АЛЫПЛАР ТУРЫНДА ХИКӘЯТЛӘР.
Кара ханның йортында Мешәк Алып булды. Хан җибәрде бер хезмәткә — Яан дигән балыкның алтын яңагын алдырырга. Эзләп китте Мешәк Алып аны. Төш килсә төшләнде, кунак килсә кунды, кочкачак (Кочкачак — чыпчык) очмас коба чүлгә килде, саескан очмас сары чүлгә чыкты, окты (Огу — ишетү) торна тавышын. Торна тавышы түгел, ике чөгере (Чөгер — кулбаш) йөдәп чыкылдап торды.
Мешәк Алып әйтте: «Монда йончып-йөдәп үләрмен»,— диде, кайгырды. Аннан китте юлы белән, барды. Чүлдә бер көрүстөннән бер егет чыкты. Чакырды, индерде (Индеру — кертү), аш ашатты, анда кундырды Мешәк Алыпны. Иртән торды, аш йидерде (Йию, җию — ашау). Аннан соң Мешәк Алыптан сорап ята:
— Кая барасың? — диде.
Мешәк Алып әйтте:
— Хан ярлыгы каты булгач, ятып үлгәнче йөреп үләргә.
|