Среда, 18.06.2025, 03:47:24   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [5]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » Татар халык дастаннары
1 2 »
Халык эпосында кайчандыр конкрет тарихи шәхесләрдән булган каһарманнарның шигъри образлары һәм коллектив иҗат, чичәннәр фантазиясе тудырган мәһабәт, мәгърур ил батырлары да сурәтләнә. Татар дастаннарының андый геройлары фольклорлашу процессында чын тарихилыкларын югалтканнар, күбесе халык теленнән дә җуелган. Шулай да төрле язма чыганакларда һәм телдә өзек-өзек хәлендә булса да мондый тарихи дастаннар очраштыра әле.

Бу китапның «Тарихи дастаннар» дигән бүлеге, башлыча, элекке зур эпик әсәрләрнең өзекләре буларак сакланган шигъри үрнәкләрдән һәм кайбер чәчмә әсәрләрдән тупланды.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 14.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Дастан жанры халык тормышын киң эпик планда сурәтли. Шуңа күрә ул һәр халыкның аеруча кыйммәтле иҗади мирасыннан санала.

Татар дастаннары хәзерге көндәге яшәеш формалары һәм башкарылу үзенчәлекләре, сюжет составы һәм поэтикасы, функцияләре һәм характеры белән гомумән эпос жанры тарихына хас табигый бер этапны күрсәтеп тора. Бу этапта безнең дастаннарның күбесе гомумтөрки эпос традицияләрен саклый. Шул ук вакытта дөнья халыклары әдәбияты, бигрәк тә көнчыгышта таралган китап сюжетлары татар дастаннары өчен зур роль уйнаган. Башка халыклар иҗатында махсус эпик кануннар, импровизация һ.б. иҗади факторлар көчле булса, татар дастаннарының йөзен күбесенчә китаби традицияләр билгели. Кайчандыр халык теленнән язып алынган дастаннар, китап булып басылып, яңадан халык теленә күчәләр, яисә китаби рәвештә яшәвен дәвам итәләр. Мондый икенче гомерләрендә инде аларда риваятьләргә тартым лаконизм, әкиятләргә хас маҗаралылык, бәет-баллада төсмерләрен хәтерләткән трагизмны табарга мөмкин.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 14.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Бүз егетнең дустына җырлаганы:

«И җан дустым, якын кил,
Арзым сәңа әйтәен,
Сәннән башка дустым юк,
Сүзем кемгә әйтәен?
Карчыга кошның канаты
Каерылышыр көн булыр,
Аманлашып дустыннан
Аерылышыр көн булыр.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 14.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Заманнан күп заманнар үтте, диде,
Бер ханга ялгыз ул битте, диде.
(Битте — язды, насыйп итте)
Яхшы зат озак дәүран сөрмәк бармы?
Дөньядан әрман белән үтте, диде.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 14.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Рәваяне әхбар вә накыйлане асар андаг риваят кылыбдырлар кем, заман әүвәлдә Бәкрабад диб бер шәһәр бар ирде. Аның бер падишаһы бар ирде, Габбас хан атлыг. Багдад шәһәредин бер гакыйлдан кешене үзегә вәзир кылды. Ул вәзирнең аты Хәсән ирде. Әмма падишаһ (ның) дөньяда баласы юк ирде. һәмишә хак сөбханә вә тәгаләнең дәргяһыда (Дәргяһ — алла яши торган җир) еглап фәрзәнд (Фәрзәнд — бала) таләп кылыр ирде.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Әлкыйсса, Зөһрә солтан ул кичә апасы берлә сарайда яткан иделәр. Зөһрә төшендә күрде кем, Таһир илә бер җирдә утырырлар, гаять хозурыннан уянып китеп, колагына сорнай тавышы керде. Зөһрә, түшәгеннән торып, гаҗәп, бу сазны уйнаучы кем икән дип, тәрәзәнең канатларын ачып, түбән карап Таһирне күрде вә кем икәнен белмәде. Аның өчен җиде ел зинданда ятканда, сачләре иңенә төшеп, төсләр үзгәрмеш иде. Дәрхаль күзләрене текәләп карап, Таһирне таныды. Шул заман түбән мең алтын атып, Таһиргә әйтте: «И минем гашыйкым, бу алтыннарны алып, өс вә башларыңызны төзәтеп вә хәммамга (Хәммам — мунча ) барып юынасыз. Дәхи сезнең фәлән җирдә фәлән исемле апаңыз илән бер тугма даяңез бардыр. Аңа барып торасыз. Күрәлек, җиһан көзгесе ниләр күрсәтер»,— дип. Хәтеренә килде кем, бәлки, безнең болай сөйләш- кәнемезне нагяһ бер дошман күреп, атама хәбәр бирсә, Таһиремә бербер хәтәр вә кыенлык төшәр, диде вә тәрәзәнең канатларын ябып, гүяки тәне җаныннан аерылгандай булды.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 12.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Равиани асар вә накыйляни дөр нисарь (Төрле әсәрләр турында хикәят итүчеләр) шундаг риваять вә мун- даг хикәят кылырлар кем, заманы әүвәлдә бер олуг вә мәшһүр падишаһ бар иде. Малы вә хәзинәсе, вә гаскәре бик күп иде, бунча солта- нәтлек илә дөньяда һичнәрсәгә ихтыяҗы юк иде. Ләкин дөньяда угыл- кыздан фәрзәнде (Фәрзәнд — бала) юк иде. Шул сәбәптән һәрвакыт күңеленә бераз кай- гу вә тарлык килер иде. Кайсы вилаятьтә вә кайсы шәһәрдә бер хәким хазикъ вә табип камил (Хәким хазикъ вә табип камил — тәҗрибәле, оста врач) ишетсә, илчеләр вә сансыз алтыннар, вә көмешләр күндереп алдырыр иде. Төрле-төрле мәгъҗүннәр (Мәгъҗүн —дару) вә дәвалар ясатып ашар иде. Ахырыл-әмер (Ахырыл-әмер — ахыр чиктә), һичбер файда тапмагач, хәким вә табиплардан күңеле суынып, аллаһе тәгалә үзе бирмәсә, мәхлук ни кылсын. Бераз заман бу фикер илән калды.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 13 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 12.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Мәҗнүн, Нәүфәлгә хәтере калып, сахраларга киткән иде. Ләйләнең гыйшкы белән кичә-көндез йөргәндә, юлы бер аучының өстенә туры килеп, күрде кем, өч данә киек яурылары (Киек яурысы, аһу — киек баласы) тотып багламыш. Киекләрнең сөрмәле күзләреннән кеше күзеннән аккандай яшьләре агар, күргән адәмнең бәгърен ягар иде. Аучы боларны тотып, тиресен генә алып киткәнче, бугазлыйм да, икесен сатып, берсен гаиләмә алып кайтып бирим, дигәндә Мәҗнүн шул урынга килеп чыгып, яурыларның тозакка тотылып, күз яшьләрен күргәндә Ләйлә хәтеренә килде:

— Минем җананым да ата-анасы өендә буйлә тотылмыш, хәсрәт берлән күзендән яшьләр түкмәктәдер,— дип егламага башлады.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Равияни әхбар вә нәкыйлани асар, риваять итәләр кем, үткән заманнарда гарәп кабиләләреннән Бәнигамир дигән кабилә бар иде. Халкы җөмлә диләвәр (Диләвәр — батыр) вә яран (Яран — дус) булып, мал һәм ризык ияләре булып, башка кабиләләрдән аерылып тора иде. Бу кабиләнең бер олы кемсәсе (булып), җөмлә кабиләсе (аның) әмеренә һәм хөкеменә баш иеп, сүзеннән чыкмыйлар иде. Гаять маллы һәм дәүләтле бер адәм иде. Килеп-киткән мосафирларга һәрвакыт сөфрасы (Сөфра — табын) ачык иде һәм нигъмәте тулы иде. Һәр кем килсә, ашатып-эчертеп, аңар дәвәләр багышлап, гыйззәт (Гыйззәт — хөрмәт, кадер) вә икрам (Икрам — олылау, хөрмәт итү) илә озата иде. Җөмлә кабилә халкы моның нигъмәтендә туеп, һәркемнең мәслихәте булса, хәтерен таба иде. Мал вә милке, туфрагы бәрабәр булып, җиһанда һичбер нәрсәгә мохтаҗлыгы юк иде.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

МӘХӘББӘТ ДАСТАННАРЫ.

Борынгы вакытта Йосыф пәйгамбәр булган. Аның әтисе Якуб та пәйгамбәр икән. Якуб пәйгамбәрнең беренче хатыныннан сигез ир баласы була. Аларның һәр кайсының үзенә күрә башка кешедән аерымлыклары бар икән.

Яһүдә исемлесе, йөгереп килеп бер сугу белән, арысланның арка баганасын сындыра икән. Бер улы уктан бик яхшы ата торган булган. Берсе көрәштә бик оста, берсе ерткычлар белән сугышып җиңә икән. Бик зирәк, акыллы була берсе. Берсе сүзгә бик үткен, һәрберсе үзенә күрә бер аерымлыгы белән була.

Беренче хатыны үлгәч, Якуб икенче хатынга өйләнә. Икенче хатыннан Йосыф, Ибне-Әмин исемле уллары, Динә исемле кызы туа. Шулай аның ун улы, бер кызы — барысы унбер баласы була. Шул ун улы арасында иң сөеклесе Йосыф икән. Ул башка туганнары арасында ягымлы да, сөйкемле дә, әтисенә дә охшаган. Төскә дә бик матур була. Матур булганы өчен аңа һәр күргән кеше соклана икән. Әтисе аңа кечкенә чагыннан ук, күз тимәсен өчен, йөзенә пәрдә ябып йөрткән. Кешеләр аңа сокланып гашыйк була торган булганнар. Йосыфның чәчен озын йөртергә рөхсәт иткән, толымга үреп йөрткән. Зиннәтләп, үз куллары белән унике толымга үрә икән әтисе. Башка балалары шуннан көнләшкәннәр.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

МӘХӘББӘТ ДАСТАННАРЫ.

Бар иде борын бер Камбәр. Аның бар иде апасы. Апасы белән икәве алар ятим калган иде. Ятим калып, алар икәве үскән.

Камбәр үсеп мал булган (Мал булу — «үсеп җитү», «кеше булу» мәгънәсендә), укыган. Киек тә болан атарга урманга йөргән. Шул вакытта бер шәһәрне узып йөргәндә бер кызга күңеле төшкән. Ул кыз булган падишаның кызы. Кайтып апасына әйтә:

— И апа, сорар идек аны, мин өйләнер идем,— ди.

Апасы әйтә:

— И, энем, ул бай кеше. Ул падиша кеше. Безгә бирәләрмени аны,— ди.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 13 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

МӘХӘББӘТ ДАСТАННАРЫ.

Сәйфелмөлек патша улы була. Бер вакыт аның әтисе яуга китә; Сәйфелмөлек ял итәргә ята, төш күрә, төшендә аңа патша кызы гүзәл Сәхипҗамал инә. Ул Сәхипҗамалга гашыйк була. Әтисе кайткач сөйли аңа Сәйфелмөлек:

— Мин патша кызы Сәхипҗамалга гашыйк булдым. Дөньяда аннан матур кыз юк. Мин аны эзләргә китәм,— ди.

Патша бердәнбер улына каршылык күрсәтми.

— Балакай, кайсы якта икән соң ул Сәхипҗамал? Нинди патша кызы икән ул? — ди.

— Мин аның нинди патша кызы икәнен дә, башкасын да белмим. Бары ул — патша кызы Сәхипҗамал, дөньяда гүзәлләрнең гүзәле икәнен генә беләм. Аны күпме эзләрмен, кая барып табармын, нинди җирләр үтәрмен, белмим. Ләкин мин аны эзләп табарга тиеш,— ди Сәйфелмөлек.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

МӘХӘББӘТ ДАСТАННАРЫ.

Борын заманда Акхан белән Карахан була. Үзара бик дус булалар.

— Икебезнең дә кыз балаларыбыз туса, дус булырлар, энә-җебе бер булыр, икесе дә ул булса, санай-угы (Санай — җәя) бер булыр, беребезнең ул, беребезнең кыз булса, колакларын тешләтеп, кода булырбыз,— диләр.

Көннәрдән бер көнне болар ауга китәләр. Өйдә хатыннары бәбәйләргә калган була. Караханның — кыз бала, Акханның ир баласы туа. Кызга Баянсылу, егеткә Кузы Көрпә дип исем бирәләр.

Болар чабышып кайтып килгәндә бер хатын сөенче китерә:

— Берегезнең ул, берегезнең кыз туды,— ди.

Бар чабышына кайтып килгән Акхан капкага маңгае белән бәрелеп үлеп кала. Ул үлгәч, Карахан ул белән кызны асрый.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 11 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 07.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

МӘХӘББӘТ ДАСТАННАРЫ.

Борынгы заманда ике хан булды. Берсе Ак хан, берсе Кара хан булды. Аларның икесенең хатыннары корсаклы булды. Икесе мәслихәт кылдылар Кара хан белән Ак хан: «Безнең ике хатыныбыз корсаклы булды, дөньяга тудырсалар, берсе кыз, берсе ул булса, алыштырабыз».

Ике хан ак киек (Ак киек — кыйммәт тиреле җәнлек) көтәргә киттеләр. Аулап бардылар. Киек үтерделәр. Аннан кайттылар.

Анда, йортка җитсә, хатыннары балаларын тапканнар. Ак ханның баласы ул булды, Кара ханның баласы кыз булды.

Төздән (Төз — урман, дала) йортка кайтып җиттеләр. Ак ханның аты егылып төште, иясе Ак хан муены сынып калды. Ак ханның хатыны елады, кайгырды. Кара ханның халкы мәлис (Мәлис — мәҗлес) булды, сөенде, туй ясады. Ак ханның улын Кузы Көрпә дип, Кара ханның кызын Баянсылу дип атадылар.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 07.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

МӘХӘББӘТ ДАСТАННАРЫ.

Бачман хан берлән Чачдар хан дигән ханлар бар ирмеш. Әүвәл заманлар Җайык сулаган икән.

Бачман хан дигән — бер хан угылы ирде; халкы, нигъмәте, полы (Пол — акча) күп, йорты киң иде. Алтмыш егет хезмәтче-нүкәре бар иде, һәрберсен балатик (Балатик — баладай, бала шикелле) бизәп йөртер иде. Алтмыш беренче Миркасык би угылы Түләк атлыг иде. Түләкне хан үз катына алды. Түләк бер ялгыз угыл иде.

Бачман хан даимән кош чөяр иде (Кош чөю — кош белән киек аулау). Һәр каю егетләрнең үз-үзенә кошлары бар иде. Түләкнең кошы Ак ябалак иде.

Егетләр кош атмакдин (Кош ату — кош чөю, киек өстенә кош очыру) хәйран һәмкяр ирделәр. Ул егетләр, кошлары һәрни алса, Бачман ханга килтерер ирделәр.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 07.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

ТАРИХИ ДАСТАННАР.

Әй байталым *, байталым.
Сине алдырдым мин тагын
Дошман талар килгән соң,—
Әләман * бул миннән соң!
Синнән тагы аерылдым,
Әләман бул миннән соң!
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

ТАРИХИ ДАСТАННАР.

Дагстан йортында Казый би дигән бер олуг мирза бар ирмеш. Аның Канмирза дигән бер энесе дә бар ирмеш.

Көннәрдән бер көн Казый би гаскәре белән атланып ау ауламага чыгып бара. Йөргән заманда юлында бер карья (Карья — авыл) бар икән. Ул карьягә Казый би килсә, болар килмәс борын яу чабып алып киткән. Бер яшь бала качып, калын урман эченә кереп калган икән. Казый би килгәндә ул бала, боларны күреп, урманнан чыгып, Казый бигә килде. Ул Казый би баладан:

— Авылыңызга нә булды? — дип сорады.

Ул бала әйтте:

— Авылымызны яу чабып алып китте. Мән качып бу урманга кереп яше(ре)неп калдым,— диде...

Соңра Казый би ул баланы алып саклады. Ул бала үзе кызыл чырайлы, нар рәңле (Нар рәңле — ялкын төсле, ут төсле) булган өчен атыны Наррәң куйдылар. Ул Наррәң, Казый бинең янында торып, өлкән егет булып, бик батыр пәһлеван булды. Һәр йиргә барса, хезмәт бетергүче булды. Яуга барса, яуны басучы булып, бик батыр булганы өчен Нарәң батыр дип халыкларга мәгълүм бул (ды). Казый би бу Нарәң батырга Кабак башы Кара үздән (үздән — феодал җәмгыяте титулларының берсе) дигән кешенең Миңсылу дигән җиһанда булмаган, ару куңын (Ару куң — чибәр кыз мәгънәсендә) алып бирде.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 05.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

ТАРИХИ ДАСТАННАР.

Кил, хәйраным биләр! Сорасагыз,
Тыңласагыз да әйтәлең!
Сорасагыз да ни итсәгез,
Янә дә картлар сөйләек.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 05.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

ТАРИХИ ДАСТАННАР.

Көннәрдә бер көн хәзрәте Җанибәк хан кош чөймәгә ау аулай чыкды.

Җанибәк хан бичәсе Тайдулы ханымның ай-көне йиткән ирде. Бер көн хан әйтте:

— И ханым! Мән аудин кайтып килгүнчә бала дөньяга килсә кирәк. Әгәр кыз углан булса үлтергел! Әгәр ир углан булса, төшлек йирдин үзең сәүгән кешене сөенче сората йибәргел! — тиде.— Әгәр кыз углан тугрып, үлтермәсәң, үзеңне үлтерермен,— диде.

Хан ауга киткәндин соң Тайдулы ханым, тәңре тәгаләнең фәрманы берлә, бер кыз углан дөньяга китерде. Кызыны үлтермәде, олуг углы Бирдебәккә йибәрде. Олуг углы Бирдебәк кызны асрады. Андин соң ханның үзенә хәбәр йибәрмәделәр. Ханга кеше бармады.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 11 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 04.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

ТАРИХИ ДАСТАННАР.

Бүрихан бер кол иде,
Сайраса былбыл ирде.
Бүриханны үлтергәле
Түрә мырза кул бирде.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 04.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

1-20 21-32
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz