АЛЫПЛАР ТУРЫНДА ХИКӘЯТЛӘР.
Алыпмәмшәннең атасы Айтүби хан булган. Әнисе Көнәрсылу булган. Сеңлесе Карлыгачсылу, хатыны Мәрҗенсылу булган икән.
Бер вакытларда Алыпмәмшән алып сугышка чыга икән. Инде пәһлеван булгач, көчле.
Чыгып киткән. Моның кайда икәнен дә белмәгәннәр.
Язның көне хатыны Мәрҗенсылу белән сеңлесе Карлыгачсылу су алырга чыкканнар. Күпер башында казлар утырган. Алар бер дә китми икән. Сеңлесе Карлыгачсылу, сугып карыйм әле моны, дигән. Көянтәсен күтәреп, сугам, дигәндә казлар күчеп, яңгарырак (Яңгары — янга, читкә) утырганнар. Берсенең каурые төшеп калган. Ул каурыйны, эргәре (Эргәре — ерак) җирнең каурые, дип суга төшеп алган. Алып караса, чын алтын белән язылган хат булган каурыйда. «Зинданда ятам»,— дип язган Алыпмәмшән. Хатны укып, елашып, өйгә кайтып киткәннәр.
|
АЛЫПЛАР ТУРЫНДА ХИКӘЯТЛӘР.
Бер карт бар икән, үзе җитмеш яшь икән. Хатыны бар икән, кырык яшендә бер бала тапты. Бер көндә бер яшькә җитте, җиде көндә җиде яшькә җитте. Бер колан (Колан — кыргый) кола аты бар икән, алты пот ияре бар икән, алты җиреннән аел (Аел —ияр каешы) тартты, алты пот кылыч суктырды, алты пот сөңге суктырды. Шул кола атына атланып, кылычын кырлап, сөңгесен сөйрәп сәфәр чыкты. Ничә көннәр йөрде, һичбер кеше күренмәде. Үзенә бәрабәр ана арыслан белән юлдаш булып, сәхрада кунды. Өенә килде.
Карт атасы әйтте:
— Әй, балам, аш пешерергә утын кирәк,— диде.
Кара Күкел алып атка менеп, аю-арыслан алышларына (Алыш — иптәш, дус) килеп:
— Миңа утын алып барып бирегез,— диде.
|
АЛЫПЛАР ТУРЫНДА ХИКӘЯТЛӘР.
Бер җирдә бер амычка (Амычка, абышка — карт) булган, аның өч улы булган. Аның кече улының аты Кадыш Мәргән иде, алып кеше иде. Аларның өч өер малы бар иде. Көннәрдән бер көнне олы улы барып малын күрде. Күрсә, бер өер мал юк. Йилбегән килеп малын урлап киткән. Ул көнне кунды, иртә белән уртанчы улы китте янә малны күрергә. Янә бер өерен Йилбегән урлап сөреп киткән. Ул көнне кундылар, иртә тордылар. Иртәсе белән торып кече улы Кадыш Мәргән калган малны күрергә китте. Торып килсә, калган өерен Йилбегән тагын урлап киткән. Инде аларга мал калмады.
Кадыш Мәргән өенә кайтып килде. Агаларына әйтте:
— Йөрең (Йөрең — әйдәгез), куыйк. Безгә инде мал калмаган.
|
|