Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » Хәрәкәтле уеннар
Иң элек киң җиргә, урталыкка бер казык кагыла. Аннары берсе кыска, икенчесе озын ике бау алалар. Ике бауның да бер очын казыкка бәйлиләр.
Уенчылар ике тигез төркемгә бүленә: беренчесе — мияу-мияулар, икенчесе чи-чиләр була. Аннан мияу-мияулар шобага салып үзләреннән бер куучы, ә чи-чиләр бер качкын сайлыйлар. Мияулар куучысы озын бау башын, чи-чиләр качкыны кыска бау башын тота. Шул уңайга мияу-мияулар куучысы җепкә тотынган килеш әйләнеп, качкынны куа башлый. Качкын кыска җеп белән әйләнә. Карап торган чи-чиләр качкын тотыла башлау белән һәммәсе бердәй «чи-чи!» дип, аңа качарга кушалар. Мияу-мияулар да куучының чи-чигә якын килүен күрү белән, берьюлы «мияу-мияу!» дип кычкырып, качкынны тотарга кушалар.
Шулай итеп, куучы да, качкын да ике төркемнең командасына уйный. Куучы тота алса, төркем исемнәре алмашып, уен яңадан дәвам итә.
|
Ачык һавада малайлар арасында уйнала. Уенда катнашучыларның һәрберсе ярты метр чамасындагы таяк әзерли, аның бер башы тотарга җайлы булсын өчен юныла. Тагын 20 см чамасындагы гаячыклар әзерләнә. Аларның бер башын юнып, 100, 200, 300, 400, 500, 600, 700, 800, 900, 1000 саннарын язып куялар, ә икенче башын җиргә кадар өчен очлыйлар (алар «ялчылар була). Урамда тигез урын табып, җиргә кечкенә квадрат сызалар һәм ялчыларны шунда өеп куялар. Ялчыга ыргыту өчен квадраттан 4-5 метр ераклыкта чик сызыгы сызалар (ыргытканда шул сызык¬тан чыгарга ярамый).
|
Уен малайлар тарафыннан болында уйнала, һәрбер уенчы чабата алып килә.
Болын уртасында казык кагыла һәм аңа 1—2 метр озынлыгындагы бау бәйләнә. Уенчылар чабаталарын шул казык төбе¬нә өяләр һәм санамыш ярдәмендә «чабата сакчысы» сайлыйлар. Сакчы бауга тотынып чабаталар өелгән казык янында, калганнары әйләнә ясап шул өем тирәсендә йөриләр. Бер уенчы сакчыдан: «пештеме?» — дип сорый. Сакчы: «Пеште!» — дию белән, уенчылар өемнән үз чабаталарын алырга тырышалар. Ә сакчы исә бауга тотынып, шул бау радиусыннан чыкмыйча, аяклары белән тибенеп тегеләрне чабаталарга якын китерми. Әгәр дә ул уенчыларның берсенә аягы белән тисә, шул кеше чабата сакчысы була. Берсенә дә тия алмыйча чабаталарын урлатып бетерсә, сакчы йөгереп кача. Уенчылар аны тотарга тиеш. Киләсе уенда яңа сакчы сайлана.
|
Уен ачык һавада уйнала, анда 10-20 бала катнаша. Балалар уенны алып баручы кеше — «повар» сайлыйлар.
Җиргә кечкенә түгәрәк сызалар, уртасына казык кагалар. 2-2,5 метр озынлыктагы юаң бауның бер башына элмәк ясап, казыкка киертелә. Элмәкнең төене чишелеп китмәслек нык булырга, шул ук вакытта шомартылган казык өстендә иркен шуып йөрергә тиеш. Казыкның тирә-ягына уенга катнашучы балалар санынча яки бераз артыграк итеп, нарат яисә чыршы күркәләре куярга кирәк. Уенда казык — «казан», аның янына салынган күркәләр — «токмач» дип атала.
|
Уенчылар бер түгәрәк ясап басалар. Уртага бер уенчы керә. Сигнал булу белән барысы да җиргә тезләнә һәм кулларындагы тупны бер-берсенә йөртә башлый. Уртада калган кеше тупны тотарга тиеш. Әгәр дә ул тупны эләктерә алса, уенчылар янына баса. Тупны эләктерткән бала уртага басып уен дәвам итә.
|
Уен тышта уйнала. Балалар түгәрәкләнеп басалар да, волейбол уйнагандагы кебек, тупны бер-берсенә бирәләр. Кем дә кем тупны түгәрәктән читкә төшерсә, ул «йомырка» булып, түгәрәк уртасына кереп чүгәли. Түгәрәктә бер генә кеше калганчы уен шулай дәвам итә. Иң соңга кадәр түгәрәктә калган кешенең икенче уенда бер очкосы була. Әгәр уртадагы «йомыркалар» тыштагылар туп уйнаганда, чүгәләгән килеш тупны эләктерә алсалар, барлык «йомыркалар» да яңадан түгәрәккә басып уйнарга хокук алалар. Туп кемнең кулыннан «йомыр- калар»га эләккән, шул алар урынына кереп утыра. Уен шулай дәвам итә.
|
Бу уенны малайлар да, кызлар да уйный ала. Иң беренче тактадан параллелепипед формасында 10 сантиметр зурлыкта «чыпчык» кисеп ясала. Аннан урамда яки ишек алдында «чыпчык» утырып торырлык тигез урын әзерләнә. Санамыш белән бер чыпчык очыручы сайлана. Ул чыпчыкны тигез урынга утырта да таяк белән «чыпчык»ның җиргә тимәгән ягына суга. Чыпчык һавага очып китә. Калган балалар я куллары, я итәкләре белән чыпчыкны тотып калырга тырышалар. Тоткан кеше, чыпчык очыручы була. Уен шулай дәвам итә.
|
Уен ачык һавада малайлар арасында уйнала. Мәйдан уртасына диаметры 20—25, тирәнлеге 10—15 сантиметр тирәсе булган чокыр (оя) казыла. Аның тирәсендә әйләнә буенча 1—1,5 метр радиус белән уйнаучылар санынча кәшәкә (кәкре башлы таяк) сыярлык чокырчыклар ясала. Санамыш белән бер көтүче сайлап куялар. Уен башланганда һәр уенчы үз оясы янында булып кәшәкәсен оясында тота. Көтүче билгеле бер шакмакны (яки таш кисәген) уртадагы чокырга төшерергә тырыша. Ә башка уенчылар аның шул шакмагын (ташын) ераккарак сугып җибәрәләр дә, тиз генә кәшәкәләрен үз ояларына куялар. Көтүче һөҗүмне яңадан башлый: кәшәкә белән шакмакны (ташны) тәгәрәтә-тәгәрәтә сакланып кына кабат уен мәйданчыгына якынла¬ша. Ул арада берәрсе шакмакны (ташны) тагын еракка бәреп җибәрә. Шул вакыт көтүче җаен табып кәшәкәсен тиз генә аның оясына куеп өлгерсә, оясыз калган уенчы көтүчегә әверелә, ягъни хәзер инде шакмакны (ташны) уртадагы чокырга ул төшерергә тиеш була.
|
Ике башлык билгеләнеп балалар шобага әйтешләре белән ике төркемгә бүленәләр, һәрберсенең кулында «кылыч» (чыбык) була. Бер команда кача, икенчеләре аларны эзли. Тапкач, кылыч сугышы бушлана. «Кылыч» тигән кеше «үлә» барып, уен бер төркем кешеләре «үлеп» беткәнче дәвам итә.
|
Төркем эченнән берәүне санашу юлы белән «кырчын»га чыгаралар. Идән уртасына кечкенә сандык яки утын агачы куела да кырчын шул куелган нәрсәне ике аягы арасына калдырып уртага баса. Башка уйнаучылар тастымал яки башка шундый бик каты булмаган берәр нәрсә белән төрле яктан аның «кырчынын коярга» тотыналар. Кырчын, урыныннан кузгалмыйча, кыйнаучының тастымалын яки үзен эләктереп алырга тиеш. Тотылганы кырчын булып аның урынына баса, уен шулай дәвам итә.
|
Санамыш ярдәмендә бер (так) каравыл сайлап, уйнаучылар парлашып бер-бер артлы тезелеп басалар. Так каравыл (казык) булганы алда берүзе басып тора, ул артындагыларны күрми. Шулай алга караган хәлдә:
— Очты, очты, кошлар очты! — дип, артындагыларга хәбәр бирә. Шулай диюгә иң арттагы ике кеше «көш» диләр дә, икесе так каравылның ике ягыннан алга узып, качып китәләр һәм бер-берсен тотышканчы йөгерәләр. Так каравыл аларны тиз генә куып җитеп, берсен тотып алырга тиеш. Тотса, шул бала белән парлашып, уенга барып кушыла. Тоттырмаганы (өченчесе) алга килеп, так каравыл булып баса. (Кайбер якта, киресенчә, тотылганын так каравыл итеп бастыралар.) Хәзер инде бу так каравыл да:
— Очты, очты, кошлар очты! — дип, артындагыларга хәбәр бирә.
Арттагы яңа пар «көш» дип алга йөгерә һәм кушылырга тырыша. Әгәр парлар тоттырмаска сүз куешкан булсалар, әллә кайларга кадәр чабалар. Уен шулай дәвам итә.
|
Бура эчендә яки бүлмәдә уйнала торган почмак алыш уеннарының бер төре. Балалар бүлмәнең почмакларына басалар. Алар «әби» була. Берәү уртада кала һәм иптәшенә барып: «Әби, ут бир», — дип сорый. Ул: «Әнә тегеннән сора», — дип башкага җибәрә. Ут сорап йөрүче шулай йөргән арада башка балалар бер- берсе белән почмакларын алышалар. Ут сораучы тиз генә бер урынны алып калырга тырыша. Керә алса, урынсыз калган бала ут сораучы булып уен дәвам итә.
|
Балалар уң аякларын алга сузып, тыгызланып түгәрәккә басалар. Сигнал буенча барысы да читкә сикерәләр һәм зур түгәрәк хасил итәләр. Сикергәндә кем «мин беренче» дип башта кычкырып кала, шул искәрмәстән үзе янында торган иптәшенең аягына килеп басарга тырыша. Әгәр баса алса, аягына бастырган бала тагын үз чиратында күршесе аягына басарга тырыша. Шулай итеп, түгәрәк буенча аякка басыш китә. Аягына бастырганнар уеннан чыга бара. Уен түгәрәктә балалар беткәнче дәвам итә. Иң соңыннан калганы җиңүче санала.
|
Өйдә, коридорларда уйнала торган уеннарның берсе. Сана-мыш ярдәмендә «кысла» сайланып куела. Аның кулларын бау яки яулык белән артка бәйлиләр. Калган балалар түгәрәкләнеп басалар. «Кысла» артка бәйләнгән куллары белән иптәшләренең берсен чеметергә теләп куып йөри. Чеметелгән кеше «кысла» була. Уен шулай дәвам итә.
|
Балалар кечкенә түгәрәк ясап басалар һәм санамыш ярдәмендә «эт» сайлыйлар. Аның тәртибе болай: санамышның «син чык», «куян» дигән сүзләре кемгә туры килсә, шул куян була. Шулай кат-кат санала, һәр санауда берәр кеше куян булып чыга бара. Иң азакта калган кеше эт булып куяннарны куа башлый. Тотылган куяннар эткә әйләнеп алар да куяннарны тотыша. Куяннар тоты¬лып беткәч, уен яңадан башлана.
|
Балалар санамыш ярдәмендә бер көтүче сайлап куялар. Кал-ганнары көтүчене уртада калдырып кысылыбрак түгәрәкләнеп басалар, кулларын артка куялар. Берсенең кулында кечкенә туп була. Аны ул арттан кулдан-кулга йөртә башлый. Бу вакытта көтүче күзләрен йомып тора. Бераздан соң балалар көтүчедән: «Туп кемдә?» — дип сорыйлар. Әгәр көтүче дөрес әйтсә, ул кулында туп булган уенчының урынын ала. Ә тегесе көтүче булып уртага баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
|
Уйнаучылар араларында ике адым урын калдырып түгәрәкләнеп тезеләләр. Алар баскан урыннарыннан кузгалырга тиеш түгел. Уртада тупны түгәрәктәгеләргә биреп тору өчен бер бала билгеләнә. Туп һәрвакыт сикергәләп торырга тиеш. Шуңа күрә уйнаучылар сугып, җирдән сикертеп, тупны бер-берсенә җибәрәләр. Әгәр арадан берәрсе тупка кулын тидереп тә суга алмыйча аны сикерүеннән туктатса, туп «үлгән» булып исәпләнә һәм уенчы уртадагы кешене алмаштыра. Аннан соң уен яңадан башлана. Уртадагы уенчы аның урынына баса.
|
Ачык һавада койма буенда уйнала.
Балалар бер-бер артлы коймага карап тезеләләр. Беренче торган бала тупны коймага бәрә һәм туп җиргә бәрелгәнче аны сикереп чыга. Туп аның артында торучы икенче балага күчә. Икенчесе дә шулай ук итә, тупны өченче кеше тотып кала. Уен шулай дәвам итә. Әгәр бала туп аша сикереп чыгалмаса, аңа бер штраф очко исәпләнә. Биш очко җыйган кеше уеннан төшеп кала. Иң соңга кадәр уенда калган бала җиңүче була.
|
Бу уен урамда яки болында уйнала. Балалар уенчылар саныңча туп сыярлык чокырчыклар казыйлар, һәркемнең үзенә аталган чокыры була. Уен башланганда балаларның берсе чокырлар буенча туп тәгәрәтеп җибәрә. Ул кемнең чокырына төшсә, шул кеше башка уенчыларга тупны ыргытып тидерергә тырыша. Ә уенчылар исә тупның кем чокырына төшкәне билгеле булгач та төрлесе-төрле якка йөгереп качалар. Туп тигән кеше уеннан чыга бара. Уен шул рәвешчә бер генә кеше калганчы дәвам итә. Тупны иң соңгача тидертмәгән кеше, җиңүче була.
|
Балалар җиргә диаметры 3—4 метр чамасы булган бер түгәрәк сызалар. Ул үрдәкләр йөзә торган күл вазифасын үти. Түгәрәкнең тышында кара-каршы ике «аучы» баса, калганнары «үрдәк» булып күл эченә керәләр. Аучылар чиратлашып күлдәге үрдәкләргә туп белән бәрәләр. Туп тигән берсе күлдән чыга барып, ахырда түгәрәк эчендә бер генә үрдәк кала. Аучылар бу сыңар үрдәккә чиратлашып 10 мәртәбә «аталар». Әгәр тидерә алсалар, аучылар җиңүче булып уен тәмамлана. Әгәр тидерә алмасалар «атылган» үрдәкләр яңадан күлгә кайта, уен дәвам итә.
|
|
|
|
|