Четверг, 06.02.2025, 22:48:29   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [249]
Сказки русских писателей [146]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6530
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Әби һәм карак
Әби һәм карак
13:44:56
Уенда уннан артык кеше катнашканда яхшырак. Инде башта «әби», «бабай», «карак» сайлана. Әби калганнарга ипи, май, варенье, сөт, шикәр, бал шикелле ашамлыклар исеме кушып чыга. Шуннан соң әби белән бабай «ашамлыклар»ны «чолан»га бикләп куялар (ягъни бер әйләнә эченә җыеп кертеп утырталар). Әби бабайны эшкә озата. Үзе чолан кырыенда агач белән җирне тырмап утыра башлый. Карак кеше килә.

— Әби, әби, нәрсә болгатасың?

— Арпа, көрпә.

— Арпа-көрпәң аш булсын, тамагыңа таш булсын. «Таш булсын» дигәч, әбинең ачуы килеп каракны куып җибәрә. Карак кеше яңадан килә.

— Әби, әби! Нәрсә болгатасың?

— Арпа, көрпә.

— Арпа-көрпәң аш булсын, тамагыңа май булып ятсын!

Шуннан соң карак: «Бабаең еракта чирли башлаган, суга баткан,—дип әбине алдарга тырыша. Әби аның сүзенә ышанып бабайны эзли китә. Ул китүгә карак «май»ны урлый. Шул тәртиптә кабатланып уен дәвам итә. Караклар ашамлыкларны урлап бетергәч, әби белән бабай каракның өенә барып барлык ашамлыкларын алып кайталар. Карак та алар белән килә. Ахырда бабай белән әби карак кешенең аркасына төрткәләп: «Безгә карак кирәкми, безгә карак кирәкми»,— дип куып чыгаралар. Уен шулай тәмамлана.
Категория: Тамашалы уеннар | Просмотров: 23 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz