, җил өрми.
Тирмәнең кирәгәләре
2043. Аркычак, торкычак, Җыеп алсаң, бер кочак.
2044. Утыз ике умыртка, кырык кабырга.
2045. Җитмеш елан җир тешли.
|
Авыл тирәли тотылган читән һәм иген кыры
1959. — Кыек-мыек, ни эшлисең? — Яшел әфәнде, сине саклыйм.
Читән
1960. Кәкере дә бөкере, Койрыкларын бетерде.
|
Кеше үзе
1929. Үзе минем әтинең улы, Үзе миңа туган түгел.
Ата
1930. Әй, углан, углан, Без икебез бертуган, Бар кер дә әйт анаңа: Анаңның ире килгән.
1931. Әниеңнең сеңлесенең җизнәсе кем була?
|
Ана һәм карындагы бала
1604. Кырык бармак, кырык тырнак, Ике җанга бер сулыш.
Бәби
1605. Асты диңгез, өсте нур.
1606. Кунак килде, чыгып алыгыз: Аягы бар — йөрми, Күтәрмичә өйгә керми.
|
Аю
1410. Җәен урманга патша, Кышын кардан да аста.
1411. Әнә килә Алып, Ике колагын салып; Тимер аның көрәге, Диңгез аның йөрәге.
1412. Барадыр аугалап, Колакларын салгалап; Талмас беләге, Армас йөрәге.
|
Кош
1234. Әрәмәгә шөшле аттым.
1235. Югары менә чылбырсыз, Түбән төшә баскычсыз, Өйләр сала балтасыз.
1236. Ике кеше балтасыз-кулсыз ясаган йортта торалар.
|
Балык
1168. Канаты бар — очмый, Аягы юк — йөри.
1169. Канаты бар — очмыйладыр Күккә карамыйдыр, Аяклары юк — йөридер, Җирдә тормыйдыр, Кешеләрне белмидер.
1170. Канаты бар, очалмый, Күккә таба карамый, Йолдызларны да санамый, Коры җирдә торалмый.
|
|
|
|
|