Посетители |
Онлайн всего: 8 Гостей: 8 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 12
Бу уен сабантуй алдыннан уйнала.
Бер урам балалары җыелып, өйдән-өйгә кереп сөрән сугып (бүләк җыеп) йөриләр. Бүләкне уенда катнашучы балалар һәркем үз өеннән кереп ала. Бүләкләр урынына йомырка, кулъяулык, конфет-прәннек ише нәрсәләр җыела.
|
Уен өйдә уйнала. Бу уен белән таныш булмаган бер баладан: «Җиң аша түшәм саный аласыңмы?» — дип сорыйлар. Теге, әлбәттә, батырланып: «Саный алам»,—ди.
|
Бу уенны бары бер генә кеше белүе шарт. Балалар түгәрәккә тезелеп утыралар. Белгән кеше табакка чиста су сала да, уртага китереп куя. һәрбер балага бер бөртек чәчләрен суга салырга куша.
|
Бүлмәдә уйнала торган шаян уеннарның берсе.
Балалар сатучыны һәм сатып алучыны билгеләп куялар. Сатучы ике баланы икесен ике якка каратып тезләндерә дә өсләреннән одеял белән каплап «ишәк» ясый һәм: «Ишәк сатам, ишәк сатам!» дип кычкырып йөри.
|
Бүлмәдә уйнала торган уен. Балалар «ана» сайлап куялар.
Ана: «Ярый, балаларым, мин кибеткә барып кайтыйм, сез тәртипле генә өйдә утырып торыгыз»,—ди дә, чыгып китә.
Бер бала идән себерергә тотына. Бераздан ишек шакыйлар.
|
Бу уен кече яшьтәге балалар тарафыннан бүлмәдә уйнала. Бер баланы уен башланыр алдыннан ук өстәл астына кертәләр. Аннан өстәл сатучы билгеләнеп куела. Ул: «Өстәл сатам, өстәл сатам. Гади өстәл түгел, җырлый торган өстәл»,— дип кычкырып йөри.
|
Уйнаучылар араларьшнан берсен хан итеп сайлап куялар. Үзләре читкә китеп берәр төрле эш турында уйлап хан янына киләләр дә:
— Исәнмесез, хан хәзрәтләре!—диләр.
|
Балалар кулга-кул тотынышып бер сафка басалар. Алдарак басып торган бакча каравылчысы «Гөлбаһар әби» була.
|
Уйнаучылардан берсе күрше бабай булып, башына кәгазьдән ясалган озын очлы бүрек киеп, борынына берәр кызыл кәгазь ябыштырып, көлке кыяфәткә китерелә. Аны күрше бабай дип уртага алып, тирәсенә балалар тезелешеп утыралар.
|
Бу уенда күп бала катнаша ала. Балалар ике «бүре» һәм бер «дәү әни» сайлыйлар. Дәү әни буе-иңе бер метр күләмендә, бүреләр 1,5 м күләмендә җиргә таяк белән сызып «өй» ясыйлар. Казлар үзләренә йөрер өчен ялан билгелиләр. Дәү әни казларны яланга куа. Әзрәк торгач ул казларына кычкыра.
|
Арадан берәүнең күзен сөлге яки яулык белән томалап бәй-лиләр дә, аны икенче берәү җитәкләп, ишек бавын тоттырып:
Сукыр агай, көтеп тор, Ишек бавын тотып тор. Ишек бавын нык тот, Солдатларың кырып тот!
|
Яз көне ишегалдында, болыннарда уйнала торган уен. Балалар арасыннан «бакчачы», «яшелчә алучы» билгеләнеп куела. Балалар бер тирәгә җыелыбрак утыралар һәм бакчачы аларның колагына яшелчә исемнәре әйтеп чыга.
|
Балалар үз араларыннан «ана», «Аксак мәче», «елан» билгеләп куялар. Аннары җиргә чыра белән сызып «өй» ясыйлар.
«Буяулар» һәм «ана» өй эченә керәләр. Ә «елан» ишек бусага¬сына ятып тора. «Аксак мәче» өйдән читтәрәк тора. Ана өйдәге балаларының һәрберсенә, Аксак мәчегә ишетелмәслек итеп, буяу исемнәре атап чыга. Шуннан соң ишекне «Аксак мәче» килеп шакый.
|
Өлкәнрәк яшьтәге малайлардан берсе ат карагы, икенчесе йорт хуҗасы булып уйный. Калган яшьрәк малайлар атлар ролен башкаралар. Ат карагы хуҗаның ишеген шакый:
— Тук-тук-тук!
— Кем бар анда?
— Мин бер юлчы. Ерактан кайта идем. Кундырып чыгармас-сыңмы?
|
Уен җәй көне ачык һавада ир балалар арасында да, кыз балалар арасында да уйнала.
Иң элек санашу юлы белән «әби» белән «көтүче» сайлана. Әби башка балаларны әпәй итеп тезеп утырта да үзе чыбык белән җир казып утыра.
|
Балалар бер «карак» сайлап куялар. Калганнары бер рәткә тезелеп басалар. Алда торган бала «әби» була. Аның янына «карак» килә:
— Әби, ач! Бер балаңны миңа бир!
|
Бу уен кызлар арасында уйнала. Иң беренче балалар ана, корткаяк сайлап куялар. Калганнары бакчар (сыерчык) була. Кызлар аллы-артлы тезелешеп бакчар булып «ана»лары артына басалар. Каршыларыннан килгән Корткаяк (әби карчык) ана артында торучы сыерчыкларны йолкып алырга тырыша.
|
Уен җәй көне кыз балалар арасында уйнала.
Балалар бер көтүче сайлап куялар һәм үзләре аллы-артлы тезелешеп, бер-берсенә тотынышкан хәлдә сыңар аякта тыраклап торалар.
|
Уенга алты-җиде кеше катнаша ала. Уйнаучылардан берсе — «карга», берсе — «ана тавык», калганнары «чебешләр» булалар. Чебешләр барысы да әнкәләре артына бер-бер артлы тезеләләр. Карга кырыйга баса. Ул тавыкның чебешләрен тотып алырга тырыша. Тавык бирмәскә карый.
|
Зуррак балалардан берсе «ана» булып сайлангач, «балаларын» үз артына кош итеп тезә һәм алар бер-берсенә тотынышып, җитен карарга баралар. Арадан тагын бер бала усал «карчык» кыяфәтенә кереп, аларның юл өстенә килеп чыга һәм таяк белән җир казып утыра.
|
Бу уен җәй көне тышта, ачык һавада уйнала. Малайлардан берсе бер баганага бик нык тотына. Аны «карт» диләр. Башка балалар аны арттан кочаклап бер-берсенә шулай ук тотыналар. Алары «торма» булалар.
|
Башта уйнаучылар шобага тотышып өч кеше сайлыйлар. Өчнең берсе — «итче», икенчесе — «көтүче», өченчесе «тәкә» була. Калганнары «сарыклар» булып, бер яктарак көтү булып утырып торалар.
|
Иң элек уйнаучылар шобага тотышалар. Иң очка чыкканы — «бай», иң аста калганы «ялчы» була. Шуннан уйнаучылар бер түгәрәк ясыйлар да кулларын тотышып торалар. Бай белән ялчының икесенең дә күзләрен бәйләп уртага кертәләр. Байның кулына җиңелчә генә ишкән сөлге бирәләр. Ялчыны бер чйткәрәк куялар.
|
«Курчак алучы», «курчак сатучы» сайланып куела. Калганнары «курчаклар» булып бер сафка тезеләләр. Сатучы курчакларга исемнәр кушып чыга. Сатып алучы килә һәм курчакларны берәм-берәм «ачкыч белән борып» карый. Кайсы курчакны борса, шул берәр һөнәр күрсәтә: я җырлый, я бии, я шигырь сөйли, гимнастик күнегүләр ясый. Алучы шулай барлык курчакларны да карап чыга.
|
«Самавыр» һәм «әби» сайланып куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга тәм-том исемнәрен атап чыга, аларны «самавыр» ишетмәскә тиеш.
|
Уенда уннан артык кеше катнашканда яхшырак. Инде башта «әби», «бабай», «карак» сайлана. Әби калганнарга ипи, май, варенье, сөт, шикәр, бал шикелле ашамлыклар исеме кушып чыга. Шуннан соң әби белән бабай «ашамлыклар»ны «чолан»га бикләп куялар (ягъни бер әйләнә эченә җыеп кертеп утырталар). Әби бабайны эшкә озата. Үзе чолан кырыенда агач белән җирне тырмап утыра башлый. Карак кеше килә.
|
Балалар берсе алдына берсе кереп тезелешеп утыралар. Бер урлаучы, бер караучы сайлап куела. Караучы суга китә. Киткән чакта: «Карагыз аны, мәчет карт тәкәсе килсә, кертмәгез»,— дип үгет-нәсыйхәт биреп китә. Ул киткәч, урлаучы килә һәм төрле һәйләләр белән өйгә кереп бер баланы урлап китә.
|
Уен җәй көнендә тышта уйнала. Балаларның берсе шобага, я санашу юлы белән Аксак төлке, икенчесе өй хуҗасы итеп сайлана. Башка балалар тавыклар булып, зур бер түгәрәк сызыкка кереп тулалар. Аксак төлке, бер аягын күтәреп аксаклап, ерактан килеп чыга һәм өй хуҗасын күреп туктый.
|
Бу уен кеше җыелган урыннарда бер театрлы тамаша буларак уйнала.
Уенда өч кеше катнаша: Галиулла, Вәлиулла һәм бер юлаучы. Икесе ике яктан таякка таянган. Галиулла белән Вәлиулла килеп чыга. Аларның күзләре бәйләнгән, икесе дә аркаларына биштәр асканнар. Болар күзләре күрмәгәч, бер-берсенә маңгайлары белән килеп төртеләләр дә, егылып ук китәләр. Берәрсе сугып екты дип уйлап икесе ике якка мүкәләп кача башлыйлар,
— Кем минем башыма сукты, кем рәнҗетте?
|
Балалар бер урынгарак тезелеп басалар. Бер баланы «ана» итеп, икенчесен «аксак тәкә» итеп сайлап куялар. Аксак тәкә уен алдыннан кая булса да качып торырга тиеш.
|
Арадан бер кыз «ана» итеп билгеләнә, тагын арадан 2—3 бала аның «кызлары» булалар. Калган балаларга ашамлык исемнәре кушып, «май», «ипи», «каймак», «гөбәдия» һәм башка исемнәр белән атап, әлеге «ана» аларны базга «төшереп» бикләп, «олы кызы»на бер зур ачкыч тоттыра да әйтә:
— Менә сиңа ачкыч, мин базарга китәм, өйне нык кара, морҗаңны ябып, ишек, тәрәзәләреңне бикләп утыр. Аксак мәче килеп, сөт-майны ашап китмәсен,—ди дә чыгып китә.
|
Бер бала — кибетче, берсе — Тукран, калганнары курчаклар була. Кибетче курчакларга исемнәр куша һәм һөнәрләрен әйтеп чыга.
|
Уенга алты кеше катнаша. Бер бүреккә «угры», «тугры», «хан», «вәзир», «армай», «шаһит» дип язылган алты кәгазь салы-нып, әлеге алты бала бүректән шуны алалар. Чыккан кәгазьгә карап, һәркем үзенең ролен билгели.
|
Арадан бер кыз «әби» булып ныклап утыра. Башка балалар «кәбестәләр» дип аталып, «әби» артыннан тезелешеп, бер-берсен арттан кочаклап, тотынышып торалар. «Әби» кулындагы таягы белән җирне төя. Читтә калган бер кыз «күрше хатын» дип атала. Ул «әби»нең өенә килеп шакылдатып, болай сөйләшә башлый:
— Дөбер, дөбер... Әби, ишегеңне ач!
— Колагым ишетми.
— Әби, ишегеңне ач!
|
Балалардан берсе Тукран бабай карчыгы булып чыга. Ул бик начар киемнәр киенеп, теш арасына чыра кыстырып, зур таякка гаяна. Берәр койма я ишеккә килеп шакылдата. Койма я ишек артындагы бала:
— Тук, тук иткән кемдер ул?—дип сорый.
Теге, калын тавыш белән:
— Тукран бабай карчыгы булам, ишек ач әле!—дип, һаман ишек шакылдата.
|
Бер бала — әни, бер бала — кыз, берсе — тукран, ә калганнары ипиләр булып уйный. Әни ипи пешерә, үзе эшкә китә. Киткәндә кызына:
— Ипиләрне беркемгә дә бирмә! дип, үгет-нәсыйхәт биреп китә.
|
Бу уен ишегалларында, каралты-кура арасында уйнала. Балалар бер урынгарак тупланып басалар. Арадан берсе «курчак сатучы» була. Бер бала «карак» булып берәр әйбер артына поса.
Карак сатучы янына килә.
— Исәнмесез!
— Саумысез!
— Сатлык курчакларыгыз бар мәллә?
— Бар.
— Күпме тора?
— Йөз сум.
|
Балалар арасыннан «убыр әби» һәм «ана» билгеләнә. Убыр әби берәр агач яки каралты-кура арасына кача. Ана балаларын бер урынга җыеп, алар тирәсендә әйләнеп «тимер киртә» үрә:
Без бик ераклардан килдек, Туган илебез Минзәлә. Тимер киртә киртәлием, Убыр әби кермәскә.
|
Кызлар җыелалар. Бер кыз ана булып уйный. Аның күп балалары була. Ана уракка барырга әзерләнә. Балаларына әйтә: «Өйне яхшы саклагыз, теге очта бер кешедә убырлы карчык бар, ул килсә, өйгә кертмәгез»,—ди. Үзе уракка китә. Ура торган җире бик якын, йорт янында гына була.
|
Бу уен өйдә уйнала. Берәүне аркасына мендәр куеп, башына бүрек кигезеп «Сәвәнәй әби» итеп киендерәләр. Кулына таяк тоттыралар, өйалдына чыгаралар. Ул ишек шакый. Эчтән: — Тук-тук иткән кемдер ул?
|
Уен өйдә уйнала. Бер бала башы белән карават яки өстәл астына кереп ята да аякларын күтәрә. Башка балалар аның аягын шамакай итеп киендерәләр: чалма чалдыралар, бите урынына кечкенә бер ак нәрсә куеп күмер белән күз, борын, авыз ясыйлар. Кием кидертеп җиңенә уклау яки чыра тыгалар. Яткан кеше астан аларны кулы белән тотып ята. Яткан кешенең теше арасына чыра кыстыралар.
|
|
|
|
|