Пятница, 07.02.2025, 07:06:19   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [249]
Сказки русских писателей [146]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6530
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » Җырлы-биюле уеннар
1 2 3 »
Кыз балалар арасында уйнала. Балалар бер түгәрәк булып утыралар. Тасмалар тоткан бер кыз түгәрәккә килеп керә дә берсенең алдына туктап:

— Ары чаптым, бире чаптым, фәләннең капкасыннан кердем, фәләннән чыктым, менә сиңа бүләк җибәрделәр. Ничә аршын аласың?—дип каршында тасмалар тотып тора.

Кыз моңа каршы ничә аршын әйтсә, шул кадәрле җыр җырлап бирергә тиеш була һәм тасманы ала.
Уен барлык уенчылар да тасма алып беткәч тәмамлана.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 29 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Уйнаучылар урындыкларга яки сәке йөзлегенә тезелешеп утыралар. Берсе Мәүлихә итеп сайланган була. Ул аларга каршы урындыкта утыра. Өченче берәү кулына йөзек алып, баягы утырган уйнаучыларның барысының да кулларына салып чыккан кебек итеп йөреп чыга, тик берсенә генә салып калдыра. Аннары урындыктагы кыздан:

— Кемдә йөзек, Мәүлихә? — дип сорый.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 23 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Балалар бер түгәрәк ясап тезләнеп утыралар. Бер бала яулык ала да, йөзләре белән түгәрәк эченә карап утырган иптәшләрен тирәләп көйләп йөри:

Яшерәм яулык, яшерәм яулык,
Яшел каен астына.
Сиздермичә салып китәм
Бер иптәшем артына.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 29 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Уйнаучылар кулга-кул тотынып бер түгәрәк ясыйлар. Алар хор белән берәр җыр җырлый. Түгәрәк тышында бер кыз кала. Ул җыр җырлаган арада түгәрәктәгеләргә сиздермичә кулында яшереп тоткан яулыгын берәрсенең артына ташлап китә. Әгәр артына яулык ташланган уенчы моны сизмәсә, яулык салучы түгәрәкне бер әйләнеп килгәч яулыгын алып шуның белән аңа суга башлый. Бу вакытта туктап тора. Сугылган уенчы түгәрәкнең тышыннан бер кат йөгереп әйләнә. Тегесе исә аны куып җитеп яулык белән сугарга тырыша. Йөгерүче үзенә бер дә суктырмыйча, үз урынына килеп баса алса, уен искечә кабатлана. Әгәр суктырса, ул яулык салучы булып кала. Аның урынын суккан кеше ала.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 20 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бу уенны күбрәк кыз балалар уйный. Берничә кыз бала тезелеп утыралар. Арадан берсе читкәрәк китеп ике кулы белән итәген тотып биегән сыман итеп шушы такмакны әйтеп утырганнарның каршысына килә:

Алса тотаем,
Ефәк сатаем.
Күбрәк алсана,
Очсыз бирәем.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 21 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Уенчылар пар-пар булып, кулга-кул тотынып, бер-бер артлы басалар. Алар хор белән түбәндәге җырларны җырлыйлар һәм бию хәрәкәтләре ясыйлар:

Там, там, тамчы, там, (алга баралар).
Тамганыңны яратам. (артка таба чигәләр),
Тамган тамчыларга карап, (кара-каршы басып кул чабалар).
Мин җырларга яратам.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 36 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Балалар кара-каршы якын гына ике саф булып, кулга-кул тотынышып тезеләләр дә, баскан җирдә аякларын, кулларын хәрәкәтләндереп «Наза» көенә җырлыйлар. Бер баштагы бала алар арасыннан биеп үтеп, икенче башка җитеп урын ала. Аның урынына икенче бала йөреп буш калган урын алына бара.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 29 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Балалар ике уен алып баручы сайлап куялар. Алар кул тотышып «капка» ясап тора. Ә калган балалар шул «капкадан» шобага әйтешләре ярдәмендә ике төркемгә бүленәләр. Шобага әйтеше әйтер алдыннан уенны алып баручылар һәр парга түбәндәге такмакны әйтә:

Хапый балалары аерылган,
Алтын суга каерылган.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 28 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Балалар икегә бүленеп бер-берсеннән 20—30 метр ераклыкта тезелеп басалар. Уйнаучылар бер-берсе белән кулга-кул тотынышалар. Беренче яктагылар икенче яктагыларга кычкырып такмаклыйлар:

Алдыр чишмә тамчылый,
Гөлдер чишмә тамчылый.
Ал кирәк, гөл кирәк,
Бездән сезгә кем кирәк?
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 24 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Балалар шобага әйтешләре ярдәмендә ике төркемгә бүленәләр дә, кулга-кул тотынып кара-каршы басалар. Ике төркем хор белән түбәндәгечә әйтешәләр:

— Камыр—камчылык.
— Камыр башы тимчелелек.
— Ахирәткә кем кирәк?
— Гөлкәй матур, шул кирәк.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 23 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бер төркем кыз балалар бер-берсенең кулларыннан тотыны-шып, ялганып, дуга шикелле ярты түгәрәк ясап тезеләләр. Дуганың бер башындагы кыз үзенең күршесе белән кулларын өскә күтәреп «капка» ясыйлар. Аларга каршы якта икенче баштагы кыз бу «капка» ясаган кырыйдагы кызларга карап җырлап, түбәндәгечә әйтешәләр:

Ак тирәк, күк тирәк,
Күктә, күктә ниләр бар?
— Күк буенда кызлар бар.
— Күнчегендә ниләр бар?
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 22 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бу уенда гадәттә күп кеше катнаша. Алар пар-пар булып торалар. Бер пары кулга-кул тотышып бер якка баса. Икенче пары утыз адымнар чамасы җир китеп, боларга каршы басып, шулай ук кулга-кул тотынышып торалар.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 24 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Балалар кулга-кул тотышып ярым түгәрәк ясыйлар. Ярым түгәрәкнең ике кырыенда калган ике бала кара-каршы түбәндәге такмакны көйләп әйтәләр:

— Күктә, күктә ниләр бар?
— Күктә күгәрченнәр бар.
— Сандыгыңда ниләр бар?
— Җофар белән шикәр бар.
— Шикәреңне бирсәнә?
— Ник бирәем мин сиңа?
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 22 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Балалар ярты түгәрәк рәвешендә кулга-кул тотынышып тезелеп торалар. Ике очта торган балалар чиратлашып шушы сүзләрне әйтәләр:

— Күктә, күктә ниләр бар?
— Җофар белән шикәр бар.
— Җофарыңны бир миңа.
— Ник бирәем мин сиңа?
— Кая миңа хан юлы?
— Менә сиңа хан юлы.
— Хан юлында елан бар.
— Кылычың булса, кый да чык!
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 19 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Балалар ике төркем булып кара-каршы тезеләләр һәм түбәндәге әйтеш-җыр ритмына биеп бер-берләренә якынаялар:

— Без бәрәңге утырттык бакчага, бакчага.
— Без аларны таптарбыз, таптарбыз.
— Ниләр белән таптарсыз, таптарсыз?
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 21 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Балалар ике рәт булып тезелеп басалар да җырлап-такмаклап бер-берләренә якынаялар:

— Без солылар чәчәбез, чәчәбез.
— Нәрсә белән чәчәсез?
— Чәчкеч белән чәчәбез.
— Без аларны таптыйбыз.
— Нәрсә белән таптыйсыз?
— Ат җибәреп таптыйбыз.
— Без аларны тотабыз.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 24 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бу уен күбрәк яз көне тышта кызлар арасында уйнала.

Балалар ун-унбиш метр ераклыкта ике саф булып кара-каршы тезеләләр. Бер як сафтагы балалар тезелеп икенчеләр ягына каршы баралар. Ике арада хор белән шундый әйтеш-җыр башлана:

— Дуслар, тары чәчтек без, чәчтек без,
Әй ли, әй ли, чәчтек без, чәчтек без.
— Без тарыны таптыйбыз, таптыйбыз,
Әй ли, әй ли, таптыйбыз, таптыйбыз.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 21 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Кызлар бер сафка, малайлар аларга каршы якта икенче сафка тезелеп, кулга-кул тотынышып басалар.

Малайлар сафы (кызларга җырлап киләләр):

Киртә буе зимчәчәк, зимчәчәк,
Киртәсендә сәмеркош, сәмеркош.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 21 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Балалар кулга-кул тотынышып, кара-каршы ике саф булып тезеләләр. Бер яктан сафлары белән җырлап киләләр дә, каршы сафтагы берәүне «әсир» алып, үз сафларына кушып, артка, элекке урыннарына китәләр. Каршы саф шунда ук җавап җыры уйлап табып, шул җырны җырлап тегеләр каршына килеп, «әсир»не үзенә кайтарып алырга тырыша. Әгәр моны булдыра алмый торсалар, каршыдан тагын җырлап килеп җитәләр дә икенче «әсир»не алып китәләр. Шулай кайсы як җырга оста булса, шул як каршы сафны «әсир»гә алып бетерә һәм җиңүче булып санала.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 20 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Ике рәт утыргычлар тезеп чыгалар. Утыргычларның саны уйнаучылардан бергә ким булсын. Җырга оста бер кеше каравылчы итеп сайлана. Ул утыргычларны уратып җырлап йөри. Башка балалар, аның артыннан ияреп, җырлыйлар.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 23 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

1-20 21-40 41-44
Календарь
«  Февраль 2025  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz