Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Кәшәкә
Кәшәкә | 22:00:32 |
Уен ачык һавада малайлар арасында уйнала. Мәйдан уртасына диаметры 20—25, тирәнлеге 10—15 сантиметр тирәсе булган чокыр (оя) казыла. Аның тирәсендә әйләнә буенча 1—1,5 метр радиус белән уйнаучылар санынча кәшәкә (кәкре башлы таяк) сыярлык чокырчыклар ясала. Санамыш белән бер көтүче сайлап куялар. Уен башланганда һәр уенчы үз оясы янында булып кәшәкәсен оясында тота. Көтүче билгеле бер шакмакны (яки таш кисәген) уртадагы чокырга төшерергә тырыша. Ә башка уенчылар аның шул шакмагын (ташын) ераккарак сугып җибәрәләр дә, тиз генә кәшәкәләрен үз ояларына куялар. Көтүче һөҗүмне яңадан башлый: кәшәкә белән шакмакны (ташны) тәгәрәтә-тәгәрәтә сакланып кына кабат уен мәйданчыгына якынла¬ша. Ул арада берәрсе шакмакны (ташны) тагын еракка бәреп җибәрә. Шул вакыт көтүче җаен табып кәшәкәсен тиз генә аның оясына куеп өлгерсә, оясыз калган уенчы көтүчегә әверелә, ягъни хәзер инде шакмакны (ташны) уртадагы чокырга ул төшерергә тиеш була.
Әгәр көтүче максатына ирешә икән (ягъни шакмак уртадагы чокырга төшсә), «күчтем-күч» ясыйлар, һәр уенчы «күчтем-күч» дип кычкыра-кычкыра тиз генә уң яктагы күршесенең бушаган оясына күчә. Көтүче шул арада кәшәкәсен буш ояга куеп калырга тырыша. Бер ояга бер генә кәшәкә сыя, шуңа күрә дә «күчтем- күч» көтүче оя яулап алганчы дәвам итә. Уенчылар: «Иске уенчыга урын юк», — дип кычкыра-кычкыра бер оядан икенчесенә күчәләр. Шулай күчә торгач, берәр «ачык авызы» барыбер табыла. Оясыз калган уенчы көтүче булырга мәҗбүр. Уен көтүче алышынган саен яңадан башлана. |
Категория: Хәрәкәтле уеннар |
Просмотров: 26 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|