Вторник, 03.12.2024, 19:55:08   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [13]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Сказки / Әкиятләр [8]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 20
Әүвәл заманда, имеш, иске Казанда, Алтынбәк дигән бер хан булган. Аның өч улы булган, ди. Беркөнне бу хан, диван корып вәзирләре белән утырганда, олы улын каршысына китереп әйткән: «Угылым, сине өйләндермәкче булам, син кем кызын, кайсы кызны аласың килә?» — дип сораган. Олы улы: «Сез кайсы кызны муафикъ күрсәгез, мин дә шул кызны яхшы күрәм»,— дип, җиргә караган. Алтынбәк хан әйткән: «Әй, балам, сүзең дөрес, алай да кыз алырга ихтыярны сиңа бирәм, син кемне теләсәң, мин сиңа шуны алып бирәм»,— дигән. Улы шунда әйткән: «Безнең Казанда Хәсәнбәк морза бар, аның Айсылу атлы бер кызы бар. Минем аласым килгән кыз шушы булыр»,— дигән. Хан: «Яхшы, алып бирермен»,— дип вәгъдә биргән. Олы улы чыгып киткәч, уртанчы улын чакырткан. Хан аңардан: «Нинди кыз аласың килә?» — дип сорагач, ул да: «Хәсәнбәк морза кызын»,— дип җавап биргән. Хан аңа да шул кызны алып бирергә вәгъдә иткән. Кече улын чакыртып сораса, анысы да: «Айсылуны сөям»,— дип җавап биргәч, хан аңа да шул кызны вәгъдә иткән. Диван таралган. Вәзирләр: «Һай, бу ханыбыз ничек бер кызны өч улына да алып бирмәкче була?» — дип, гаҗәпкә калганнар.
Категория: Халык афоризмнары | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 20.11.2024 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Ике кеше, кырдан сарыкларын куып кайтып килгәндә, бер су янында очраштылар. Боларның берсе карт, берсе яшь иде. Карты яшенең сарыкларына карап торды да әйтте: «Ишетәмсең, чибәр егет, әгәр син миңа бер сарыгыңны бирсәң, минем сарыкларым синеке чаклы ике була»,— диде. Егет, башын кашып, азрак уйлап торды да әйтте: «Юк, бабай, болай гаделсезлек булыр. Син үзең миңа бер сарыгыңны бир, ул чагында, икебезнең дә тигез булып, арабызда көнчелек калмас»,— диде.

Минем беләсем килә: боларның ничәшәр сарыгы бар иде?

(Картның — җиде, егетнең биш сарыгы бар.)
Категория: Халык афоризмнары | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 20.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

— Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк?
— Авыз.

— Нинди савыттан эчеп булмый?
— Буш савыттан.

— Кай вакытта куян ите тәмле була?
— Ашаганда.

— Бернәрсә дә ашамыйча, ничә йомырка ашап була?
— Берне.
Категория: Халык афоризмнары | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 20.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

«А» хәрефе
Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү.

«Б» хәрефе
Әбидә бер, бабайда ике.

«З» хәрефе
Диңгездә бар, суда юк, Абзарда бар, өйдә юк.
Бездә бар,
Сездә бар, Илдә юк.
Яз белән көз нәрсә белән тәмамлана?
Казанның уртасында ни бар?
Категория: Халык афоризмнары | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 20.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz