Среда, 18.06.2025, 08:07:45   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [5]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 14 » ТАТАР ХАЛЫК ДАСТАННАРЫ
ТАТАР ХАЛЫК ДАСТАННАРЫ
15:23:45
Дастан жанры халык тормышын киң эпик планда сурәтли. Шуңа күрә ул һәр халыкның аеруча кыйммәтле иҗади мирасыннан санала.

Татар дастаннары хәзерге көндәге яшәеш формалары һәм башкарылу үзенчәлекләре, сюжет составы һәм поэтикасы, функцияләре һәм характеры белән гомумән эпос жанры тарихына хас табигый бер этапны күрсәтеп тора. Бу этапта безнең дастаннарның күбесе гомумтөрки эпос традицияләрен саклый. Шул ук вакытта дөнья халыклары әдәбияты, бигрәк тә көнчыгышта таралган китап сюжетлары татар дастаннары өчен зур роль уйнаган. Башка халыклар иҗатында махсус эпик кануннар, импровизация һ.б. иҗади факторлар көчле булса, татар дастаннарының йөзен күбесенчә китаби традицияләр билгели. Кайчандыр халык теленнән язып алынган дастаннар, китап булып басылып, яңадан халык теленә күчәләр, яисә китаби рәвештә яшәвен дәвам итәләр. Мондый икенче гомерләрендә инде аларда риваятьләргә тартым лаконизм, әкиятләргә хас маҗаралылык, бәет-баллада төсмерләрен хәтерләткән трагизмны табарга мөмкин.

Татар дастаннарының жанр үзенчәлекләрен төгәлрәк күз алдына китерер өчен, алар бу китапта, мөмкин булганча, башка халыкларның эпослары һәм татар фольклорының аерым жанрлары белән чагыштырып, шулай ук әдәби традицияләр җирлегендә каралачак.

1.


Дастан — фарсы сүзе. Төрки телләрдә ул «тарих, хикәя» (Будагов Л. Сравнительный словарь турецко-татарских наречий. СПб, 1869, с. 547), «үткән эшләр хикәясе» (Лөгате госмания. Стамбул, 1872, 311 б.) мәгънәсендә йөри.

Эпос жанры атамасы — әкият, риваять һәм легендаларның әдәби эшкәртелгән, тезмә һәм чәчмә аралашып килгән, көйле һәм көйсез башкарыла торган жанр мәгънәсендә — башлыча, үзбәк, төркмән, әзербайҗан, таҗик фольклорында кабул ителгән (Короглы X.Г. Дастан.— Краткая литературная энциклопедия. Т. 2, М., 1964, с. 530). Башкорт эпосында кобайыр һәм хикәят атамалары йөри, «дастан» сүзе аларда халык авыз иҗатына карата кулланмый. Казакъларда батырлар турындагы поэмаларны дастан дип тә, җыр дип тә атыйлар. Эпос жанры гаҗәеп зур үсеш алган кыргыз халкы иҗатында «дастан» сүзе дә, «эпос» һәм «эпик поэма» термины да, гомумән «олы Манас», «кече Манас» исемнәре дә кулланыла.

Татар эпосларын да дастан дип атау өчен тулы нигез бар. Чөнки алар һәм эчтәлеге, һәм формасы белән халык дастаны терминының гомум мәгънәсенә туры киләләр, Урта һәм Якын Көнчыгыш халыклары Әдәбият һәм фольклорында таралган дастан жанрыннан кискен аерылмыйлар.

Әмма «дастан» сүзенең татар телендә башка мәгънәләре дә бар. Бер яктан, дастанга эпосның бары бер төре — героик эпос дип кенә каралса (Татарско-русский словарь. М., 1964, с. 124; Халиков А.Х. Татар халкының килеп чыгышы. Казан, 1974\. 19 б., һ.б.) икенче яктан, урта гасыр әдәби әсәрләре дә дастан дип йөртелгән. «Дастан — халык тарихының шигырьләштерелгән чор елъязмасы» (Галиуллин Т.Н. Еллар юлга чакыра. Казан, 1975, 102 б.) дигән караш та таралган. Ул башка халыкларда да бар (Короглы X.Г. Историческая обусловленность эпического образа.— Тезисы докладов конференции «Фольклор и историческая действительность». Махачкала, 1970, с. 15.).

Дастанны «шигырь белән язылган кыйсса» дип тә атыйлар (Миңнегулов X.Ю. Сәйф Сараи. Тормышы һәм иҗаты. Казан, 1976, 118 б.). Кыйсса — үзе дә дастан сүзенә якын, үтә күпмәгънәле сүз: вакыйга, хәл, тарих, хикәя, әкият һ.б. мәгънәләрдә йөри. Әдәби әсәр буларак, кыйссаларның индивидуаль иҗатка якын һәм үз эчләренә ярымдини эчтәлекле сугыш хикәяләрен алганнары халык дастаннары дип каралмый.

Хикәят сүзе белән без хәзер, әкияткә якын, ләкин әкият үк булмаган мәгънәдә (сказание), алып кешеләр турындагы дастаннарны атыйбыз. Ул күбесенчә прозаик яисә тезмә аралаш чәчмә, көйләре өлешчә генә сакланган эпик әсәрләрне аңлата.

Бездә «дастан» сүзенең «тарих бәян итү» мәгънәсе дә киң таралган. Ул, төрек һәм фарсы телләреннән кереп (Борһани катыйг. I т. Стамбул, 1870, 236 б.; Камус- и төрки. Стамбул, 1890, 598 б.), тарихка караган кайбер чыганакларда сакланган һәм хәзерге хезмәтләрдә дә шул мәгънәдә кулланыла. Татар тарихчысы Ш. Мәрҗани дастаннарның нәкъ шул тарих бәян итү мәгънәсен алга куйган (’Мәрҗани Ш. Мөстәфедел әхбар фи әхвале Казан вә Болгар. Казан, 1885, 1 җилд. 7 б.).

«Таһир-Зөһрә», «Йосыф» китапларын «кечкенә чагында укып, җыламыйча үскән ирләремез вә хатыннарымыз сирәктер», дигән Г. Тукай да (Тукай Г. Әсәрләр 4 томда. Т. 4. Казан, 1977, 279 б.), «Бүз егет», «Сәйфелмөлек», «Сәет Баттал» кебек әсәрләрнең сәнгатьчә һәм тәрбияви әһәмияте хакында уңай фикерләр әйткән башка авторлар да (Акчурина М. Иске әдәбиятымыз. –Шура, 1911, 16 сан, 508–510 бб.; Гобәйдуллин Г. Сәет Баттал Гази хикәясе тугрысында. –Шура, 1911, 22 сан, 682–685 бб.) ул әсәрләрне дастан дип атаудан ерак торалар. Хәлбуки, әлеге китаплар хәзер телдән сөйләнә торган дастан жанрына күчте.

Шулай итеп, «дастан» атамасының эчтәлеге үзгәрә барган һәм ул хәзер дә шактый күп мәгънә сыйдыра: коллектив иҗат нәтиҗәсендә туган эпос әсәрләре: урта гасырлар әдәбияты әсәрләренең телдә яшәгән вариантлары; кайчандыр тарих бәян итүне күздә тотып, хәзер тәмам фольклорлашкан әсәрләр.

Дастан жанрының бездә өйрәнелү торышы һәм башка жанрлар белән мөнәсәбәтләренә тукталып үтик.

Татар дастаннарының, халык авызыннан җыелып, беренче тапкыр матбугат күрүе рус галиме академик В.В. Радлов хезмәтләре белән башлана. Ул, узган гасыр урталарында төрки халыклар иҗатыннан әсәрләр җыеп, аларның тел үзенчәлекләрен саклап (транскрипцияләп), Петербургта ун томлык җыентык бастырган. Шуларның бер томы Себердәге татарлардан җыелган (Образцы народной литературы, тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи, собраны В. В. Радловым. Ч. IV. СПб., 1872). Ул томда урнаштырылган йөз унбер әсәрнең егермегә якын варианты — эпос әсәрләре. Шул әсәрләрнең унбере, бу китапка алынып, яңадан халыкка кайтарыла.

В.В. Радлов теркәп калдырган әсәрләрнең эчтәлеге шактый кыскартып язылганга охшый. Шулай да бу китап хәзер безнең өчен кыйммәтле хәзинә булып тора.

Татар фольклористикасы тарихында эпоска махсус багышланган беренче хезмәт — Г. Ибраһимовның «Әдәбият кануннары» китабында «Каһарманнар поэмасы» дигән бүлек (Ибраһимов Г. Әдәбият кануннары. Казан. 1918, 68–70 бб.). Ләкин анда, татар халкында эпос булмавы үзеннән-үзе аңлашылган мәсьәлә кебек каралып, дөнья эпослары үрнәкләре «Илиада» һәм «Одиссея», «Шаһнамә» һ.б. турында гына сүз алып барыла. «Эпос» сүзен Г. Ибраһимов риваятькә карата әйтелгәндә дә, «бердән имламызга килми, икенчедән, телемезгә, аһәңемезгә ят», дип кире кага.

Г. Сәгъди, татар әдәбиятының төп нигез ташы — шул халык әдәбияты тарихы: халык батырлары җырлары, халык дастаннары, әкиятләре тарихы, дигән фикер дә әйткән иде (Сәгъди Г. Әдәбият тарихымы, язмалар тарихымы? — Безнең юл, 1923, 1 сан, 41 б.). Бу фикерләр язылып илле ел үткәннән соң әйтелгән «дастаннар, хушавазлар һәм шулар кебек башка эпик әсәрләр күптәннән инде җитди фәнни тикшеренүне көтеп яталар» (Ярми X. Татар халкының поэтик иҗаты. Казан, 1967, 82 б.) дигән сүзләр татар фольклористикасы өчен әле хәзерге көндә дә актуаль булып калалар.

Биредә мәсьәләнең тагын бер ягын ачыклап үтәргә кирәк.

Егерменче гасыр башында, башка халыклар әдәби процессындагы кебек үк, фольклор җыю һәм, аны эшкәртеп, әдәби әсәрләр язу тенденциясе көчәйде. (Ф. Бур- наш — «Коркот», К. Юлдаш — «Чура батыр», М. Фәйзи — «Җик Мәргән» һ.б.) Дастанның әлеге «тарих бәян итү», «шигъри елъязма» мәгънәсенә туры китереп, «Идегәй» дастаны да әдәби эшкәртеп бирелде. Татар тарихи дастаннарына хас дегероизациягә (каһарманлык рухы сүнүгә) юлыгуына карамастан, Идегәй образы «милли каһарман», «халык герое», «ил батыры» дип карала башлады (Совет әдәбияты. 1940, 11 сан, 89 б.). Бу хата идеаллаштыру турында ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 ел 9 август карарында һәм «Тарихи чынлык өчен» дигән мәкаләдә күрсәтеп үтелде (Шунда ук. 1944, 10 сан, 3—8 бб.). Мондый хаталарның башы «тарихи мәктәп» дигән юнәлешкә барып тоташа иде.

Эпос өйрәнү гыйлемендә «тарихи мәктәп» юнәлеше эпосның теге яки бу әсәрләрен, мотивларын һәм геройларын тарихның конкрет чорларына яки тарихи шәхесләрнең конкрет эшчәнлекләренә механик рәвештә бәйләп карау тенденциясен алга сөрә иде. Бу берьякы шаукым хәтта «Гәсәр», «Җаңһыр», «Алпамыш», «Күр углы» кебек әсәрләргә дә кагылып үтте. Истәлекнең конкрет тарихи җирлеге эзләп табылмаса, мондый әсәрләрне 1940 елларда, җиңел генә, ханнар, байлар һәм аристократлар иҗаты, дип карау практикасы гамәлгә кертелә башлаган иде. 1950 елларда совет фольклористикасында бу хата карашларга чик куелды.

Шул ук вакытта күренекле совет фольклорчысы В.И. Чичеров 1958 елда: «Идегәй образын идеаллаштыруны хаклы рәвештә тәнкыйть иткән 1944—1945 еллар карарларыннан соң Башкортстан һәм Татарстанда эпосны җыю һәм өйрәнү бөтенләй диярлек тукталды» (Чичеров В.И. Вопросы изучения эпоса народов СССР —Сб. Эпос народов СССР. М., 1968, с. 20),— дип дөрес язды.

Бу сүзләрнең хаклыгы шунда ки, кырыгынчы — илленче еллардан соң гомумтатар фольклористикасында сизелерлек зур уңышларга ирешелсә дә, фольклор әсәрләренең күп төрләрен җыю, бастыру, өйрәнү, бигрәк тә бу эш тел, әдәбият, тарих институтының систематик планына кертелүе белән шактый җанланып китсә дә (меңнәрчә әкият, җыр, табышмак, мәкаль һ.б. жанрларның җыелуы, өйрәнелүе), «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет», «Йосыф китабы» һ.б. ларның фольклор вариантлары, «китаби», «әдәби» әсәрләр дип каралып, халык телендә язылмыйча кала килде. Кыскасы, татар дастаннарын җыю һәм өйрәнү эшендә чирек гасырга якын тынлык хөкем сөрде.

1967—1973 елларда СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты, Себер өлкәләрендә яшәүче татарлар иҗатын өйрәнү өчен, фольклор экспедицияләре оештырды. Җитмешенче еллардан башлап Татарстан районнарында элек әдәби әсәр дип язылмый калган халык әдәбияты әсәрләрен интенсив рәвештә җыю эшләре алып барыла башлады. Бу экспедицияләр нәтиҗәсендә «Йосыф китабы», «Сәйфелмөлек», «Бүз егет», «Таһир-Зөһрә», «Кузы Көрпә һәм Баянсылу» кебек әсәрләрдән дистәләрчә вариант дастаннар җыелды.

Илленче еллар азагыннан татар фольклористикасында эпик әсәрләрне тикшергән фәнни мәкаләләр дә күренә башлады. Татар дастаннарын өйрәнү эше төрле фәнни конференцияләрдә докладлар ясаудан башланды дияргә була. 1956 елда Ташкентта «Алпамыш» эпосы буенча уздырылган конференциядә X. Ярмөхәммәтов (X. Ярми) һәм А. Вәлитова үз тикшеренүләре белән катнаштылар. 1964 елда Уфада «Баянсылу һәм Кузы Көрпә» эпосына багышланган конференциядә X. Ярмөхәммәтов бу әсәрнең татар версиясе турында сөйләде. Соңыннан аларның докладлары «Тюрко-монгольское языкознание и фольклористика» (М., 1960) һәм «Народный эпос Кузы-Курпес и Маян-Хылу» (Уфа, 1964) дигән җыентыкларда мәкаләләр булып басылды.

Улан-Удэда (1973), Якутскида (1977), Элистада (1978) эпос өйрәнүгә багышланган махсус конференцияләрдә, Алма-Атада (1976) уздырылган Бөтенсоюз тюркология конференциясе кебек форумнарда И. Надиров, Н. Хисамов, Ф. Әхмәтова тарафыннан татар дастаннарының сюжет составы һәм әкият жанры, әдәбият белән мөнәсәбәтләре турында берничә доклад ясалды. Татар дастаннарының катлаулы үсеш, үзгәреш юллары, эпик җырчылар иҗаты кебек специфик мәсьәләләр, Мәскәү, Казан, Омск, Новосибирск, Горно-Алтайск һ.б. шәһәрләрдә үткәрелгән симпозиум һәм киңәшмәләрдә дә куелып, совет галимнәре игътибары һәм әтрафлы фикер алышулары үзәгендә булды. Киңәшмә материалларында бу докладлар мәкалә буларак дөнья күрде һәм фольклористика фәненә, башка халыклар иҗаты белән рәттән, татар дастаннары мәсьәләләрен дә куйды.

Соңгы елларда «Советская тюркология» Һәм «Казан утлары» журналларында Ф. Урманчеев, М. Госмановның мәкаләләре басылып чыкты. Ф. Урманчеев мәкаләләрен җыентык итеп тә бастырды. Бу хезмәтләрдә гомумтөрки эпос әсәрләренең татар версияләре алтай, казакъ, башкорт, хакас һ.б. халыклар версияләре белән чагыштырыла һәм мәдәни багланышлар җирлегендә карала.

* * *


Билгеле булганча, героика, ягъни батырлык күрсәтү һәм җиңү героик эпосның төп проблемасын, нигез ташын хасил итә. Героик эпосның төп темаларыннан берсе булып илне, халыкны илбасарлардан саклау темасы санала. Шунлыктан үз вакытында фольклористикада героик эпос илбаскынчыларга каршы көрәш алып барган халыкларда гына туа дигән караш та яшәп килде. Хәзерге тикшеренүләрдә исә тарихи-иҗтимагый чор киңрәк алына. Эпосларның килеп чыгу вакыты итеп төрле иҗтимагый формацияләрнең берсен-берсе алыштыруы кебек зуррак дәвер карала. Эпос формалашу дәвере, ыруглык җәмгыяте җимерелеп, сыйнфый җәмгыять, дәүләтләр төзелә башлаган заманнарга туры килә дигән фикер дә ныгып бара.

Матриархатның патриархатка күчүе — «кешелек тарафыннан кичерелгән иң радикаль революцияләрнең берсе» (Маркс К. и Энгельс Ф. Соч. т. XVI. ч. 1, М., 1937, с. 39.). Бу процесс чагылышын иң борынгы эпик әсәрләрдән алып иң соңгыларына хәтле табарга мөмкин. Әмма бер эпосны да саф бер иҗтимагый чор җимеше генә дип әйтеп булмый. Дастаннарда тарих төрле катламнар буларак чагыла.

К. Марксның эпос турында билгеләмәсе буенча, кешелек җәмгыятенең балачагында туган халык эпосы әле иң соңгы эпохаларда да сәнгатьчә ләззәт бирә, билгеле бер мәгънәдә «норма һәм ирешелмәслек үрнәк» дәрәҗәсен саклый (Маркс К. и Энгельс Ф. Об искусстве. В двух томах. Т. 1, М., 1957, сс. 135–136.). Шул ук вакытта К. Маркс яңа тарихи шартларда, бигрәк тә китап басу станогы килеп чыгуы белән, эпик традицияләрнең сүнә башлавына игътибар иткән иде (Шунда ук).

Борынгы болгарларның, утраклыкка күчеп, үз заманының алдынгы дәүләтләреннән булган Идел-Кама Болгар ханлыгын төзүләренә, аларда язма культураның куәтле үсеш алуына мең елдан артык вакыт үткән. Бу дәүләт төзелгән вакытта болгарлар әле борынгы төрки бабаларыннан артык ерагаймаганнар, аларның культура традицияләрен дәвам иттергәннәр. Мондый зур дәвер эчендә конкрет фактлар һәм шәхесләр, сугыш-орышлар, баскынчылыклар һ.б. лар онытылуы, гомумиләштерелүе мөмкин. Ә халык үсеше, гаилә институты ныгу, ыруара мөнәсәбәтләр кебек зур тарихи-иҗтимагый темалар эпик планда ничә мең еллар аша да саклана.

Казан ханлыгы төзелеп һәм җимерелеп, татар милләте туа башлаган заманнарда объектив сәбәпләр нәтиҗәсендә эпосның, героик төреннән бигрәк, лирик төре үсеш ала, героика исә эпос жанрыннан әкият жанрына күчә бара. Дастаннарның эпик киңлегеннән тыш аларның клише-формулаларын, хәтта шигъри өзекләрен үзләштергән әкият жанры татар халык иҗатында бик тиз колач җәя, нык алга китә. Әкиятчеләр зур күләмле шигъри эпик әсәрләрне дә кыскартып, чәчмә рәвешендә сөйли башлыйлар.

Дастан героикасы әкият фантастикасы, әдәбият поэтикасына якын традицияләр белән алмаштырыла бара, һәм бу бары безнең дастаннарга гына хас үзенчәлек түгел. Мәсәлән, В.Я. Пропп, беренче буларак, әкият һәм эпос композициясендәге охшашлыкларга игътибар итеп үткән иде (Пропп В.Я. Исторические корни волшебной сказки. Л., 1946, сс. 22–23, 337). Рус былиналарының әкият хәленә күчкән формаларын тикшереп, А.М. Астахова рус фольклорында яңа бер жанр — побывальщиналарны ачты (Астахова А.М. Народные сказки о богатырях русского эпоса. М. –Л., 1962, с. 3). Академик В.М. Жирмунский һәм Е.М. Мелетинский хәтта саян-алтай халыкларының кайбер героик эпосларын да батырлар турындагы әкиятләр дип билгеләгәннәр иде (Жирмунский В.М. Сказание об Алпамыше и богатырская сказка. М., 1962; Мелетинский Е.М. Происхождение героического эпоса, М., 1963). Дөрес, үз халкының фольклор хәзинәләрен тәфсиллерәк өйрәнгән галимнәр бу мәсьәләгә сизелерлек ачыклык та керттеләр (Пухов И.В. Сказка ли олонхо? —Сб. Специфика фольклорных жанров. М., 1971, сс. 256— 268; Чудо яков А.И. Шорские героические поэмы. М., 1971; Унгвицкая М.А., Майнoгашева В.Е. Хакасское народное творчество. Абакан, 1972; Зарипов Н.Т. Батырзар тураһындагы әкияттәр. Кереш мәкалә.— Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. Өсөнсө китап. Өфө, 1978.). Чыннан да, үтә зур күләмле шигъри формадагы эпосларны сюжетлар һәм фантастик элементлары күп булганы өчен генә батырлар турында әкият дип санау әкият жанрының чикләрен киңәйтүгә китерә иде.

Безнең дастаннар да — батырлар турындагы әкиятләргә якын жанр. Хәлиткеч рольне биредә, беренчедән, героика уйный. Батырлык һәм алыплык дастан героеның илен, ыруын, гаиләсен саклау темасын ача, Алып — ыруның бердәнбер герое, ул туганнан бирле батырлыклар күрсәтә. Алып һәм башка персонажларның характеры эпик кануннар системасында батыр җиңүчене идеаллаштыру юнәлешендә ачыла. Икенчедән, әкиятләр уйдырмага нигезләнәләр. Халык үзе дә анда сөйләнгән хәлләргә ышанмый. Ә эпик әсәрләр бик күптәнге, әмма чынбарлыкта, асылда булган ниндидер чын вакыйгаларны сөйләүгә дәгъва итәләр. «Иснад итү» (чыганакларга таяну), «ривая кылу» кебек сүзләр эпос әсәрләренең кайбер очракларда китапта язылган булуына да ишарә итәләр.

Дастаннардагы фантастика да әкият һәм мифология фантастикасына якын. Тылсым көче героик эпоста «ата-бабалар тарихын каһарманлаштыручы универсаль алым» (Петросян А.А. Проблемы изучения народного эпоса. (О научном издании текстов эпоса народов СССР). Улан-Удэ, 1973, с. 12) булып тора. Бу, башлыча, зур эпосларда да очрый торган «башка бер затка әйләнү» (оборотничество), геройның төрле кош-кортлар, зәгыйфь-гарип кешеләр я гайре табигый бер көчкә ия булган башка батырлар белән туганлашу-дуслашуы кебек чаралардан гыйбарәт.

Татар дастаннарының күбесе уртак гомумтөрки эпосларның вариантлары булу да аларны дастан дип кабул иттерә. Әйтик, «Күр улы», «Алпамша», «Йиртөшлек», «Ак Күбәк» һ.б. әсәрләрдәге эпик формулалар, эпик чигенешләр, шулай ук шактый киң эпик фон әкият жанрына сыймас иде. Шунлыктан күләме ягыннан иң зур булган «Ак бүре», «Дутан батыр», «Камыр батыр», «Әйгәли батыр», «Тимеркендек» һ.б. әсәрләр дә дастан жанрына, хәтта аның иң борынгы төрләренә дә керә алмыйлар. Алар — әкиятләр.

2.


Дастаннарның башкарылу, яшәеш формалары һәм эстетик функцияләре турында берничә сүз.

Гасырлар кичеп соңгы буыннарга тапшырылу өчен эпоска ике шарт кирәк була: язылып калу яки чичәннәр иҗатында телдән телгә күчеп саклану. Дөнья культурасы тарихы өчен борынгы грек эпослары, исланд сагалары, фин рунолары һ.б. эпик әсәрләрнең язма рәвештә саклануында Гомер, Ленротт кебек шәхесләрнең роле нинди зур булса, үткән гасыр ахырында, бигрәк тә бу гасыр башында телдән, күңелдән иҗат итүче шагыйрь-җыраулар яшәве шундый ук зур, дөньякүләм әһәмияткә ия. Кыргыз Саякбай Каралаев, үзбәк Фазыйль Юлдаш, калмык Ээлян Овла, алтайлы Алексей Калкин һ.б. лар иҗат итеп калдырган мирас йөзләрчә мең шигъри юллар белән билгеләнә. Мондый шагыйрьләрне манасчы, җаңһырчы, олонхосут, улигершин, акын, ашуг, чичән, җырау һ.б. исемнәрдә йөртәләр.

Галимнәр эпос әйтүчеләрне «иҗатчы» һәм «тапшыручы» дигән ике категориягә бүләләр (Р. Менендес-Пидаль һәм А.М. Астахова терминнары). Иҗат итүчеләр, билгеле эпос кануннарына таянып, үзләре яңа әсәрләр тудыралар. Тапшыручылар исә кайчандыр кемнәндер ишеткәннәрен, отып калганнарын хәтердә саклыйлар, бәян итәләр, көйләп бирәләр. Мәсәлән, төрекләрдә ашыг дигән иҗатчылар белән рәттән кыйссахан дип аталган кыйсса укучылар да булган. Соңгылары кыйссаларның чәчмә өлешен укып, тезмә юлларын җырлап бирә торган булганнар (Короглы X.Г. Турецкая народная повесть.— Кн. «Эмрах и Сельви» и другие турецкие народные повести. М., 1979, с. 16). Ашыгдардан язып алынган әсәрләрнең биш йөз-алты йөз биткә җитү очраклары да бар (Шунда ук, 8 б.).

Татар дастаннарын сөйләүчеләр, традиция буенча, чичән дип йөртеләләр. Аларны акын, җырау, дастанчы дип атау да очрый. Болар янына төрек кыйссаханнары кебек китаптан укучылар булуын да кушып әйтергә кирәк. Татарларда элек-электән шигъри китапларны көйләп уку традициясе булган. Аларны кич утырганда, өмәләрдә моңлы тавышлы, яхшы дикцияле шәкертләр, кызлар, я олы яшьтәге хатыннар укыган.

Башка халыклардагы кебек исемнәре дан алган, популярлык казанган татар чичәннәрен аерып атавы читен. Аларның күбесе — каләм белән дә язган халык шагыйрьләре. Төрле китаплардан укып белгәннәрен, халыктан ишеткәннәрен үзләренчә шигъри юлларга салып, кәгазьгә төшергән чичән-шагыйрьләрнең исемнәре онытыла барган. «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет», «Шаһсәнәм-Гариб»ләрне иҗат иткән Баһави, Кормаши, Мәүлекәй кебекләрнең дә исемнәре халык хәтерендә конкрет шәхес буларак калмаган. Хәтта татарларда иң популяр «Йосыф китабы» авторы Кол Гали, «Ләйлә-Мәҗнүн»не, «Фәрһад-Ширин»не иҗат иткән Низами, Нәваилар да халык телендә сирәк телгә алына. Бу — бер яктан, фольклорлашу, халык иҗаты кануннарыннан коллектив иҗат йогынтысы булса, икенче яктан, дастан жанрының үзенә генә хас бик борынгы бер үзенчәлеге. Эпик әсәрне сөйләүчеләр исеме борын-борыннан яшерелә килгән. Эпоска үзгәрешләр кертү, сөйләүченең ниндидер яңалык өстәве — ул соңгырак чор казанышы. Иң борынгы заманнардан калган исем яшерү традициясе жанр сафлыгын саклауга хезмәт иткән (Бу турыда кара: Ауэзов М. Киргизская народная героическая поэма “Манас” – Сб. Киргизская народная поэма “Манас”. М., 1961, с. 16). Эпик җырлар иҗат итүче һәм аларны җырлап йөрүчеләрнең исемнәре онытылуга сәбәп итеп Ф. Энгельс халык җырчыларының эзәрлекләнүен дә күрсәткән (Маркс К. и Энгельс Ф. Соч,. т. 16. М., с. 525).

Татар халык иҗатында Җирән Чичән, Сыпра җырау кебек гомумтөрки чичән образлары сакланган. Исемнәре тәгаен билгеле булган тарихи шәхесләрдән Мәңгәр татары Сабирҗан акын, Лаеш ягыннан Байчыгави (Татар халык мәкальләре. 3 томда. Җыючысы һәм төзүчесе Н. Исәнбәт. 1 том, Казан, 1959, 70 б.), Кәшшафетдин Минзәләви, Вәлиулла Төхфәтуллин, Хөсәен Нугай, Лотфулла Галиулла улы, Гали Мәхмүдов һ.б. бик күпләрне Себердән Ситдыйк Зәйнетдиновны күрсәтеп узарга мөмкин (Самойлович А.Н. Вариант сказания о Едигее и Тохтамыше, записанный Н. Хакимовым. –Тюркологический сборник. 1972. М., 1973, сс. 186–213.). Хәзерге экспедицияләр вакытында утыз-кырык әкият сөйләгән Бараба кешесе Аллаяр Мөхәммәтшин, Татарстанның Лениногорск районыннан Миңҗамал Гуловалар репертуарында берничә дастан да очрый. Себердә дастаннарны көе белән берничә төннәр буе сөйләгән Ямашкә карт, Рамазан Ильясов кебек кешеләрне искә алалар.

Татарстанның Алабуга районы Камай авылы әкиятчесе Мулланур Әхмәтов бер үк әсәрне, «Алпамша»ны, кырык елга ике тапкыр яздыруы белән истәлекле. 1940 елда аннан — Хәмит ага Ярми, 1979 елда безнең экспедиция язып алган вариантлар дастаннарның әкиятләргә әверелә баруын ачык күрсәтте. Бер үк чичәннән бер үк әсәрне биш, ун, утыз ел арасында язып алу — дөнья фольклористикасына билгеле күренеш. Әмма бер кеше хәтерендә кырык елдан соңгы үзгәрешләр ачылу эпос өйрәнү гыйлемендә әле мәгълүм булмаган.

Чичән дигәннән, хәзер, Нәкый ага Исәнбәт сүзләре белән әйткәндә, шагыйрь һәм хәким булудан бигрәк, гомумән сүз остасы, үткен телле оратор, тапкыр сүзле кеше (Н. Исәнбәт. Курс. хезмәт. 70 б.) күз алдына баса. Көйләп, сарнап, билгеле бер шартларда рухланып, импровизация белән дастаннар чыгару гадәте бездә шактый күптән онытылган дияргә була. Сахрави-күчмә тормыштан утраклыкка күчү һәм язма әдәбиятның көчле үсеш алуы чичәнлек формалары югалуга гына түгел, бәлки шигъри дастаннар иҗат ителүнең сүнү-сурелуенә дә төп сәбәпләрдән берсе булган. Әлбәттә, ул сәбәпләр үзләре генә әле дастан яшәешенә бәйле барлык якларны да аңлатып бетерә алмыйлар. Әйтик, язу бик борыннан килгән һәм күптән утрак тормышта яшәгән Кавказ һәм Урта Азия халыкларында чичәнлек әлегә хәтле саклана. Мәсәлән, әрмән эпосы «Давид Сасунлы» язма культура кергәннән соң биш йөз еллар үткәч иҗат ителгән дип санала.

Бездә төрле тарихи шартларда татар халкының таралып урнашуын, территориаль бөтенлеге булмавын да исәпкә алырга кирәк. Шуңа өстәп, күләмле эпик әсәрләр иҗат итү традициясенең югалуына сәбәпләрдән болгар-татарларның күптәннән төрки галәмнән аерылып яшәвен, чагыштырмача иртә утрак — шәһәр мәдәнияте кабул итүен һәм аларга бик иртә ислам дине тәгълиматы көчле тәэсир ясавын да күрсәтергә була. Ниһаять, XIX гасырның башында ук Казанда татар типографиясе ачылып, анда иң беренче дөньяви әсәрләрдән «Сәйфелмөлек», «Йосыф китабы», «Бүз егет», «Таһир-Зөһрә» кебек китапларның дистәләрчә тапкыр басылуы һәм күпләп таралуы да чичәнлек традицияләре үсешенә ярдәм итмәвен, дөресрәге, аны үзгәрергә мәҗбүр итүен әйтергә кирәк: чичәннәр үз әсәрләрен язып, китап, кыйссалар итеп бастыруга омтыла башлыйлар.

Соңгы елларда халыктан «Таһир-Зөһрә», «Сәйфелмөлек», «Бүз егет» кебек дастаннарның көйле һәм шигъри вариантлары язып алынды. Аларда әлеге дастаннарның эчтәлеге кыскача сөйләнеп, дидактик нәтиҗә ясала («Сәйфелмөлек»), я ул әсәрләрдән шигъри параллель һәм чагыштырулар китерелә (Таһир-Зөһрә, йосыф-Зөләйха һ.б.). Һәрхәлдә, татар дастаннарының хәзерге яшәеш формаларына лирика үтеп керү — табигый хәл. Фольклорда, гомумән, бер жанрның сүнүе я яшәеш формалары тараюы белән икенче бер жанр тууы һәм алгы планга чыгуы мөмкин. Спецификалары төрле булган мондый жанрларның алмашынуын проф. Э.В. Померанцева «тарихи чынбарлык үзгәрүенең котылгысыз рәвештә халык культурасы, халык иҗатының көнкүреш функцияләре үзгәрүенә китерүе» белән аңлата (Померанцква Э.В. Смена фольклорных жанров. –Фольклор и историчееская действительность. Тезисы докладов. Всесоюзная научная конференция. Махачкала, 1976, сс. 9–10).

3.


Татар дастаннарын сюжет составы һәм темалары, функция һәм башкарылу формалары, шулай ук поэтик үзенчәлекләре буенча өч төркемгә бүләргә мөмкин:

1. Алыплар турындагы хикәятләр.
2. Тарихи дастаннар.
3. Мәхәббәт дастаннары.

Алыплар турындагы хикәятләр — иң борынгы чорларны чагылдырган героик-мифологик дастаннар. Алар татар дастаннарының героик эпоска якын төркемен тәшкил итәләр. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, алыплар турындагы хикәятләр батырлар турындагы әкиятләргә дә якын, әмма героика характеры, тылсым роле аз булу бу төр дастаннарны героик эпосның архаик төре дип карарга мөмкинлек бирә. Тарихи һәм мәхәббәт дастаннары белән чагыштырганда, алыплар турындагы хикәятләрдә архаик элементлар, эпик фон һәм эпик чигенешләр саклануы, зур көчле кешеләр образы үзәктә торуы игътибарны җәлеп итә.

Алыплар турындагы хикәятләрнең геройлары — пәһлеваннар, батырлар, аучы мәргәннәр, баһадир кешеләр. Гәрчә бер дастан да батырсыз булмаса да, бу төркем дастаннардагы геройлар аеруча олы көч-гайрәт ияләре булып тасвирланалар. Алар, борынгы эпик кануннар буенча, гадәттә, я ялгыз, я аналары белән генә яшиләр. Кайвакыт баласыз карт белән карчыкның бердәнбер уллары булып, могҗиза ярдәмендә туалар. Үзләренә бәрабәр көчле, сөйләшә торган ярдәмчел һәм дус ат табалар. Батырлыкларын күп вакыт аның ярдәме белән башкаралар. Алар ауга йөриләр, киек, поши, маралаталар, өйләнер өчен кыз эзләп китәләр, дошманнары белән көрәшәләр. Бу төр дастаннарда алыпның дошманнары, гадәттә, артык ачык төсмерләнми, алар — фантастик дошманнар (Йилбегән, ялмавыз, аждаһа, убыр һ.б.), я алыпның үзе кебек үк пәһлеван кешеләр. Ул дошманнарны җиңүдә алыпларга Алып Каракош, Чүчәлә кош, төрле корткалар һ.б. ш. кебек мифик затлар ярдәмгә килә. Шунысы характерлы: борынгы риваятьләргә хас булган елан белән көрәшү мотивы бу архаик дастаннарда төп мотивлардан түгел. Киресенчә. Мәсәлән, җир астында еланнар патшалыгына эләккән Йиртөшлек аларга теләктәшлек белдерә, ярдәм итә, чөнки алар елан затына әйләнгән мәзлумнар, кыерсытылган адәмнәр булып чыга.

Алыплар турындагы хикәятләр төркеменә «Мешәк Алып», «Алыпмәмшән», «Кадыш Мәргән», «Кара Күкел» һ.б. дастаннар керә. Бу төркем әсәрләр барысы да диярлек моннан йөз ел элек академик В.В. Радлов тарафыннан Себердә язып алынган. Хәзерге көндә аларның вариантлары да табылмый. Бу үзе үк әлеге төркем дастаннарның борынгылыгына ишарә итә. Үтә борынгы архаик бу дастаннарның башка төрки халыклар иҗаты белән тарихи-генетик һәм типологик характердагы шигъри уртаклыгы күренә. Алыплар турындагы хикәятләрнең төп мотивларына, персонажлары, геройның дошманнары, хәтта шигъри формулаларына да алтай, тува, шор һ.б. халыклар эпосында якын аналогияләр күзәтергә мөмкин: Бүртә йонлы бурлы атлы Иәстәй Мөңке, Унике җанлы Чалкойрыклы Йиртөшлек, Арык җирән атлы Алтаин Саин Сүмә, Җил җитмәс җирән ат, Кош җитмәс кола ат һ.б. Алыпларның исемнәре дә инде хәзер аңлашылмаслык архаикага әйләнеп бара. Әйтик, Кадыш һәм Мәмшән исемнәрен борынгы язмаларда, кабер ташларында очратырга мөмкин. Күр — «гүр» һәм «сукыр», Түләк — «тыныч», Күкел — «үрдәк», Мешәк «песи» мәгънәсен сакласа, ә Йиртөшлекне «җир астына төшә» дип күзалласак, Йәстәй, Алтаин Саин Сүмә мәгънәләрен бары шул халыклар иҗаты белән бәйләп кенә аңлатып булыр.

Алып сүзен борынгы төрки руник язмаларда һәм Мәхмүт Кашгарый сүзлегендә дә укырга мөмкин (Стеблева И.В. Поэзия тюрков VI—VIII веков. М., 1965, сс. 82, 83, 95. Кошгарий М. Туркий сузлар девони (Девону луготи турк.). Уч томлик. 1 том, Тошкент, 1960, 340, 351 бб.). «Борынгы төрки сүзлектә» аның «мәргән, батыр, герой; кыюлык, батырлык» һ.б. мәгънәләре китерелгән (Древнетюркский словарь. Л., 1969, с. 36.). Иң архаик дип саналган якут олонхоларында «алып» атамасы юк. Ә инде соңгырак чор әсәрләре — классик үзбәк героик эпосларында «алып» сүзе Алпамыш исемендә генә очрый. Академик В.М. Жирмунский. «Алпамыш»ның татар һәм башкорт версиясең иң борынгы версияләрдән дип санаган (’Жирмунский В. М. Вопросы генезиса и истории эпоса «Алпамыш».— Тезисы докладов и сообщений регионального совещания по эпосу «Алпамыш». Ташкент, 1956, с. 16.). Бу әсәрнең нигезе шушы алыплык эпосыннан башлануга хәзер яңа дәлилләр бар. Гомумән, «Манас» кебек иң зур эпослардагы үзәк образның героик эшләре — шул ук алыплык. Тик андый әсәрләр кешелек җәмгыяте үсешенең соңгырак вакыйгалары турында, кеше аңы шактый үскән вакыт — феодализм чорында иҗат ителгән һәм камил шигъриятле, үлемсез эпопеяләр дәрәҗәсенә ирешкәннәр. Ә безнең хикәятләр исә — үтә борынгы заманнар, дәү кешеләр турындагы, табигать хуҗалары — ерткыч җанварлар турындагы күзаллауларны саклап калган батырлар эпосы, үзенчәлекле героик эпос үрнәкләре.

Татар халкының алыплар турындагы күзаллаулары, хикәяләүләре, гомумән, бик үзенчәлекле, һәм алар әлегә хәтле яхшы саклана. Элекке вакытта ниндидер гаҗәеп зур алып кешеләр яшәгәнлегенә ышану фактларын бу көннәрдә дә очратырга мөмкин. Мәсәлән, 1973 елда Төмән өлкәсе, Төмән районы Акъяр авылы кешесе Ә. Мадъяров күрше рус авылы Червишево салына башлаган вакытта җир астыннан ниндидер зур кеше кабыргалары чыкканы турында сөйләде. Бу кабырга сөякләре эченә, имештер киеме-ние белән шактый таза кешеләр сыя алган. Шундый зур адәм сөякләре Мамадыш өязе Теләче авылында табылу турында К. Насыйри үзенең 1883 елгы календаренда язган иде (Насыйри К. Сайланма әсәрләр, 1 том, Казан, 1974, 81—88 бб.). Нәкъ шундый риваятьләрнең хәзерге Татарстан территориясендә әле X, XII гасырларда ук булуын Әхмәт ибне Фазлан (Путешествие Ибн-Фадлана на Волгу. М.— Л„ 1939, сс. 75—76, 121, 122) һәм Әбү Хамид әл-Гарнати (Путешествие Абу Хамида ал-Гарнати в Восточную и Центральную Европу, (1131—1153). М., 1971, сс. 30, 40, 42, 43, 44, 77, 78.) да язып калдырганнар.

Алып — татар риваятьләрендә һәм топонимикасында әле дә саклана торган образ. К. Насыйри әйткәнчә, «Безнең Болгар йортында, кайсы авылга барсаң да, алып хакында бер хикәят бар. Күп авылларга билгеледер, кырларында бер күркәмрәк тау булса, алып чабатасын каккан дип хикәя кылалар» (Насыйри К. Курс, хезмәт, 83 б.). Себердә алып сүзе белән бәйле күл («Алып казыган күл»), үзән, урман исемнәре хәзер дә бар. Татарча көрәштә батырның алыплык күрсәтүен теләп, җиңүгә өндәп, «алпа-алпа!» дигән сүзләр әйтәләр (Саттаров Г. Татарстан АСССРныж антропотопонимнары. Казан, 1973, 55 б.). Сабантуйларда һәм бу бәйрәмгә багышланган шигырьләрдә дә алып сүзен еш ишетергә мөмкин.

Саз ягы һәм Тара, Бараба татарлары иҗатында Еләк алып, Әлемшәк алып, Якәү батыр, Күләгән батыр, Тәвеш мәргән, Кыскыпчак, Илчебага кебек мәргән һәм алып кешеләрнең, оча торган чаңгыларын киеп, Мәскәүгә җитүләре, үз авылыннан торып иштәк (остяк) авылларына ук атулары, калмык, казакъ алыплары белән көрәшүләре турында шактый күп риваятьләр саклана. Шуңа да алып кешеләр турындагы хикәятләрдә мондый дәү кешеләр образы үзәктә тору бик табигый.

Алыплар хикәятләрендәге геройлар Тимер алып, Чуен алып, Кучкар алып, Йәр Кара алып, Яшь егет алып һ.б. исемнәр белән рәттән мәргән, батыр, баһадир, пәһлеван, мөңке (бөке, шуннан русча: бука) исемнәре дә йөртәләр. Аларның дәүлеген, көчен мондый сурәтләр аша күрергә мөмкин: Алыпмәмшән дәрья аркылы бер сыйрагын сузса, аның өстеннән янәшә җигелгән өч ат үтә имеш; кырык куй тиресеннән, башлык кия; Иәстәй Мөңке «тау дисәң кешедәй, кеше дисәң таудай»; аның бер чукмары гына да «тауның олысындай»; казандай кара таш яудыра. Мешәк алып, аждаһаның төшеп калган тәңкәсен казан итеп, бер пошины пешереп ашый. Алыплар, тубал булган тулганы (савыт) утыртып, тулыкай булган казанны тутырып, киекне суеп асалар, пешереп ашыйлар, олы сөяген авыздан, кече сөяген борыннан чыгаралар. Атының, алты җиреннән аел тартып, кылычын кырлап, сөңгесен сөйрәп, сәфәр чыгу — алыплар өчен уртак тасвирлау сүзләре.

Көрәш алдыннан бер-берсен кыздыру өчен алыплар төрле әче сүзләр әйтешәләр. Яисә көч сынашканда «Ук атыштанмы, көч көрәштәнме?», «Атыштанмы, алыштанмы? — Атыш атаң башына, алыштан!» кебек гыйбарәләр алышалар. Алар көрәшкәндә агач тамыры ачылып кала, каен тамыры казылып кала.

Алыплар хикәятләренең тематикасы архаик эпосларга хас. Аучылык-сунарчылык темасы борынгы кешеләрнең яшәү чыганаклары эзләүдә, табигать көчләрен танып белүдә, табигатьне буйсындыруда ирешкән уңышларын сәнгатьчә чагылдыра. Шунысын әйтергә кирәк: бу тема, башка кайбер халыклар эпосында аз сакланса да, галимнәр тарафыннан шактый тирән өйрәнелгән (Вирсаладзе Э.В. Грузинский охотничий эпос. Тбилиси, 1963; Уланов А. Бурятский фольклор.— Сб. Очерки истории культуры бурят. Улан-Удэ, 1973, с. 66; Гацак В.М, Восточно-романский героический эпос. М., 1967, с. 34; Ауэзов М. Мысли разных лет. Алма-Ата, 1960 һ.б.).

Безнең дастаннарда аучылык темасы эпик планда, эпик сурәтләр аркылы ачыла. Гадәттә алыпның тәүге героик эшләре аучылык, я балыкчылык белән башлана. Аучылык сыйфатында тормыш-көнкүреш һәм батырлык реалияләре, сунар осталыкларының хәзерге көнгә хәтле сакланган таләпләре чагыла (асның агын, кешнең карасын эзләү, кошның каурыена, тиеннең күзенә генә ату һ.б.). Бу тема геройның көчен, батырлыгын күпертеп күрсәтү омтылышына бәйле.

Героик аучылык һәм алып кешеләр көрәше сәнгать әсәрләрендә дә чагылыш таба (Грязнов М.П. Древнейшие памятники героического эпоса народов Южной Сибири.— Археологический сборник Государственного Эрмитажа. Вып, 3, Л., 1961, сс. 10, 17). Алыплар хикәятләрендәге аучылык һәм җанварлар тематикасы борынгы халыклар сәнгатенә хас зооморф стиль белән аваздаш.

Бу дастаннарда икенче төп тема — кыз алу, кәләш табу темасы. Ул, аучылык-сунарчылык кебек үк, иң борынгы темалардан санала. Баласыз кешедән көлү, аны мыскыл итү, сиксән-туксан яшьләрендәге карт һәм карчыкларның могҗизалы рәвештә балага ирешүләре ыруны дәвам иттерү, көчәйтергә теләү белән бәйле. Шулай ук дастан ахырында геройның бәхетле тормыш кичерүен күрсәткән «ул тудырып уйга таратты, кыз тудырып кырга таратты», яисә «сигез хатыны, егерме сигез баласы булды» кебек гыйбарәләр дә шуңа ишарә итәләр.

«Геройның өйләнүе кайчандыр эпос сюжетларының иң әһәмиятлеләреннән берсе булган» (Пропп В.Я. Русский героический эпос. М., L958, с. 87). Халык эпосларының иң борынгы әсәрләрендә бу тема героик эпос кануннары буенча ачыла. Мәсәлән, «Җаңһыр»да «батырларның һәр героик эшләре аларның кыз белән, лаеклы кешеләре белән күптән көткән очрашуны якынайту өчен эшләнгән романтик маҗараларыңа үрелеп бара» (Петросян А.А. О героическом эпосе народов Советского Союза, —Кн. Героический эпос народов СССР. Т. 1. М., 1975, с. 16).

Гаилә кору безнең күп кенә дастаннарның төп эчтәлеген тәшкил итә. Мәсәлән, «Йиртөшлек»тә егетнең кайнатасы илен дошманнардан азат итүе, йорт-җирен, өен корыр өчен диңгез төбеннән асыл сөякләр табуы, өй кыегын алтын йонлы киек тиресе белән каплавы, алтын һәм көмеш мөгезләр белән тәрәзәгә терәүләр ясавы — һәммәсе аның төрле батырлыклар, героик эшләр башкаруың таләп итә. Шул юлда ул үзенең дошманнарын җиңә, максатына ирешә.

Тагы бер тема — алыпның үзеннән көчле алыпны эзләп китүе. Алып кеше, дошманын җиңеп, аның кызына өйләнү белән, батырларча йокыга тала. Өчме-дүртме ай, я берничә еллар йоклап уяна да, үзеннән көчлерәк кешеләр эзләп, яңа көрәшләргә китә («Йәстәй Мөңке», «Кара Күкел һ.б.). Дошманын җиңгәч, аның хатынын алу, ягъни ганимәт-улҗа алу — җиңү билгесе. Ул — борынгы дастаннар һәм әкиятләргә хас архаика.

Алыпның зур физик көчен, аның батырлыгын югары сәнгатьчә тасвирлап идеаллаштыру кешегә табигать көчләре белән көрәштә үзен батыр итеп, җиңүче итеп тану өчен кирәк булган. Андый алым бик борынгы заманнардан, ыруглык җәмгыятеннән бирле сакланган, тарихи яшәеш дәвамында төрле үзгәрешләр кичергән. Кайбер халыкларда мондый әсәрләр үсеп эпопея дәрәҗәсенә ирешкәннәр, кайберәүләрендә онытылганнар, алар урынына башка сәнгать әсәрләре туган.

Алып кешеләр хикәятләренең тематикасы, мотивлары һәм поэтик бизәкләре вакыт үтү белән үзгәргәннәр, аларга төрле яңа катламнар өстәлгән. Телдән сөйләнмәсәләр дә, язылып калу аркасында алар безнең заманнарга хәтле килеп җитә алганнар. Мондый хикәятләрнең кайсы гасырда тууын төгәл билгеләп тә булмый, чөнки аларда вакыт, дәвер эзләре югалган. Мәсәлән, «Алпамыш»тагы «үз хатыны туена кайткан ир» мотивы «Одиссея»дан дип санала (безнең эрага кадәр VII гасыр). Ә бу мотив «Одиссея»га хәтле дә әллә ничә гасырлар аша килеп җиткән булырга мөмкин.

Татар дастаннарының гомумтөрки эпос версияләрен тәшкил итүен, китап йогынтысы кичерүен һәм фольклорның башка жанрлары белән тыгыз багланышта булуын «Алпамышның татар версиясе мисалында ачык күрергә мөмкин. Бу китапта китерелгән «Алыпмәмшән» нәкъ алыплар турындагы хикәятләр рухында сөйләнә һәм татар версиясенең иң борынгы вариантларыннан булырга охшый. Археологлар Себер шәһәрчеге Кодcк янында табылган VIII—IX гасыр чүмечендәге сурәтләрне «Алпамыш» эпосы эчтәлеге буенча ясалган дип табалар (Даркевич В.П. Ковш из Хазарии и тюркский героический эпос.— Краткие сообщения Института Археологии АН СССР. Вып. 140. М., 1974, сс. 28—32.). Безнең версиядәге Ирнәк алыпның, агасы Алыпмәмшән зинданда яткан вакытта туып, үсеп, абыйсын эзләргә китүе дә иң борынгы төрки эпослардан булган «Китаби дәдәм Коркот»ның VII һәм X җыруларына барып тоташа. Саз ягы вариантларында бу алыпның тумый калган Туксыбай исеме белән йөртелүе борынгы төрки ыру тухси, токсобаларны искә төшерергә мәҗбүр итә (Кошгарий М. Туркий сузлар девони. 1 т. 64 б.; Древнетюркский словарь, с. 678.). Борчак я бодай куыртып әнисеннән абыйсы турындагы серен алу, геройга исем берәр батырлык эшләгәч кенә бирелү һ.б. мотивлар да алыплар турындагы хикәятләрнең иң борынгы мотивларыннан.

Героика характеры ягыннан бер типтагы «Ак Күбәк» һәм «Күр улы» әсәрләре мәшһүр гомумтөрки эпосларның татарча версияләре булып торалар. Алар — тарихи дастан булмасалар да, ерак тарихның азмы-күпме конкрет вакыйгаларын чагылдырулары белән кызыклы әсәрләр. «Ак Күбәк» әсәренең безнең кулда булган ике варианты да «Китаби дәдәм Коркот»ның эчтәлегенә якын. Бер вариантта, мәсәлән, «Коркот» эпосының берәр эпизоды сөйләнсә, я берәр герое телгә алынса, икенче вариантында, исеме телгә алынмыйча гына, Коркот ата үлеме мотивы чагыла: Ак Күбәк тере көе үзенә хәзерләнгән гүргә кереп ята.

Ак Күбәк — татар дастаннарында алып кеше. Алтай төркиләре эпосы белән чагыштырып, П.А. Фалев аны «уңай герой» дип билгели һәм геройны тасвирлауда фантастика азаюын күрсәтә (Фалев П.А. Ногайская сказка об Ак-Кобеке.— Сб. Музея антропологии и этнографии, т. 5, вып. 1, Пг„ 1918, сс. 189—196). Дөрес, аның алыплар эпосындагыча, иле-ыруы, туганнары өчен көрәшү максаты ачык түгел. Ул үзеннән көчле алыплар эзләп йөри. Аның дошманнары инде архаик эпостагы кебек фантастик дошманнар (йилбегән, диюләр һ.б.) түгел, ә кешеләр.

Ак Күбәк алыпның көчлелеге, берничә дошманны берүзе җиңүе, киң эпик фон һ.б. аны алып кешеләр хикәяте герое итә. Шулай да бу әсәрдә инде көнкүреш әкиятләренә хас маҗаралылык үзен сиздерә башлый. Ак Күбәк дошманнарын зур физик көче белән генә җиңми. Әсәргә хәйлә, мәкер кебек героикадан ераклаштыра торган сыйфатлар килеп керә. Маңгыш белән көрәшкәндә Ак Күбәк аны исерттерә. Салыр Казан белән очрашканда ул үзенең Ак Күбәк икәнен яшереп кала. Алып кешеләр хикәятендә исә батырларның бер-берсе белән очрашкач исемнәрен әйтү, көч сынашу һәм көрәшү формаларын сайлау үзе эпик формула булып йөргәнен алда әйтеп үткән идек инде.

«Ак Күбәк» дастанының кыйммәтле ягы — аның шигъри өлешләре күп саклануында.

Бу яктан караганда, «Күр улы» дастаны «гомумтөрки эпосның яшәеш формаларында үзгә бер этапны — эпик җырларның фольклор прозасына күчүен» (Каррыев Б.А. Эпические сказания о Кер-Оглы у тюркоязычных народов. М.. 1968. сс. 23. 258) билгели. Шигъри өлешләр биредә юк дәрәҗәсендә.
«Күр улы» үзе XVI—XVII гасырларда иҗат ителгән эпос булганга, аның татар версиясендә инде социаль штрихлар да ачык күренә. Хан тарафыннан Күр һәм аның улы хаксызга куылгач, егет, үз янына иптәшләр җыеп, байларга, сәүдәгәрләргә һөҗүм итеп йөри башлый. Ләкин аучылык эпосы тематикасыннан кинәт социаль мотивларга күчү, күрәсең, героика таләпләрен күтәрә алмый. Әсәрдә героик мотив булып барырга тиешле эпизодлар вакыт-вакыт каһарманлык сүнүе рухында ачылып китәләр: дошманны йоклаганында җиңү, бай икәне билгесез картны талау һ.б. Дөрес, мондый гамәлләрнең кайберсен соңгырак чор әсәрләре — юлбасарлар турындагы маҗаралы әкиятләр йогынтысы белән дә аңлатырга мөмкин. Шунысы да игътибарга лаеклы: героик булмаган мондый эшләр турында әсәрдә берничә мәртәбә «егетлек алай булмый» диелә.

Бу әсәрдә алып кешеләр хикәятләренә хас мотив сакланган: Күр улы йоклаган чагында зинданга эләгә. Ул эпизодны Б.А. Каррыев татар эпосына гына хас деталь дип билгели (Каррыев Б.А. Курс. Хезмәт. 254 б.).

Алыплар турындагы хикәятләр — татар дастаннарының иң архаиклары, дидек. Мондый эпик әсәрләр социаль-экономик үсеш ягыннан зәгыйфьрәк, мәдәният учакларыннан ераграк, олы юллардан читтәрәк торган урыннарда яхшырак саклана. Мәсәлән, рус былиналары Россиянең төньяк районнарында язып алына. Себер урманнары һәм сазлары артында урнашкан кечерәк кенә татар авылларында тел һәм культура үзенчәлекле яклары белән сакланган. Бу хәл моннан йөз ел элек академик В.В. Радловка борынгы дастаннарны — «җәмгыять үсешенең билгеле формалары белән бәйле эпос» (К. Маркс) әсәрләрен, язып калдыру мөмкинлеген биргән.

Дәвамы ====>

Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz